Салкын су, чиста су
проект (младшая группа)

Аглямова Розалия Хамитовна

1.Балаларга аңларга ярдәм итү:

·                            Су сыек һәм каты халәттә булырга мөмкин:салкында ул ката, җылыда боз эри (превращается в воду), җәй көне яңгыр ява, кыш көне -кар,кар җылыда эри (превращается в воду);

Суда шикәр комы,тоз, гуашь эри, ком – эреми;

·                            Суның исе юк, төсе юк,ул - үтәкүренүчән;

·                            Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр тормышында суның роле.

2.Балаларның күзаллауларын ныгыту:

·                            Су салкын , кайнар, җылы була;

·                            Су ага, шаулый, түгелә, аны эчеп була, салып була, бер савыттан икенче савытка бушатып була.

3.Тәрбияче күрсәтмәләре буенча гади генә тәҗрибәләр ясарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Салкын су, чиста су28.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе  «Яңа Әлем балалар бакчасы»

                                                                Проект «Салкын су, чиста су»

Икенче кечкенәләр төркеме.

Проектның төре:  танып –белү, эзләнүле (познавательно-поисковый).

        Тәрбияче:Әгъләмова Р.Х.

Проект эшенең актуальлелеге

 ”Ни өчен?” -мондый балалар соравын без-өлкәннәргә бик еш ишетергә туры килә. Кечкенә баланың бу мәһабәт дөньяны үзе күңеле аша үткәреп танып беләсе,тотып һәм эшләп карыйсы килә. Ләкин без көндәлек тормыштагы ситуацияләрнең, сәнгать әсәрләренең, караган китапның, табигатьнең, кешеләрнең балалардагы тойгыларны формалаштыруга ни дәрәҗәдә тәэсир итүен бәяләп бетерә алмыйбыз. Тәрбияченең балаларны өйрәтү өлкәсендә яңа төр методлар кулланып эшләве мәктәпкәчә яшьтәге баланың дөнья белән кызыксынуын , эмоциональ сизгерлеген арттыра,бигрәк тә бу төр эшчәнлек балаларның шәхесен ,иҗади мөмкинлекләрен һәм танып-белүен үстерүгә юнәлтелгән булса. Практика күрсәткәнчә, проект алымы хәзер бик актуаль һәм нәтиҗәле. Балалар белән өлкәннәрнең үзара бердәм эшчәнлеккә нигезләнгән проект эше балаларның күнекмәләрен ныгыта, тирә- юньне "ачарга”, тиз һәм тирәнтен танып белергә ярдәм итә. Балаларның проект барышында алган белемнәренә, күзәтүләренә, алган тәэсирләренә, баланың шәхси тәҗрибәсенә таянып, без үзара хезмәттәшлек атмосферасы булдырырга омтылабыз. Бары тик һәр баланы конкрет иҗади эш белән кызыксындырып, ул баланың кызыклы фикерләрен , башлангычын (инициатива)яклап чыгып кына проблемаларны җиңеп була .Проект алымының нәтиҗәлелеге тагын шунда, әле ул балага үзенә үк тәҗрибә ясауда катнашырга ,үз фикерен курыкмыйча әйтергә, якларга , һәм алган белемнәрен кайсы да булса эшчәнлектә кулланырга ярдәм итә .

  Экология ул – матурлык, сәламәтлек, танып белү, аралаша һәм күзәтә белү күнекмәләренең җыелмасы.

Ә экологик тәрбиянең төп бурычы –ул балаларда кешелеклелек хисләре, табигатькә ,үзенә , кешеләргә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм тоя белү күнекмәләре бирү, беренче чиратта үзенең тәртибенә һәм кылган гамәлләренә җаваплы була алу хисләре тәрбияләү. Менә шуларны күздә тотып, мин балаларны кече яшьтән үк, кызыксынырга, күзәтергә, тәҗрибәләр үткәрүдә катнашырга өйрәтәм. Мәктәпкәчә кече яшьтән үк алар үсемлекләрне, хайваннарны танып белергә, гомумән, тере табигатьне өйрәнеп, аның күп төрле һәм бер-берсе белән бәйләнештә булуын өйрәнәләр. Балалар миңа "Ни өчен карны ашарга ярамый?”,”Су нинди төстә ул?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.Ни өчен нәкъ менә шулай соң? Ә башкача түгел? Һәм менә шуннан соң кызыклы да, мавыктыргыч та булган тәҗрибәләребез башланды. Мин үземә проект төзү, аны тормышка ашыру юлларын билгеләү бурычын куйдым . Проектымны балалар исеменнән,"Мин белергә телим”дип атадым. Ни өчен проектмы? Чөнки проект эшчәнлеге вакытында балалар төрле күзәтүләр алып бара, матур әдәбият белән таныша, эксперимент –тәҗрибәләрдә катнаша, музыка тыңлый, уйный, рәсемгә төшерә,әкиятләр уйлап чыгара.Һәм барысы да шул бер нәтиҗәгә ирешер өчен.

