Татарские народные игры.
материал (старшая группа) на тему

Демидова Светлана Юрьевна

Игры на татрском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_uennary_1.docx69.27 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

http://www.cofe.ru/images/pictures/read-ka/games/tatar.jpg

  1. яшьлек балалар өчен
  1. Буяу сатыш”.

Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.,

 

  1. Тотам тотышлы”.

3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

 

3. “Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. (Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

 

  1. Әйт, күгәрчен».

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

 

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

 

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

 

5 “Парлашу”.

Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

 

  1. Әтәчле”.

Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

 7 .“Яулык салыш”.

(20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала, шул җәза ала.

 

8“Яулык бәйләшле”.

Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

 

9“Исеме кем”.

(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

 

10“Урындыклар”.

Көй башлануга урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына).

 

11“Кем җитезрәк?”

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике уенчы урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга уенчылар урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла.

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

Мичтә бәлеш, ал да ябыш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

 

12.“Ак калач”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

 

13.“Кем җитезрәк”.

Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык бәйләтергә тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

 

14. “Йозаклы”.

Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга йозак эчендә калган уенчыуеннан чыга, яисә җәза ала.

 

15. “Түбәтәйле”.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

 

16. “Кәрия-Зәкәрия”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

 

17. “Тукмаклы”.

Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.

 

18. “Урманга бару”.

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыгада балаларны куа башлый.

19. “Кем тизрәк?”

Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны кем дә булса эләктереп калырга тиеш.

 

20. ”Әйдә танышабыз”.

Уйнаучылар ике түгәрәк булып кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

 

21. “Утраулар”.

Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраула (кәгазьләр) алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

 

22. “Санап җибәр!”

Санамыш белән ике уенчы сайланыла:

“Каенда карга, имәндә чыпчык

Һавада кош, син очып чык!”

Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып андагы бәрәңгеләр санын әйтеп бирергә тиешләр.

 

23. “Йомырка бөтереш”.

Санамыш белән ике уенчы сайланыла. Команда булуга уенчылар үзләренә бирелгән йомырканы бөтереп җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

 

24. “Яшерәм яулык”.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

 

Сүзләрне әйткәндәбер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

 

25. “Болында”.

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итепҗыр җырлыйлар:

Чәчәкләр үскән болында

Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Халидә, Халидә,

Әйләнәсең кем белән?

 

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана:

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән?

Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар:

Гөлнара, Гөлнара,

Син каласың уртада.

 

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана.

 

26. “Капкалы”.

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

 

27. “Агыйдел”.

Балалар парлашып бер-бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул

 алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

 

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка

Безнең яклар күңелле.

Кушымта:

Зәңгәр чәчәк жыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны. 

28. ”Күңелле яшисең килсә, болай ит…”

Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, “болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.

“Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)

Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

 

29.“Яулык алыш”.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

 

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, –

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

 

30.“Селкенмә”.

Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, уенчылар нинди дә булса бер торышта “катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.

 

31. “Без, без, без идек”.

Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без,без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Кап та коп, Якуб

Авызыңны ач та яп!

Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

 

32. “Куянкай”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли. Ул — “куян”. Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

 

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

 

33. «Башмакчы».

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.

Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез;

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:

Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагын,

Бир кияргә башмагын.

 

34. «Күрсәт әле, үскәнем».

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, – дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

– Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

 

35. “Гөлбаһар”.

Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар. Берсе “бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. Каршы яктан бер бала “көтүче ” булып килә. Җырлый:

– Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар?

– Шалкан белән торма бар.

– Берсен миңа бирсәнә!

– Көчен җитсә тартып ал!

Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә “әби” аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша. “Шалкан-тормалар” берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып алып бетергәнче уен дәвам итә.

 

36. “Такыя үрәм”.

Балалр түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага “чәчәк” исеме кушыла һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыябыз,

Такыялар үрәбез.

 

Алып баручы:

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк, кил әле,

Бер елмаеп көл әле.

 

Энҗе чәчәк:

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда.

 

Балалар:

Энҗе чәчәк, күр әле!

Такыя итеп үр әле!

 

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә. Исеме аталган һәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә.

Ромашка:

Күкчәчәк:

Кечкенә көнбагыш кебек

Чәчәк булам мин үзем.

Таҗларымны санап кара,

Әгәр булсаң бик түзем.

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.

