Бала сәламәтлеген бергә кайгыртыйк
учебно-методический материал на тему

Салахова Илхамия Галимовна

Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге- ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез.Шул максаттан әзерләнгән доклад. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx17.6 КБ

Предварительный просмотр:

Бала сәламәтлеген бергә  кайгыртыйк.

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!

1.Сәламәтлек –  һәм хәрәкәт.

 Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге- ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?  Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез. Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә,  кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр.  Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”- диләр бит. Хөрмәтле әти-әниләр,  сезнең иртәләрегез ничек башланып китә? Ә безнең балалар бакчасында балаларның иртәсе иртәнге зарядкадан башлана.      Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә,  кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе.Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы.Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы.Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк  күрәбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөртү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы, чана шусын. Хәзерге балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Елдан ел 1 нче сыйныфка килүче балалар арасында сәламәт укучылар  азая бара. Бу нилектән икән  соң? Кем гаепле соң?

      2.  “Дөрес туклану” .

Әти-Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы ?  Ничек уйлыйсыз  (Әниләрнең җаваплары тыңлана). Беребезгә дә сер түгел,  кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән,  кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.  Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.Баланың ярты көне балалар бакчасында үтә диярлек.Ул монда кайнар ризык белән туклана.Ләкин кайбер балалар ашлы ризыкны, боткаларны яратып бетермиләр.Кайбер очракларда  өйдә нәрсә генә ашый икән соң бу бала дип атыраган чаклар була. Балалар өйдә күбрәк чипсы, кепчуп, тиз өлгерүче тукмачлар, кириешкиларга  өстенлек бирәләр ахрысы.Ә   тәмле пешкән ашлар, боткалар читтә кала бирә.Әни кеше аңа зур игътибар да бирми.  Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

3. “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык.


Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе.Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен,  җан саулыгы, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәк дип уйлыйм. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул.

 Шулай итеп, хөрмәтле әти-әниләр! Кичәбезгә йомгак ясар вакыт җитте. Бүген безнең төп максатыбыз - сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү. Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.
Сәламәтлек - ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне һәм балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Алдагы өлеш “Сорау һәм җавап бүлеге”. 
Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.Балаларны яланаяк йөрү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз.Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы ,чана шусын.

Гриппның тәүге билгеләре сизелү белән, баланы өйдә калдырырга һәм табиб чакырырга кирәк.Грипп авыруын йоктырмас өчен, иң беренче чиратта, иммун системагызны ныгыту кирәк.Балаларыгызга витаминнар күбрәк ашатыгыз.Шулай ук салкында юка киенеп йөрүдән, туңудан саклагыз.Салкын тидермәгез.

Саф һава - тәнгә дәва.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Чисталык - сәламәтлекнең нигезе.

Сәламәтлек - җәүһәр, ләкин тиз югала.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

Балалар сәламәтлеген ныгытып (әти-әниләр өчен консультация).

Әти-әниләргә киңәшләр, тәкъдимнәр әйтелә.  Режимны үтәү балаларның сәламәтлегенә зур йогынты ясавы турында билгеләп үтелә. Физик тәрбия бирүнең, спортның да зур әһәмияткә ия булуына игътибар ител...

Әти-әниләр өчен консультация “Балалар сәламәтлеген ныгытып”.

Әти-әниләр  өчен  консультация“Балалар  сәламәтлеген  ныгытып”....

"Балалар сәламәтлеген ныгытып"

Выступление на родительском собрании...

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.

Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше -  ул шәхеснең формалаштыру нигезе....

БАЛАНЫ БЕРГӘЛӘП ТӘРБИӘЛӘЙЕК!

* Балалар – беҙҙең киләсәк. Улар ата-олатайҙарының ҡаҙаныштарын һаҡлап ҡалыусы ғына түгел, ә үҫтереүсе, артабан дауам итеүсе булырға тейеш....