«Күңелле кошчыклар»
материал (младшая группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

- балаларны сәламәт тормыш рәвешенә кызыксындыру;

- хәрәкәтләнү,җитезлек,өлгерлек сыйфатларын үстерү;

- күмәклек,иптәшлек,бер-берең өчен ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_koshchyklar.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Физик үсеш.

Тема: «Күңелле кошчыклар»

(2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен сәламәтлек

атналыгы кысаларында күңел ачу чарасы)

Максат: кошлар  турындагы  белемнәрен ныгыту.

Бурычлар:

-балаларны сәламәт тормыш рәвешенә кызыксындыру;

-хәрәкәтләнү,җитезлек,өлгерлек сыйфатларын үстерү;

-күмәклек,иптәшлек,бер-берең өчен ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: кышлаучы һәм күчмә кошлар турында әңгәмә.

Атрибутлар: боҗра,кечкенә кубиклар,2 кәрзин,ориентлашу өчен тамга ,кегли,2 кош уенчыгы,үргән бау.

Барышы:

Спорт маршы көенә балалар залга кереп шеренга буенча тезеләләр.

Тәрбияче:

Чик-чирик!

За зернышком прыг!

Клюй, не робей! Кто это?

Балалар: чыпчык.

Тәрбияче: дөрес. Безнең бүгенге кичәбез кошларга багышлана.. Һәм бүген бездә могҗиза булырга мөмкин,без кошларга әйләнеп торабыз.Телисезме?

Балалар: әйе

Тәрбияче: алайса мине игътибар белән тыңлыйбыз һәм мин әйткәннәрне үтибез. Музыка астында разминка

Кошлар очалар, (балалар кошларны сүрәтләп зал буенча аяк очында йөгерәләр)

Юлга утыралар, (чүгәлиләр)

Бөртек чүплиләр,

Һәм яңадан очалар. (балалар кошларны сүрәтләп зал буенча аяк очында йөгерәләр).

(Берничә тапкыр кабатлана).

Тәрбияче: Менә без булдырдык,кошларга әйләндек!

Уен «Кошлар өчен җимлек».  Тәрбияче балаларны 3 төркемгә бүлә.

Балалар-кошлар. Зал уртасында зур боҗра  ята-бу җимлек,анда кубиклар-кошлар өчен бөртек.Музыка астында балалар очалар,музыка туктагач һәр берсе берәр кубик алып калырга тиеш.Уен һәр төркем белән дә уйнала.

Эстафета «Кем тизрәк».

Уенда 3әр бала катнаша.Һәр бала алда яткан үргән бау аша сикереп ,йөгереп барып алда торган башакны алып өскә күтәрә.

Эстафета « Үрдәкне ярга чаклы озат».

Һәр бер бала кулына үрдәк уенчыгы тоткан килеш кеглиларны урап ,боҗрадан-боҗрага сикереп кире әйләнеп килеп иптәшенә бирә.

Табышмаклар:

Зимой на ветках яблоки!

Скорей их собери!

И вдруг вспорхнули яблоки,

Ведь это …

(Снегири)

Непоседа пестрая,

Птица длиннохвостая,

Птица говорливая,

Самая болтливая,

Верещунья белобока,

А зовут ее …

(Сорока)

Я по дереву стучу,

Червячка добыть хочу,

Хоть и скрылся под корой-

Все равно он будет мой!

(Дятел)

Днем спит, ночью летает.

(Сова)

Тәрбияче : Дөрес! Ә безнең киләсе уеныбыз –“Нәни кошлар”

Уен “Нәни кошлар”

Тәрбияче балаларны уйнарга чакыра. “Мин-әни кош”,ә сез –“бәби кошлар” буласыз-дип уенны аңлата.Идәндә зур түгәрәк сызылган.Бу-бәби кошлар оясы.Балалар түгәрәк эченә керәләр чүгәләп утыралар.Тәрбияченең “Җим эзләргә кирәк,очыйк тизрәк” дигән сүзләреннән соң балалар түгәрәк эченнән сикереп чыгалар һәм,кулларын як-якка җәеп,зал буйлап кошлар кебек очып йөриләр.Әни кош та балалар арасында. “Җимнәр таптык,өйгә кайтыйк” дигән сүзләрдән соң кошлар өйләренә (түгәрәккә) очып кайталар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар,ә хәзер безнең кошчыклар матур итеп бер-бер артлы йөриләр.Зал буйлап атлап йөрү.

Балалар,без бүген нәрсәгә әверелдек?

Балалар:кошларга

Тәрбияче: ә сезгә ошадымы?

Балалар: әйе.

Тәрбияче: кошлар нәрсәләр эшләделәр?

Балалар:  “җим ашадылар”, “башак җыйдылар”, “үрдәкне ярга чаклы озаттылар”, “очтылар”

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар,хәзер төркемгә кайтабыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Физкультурные праздники в детском саду: Творчество в двигательной деятельности дошкольника: Кн. Для воспитателей дет. сада. В.Н. Шебеко, Н.Н. Ермак. – 3-е изд. – М.: Просвещение, 2003.

2.Аксенова З.Ф. Спортивные праздники в детском саду: Пособие для работников дошкольных учреждений. – М.: ТЦ Сфера, 2003.

3. Интернет – источники.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

«Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)

laquo;Безнең нәни кошчыклар» темасына ачык шөгыль конспекты (ясле төркеме)...