Зәңгәр күкле, чат кояшлы

Аяз көнне яратам.

 

Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар:

Без йөрибез болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Матур чәчәк җыйдык без,

Такыялар үрдек без.

 

37. “Наза”.

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар җырлый-җырлый баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән;

“Наза” дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

 

Кушымта.

Наза, наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

 

38. “Бу дустың белән күреш”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, “‘Сандугач-күгәрчен ” көенә җырлап әйләнәләр:

 

Аякларың тыпырдат,

Куларыңны чәбәклә,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Башың аска иеп ал,

Кул бармагың янап ал,

Бер монда, бер монда,

Кыен эш түгел бер дә.

Бу дустың белән күреш,

Бу дустың белән күреш,

Йә иптәш, йә, әйлән,

Бик кыен түгел бу эш.

Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр.

 

39. “Түгәрәк алан”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр:

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез,

Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

 

Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә.

 

40. “Бүген кемнең туган көне?”.

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый:

– Бүген кемнең туган көне?

Нигә кояш елмая?

– Белдек, белдек, Гөлсинәгә

Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула.

Гөлсинәгә карагыз:

Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез чын күңелдән.

 

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар,

 Гөлсинә бии.

 

41. “Яулык бирәм”.

Уйнаучылар көй астында – зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: “Яулыгымны ал, кесәңә сал”,- ди. Балалар:

“Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!”,-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

42. Чума үрдәк, чума каз.

Уйнаучылар кара- каршг ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әлфия үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

43. Кунаклар.

Балалар, кулга - кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн килде, Чакырдык без кунаклар; Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар. Чыж - пыж итеп коймаклар Җәелде, әй, җәелде.

Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. Җыелды, әй, җыелды.

Аннан ары кабарды,

Кабарды, әй, кабарды.

Шиңде, юп - юка калды. Пеште инде коймаклар, Сыйландылар кунаклар, Сыйландылар кунаклар. Тордылар, баш иделәр, Таралдылар, әй, шатлар, Бииләр, ай - яй, шатлар.

Кулларын як-якка җәяләр.

Кысылалар.

Кулларын югары күтәрәләр.

Чүгәлиләр.

Эчләрен сыпыралар.

Баш ияләр. Бииләр.

44. Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең, Төскә матурлыгың белән Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта: Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

45. Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

46. Утыр, утыр, Мәликә.

Балалар түгәрәккә басал ар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотыгнышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

47. Ачык авыз.

Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: "Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз "ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, һәм "ачык авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

48. Нардуган.

Бер бала уртага чыга. Башка балалр аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:

Син уртада, без кырыйда, Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсең, ни кылансаң, Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

  49. “Түгәрәкле уен”

 Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.

Түгәрәкле уйнаганда,

Әйләнеп җырлаганда,

Түгелә күңел моңнары,

Чишмәдәй кайнап ага.

 Уңган егет, сикереп чык!

Чибәр кызны алып чык!

Бире килегез әле,

Биеп бирегез әле.

 Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк, бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

  50. Төймә, төймә

 Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә, төймә төймәләп.

 

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

51. “Әмбәләк”

 (Балалар кара-каршы ике рәткә тезелеп, кулларын тотышып басалар.)

 

Беренче рәттәге балалар:  “Әмбәләк”, – диләр

Икенче рәттәге балалар: “Кем кирәк?”, – дип сорыйлар.

Беренче рәттәге балалар: “Безгә  матур кыз (малай) кирәк”, –  диләр.

Икенче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме бар”, – диләр.

Беренче рәттәге балалар: “Матур кызның (малайның) исеме … (берәр исем  әйтәләр)

Исеме чыккан кыз (малай) йөгереп барып, каршы рәттәге тотышкан кулларны (чылбырны) өзәргә тиеш. Өзә алса, үзе белән  бер баланы алып, кире үз рәтенә кайта. Өзә  алмаса, үзе дә икенче рәттәге балалар янында кала.

52. “Өчле” бию

Балалар өчәр-өчәр берничә төркемгә бүленеп басалар.

1-7 такт. “Беренче йөреш” бию хәрәкәте белән тотынышып түгәрәк буенча баралар.

8 такт. Туктап түгәрәккә йөз белән борылып басалар.

9-15 такт. Ике бала култыклашып әйләнәләр, өченчесе үзенә  пар эзләп таба һәм бергәләп әйләнәләр.

