"Балалар сәламәтлеген ныгытып"
консультация (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Консультация для родителей на татарском языке по оздоровлению детей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МББМБУ «ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

«Кояшкай» балалар бакчасы»

Балалар  сәламәтлеген  ныгытып.

               (әти-әниләр  өчен  консультация)

Автор: Iнче кв. категорияле тәрбияче

Гыйлаҗиева Эльза Габделхак кызы

 

 

 Бала тәрбияләү – гаять зур әһәмиятле эш. Ә иң кирәклесе – баланың сәламәт булып үсүе. Бала гомеренең беренче елларында күнегүләрнең  иң зур юлын үтә: сәламәтлеккә нигез салына.

   Физик тәрбиянең бурычы – балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның төп хәрәкәтләрен үстерү – гигиена шартлары, куелган көн тәртибе, туклану, балаларның организмын чыныктыру, хәрәкәтләрне үстерү өчен  махсус занятиеләр үткәрү һәм уеннар оештыру ярдәмендә тормышка ашырыла.

   Балаларның уеннары, ашау, йоклау, прогулка  сәгатьләре билгеләнгән вакытта режим белән үткәрелергә тиеш. Бу – балаларның организмын билгеле ритмга гадәтләндерә, аларның сәламәтлеген ныгыта.

     Гигиена күнекмәләре тәрбияләү – бик мөһим мәсъәлә, ул ата-аналардан түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Гигиена тәрбиясенә баланы кечкенәдән үк өйрәтә башларга кирәк, шул чагында гигиена күнекмәләре гадәткә әйләнә.

     Баланың иртәнге гимнастика ясавын, йокларга ятар алдыннан аягын юуын, киемен карап йөртүен, билгеле бер вакытта ашавын тикшереп торучы ата-аналар балада төгәллек тәрбиялиләр, аны тәртипкә өйрәтәләр.

     Гигиена  тәрбиясе бер үк вакытта эстетик тәрбия дә була. Шапшак нәрсә матур була алмый. Баланың чәчен, тешләрен карарга, тәнен, киемнәрен чиста тотарга, өйдә чисталык сакларга өйрәтү белән, ата-аналар әкренләп балаларда матурлыкка омтылыш  һәм аңа мәхәббәт тәрбиялиләр.

   Ничә яшьтә булуына карамастан, баланы режимга өйрәтергә кирәк. Дөрес  оештырылган көндәлек режимның балаларны үстерүдә аларның  сәламәтлеген ныгытуда әһәмияте бик зур. Режимга күнеккән баланың билгеле бер вакытта  ашыйсы килә, аппетиты яхшы була, физик һәм психик яктан дөрес үсә. Көндәлек режим – баланың яшен исәпкә алып төзелгән хезмәт, ял, туклану кагыйдәләре ул.

   Балалар  өчен физик тәрбиянең иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч төре –

с п о р т. Чаңгыда шуу, велосипедта йөрү, йөзү – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә мөмкин нәрсә.

   Баланы физик тәрбияләүнең төп максатларыннан берсе – аның организмын  һава температурасы үзгәрешләренә чыдам итү, аны чыныктыру.

Чыныктыруның иң ансат ысулы – һава ваннасы алу. Аны тышта, һавада үткәрәләр. Һава тән тиресенә турыдан-туры тәэсир итсен өчен, җылы көннәрдә баланы трусик һәм майкадан һәм яланаяк йөртергә кирәк.

     Физкультура, спорт белән шөгыльләнгән баланың авырлыгы, күкрәк читлегенең үсеше, мускуллары спорт белән шөгыльләнмәгән балага караганда күп өстен була. Бала никадәр күп хәрәкәтләнсә, мускуллар шулкадәр яхшырак була. Күп хәрәкәтләнүдән, йөгерүдән, сикерүдән балага бернинди зарар булмый, чөнки  ул аны бик теләп башкара.

 

     Физик күнегүләр вакытында балаларда төгәллек, гаделлек, иптәшлек хисе, бер-береңә ярдәм, кыюлык, тотнаклык, мөстәкыйльлек  тәрбияләнә. Физик яктан чыныккан балалар теләсә нинди хезмәтне башкарырга сәләтле булалар. Шуңа күрә гаиләдә дә, балалар бакчасында да физик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирик.

 

    

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар сәламәтлеген ныгытып (әти-әниләр өчен консультация).

Әти-әниләргә киңәшләр, тәкъдимнәр әйтелә.  Режимны үтәү балаларның сәламәтлегенә зур йогынты ясавы турында билгеләп үтелә. Физик тәрбия бирүнең, спортның да зур әһәмияткә ия булуына игътибар ител...

Әти-әниләр өчен консультация “Балалар сәламәтлеген ныгытып”.

Әти-әниләр  өчен  консультация“Балалар  сәламәтлеген  ныгытып”....

"Балалар сәламәтлеген ныгытып"

Выступление на родительском собрании...

Балалар сәламәтлеген ныгытып.

Консультация для родителей...

Консультация: “Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы”

ldquo;Балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау торышы&rdquo...

Балалар сәламәтлеген ныгытып. (әти-әниләр өчен консультация)

Физик тәрбиянең бурычы – балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның төп хәрәкәтләрен үстерү – гигиена шартлары, куелган көн тәртибе, туклану, балаларның организмын чыныктыру, хәрәкәтләрне үст...