Проектның бурычы: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү, балаларның абструктив, иҗади һәм логик фикерләүләрен үстерү. Проектның максаты: - Кече яшьтәге балаларны карның, суның үзлекләре, халәте белән таныштыру, тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның игътибарын, хәтердә калдыру һәм уйлау сәләтен, тирә- юньне күзаллавын үстерү; кар суы һәм чиста су турындагы күзаллауларын киңәйтү ,сөйләм телен камильләштерү; суны юк-барга әрәм-шәрәм итмәү кебек сакчыллык кагыйдәләренә төшендерү ,баланы үзен табигать дөньясының аерылгысыз бер өлеше итеп санарга күнектерү.

Проектны тормышка ашыру срогы: февраль, март, апрель.

Проект эшчәнлегендә катнашалар: тәрбияче,балалар, тәрбияче ярдәмчеләре

Задачи проекта:

1.Балаларга аңларга ярдәм итү:

  • Су сыек һәм каты халәттә булырга мөмкин:салкында ул ката, җылыда боз эри (превращается в воду), җәй көне яңгыр ява, кыш көне -кар,кар җылыда эри (превращается в воду);

Суда шикәр комы,тоз, гуашь эри, ком – эреми;

  • Суның исе юк, төсе юк,ул - үтәкүренүчән;
  • Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр тормышында суның роле.

2.Балаларның күзаллауларын ныгыту:

  • Су салкын , кайнар, җылы була;
  • Су ага, шаулый, түгелә, аны эчеп була, салып була, бер савыттан икенче савытка бушатып була.

3.Тәрбияче күрсәтмәләре буенча гади генә тәҗрибәләр ясарга өйрәтү.

Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе: Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта;. Балаларның уеннарда ,шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә; Проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; Ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар белән баетыла; Ата-аналарның балаларының бакчадагы эшчәнлеге белән кызыксынуы арта . Балаларда суны әрәм-шәрәм итмәү теләге уяна

Проектның үсеш перспетивасы:

  • Күзәтүләр кышкы һәм язгы табигатьтәге үзгәрешләр б-н бәйләп алып барыла;

Алдан әзерлек эшләре.

1. Проектның темасын, максатын, бурычларын билгеләү.

 2. Проект эшчәнлегендә катнашучыларны билгеләү.

3.  Проектны  режимда тормышка ашыру вакытын билгеләү.

4.  Тема буенча таблицалар, шигырьләр, видеофильмнар, презентацияләр әзерләү.

5.Кирәкле җиһазларны барлап кую.

6. Темага кагылышлы әдәбиятны, материалларны җыеп кую.

7.Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып белемнәрен ачыклау.

8.Диагностиканың сорауларын билгеләү,нәтиҗәләрне барлау.

9.  Проект буенча әти-әниләр һәм балалар белән эш метод һәм алымнарын билгеләү.

Кулланылган әдәбият:

· Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру (балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланма) Казан 1997. · М.А. Васильева, В.В. Гербова, Т.С. Комарова Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы, Мәскәү 2006.

 · Управление ДОУ №2 2005г.

 · Управление ДОУ №3 2007г.

Җиһаз:

чиләк, тас, стаканнар, чынаяклар, банкалар, бокаллар, тәлинкәләр, пипеткалар, салфеткалар, уенчыклар: куян, тиен, аю, җәнлекләр өчен күчтәнәчләр: кәбестә, кишер, күркә, төсле бозлар, кар, боз, шикәр комы, ком, тоз, гуашь, сабын күбеге, бау,курчак, пелёнка, клеёнка, фартук, кулчатыр, сабын, курчак киемнәре, кәгазь көймәләр.

 

Төрле эшчәнлекләр аша проектны тормышка ашыру схемасы.

Проектның үтәлеш этаплары.

I этап. Әзерлек.

 

Февраль

1. Проектны төзү.

2. Проектны төзүгә әзерлек.