16 такт. Балалар туктыйлар. Пар эзләгән бала уеннан чыга, калган өчесе уенны дәвам итә. Уен кабатлана.

 

53.“Дүртле” бию.

Икешәр пар  бала түгәрәк ясап басалар.

1-7 такт. Куллары белән тотынышып, түгәрәк буйлап, биеп баралар.

8 такт. Туктыйлар һәм түгәрәккә йөзләре белән борылып басалар.

9-15 такт. Кара-каршы торган бер пар бала култыклашып әйләнәләр, калган икесе кул чабып тора.

16 такт. Әйләнгән балалар туктап, йөзләре белән борылып түгәрәккә басалар.

Уен кабатланганда, әйләнгән балалар кул чабып тора, кул чапкан

балалар әйләнәләр.

 54. «Курчак.»

Бер бала сатучы, ә бер бала алучы була. Калган балалар курчаклар була hәм бер рәткә тезелеп басалар. Сатучы курчакларның hәрберсен кулыннан тотып әйләндереп җибәрә. Бала нинди торышта туктап калса, шул торышын уен ахырына кадәр саклый. Сатучы аңа исем куша, бәясен әйтә hәм hөнәрен билгели. Мәсәлән: “ Син Казанский курчак, хакың- ун сум, hөнәрең- бию”, - ди. Сатучы шул рәвешле бөтен курчакларны да йөреп чыга. Менә алучы килә hәм ишек кага:

-Тук-тук!

-Кем бар?- дип сорый сатучы.

-Мин, Гөлфия(бала үз исемен әйтә).

-Ишек төбендә елан бар, атлап түгел, сикереп кер.

Алучы сикереп керә.

-Нәрсә кирәк?

-Курчак,- ди алучы hәм үзенә ошаган берәр курчакны сайлап ала. Аның исемен, бәясен сораша. Болар үзара килешәләр. Мәсәлән, курчак ун сум булса, алучы сатучының кулына ун тапкыр суга. Шуннан сон алынган курчак яңа хуҗасына үзенең hөнәрен күрсүтә. Шуннан соң алучы курчакны өенә алып кайта. Ул башка курчакларны да шулай берәм-берәм алып кайтып бетерә. Уен курчаклар алынып беткәнче дәвам итә.

55. ”Бай белән ялчы”.

Иң элек уйнаучылар шобага тотышалар. Иң очка чыкканы бай, иң аста калганы ялчы була. Шуннан уйнаучылар бер түгәрәк ясыйлар да кулларын тотышып торалар. Бай белән ялчының икесенең дә күзләрен бәйләп уртага кертәләр. Байның кулына җиңелчә генә ишкән сөлге бирәләр. Ялчыны бер читкәрәк куялар. Бай әйтә:

Ялчы кайда, кил, ялчы,

Миңа эшкә ялланчы.

Ялчы:

  • И бай абзый, бай абзый,

Кесәңдә акча бар, абзый,

Бушый алмыйм мин монда,

Кирәк булсам, кил монда,-

Диюенә тиз генә урыныннан китә. Бай аны сугарга селтәнә. Әгәр дә ялчы оста кача белсә, бу уен бик кызык була. Кайвакыт бай белән ялчы кара-каршы килеп бәреләләр. Бай ялчыга ун мәртәбә сукса, байлыктан төшеп түгәрәккә керә. Элекке ялчы бай булып, үзенә ялчыны түгүрәктән сайлап ала. Уен шулай дәвам итә.

56.”Яшелчәләр.”

 Яз көнне ишек алдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан “бакчачы”, “яшелчә алучы” билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар hәм бакчачы аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт сатып алучы килеп ишек кага hәм ике арада шундый сөйләшү була:

-Тук-тук!

-Кем бар?

-Мин.

-Син кем?

-Кеше.

-Нигә килдең?

-Яшелчә алырга.

- Нинди?

-Шалкан.(теләгәнне әйтә)

Әгәр нәниләр арасында “шалкан” булса, ул торып йөгерә hщм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр сатып алучы шул арада аны куып тота алмаса, “шалкан” үз урынына килеп утыра hәм аңа яңа исем кушылып уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен “яшелчәләр” тотылып беткәнче дәвам итә.

57.”Күрсәт әле, Габдулла!” 

