Әти-әниләргә сәламәтлек турында
материал на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

Әти- әниләргә сәламәтлек турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti-nilrg_slamtlek_turynda.docx19.65 КБ

Предварительный просмотр:

«Әти-әниләргә сәламәтлек

турында»

Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге – ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?

      Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”—диләр бит. Шуңа күрә, үзебезнең һәм балаларыбызның иртәсен планлаштыру бик мөһим. Хәрәкәт активлыгы – сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Без үз чиратыбызда балалар белән бакчадагы иртәне зарядкадан башлыйбыз.

       Зарядкадан  соң иртәнге аш вакыты җитә. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Иртә – организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир” дип әйтмиләр. Балалар  бакчасында, гадәттә, иртәнге ашка ботка бирәләр. Ботка – балалар өчен иң кулай ризык: ул тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Безнең бурычыбыз – балаларга шуны төшенднрү. Теләр-теләмәс кенә капкалап утырган балаларга аңлату эшләре алып барыла.

Шулай ук сөт һәм сөт ризыклары да организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең сәламәтлеген тәэмин итәләр, эчәклек эшчәнлеген җайга салалар, башка ризыкларның үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт ризыклары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның рахит белән авыруына китерә.

      Һәр ата-ана баласының авырмыйча, сау-сәламәт булып үсүен тели.  Тик бала организмы дөньядагы барлык микробларга каршы торырга өйрәнгәнче, ягъни иммунитеты ныгыганчы, бу мөмкин түгел. Ә иммун системасының ныгуын көтеп утырырга ярамый, чарасын күрергә кирәк. Иммунитетны ныгытуның берничә ысулы бар:

  1. Препаратлар эчертү. Ләкин аларны табиб кына билгеләргә тиеш;
  2. Иммун системасының табигый стимуляторларын активлаштыру. Боларга: артыгын ашамау, артык җылы киендермәү һәм җитәрлек хәрәкәтләнү керә. Шулай ук чыныктыру да бик файдалы. Ләкин аны әкренләп кенә системалы рәвештә алып барырга кирәк.
  3. Массаж. Биологик актив нокталарга массаж ясау яхшы нәтиҗә бирә. Борын яфрагын, ике каш арасын һәм колак йомшагын җиңелчә генә уарга кирәк. Бу процедураны көндезге йокыдан торгач, балалар үзләре дә бик теләп башкаралар.
  4. Дөрес туклану. Көндәлек рационда сөт ризыклары, ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, кабак, чикләвекләр, зәйтүн мае,  цитруслылар булырга тиеш

Табигатьтән, тормыштан ямь табып яшәү өчен иң беренче сәламәтлек кирәк. Бу урында бөек педагогЖ.Ж.Руссоның сүзләрен искә төшереп үтәсем килә: “Баланы акыллы һәм фикер йөртә белә торган кеше итәргә теләсәгез, иң элек аның сәламәтлеге һәм тазалыгы турында кайгыртыгыз: ул беркайчан да тик тормасын, нидер эшләсен, кыскасы һәрвакыт хәрәкәттә булсын”. Сәламәтлек әйтергә бик гади генә төшенчә.Ә тормыш өчен иң асыл кыйммәтләрнең берсе. Ул һәркемгә һава, су, яктылык кебек кирәк. Физик яктан сәламәт булу, әле ул тулысынча сәламәт булу дигән сүз түгел.Тулысынча сәламәт булу өчен рухи,әхлакый, иҗтимагый кыйммәтләрнең дә сәламәт булуы мөһим.

Тәрбия эшенең төп бурычы, асылда бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны рухи һәм физик яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбәрәт.Тәрбия процессы- баланың тулысынча шәхес буларак формалашуы ул. Шушы тулы бер процесста төп һәм әһәмиятле урынны- бала сәламәтлеге били.

Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була алуын һәрберебез белә. Ләкин сәламәт тән һәм сәламәт акыл кешегә үзлегеннән генә бирелми. Сәламәтлекне, тышкы һәм эчке матурлыкны яулап алырга һәм аның өчен көрәшергә кирәк.Сәламәт тормыш рәвеше компонентларын төгәл белү һәм үтәү балаларыбызга да, үзебезгә дә ярдәм итәр.

  • көндәлек режим;
  • даими физик күнегүләр;
  • чыныгу;
  • дөрес туклану;
  • гаиләдә уңай , дустанә мөнәсәбәтләр – ышаныч, бер-береңне аңлау,

Дөньяны – матурлык коткарыр, дигән гыйбәрә бар. Мин бу акыллы фикерне дәвам итеп, матурлык ул- сәламәт балалар дип өстим.Чөнки балалар безнең киләчәгебез,матурлык тудыручыларыбыз.

Сәламәт кеше- хөрмәтле, кадерле, кыйммәтле. Бу иң зур бәхет, һәм бу дөньяда һәркемнең бәхетле яшәргә хакы бар.

Әти-әниләргә һәм балаларга берничә киңәш:

       Үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә. Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк:

  1. бер үк вакытта ашарга тырыш;
  2. коры-сары ашама. Аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес аш кайнатуга ярдәм итә торган матдәләр бар.
  3. ашыкмыйча гына аша, ризыкны яхшылап чәйнә.
  4. ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә: телевизор карама, бәхәсләшмә.

Безнең төп максатыбыз – сау-сәламәт, халкыбызның лаеклы дәвамчылары булырлык балалар тәрбияләү. Әти-әниләргә  шуны киңәш итәсе килә: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне  балалар бик тиз отып ала һәм бакча белән гаилә элемтәсен ныгытыйк. Балаларыбыз сәламәт булсын дисәк, сәламәт яшәү рәвешен кагыйдә итеп алыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...