Конспект ООД в старшей группе
план-конспект занятия (старшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

Зурлар төркемендә шөгыль конспекты “Сәламәтлек –зур байлык”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл neboleyka_ilen_syaht.docx26.9 КБ

Предварительный просмотр:

Яшьтөркеме

зурлар

Тема

“Сәламәтлек –зур байлык”

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, Социаль-аралашу.

Физик үсеш. Нәфис-эстетик үсеш.

Сөйләм үстерү.

Төре

Интегральбелембирү эшчәнлеге

Балалар эшчәнлегенең специфик төрләре

Уен-сәяхәт, тирә – юнь белән танышу,аралашу,хәрәкәтләнү

Максат

балаларда сәламәтлекне сакларга, аның кадерен белергә, спортка уңай караш тәрбияләү.

Бурычлар

Чиста-пөхтә йөрү күнекмәләрен үстерү,үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Сәламәтлекне саклау ысуллары белән таныштыру,

Методик алымнар һәм чаралар

Уен,әңгәмә,сораулар,музыка тыңлау.

Җиһазлау

Проектор

Алдан эшләнгән эш

мультфильм “Мойдодыр” карау,табышмакларга җавап табу, әңгәмә.

Барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн, балалар!

 Балалар: Исәнмесез, хәерле көн!

 Тәрбияче:Без бүген кешенең иң зур кирәкле байлыгы турында сөйләшәчәкбез. Ничек уйлыйсыз нәрсә турында?(акча, су, һава һ.б)

 Тәрбияче: Әйе, сез дөрес әйтәсез.Болардан башка кешегә яшәргә авыр. Ләкин без буген кешенең иң зур байлыгы- сәламәтлек турында сөйләшербез.

-Нәрсә соң ул сәламәтлек?

- Сәламәт булыйк дисәк безгә нәрсә эшләргә кирәк?

-Беләсезме,балалар, сихерле сәламәтлек чәчәге бар дип сөйлиләр. Кемдә булса аны таба һәм исни икән, шул кеше һәрвакыт иң көчле, иң җитез,ә иң мөһиме сәламәт була икән.бу чәчәк “Неболейка” илендә үсә икән.Минем бу чәчәкне ничек тә булса иснәп карыйсым килә, һәрвакыт сәламәт булу өчен.-

  • Балалар, ә сез иснәп карарга телисезме?
  • Ул чәчәкне табуы бик җиңел булмас. Безгә “Неболейка” иленә барып җиткәнче күп кенә каршылыклар очрар.Нәрсә белән барырга була? (автобус,поезд....)Тагын ничек барырга була?
  • Әйе, бик дөрес. Җәяү йөрү безнең сәламәтлегебез өчен файдалы. Җәяү йөргәндә кешенең аяк-кул мускуллары, кан әйләнеше яхшы эшли.
  • Балалар,әйдәгез сәяхәткә кузгалыйк.
  • (түгәрәк буенча атлыйлар)

Юлга чыгабыз сәяхэткә

Сәламәтлек артыннан

Алда куп каршылыклар

Авыр да булыр юллар.

  • Балалар, мин ниндидер утрау күрәм. Бәлки “Неболейка” иле шундадар?

(коврик массаҗный җәелә)

  • Менә елга ташып , безгә юлны каплады.Шушы сукмактан аяк киемнәрен салып атлап чыгыйк эле.

-Килеп тә җиттек. Бу “Чисталык” утравы.Хәзер,балалар, урындыкларга утырыйк, карыйк эле, бу утрауда кем яши икән? (Мойдодыр) Слайд №1

1. –Ул безгә хат белән шушы серле капчыкны калдырган.

Хат:”Кадерле,балалар! Мин беләм,сез “Неболйка” иленә юл эзлисез. Мин сезгә юлны курсәтермен, ләкин иң беренче сезне тикшереп карыйсым килә. Шәхси гигиена предметларын беләсез микән?Минем табышмакларны дөрес чишсәгез,җавабын серле капчыктан табарсыз, аларның ни өчен кирәклеген аңлатырсыз.

Д/уен: “Серле капчык”

1. Бит-кулыңны юасың,

“Һай рәхәт!”- дип куясың.

Чисталыкны ярата

Хуш исләрен тарата. (сабын)

2. Эчтә ята ул посып,

Чыгарам аны кысып.

Щётка белән гомергә

Яшиләр бергә-бергә. (теш пастасы)

3. Тешләре бар, ләкин аралы,

Нәрсә икән уйлап кара әле.

Иртән торсам шуны эзлимен

“Чәчләремне рәтлә тиз!”-димен. (тарак)

4. Тыгыз бәйләнгән кыллар

Гүя игезәк уллар.

Тешкә таба кертәсең,

Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)

5. Кирәк булса мунчада

Минем исемем ….. (мунчала)

- Булдырдыгыз,балалар. Ә серле капчыкта тагын нәрсәдер калды әле, чәчәк таҗына ошаган.Монда Мойдодырның киңәше язылган.

“Көнсаен шәхси гигиена предметлары белән куллансагыз, сез матур, чиста гына түгел, ә сәламәтлегезне сакларсыз”.

  • (түгәрәк буенча атлыйлар)

Юлга чыгабыз сәяхэткә

Сәламәтлек артыннан

Алда куп каршылыклар

Авыр да булыр юллар.

  • Мин тагын утрау күрәм.,бәлки “Неболейка” иле утраудадыр. Ләкин анда барып җитәр өчен, шушы канаттан чыгарга кирәк. (чыгалар)
  • - Бу утрау “Батырлар” утравы.
  • 2. Балалар,карагыз әле,кем яши монда?(Три богатыря)

Слайд №2

  • Батырлар нинди?( көчле, сәламәт)
  • Ничек уйлыйсыз, көчле булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?(спорт белән шөгылләнергә, зарядка ясарга, йөгерергә кирәк)
  • Ә хәзер ,балалар, бергәләп зарядка ясап алабыз.