Балалар кулга- кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр. Ул “Габдулла” була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт чсавын сорыйлар. “Габдулла” аны эшләп күрсәтә. Уен барышында соравын да, җавабында балалар белән бергә җырлыйлар:

-Күрсәт әле, Габдулла, ни чек сабак укыйлар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай сабак укыйлар.

- Күрсәт әле, Габдулла, ни чек язу язалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай язу язалар.

- Күрсәт әле, Габдулла, ни чек печән чабалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай печән чабалар.

- Күрсәт әле, Габдулла, ни чек урак уралар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай урак уралар.

- Күрсәт әле, Габдулла, ни чек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Шул рәвешле уен озак импровизацияләнергә мөмкин.

58.”Миңлебай.” 

Балалар түгәрәк уртасына бер баланы сайлап чыгаралар да , үзләре

кул тотышып , җырлап әйләнәләр. Уртадагы бала берәр кыланыш эшләргә әйтеп, кыланып күрсәтә, тирәсендәге балалар да күмәк җыр астында шуны ук кабатлыйлар.

Хор: Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, Миңлебай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай.

Хор: Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне тартып чыгараи да үзе аның урынына кереп әйләнә. Уртага кыз бала чыгарылса, түбәндәгечә әйтәләр:

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада, матуркай,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

Уртадагы бала (кыланып):

Бер болай, бер болай,

Я, кыланыгыз шулай.

Хор: Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уен шулай дәвам итә.

 59. «Спутанные кони» (ТЫШАУЛЫ АТЛАР)

На игровой площадке чертится линия. На расстоянии от нее (не более 20 м) устанавливаются флажки, стойки.

Играющие делятся на три-четыре команды и выстраиваются за линией. По сигналу первые игроки команд начинают прыжки, обегают флажки и возвращаются обратно бегом. Затем бегут вторые и т. д.

Правила игры:

• выигрывает команда, закончившая эстафету первой;

• прыгать следует правильно, отталкиваясь обоими ногами одновременно, помогая руками.

59. «Угадай и догони» (ЧИТАНМЕ, БУЗМЕ)

Играющие садятся на скамейку или на траву в один ряд. Впереди садится водящий. Ему завязывают глаза.

Один из игроков подходит к водящему, кладет руку на плечо и называет его по имени. Водящий должен угадать, кто это. Если водящий назвал имя игрока правильно, то быстро снимает повязку и догоняет убегающего. Если водящий не угадал имя игрока, тогда подходит другой игрок.

Правила игры:

• если имя названо правильно, игрок задевает водящего по плечу, давая понять, что нужно бежать;

• как только водящий поймает игрока, он садится в конец колонны, а пойманный игрок становится водящим.

60. «Скок-перескок» (КУЧТЕМ-КУЧ)

На игровой площадке чертят круг диаметром 15— 25 м, внутри него — маленькие кружки диаметром 30— 35 см для каждого участника игры. В центре большого круга стоит водящий.

Водящий говорит: «Перескок! ». После этого слова игроки быстро меняются местами (кружками, прыгая на одной ноге. Водящий старается занять место одного из играющих, прыгая тоже на одной ноге. Тот, кто останется без места, становится водящим.

61. «Продаём горшки» (Чулмак уены)

Цель игры: развитие ловкости, быстроты двигательной реакции, укрепление мышц опорно-двигательного аппарата.

Играющие разделяются на две группы: дети-горшки и игроки—хозяева горшков. Дети-горшки образуют круг, встав на колени или усевшись на траву. За каждым горшком стоит игрок—хозяин горшка, руки у него за спиной. Водящий стоит за кругом.

Водящий подходит к одному из хозяев горшка и начинает разговор:

—  «Эй, дружок, продай горшок!»

—  Покупай!

—  Сколько дать тебе рублей?

—  Три отдай.

Водящий три раза (или столько, за сколько согласился продать горшок его хозяин, но не более трех рублей) касается рукой хозяина, и они начинают бег по кругу навстречу друг другу (круг обегают три раза). Кто быстрее добежит до свободного места в кругу, тот занимает это место, а отставший становится водящим.

Правила игры:

  • бегать разрешается только по кругу, не пересекая его;
  • бегущие не имеют права задевать других игроков;
  • водящий может начинать бег в любом направлении. Если он начал бег влево, запятнанный должен бежать вправо.

