Уйный-уйный үсәбез!
консультация на тему

Сулейманова Рамзия Салиховна

Мәктәпкәчә тәрбия учреңдениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsult_uynyy-uynyy_usbez.docx34.31 КБ

Предварительный просмотр:

Уйный-уйный үсәбез!

Мәктәпкәчә тәрбия учреңдениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнҗя белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы – рольле, музыкаль, дидактик уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б.  Әлеге уеннар, төзелеш һәм танып белү уеннары һ.б. Әлеге уеннар, нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Хәрәкәтле уеннар үзләре дә йөгерүле, сикерүле, ыргытулы, үрмәләүле  һ.б. шундый төрләргә бүленәләр. Китапта алар төрләре буенча бер урынгарак урнаштырылды: һәр төркемдә иң башта йөгерүле уеннар, алар артыннан сикерүле,  аннары үрмәләүле һәм ыргытулы уеннар килә.

Йөгерүле уеннарның максаты – балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләре булдыру, сигнал буенча   хәрәкәт башкара белүләрен үстерү, бер-бер артлы тезелеп йөрергә һәм йөгерергә, берсен-берсе куып тотарга өйрәтү, игътибарлык, җитезлек, өлгерлек  тәрбияләү.

Сикерле уеннар ярдәмендә балалар бер урында, ике аякта берьюлы, югарыдан түбәнгә, озынлыкка сикерергә өйрәнәләр, балаларда хәрәкәтләрне күрү сигналына яраштыра белү күнекмәләре булдырыла, сигнал буенча хәрәкәт итә белүләре камилләшә.

Үрмәләүле уеннарның максаты – нәниләргә үрмәләп йөрү, үрмәләп югарыга таба менү күнекмүләре бирү, аларда игътибарлылык, тотнаклылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү, хәтер сәләтләрен, зиһеннәрен үстерү.

Ыргытулы уеннар ярдәмендә балалар туп тәгәрәтеп уйнарга, бер-берсенә туп бирергә, гәүдәне уңга һәм сулга борырга, хәрәкәт итүче бер ноктага атып тидерергә өйрәнәләр.

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш – көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

“Уйный – уйный үсәбез”

(Ата-аналар өчен консультация)

64 нче балалар бакчасы

физкультура инструкторы:  

Сөләймәнова Р.С. 

Түбән Кама

2010 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ООД в средней группе с использованием элементов УМК по обучению детей татарскому языку "Уйный-уйный саныйбыз"

Вашему вниманию предоставлено ООД в средней группе  с использованием УМК по обучению детей тарскому языку в средней группе. Занятие направлено не только на развитие коммуникативных навыков , но и...

Конспект НОД в старшей группе по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

Конспект занятия по обучению русскоязычных детей татарскому языку в старшей группе....

Сценарий викторины «Уйный-уйный өйрәнәбез»

для детей подготовительных групп...

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)

"УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ" проекты (5-6яшь)  Максат:Үзараһәмзурларбеләнкөндәлектормыштататарчааралашугачыгу.  Бурычлар:1. Сүзбайлыгынарттыру, сөйләмкүнекмәләреформалаштыру.2. Гадисораула...

Игровая деятельность по проекту "Уйный-уйный үсәбез"

УМК "Говорим по-татарски" в средней группе "Алсу кунакка килде"...

" Уйный - уйный үсәбез" проектындагы темаларга кыска шигырьләр

Короткие стихи к проекту " Уйный - уйный үсәбез" для  старшей группы....

Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”.

“Минем өем” проекты буенча белем  бирү эшчәнлек конспекты (уртанчылар төркеме)Тема: “Уйный-уйный өйрәнәбез”....