( музыкага зарядка ясау)

-зарядкадан соң көчләрегез арттымы?

Хат: Кадерле балалар! Без беләбез, сез “Неболейка” иленә юл эзлисез.Без сезгә юлны күрсәтербез,ләкин спорт турында белемнәрегезне тикшереп карыйсыбыз килә”.

 Уен- конкурс фишкалар белән.

  1. В каких видах спорта используется мяч?
  2. В каких видах спорта упражнения выполняются под музыкальное сопровождение?
  3. В каком виде спорта есть конь, но это не животное?
  4. В каком виде спорта спортсмен спортсмену может сделать укол и чем?
  5. В каких видах спорта место игры разделено сеткой?
  6. Для чего спортсменам нужна яма с песком?
  7. В каких видах спорта у спортсмена на голове должен быть шлем?

 Өч батырның киңәше: “Кеше көчле булу өчен сполрт белән шөгылләнергә тиеш. Көч кешенең сәламәтлеген ныгыта.”

  • Ә хәзер юлны дәвам итәбез.
  • (түгәрәк буенча атлыйлар)

Юлга чыгабыз сәяхэткә

Сәламәтлек артыннан

Алда куп каршылыклар

Авыр да булыр юллар.

  • Мин тагын утрау күрәм ,ләкин монда чокыр бар, шул чокырны сикереп үтәргә кирәк.
  • Бу утрауда Смешариклар яши икән. Менә мондый сандык калдырганнар.
  • Ничек уйлыйсыз, аның эчендә нәрсә бар микән?(балалар җавабы). Әйдәгез,карыйк эле.Бу нәрсә? (сәгат)
  • Сәгат ни өчен кирәк? Вакытны белү өчен,кайчан уянырга,юынырга, иртәнге, кичке ашларны сәгат ничәдә ашарга . Сәгат көндәлек реҗимны төгәл үтәр өчен кирәк.
  • Смешариклар безгә мондый бирем тәкдим итәләр.

(Д/уен: “Тәртип буенча тезеп чык һәм сөйлә”)

Киңәш: (“Көндәлек реҗим- безнең сәламәтлегебезнең тугры булышчысы”)

Дә вам итәбез.

(түгәрәк буенча атлыйлар)

Юлга чыгабыз сәяхэткә

Сәламәтлек артыннан

Алда куп каршылыклар

Авыр да булыр юллар.

-Монысы нинди утрау икән?

Что за гость нас здесь встречает?

Как зовут его, узнай.

А для этого загадку поскорее отгадай.

Приходи к нему лечиться

Зверь любой, любая птица.

Всем помочь он поспешит,

Добрый доктор…

  • Айболит безгә хат калдырган.

Хат: Кадерле балалар” Мин беләм сез “Неболейка” илен эзлисез.Мин сезгә ярдәм итәрмен, әгәр дә сез могҗиза агач үстерсәгез”.

-Балалар, сез нәрсә ашарга яратасыз?

-Кайсылары файдалы?Мин сезгә кагыйдәләр укыйм, минем белән килешсәгезяшел яфрак ябыштырасыз,килешмисез икән- кызыл яфрак.

Уен:” “Сәламәтлек бакчачылары”

  • Без сезнең белән булдырдык. Тагын бер киңәш булды: “Һәрвакытта да истә тотызыз, сәламәтлек өчен витаминлы азык кирәк”.
  • Мин сезгә бер серне ачам.Карагыз безнең таҗлардан нинди чәчәк төзеп була?(канәфер) Димәк без “Неболейка” иленә килеп җиткәнбез.
  • 1 таҗ ...
  • 2 таҗ..
  • 3 таҗ...
  • 4 таҗ...

Ләкин нишләптер безнең чәчәгебез килеп чыкмый.Күз белән генә йөртеп төркемнән эзлик эле.

-менә ул безнең соңгы таҗыбыз.. Бер беребезгә карадык. Ни өчен елмаясыз? Нинди кәеф сездә? (яхшы кәеф)

-Соңгы таҗның исеме дә – Яхшы кәеф .

Хәзер чәчәгебез җыелды. Бу –сәламәтлек чәчәге. Ул бер үзе генә түгел, ә янында күпме чәчәк. Иснәп карагыз әле.

-Нинди ис килә?(сарымсак,суган исе)

-Сарымсак, суган исе барлык вирусларны да куркыта.

-бу матур чәчәкләрне төркемгә куярсыз,һәм сезгә бернинди дә вирус, микроб кагылмас.

-Булдырдыгыз,балалар. Менә хәзер сез ничек сәламәт булырга һәм аны ничек сакларга икәнен беләсез инде.

-өйгә кайткач кемгә сөйләрсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ОД в старшей группе по познавательно – исследовательской деятельности по экспериментированию в старшей группе Тема: «Снег и лед». Воспитатель: Колчева Н.В. МАДОУ ЦРР Д/С №4; г. Кропоткин

Конспект ОД в старшей группе по познавательно – исследовательской деятельности по экспериментированию в старшей группе и презентация по ознакомлению с окружающим миром по  теме: «Снег и...

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на тему «Совушка» План - конспект

НОД по рисованию во второй младшей группе по потешке «Огуречик, огуречик». НОД в средней группе по рисованию по потешке «Сорока, сорока» План – конспект НОД в старшей группе по рисованию на т...

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природой в старшей группе.

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природойв старшей группе....