62. «Серый волк»(Сары буре)

Одного из играющих выбирают серым волком. Присев на корточки, серый волк прячется за чертой в одном конце площадки (в кустах или в густой траве). Остальные играющие находятся на противоположной стороне. Расстояние между проведенными линиями 20—30 м. По сигналу все идут в лес собирать грибы, ягоды. Навстречу им выходит ведущий и спрашивает (дети хором отвечают):

— Вы, друзья, куда спешите?

— В лес дремучий мы идем

— Что вы делать там хотите?

— Там малины наберем

— Вам зачем малина, дети?

— Мы варенье приготовим

— Если волк в лесу вас встретит?

— Серый волк нас не догонит!

После этой переклички все подходят к тому месту, где прячется серый волк, и хором говорят:

— Соберу я ягоды, и сварю варенье,

— Милой моей бабушке будет угощенье

— Здесь малины много, всю и не собрать,

— А волков, медведей вовсе не видать!

После слов не видать серый волк встает, а дети быстро бегут за черту. Волк гонится за ними и старается кого-нибудь запятнать.

Пленников он уводит в логово — туда, где прятался сам.

Правила игры. Изображающему серого волка нельзя выскакивать, а всем игрокам убегать раньше, чем будут произнесены слова не видать. Ловить убегающих можно только до черты дома.

 63. «Хлопушки»(Абакле)

На противоположных сторонах комнаты или площадки отмечаются двумя параллельными линиями два города. Расстояние между ними 20—30 м. Все дети выстраиваются у одного из городов в одну шеренгу: левая рука на поясе, правая рука вытянута вперед ладонью вверх.

Выбирается водящий. Он подходит к стоящим у города и произносит слова:

Хлоп да хлоп - сигнал такой

Я бегу, а ты за мной!

С этими словами водящий легко хлопает кого-нибудь по ладони.

 Водящий и запятнанный бегут к противоположному городу. Кто быстрее добежит, тот останется в новом городе, а отставший становится водящим.

Правила игры. Пока водящий не коснулся чьей-либо ладони, бежать нельзя. Во время бега игроки не должны задевать друг друга.

64. «Займи место» (Буш урын)

Одного из участников игры выбирают водящим, а остальные играющие, образуя круг, ходят взявшись за руки. Водящий идет за кругом в противоположную сторону и говорит:

Как сорока арекочу

Никого в дом не пущу.

Как гусыня гогочу,

Тебя хлопну по плечу-

Беги!

Сказав беги, водящий слегка ударяет по спине одного из игроков, круг останавливается, а тот, кого ударили, устремляется со своего места по кругу навстречу водящему. Обежавший круг раньше занимает свободное место, а отставший становится водящим.

Правила игры. Круг должен сразу остановиться при слове беги. Бежать разрешается только по кругу, не пересекая его. Во время бега нельзя касаться стоящих в кругу.

65. «Ловишки» (Тотыш уены)

По сигналу все играющие разбегаются по площадке. Водящий старается запятнать любого из игроков. Каждый, кого он поймает, становится его помощником. Взявшись за руки, вдвоем, затем втроем, вчетвером и т. д. они ловят бегающих, пока не поймают

всех.

Правила игры. Пойманным считается тот, кого водящий коснулся рукой. Пойманные ловят всех остальных, только взявшись за руки.

66. «Жмурки» (Күзбайлау уены)

Чертят большой круг, внутри него на одинаковом расстоянии друг от друга делают ямки-норки по числу участников игры. Определяют водящего, завязывают ему глаза и ставят в центре круга. Остальные занимают места в ямках-норках Водящий приближается к игроку, чтобы поймать его. Тот, не выходя из своей норки, старается увернуться от него, то наклоняясь, то приседая. Водящий должен не только поймать, но и назвать игрока по имени. Если он правильно назовет имя, участники игры говорят: «Открой глаза!»— и водящим становится пойманный. Если же имя будет названо неправильно, игроки, не произнося ни слова, делают несколько хлопков, давая этим понять, что водящий ошибся, и игра продолжается дальше. Игроки меняются норками, прыгая на одной ноге.

Правила игры. Водящий не имеет права подсматривать. Во время игры никому нельзя выходить за пределы круга. Обмениваться норками разрешается только тогда, когда водящий находится на противоположной стороне круга.

67.Перехватчики (Куышу уены)

На противоположных концах площадки отмечаются линиями два дома Играющие располагаются в одном из них в шеренгу. В середине лицом к детям находится водящий. Дети хором произносят слова:

Мы имеем быстро бегать,

Любим прыгать и скакать

Раз, два, три, четыре, пять

Ни за что ней не поймать!