3.  Проект темасы буенча диагностика үткәрү.

2 этап.  Төп .

 

Февраль

1 атна

Көннең беренче яртысы.

Саф һавада карны күзәтү «Кар –нинди ул?»

Максат: балаларның кар үзлекләре турындагы күзаллауларын ачыклау: ак, салкын, сибелүчән, йомшак; карны ашарга ярамый.

 Кисеп-ябыштыру  “Кар бөртеге”.

Көннең икенче яртысы.

Эзләнү эшчәнлеге.

«Кар ул  – су».

Максат: җылыда карның суга әйләнүен күрсәтү, ул -ак, ләкин ул пычрак, моны  эрегән суда күрергә мөмкин.

 

2 атна

Иртән .

Юынганда су турында шигырь укыла.

Сораулар:

1. Балалар нәрсә эшлиләр?

2. Нәрсә б-н юыналар?

3. Су нинди?

4. Нәрсә эшли су? (течет из крана)

5. Ни өчен без юынабыз?

Тәрбияче йомгаклап нәтиҗә ясый: су кешегә юыныр өчен , чиста булу өчен, авырып китмәс өчен кирәк, суны сакларга кирәк.

 Көннең икенче яртысы.

Тәрбиченең хезмәтен күзәтү һәм хезмәт йөкләмәләрен үтәү: уенчыкларны юу.

Максат:  балаларга суда сабынның күбекләнүен күрсәтү, һәм уенчыкларны юганнан соң чистаруына төшендерү.

Көннең икенче яртысы.

Эзләнү эшчәнлеге.

Су агышын күзәтү.

Максат: суның үзлекләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү: ага, шаулый, чәчри, тама.

 

3 атна.

иртән.

Тәрбияченең бүлмә гөлләрен тәрбияләгәнен күзәтү һәм аңа ярдәм итү максатыннан хезмәт йөкләмәләрен үтәү.

Максат:бөтен тереклек ияләренең судан башка яши алмаулары турында балаларнның күзаллауларын булдыру: үсемлекләр корый, яфракларын коя;ә  су сипкәннән соң , алар төсләрен үзгәртә, караңгы төстә була; бөтен тереклек су ярата, аны пычратырга ярамый.

Сораулар:

1. Мин нәрсә эшлим?

2. Нәрсә б-н су сибәм?

3. Су нинди?

4. Ни өчен бүлмә гөлләренә су сибәләр?

Нәтиҗә: су бүлмә гөлләренә кирәк, без бүлмә гөлләренә су сипмәсәк алар үләчәк

Көннең икенче яртысы.

Эзләнү эшчәнлеге: «Салкын, җылы, кайнар су».

Максат:Балаларның суның салкын, җылы, кайнар булуы турындагы күзаллауларын ачыклау(это можно узнать, если потрогать воду руками).

 

4 атна.

Иртән .

Виделфильм карау. Хайваннар тормышында суның әһәмияте.

Сораулар :

1. Хайваннар кайда яши?

3. Алрга нәрсә кирәк?

Нәтиҗә: судан башка җәнлекләр үлә.

 

Көннең икенче яртысы.

Эзләнү эшчәнлеге: « Су-үтәкүренүчән».

Максат:суның үзлекләре б-н таныштыруны дәвам итү: үтәкүренүчән.

Логоритмическое занятие «Путешествие маленькой капли».

 

Март.

1 атна.

Иртән .

Тәрбияче ярдәмчесе  хезмәтен күзәтү: апа ничек савыт саба юа.

1. Апа нишли?

2. Нәрсә б-н савыт-саба юа?

3. Су нинди?

4. Су нишли? (льется из крана)

нәтиҗә: савыт саба юу өчен дә кешегә су кирәк, суны сакларга кирәк.

 

Көннең икенче яртысы.

Эзләнүле эшчәнлек: «Суның исе юк, төсе юк».

Максат: балаларга суның төсе, исе турында белемнәр бирү.

 

2 атна.

Иртән.

Тәрбияче ярдәмчесе  хезмәтен күзәтү:иртәнге аштан соң тәрбияче ярдәмчесенең идән юганын күзәтү.

1. Чиләктә нинди су?

2. Апа нишли?

3. Нәрсә б-н идән юа?

4. Җыештырганнан соң су нинди булды?

Нәтиҗә: су кешегә бүлмә идәннәрен юу өчен кирәк.

Көннең икенче яртысы.

