Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның дөрес тукланулары
консультация

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Консультация для родителей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dores_tuklanu.docx22.88 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә  яшьтәге балаларның

дөрес тукланулары

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.

Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Дөрес туклануның төп нигезе булып өч принцип тора:

- ризык белән кергән энергиянең кеше тарафыннан сарыф ителгәне белән бертигез булуы;

- азык матдәләренең сан, күләм ягыннан организмның ихтыяҗын канәгатьләндерүе;

- режим белән туклану.

Симерү белән интегүче яки аңа сәләтле кеше түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш: көненә 4-5 мәртәбә, күп күләмдә, калориягә бай булмаган ризыклар ашагыз (яшелчәләр, баллы булмаган җиләк-җимеш, балык, сөт һәм сөт продуктлары, йомырка, майсыз ит). Ашыкмыйча, озаклап чәйнәгез; төрле тәмләткечләр, тозлы, камыр һәм кондитер эшләнмәләре, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз; ризык әзерләү өчен үсемлек майларын файдаланыгыз; түбән калорияле, витаминнарга һәм минераль тозларга бай булган арыш ипие (50-100 грамм) белән чикләнегез; ризыкларны төрләндерегез; пепси-кола, фанта, лимонад кебек балландырылган эчемлекләрдән тулысынча баш тартыгыз; шикәрне бик аз күләмдә кулланыгыз. Аның тешләрне бозу сыйфаты күпләргә билгеле булса да, тик менә организмның шикәрне эшкәрткәндә В1, В2 витаминнарын сарыф итүен бик азлар белә. Көненә 4 кисәк шикәр куллану да җитә; тоз куллануны да чикләгез. Аның күләме көненә 10-12 граммнан да артмасын. Моңа ашамлыкларда булган тозның күләме дә керә. Тоздан баш тарта алмыйсыз икән, аны соя соусы белән алыштырыгыз; азыкны билгеле бер күләмдә кабул итәргә кирәк: артык күп тә, тамак туймаслык та булмасын. Тамак туймау хисе тән авырлыгын нормага салуга комачаулык итә; ризык кабул иткәннән соң ял итмәгез. Кичке ашыгызны бик соң ашамаска тырышыгыз. Йоклар алдыннан бер стакан сөт яки кефир эчегез; кичке аштан соң аз гына саф һавада йөреп керү бик файдалы булачак; атнага бер тапкыр булса да авырлыгыгызны контрольдә тотыгыз; атнасына бер-ике тапкыр ашауны киметү көннәре үткәрегез.

Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә еш очрый торган авыруларның берсе - алиментар дистрофия (аксым калориясе җитмәү), авитаминоз (цинга, рахит, пернициоз анемия), симерү, диабет, үт куыгына таш утыру, атеросклероз һ. б. Күп кенә алга киткән илләрдә симерү чиренең артуы күзәтелә. Бу - шулай ук ризыкны дөрес кулланмау нәтиҗәсе. Симерү йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгара, шикәр чире, төрле органнарга ташлар утыруга этәрә. Май катламы калын булган кешеләргә операция ясау катлаулана, яралар озак төзәлә, хатын-кызларга йөклелекне кичерү, бала табу кыенрак бирелә.

Һәркем өчен дә туклану рационында махсус катнашмалы ризыкка карый, табигый азыкны күп куллану файдалы. Витаминнарга бай продуктны организм җиңелрәк үзләштерә. Ә иң күп витаминнар - алдан эшкәртелмәгән натураль ризыкларда.

А төркеменә керүче витаминнар диңгез ризыкларында, бавыр, сыр, йомырка, кишер, цитрус җиләк-җимешләрдә күп.

В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, кайбер җиләк-җимештә, яшел яшелчәләрдә бар.

Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә.

Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, груша, алма орлыкларында бар.

С витаминына исә нигездә җиләк-җимеш, яшелчәләр бай. Аеруча ул сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була.

Гадәттә витаминнар турында кешеләр авырый башлагач кына уйлый. Организмыгызны мондый чиккә китереп җиткереп, сәламәтлегегезгә зыян китермәгез.

Дөрес туклану серләре

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Иртә - организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта бала көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.

- Чынлыкта исә иртәнге аш злаклардан – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән –(витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.

Ботка, мәсәлән, балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә,файдалы да, җиңел дә, туклыклы да! Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк. Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулай ук сөттә пешкән геркулес, манный ярмасы пешерергә мөмкин. Сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий, А, Д, В2 витаминнары белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай. Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшчәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмында кальций җитешми башлый. Ә бу исә балаларның – рахит, үсмерләрнең һәм өлкәннәрнең остеопороз белән авыруына китерә, сөякләрнең ныклыгын какшата. Әти-әниләр балаларын тукландыруда еш кына хаталар җибәрә. Моңа гаиләнең матди хәле дә түгел, ә ата-ананың дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләрен белмәве сәбәп булып тора. Кайбер ризыклар бала организмына нык зыян китерергә мөмкин. Аларны нәрсә белән алмаштырып була соң? Дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләре. Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш. Шул очракта гына бала үсеше һәм сәламәтлелеге өчен кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленеп ашатылырга тиеш. Тәүлекнең беренче яртысында кабул ителгән азык калорияләргә бай булса яхшы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрең  балаларының өй һәм балалар бакчасында сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту чаралары белән таныштыру....

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Консультация для родителей "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын ничек үстерергә?

Развитие познавательной активности у детей дошкольного возраста....