После окончания этих слов все бегут врассыпную через площадку в другой дом. Водящий старается запятнать перебежчиков. Один из запятнанных становится водящим, и игра продолжается. В конце игры отмечаются лучшие ребята, не попавшиеся ни разу.

Правила игры. Водящий ловит игроков, прикасаясь к их плечу рукой. Запятнанные отходят в условленное место.

68. «Тимербай»

Играющие, взявшись за руки, делают круг. Выбирают водящего — Тимербая. Он становится в центре круга. Водящий говорит:

Пять детей у Тимербая,

Дружно, весело играют.

В речке быстрой искупались,

Нашалились, наплескались,

Хорошенечко отмылись

И красиво нарядились.

И ни есть, ни пить не стали,

В лес под вечер прибежали,

Друг на друга поглядели,

Сделали вот так!

С последними словами вот так водящий делает какое-нибудь движение. Все должны повторить его. Затем водящий выбирает кого-нибудь вместо себя.

Правила игры. Движения, которые уже показывали, повторять нельзя. Показанные движения надо выполнять точно. Можно использовать в игре различные предметы (мячи, косички, ленточки и т. д.).

69. «Лисичка и курочки» (Төлке һәм тавыклар)

На одном конце площадки находятся в курятнике куры и петухи. На противоположном — стоит лисичка.

Курочки и петухи (от трех до пяти игроков) ходят по площадке, делая вид, что клюют различных насекомых, зерна и т. д. Когда к ним подкрадывается лисичка, петухи кричат: «Ку-ка-ре-ку!» По этому сигналу все бегут в курятник, за ними бросается лисичка, которая старается запятнать любого из игроков.

Правила игры. Если водящему не удается запятнать кого-либо из игроков, то он снова водит.

70. «Кто дальше бросит?» (Ыргыту уены)

Играющие выстраиваются в две шеренги по обе стороны площадки. В центре площадки находится флажок на расстоянии не менее 8—10 м от каждой команды. По сигналу игроки первой шеренги бросают мешочки вдаль, стараясь добросить до флажка, то же делают игроки второй шеренги. Из каждой шеренги выявляется лучший метатель, а также шеренга-победительница, в чьей команде большее число участников добросит мешочки до флажка.

Правила игры. Бросать все должны по сигналу. Счет ведут ведущие команд.

71.Мяч по кругу (Туп уены)

Играющие, образуя круг, садятся. Водящий стоит за кругом с мячом, диаметр которого 15—25 см. По сигналу водящий бросает мяч одному из игроков, сидящих в кругу, а сам отходит. В это время мяч начинают перебрасывать по кругу от одного игрока к другому. Водящий бежит за мячом и старается поймать его на лету. Водящим становится тот игрок, от кого был пойман мяч.

Правила игры. Передача мяча выполняется путем броска с поворотом. Ловящий должен быть готов к приему мяча. При повторении игры мяч передается тому, кто остался вне игры.

72. «Йөзек салыш».

Описание игры: Дети сидят полукругом на стульях. Водящий держит кольцо и под музыку обходит всех и дотрагивается до ладоней(играющие в свою очередь из ладошек делают «лодочки») каждого. Кольцо остается у одного игрока.

  • Как только ведущий обходит всех, говорит: «У кого колечко, выйди на крылечко»,

Правила игры: У кого кольцо, тот выскакивает. Если рядом сидящие успевают его поймать, то дают какое-либо наказание. А если не успевают, то человек у кого осталось кольцо автоматически становится ведущим.

73. «Чүлмәк”

Описание игры: Играющие разделяются на две группы: дети-горшки и игроки—хозяева горшков. Дети-горшки образуют круг, встав на колени или усевшись на траву. За каждым горшком стоит игрок—хозяин горшка, руки у него за спиной. Водящий стоит за кругом.

Водящий подходит к одному из хозяев горшка и начинает разговор:

 Азат, чулмәк бир эле.

 Мә эле.

 Нич сум?

 2 (бер, ике, өч) сум.

Водящий три раза (или столько, за сколько согласился продать горшок его хозяин, но не более трех рублей) касается рукой хозяина, и они начинают бег по кругу навстречу друг другу (круг обегают три раза). Кто быстрее добежит до свободного места в кругу, тот занимает это место, а отставший становится водящим.