Эзләнүле эшчәнлек: «Суда нәрсә эри».

Максат:суда шикәр комы, тоз,  гуашь, комның эрүчәнлеген күзәтү.

Әти-әниләр б-н эш: өй шартларында балага, ашарга әзерләү , кер юу,бүлмәне җыештыру , бүлмә гөлләренә су сибү, юыну өчен су кирәклеген күрсәтү.

 

3 атна.

Иртән.

Матур әдәбият б-н танышу.

Чтение стихотворений: А Барто, П. Барто «Девочка чумазая», А. Босев «Дождь», З. Александрова «Купание», К. Чуковский «Мойдодыр», В. Маяковский «Что такое хорошо и что такое плохо, потешки «Дождик, дождик, пуще»;

рассказов В. Бианки «Купание медвежат», Л. Воронкова «Снег идет»;

рассказывание сказки «Лиса и заяц».

 

Көннең икенче яртысы.

Эзләнүле эшчәнлек: «Суда нәрсә йөзә».

Максат:суның үзлекләре турындагы белемнәрен арттыру:

Җиңел уенчыклар суда йөзә , ә авырлары бата.

Уен «Капитаннар» (пускание бумажных корабликов).

 

4 атна.

Иртән.

Дидактик уен «Курчакны юындырыйк».

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: кемгә һәм ни өчен су кирәк, суның үзлекләре: чиста, җылы, салкын, кайнар, ага.

 

Көннең икенче яртысы .

Йомгаклау эшчәнлеге.

Тема: «Су һәм аның үзлекләре».

 

Әти –әниләр б-н эш.

Консультацияләр: «Вода! Нельзя сказать, что ты необходима для жизни – ты сама жизнь», « Әкият «Как люди речку обидели»».

 

апрель.

1 неделя.

иртән.

Саф һавада күзәтү «Күлдәвекләрдә- боз».

Максат: суның үзлекләре б-н таныштыруны дәвам итү: салкында су туңа, бозга әйләнә; боз салкын һәм каты, шома, , акмый, уалучан – аны ватып була,(если ударить чем-нибудь твёрдым).

 

Көннең икече яртысы.

Эзләнүле эшчәнлек «Боз-ул су».

Максат::җылыда боз суга әйләнә.

Күңел ачу: «Урман маҗаралары ».

 

2 атна.  

 1 атна.

иртән

  Сулыкларда, бассейнда,   ваннада,  душта  юыну турындагы иллюстрацияләр карау.

Макса: суның кеше тормышынлагы роле турындагы күзаллауларны баету, суга карата сак караш тәрбияләү

Көннең икенче яртысы.

Эзләнүле эшчәнлек: «Төсле бозчыклар ясыбыз».

Максат:суның үзлекләре б-н таныштыру:су төсле булырга мөмкин, әгәр гуашь салсаң, салкында төсле су ката, төсле бозга әверелә.

3 атна.

Иртән.

Күңел ачу уеннары «Сабынлы күбекләр очыру».

Белем бирү эшчәнлеге «Тамчыкай сәяхәте».

 

Көннең икенче яртысы.

Тәрбияченең хезмәтен күзәтү:курчак киемнәрен юу.

Цель:кеше тормышында суның роле турындагы балаларның күзаллауларын һәм белем – күнекмәләрен арттыру: киемнәрне юу өчен кирәк; суда сабын күбекләнә, һәм юыла аның пычрагы бетә ул чистара.

Күңел ачу «Сабынлы күбекләр бәйрәме».

 

4 атна.

Көннең беренче яртысы .

•         Тәрәзәдән яңгыр яуганын күзәтү.

•        Х/у: «Кояш һәм яңгыр»

•        Кисеп - ябыштыру элементлары б-н рәсем   ясау«Яңгыр».

•        Саф һавада яңгырдан соң барлыкка килгән күлдәвекләрне күзәтү.

Көннең икенче яртысы.

Эзләнү эшчәнлеге.

Балаларның уеннары «Ком һәм су»

Максат: аңлатмаларны ныгыту: су- ага, ул сыек, ком- коела, ул сибелүчән .

 

3 этап.  Йомгаклау.

Март

1. Проект буенча диагностика.

2. Проектның презентациясе.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Буранлы кыш, салкын кыш

Стихи озиме на татарском языке...

Салкын тиюне ничек кисәтергә.

Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары бе...

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Салкын Кыш

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе...

Салкын кыш

Конспект о зимней прогулке в старшей группе....