Правила игры: бегать разрешается только по кругу, не пересекая его; бегущие не имеют права задевать других игроков; водящий может начинать бег в любом направлении. Если он начал бег влево, запятнанный должен бежать вправо.

74. “Түбәтәй”

Описание игры: Дети становятся в круг. Поют песню на татарском языке, и одевают тюбетейку. Таким образом, передают друг другу.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Правила игры. Игра проводиться под музыку. В конце песни, у кого остается тюбетейка, тому и дается наказание: спеть песенку, рассказать стежок, кричать как петушок, и т. д. Игра так продолжается. (Аудиоприложение УМК «Туган телдә сөйләшәбез”, трек №13)

75.“Зәңгәр чәчәк.”

Описание игры:Дети берутся за руки и делаю груг. Один ребенок берет вышатую подушку и встают на середину круга. Дети идут по круги при этом поют песню:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Круг останавливается, ведущий идёт по кругу а остальные произносят такие слова как:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Правила игры: Ведущий выбирает человека который ему милее больше всех, кладет подушку перед его ногами и встает на подушку на колени, а тот вокруг него крутится. Все остальные хлопают в ладоши.

76.“Түбәтәйле”

Описание игры: По середине зала ,на один стульчик меньше чем количество людей которые играют, ставятся стульчики. На стульчиках тубетейки. Под музыку дети двигаются, танцуют по кругу. Музыка останавливается и дети должны успеть одеть тубетейки и при этом сесть на свободный стул.

Правила игры: Тот человек, который не успел занять место на свободном стульчике и не успел одеть тубетейку выбывает из игры. Убирается ещё один стул. Игра продолжается пока не останется один лидер.

77.«Әйт, күгәрчен»

Описание игры: Дети встают в круг. Двое встают в центре круга и играют роль ведущего. Дети берутся за руку и идут по кругу поют песню.

Дети: Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри?

Ведущие: Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр.)

Дети: Әйт, күгәрчен, син генә, Куяннар ничек йөри?

Ведущие: Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Дети: Әйт, күгәрчен, син генә, Үрдәкләр ничек йөри?

Ведущие: Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.)

Правила игры: Ведущим нужно стараться правильно показать движения, которые спрашивают их друзья.

78. «Водяная»

(подготовительная к школе группа)

Дети выбирают водяную и становятся в противоположной стороне зала. Выбранный присаживается в центр, и Водяная ждёт когда к ней придут дети, которые попытаются взять у неё «золотой гребень», который она положила недалеко от себя. Дети, взявшись за руки, начинают подходить к ней со словами:

"Водяная, Водяная!

Что ты скрылась под водой

Выйди к нам на чуточку,

На одну минуточку,

Выйди хоть на целый час

Может быть, догонишь нас! "

После слов "водяная" встает и догоняет детей. Её задача поймать кого-нибудь из детей, которые пытаются взять у неё гребень. Кого поймает того забирает к себе в водное царство. Если не поймает - водит дальше. Игра продолжается.

Выбрали водяную.

Ребятки пришли к водяной.

Ух догонит водяная!

Бежим без оглядки.

Литература:

”Юлдаш” китапханәсе “Татар балалар фольлоры” , Казан “Раннур” нәшрияты 1999 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарские народные игры.

Татарские народные плясовые  игры для детей....

Татарские народные игры и их использование в работе с дошкольниками

Мир детства невозможно представить себе без игры, которая является, по определению психологов, ведущей формой деятельности ребёнка. Игра развивает физически, интеллектуально и, конечно, эстетически....

Картотека: "Татарские народные игры" (часть 1)

Сборник подвижных татарских народных игр....

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ ИГРЫ

Подвижная игра - это источник радостных эмоций, она вызывает у детей чувство удовольствия, приучает к согласованным действиям. Народные подвижные игры являются традиционным средством педагогики. Сюжет...

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ ИГРЫ

Татарские народные игры Спутанные кони (Тышаулы атлар) Цель игры: развитие силовой выносливости, укрепление костно-мышечного аппарата ног.На игровой площадке чертится линия. На расстоянии от...

Татарские народные игры для детей подготовительной группы

Цель: - формировать у детей нравственные качества через татарские народные подвижные игры, народный фольклор и традиции;Задачи: - формировать у детей представления об обычаях, традициях, играх, укладк...

Татарские народные игры

Игра является эффективной и доступной формой деятельности при обучении русских детей татарской устной речи....