Хәлләр. Урын хәле.
методическая разработка (7 класс) по теме

Платонова Дамира Данияловна

разработка урока 7 класс по татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hllr.docx50.2 КБ
Файл obst._mesta.pptx121.79 КБ

Предварительный просмотр:

 Платонова Дамира Данияловна,  Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле   һәм әдәбияты укытучысы

 Тема: Хәлләр. Урын хәле.

Максат: укучыларны җөмләнең иярчен кискләре белән таныштыруны дәвам итү; хәл төркемчәләре турында мәгълүмат бирү; урын хәле турында төшенчә бирү; укучыларның сөйләм телен үстерү; туган ягың кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал, җиһазлау:  проектор, экран, тест сораулары;  8нче рус сыйныфының татар төркеме өчен дәреслек.

  Дәрес башы:

I.  Оештыру өлеше.

-  Исәнләшү.

Эшкә уңай халәт булдыру.

II. Актуальләштерү.

Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

1.Тест сорауларына җаваплар алу.

1)Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?

а) җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдерә һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүзләр;

ә) уй-фикерне хәбәр итә торган сүз;

б) җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән сүз.

2) Җөмләнең  баш кисәкләре…

а) сыйфат, алмашлык;

ә) ия, хәбәр;

б) рәвеш, сан.

3) Нинди кисәкләр иярчен кисәкләр  дип атала?

а) фигыльгә ияреп килгән кисәкләр;

ә) исемне ачыклап килгән кисәкләр;

б) баш кисәкне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр.

4) Аергыч ачыклап килгән сүз ничек атала?

а) ачыкланмыш;

ә) төп сүз;

б) аерылмыш.

5) Тәмамлык кайсы сүз төркемен ачыклый?

а) сыйфатны;

ә) фигыльне;

б) исемне.

6) Тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелә?

а) исем яки исем мәгънәсендәге башка сүзләр белән;

ә) исем, сыйфат, алмашлык;

б) фигыль.

Тикшерү  Экранда

Җаваплар:          1.а)     2ә) 3 б) 4 б) 5 ә) 6 а)

Параллель рәвештә:

-- 2  укучыга җөмләләр язылган карточкалар бирелә.

                                   

КАРТОЧКА

Җөмләнең баш кисәкләрен, аергыч һәм тәмамлыкны табарга.

Тынычлык булган җирдә, илдә генә кешене сөендерерлек яңа үсешләр, яңа ачышлар, омтылышлар күзәтелә.

1990 нчы елда республикабызда «Хәтер» китабын нәшер итә башладылар.

- Калган сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

- Кайсы сүзгә иярә?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Таблица буенча хәлләр турында мәгълүмат бирү.

-

?             - Нинди җөмлә кисәге хәл дип атала?

?            -Кагыйдәне балалар чыгара.

***     Дәреслектән уку. 76 нчы бит.

+  Мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне 8 төргә бүлеп йөртелә:

Экранда таблица

                хәлләр

урын

вакыт

рәвеш

күләм

сәбәп

максат

шарт

кире

***   Урын хәле турында төшенчә бирү

120 нче күнегү нигезендә аңлату.

Бирем:   Өзекне укыгыз. Кайда? кайдан? кая? сорауларына җавап бирә торган кисәкләрне (алар кара хәрефләр белән бирелгән) үзләре ияргән сүз белән язып алыгыз. Үрнәк нигезендә тикшерегез.

Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләр – урын хәлләре.

Ачыкларга:

- Урын хәле җөмләнең кайсы кисәген ачыклый?                                    Фигыльне

 - Нәрсәне белдерә?                                   Эш-хәлнең (процессның) булу урынын 

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

Карточкалар белән эшләү

Күчереп языгыз, урын хәлләренең астына сызыгыз, сорауларын җәяләр эчендә  билгеләгез.

  1. Сугышта (кайда?) булып арыслан,                                 у.-в. к.ис.

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә (кайда?)  дан алган                           у.-в. к.ис.

Һәр ветеран – чын каһарман.

  1.  Озатып вокзаллар каршында (кайда?)  ,                у.-в. к.ис.

Маңгайдан (кайдан?) үптеләр аналар.                         Ч. к.ис.

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

  1.  Күпләр башын салды изге яуда (кайда?)  ,            у.-в. к.ис.

Кайталмады туган ягына (кая?),                                Ю.К. ИС

Теләсә дә аяк баса алмады

Җиңүдән соң тормыш язына (Кая?) .                                      Ю.К. ИС .

  1. Бирем.    Укытучы укыган тексттан урын хәле + ул ияреп килгән сүзләрне язып алырга.

 22 июнь. Кырык бердә 

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Онытырга мөмкинме соң, мөмкинме? 

 

Ерткыч фашист килә ил өстенә 

Кол итәргә илем кешесен.

Тез чүккәнче – басып җан бирербез

Туган ил һәм азатлык өчен.

  1. Статистика мәгълүматларына караганда, 1941 нче елда мәктәп бетергән укучыларның үзләре теләп сугышка киткән җиреннән 3% ы гына исән-имин әйләнеп кайта. Димәк,  иленнән аерылган 100 егетнең 3 есе генә исән калган дигән сүз бу. Дәһшәтле сугыш елларында олылар белән янәшә балалар да көрәшә. Кырларда башак , урманда дару үләннәре җыйганнар, госпитальдә яралы солдатларны тәрбияләргә булышканнар, сугышка киткән абыйлары, әтиләре урынына станок артына басканнар. Аларның батырлыгы искиткеч.

V.  Йомгаклау.  Таблицадан файдаланып теманы кабатлау.

VI. Өй эше.    1 вариант. «Онытылмас еллар» дигән темага инша язарга.

                  2 вариант. Әдәби әсәрләрдән урын хәлләре кергән 10 җөмлә язарга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: Хәлләр. Урын хәле.

Слайд 2

1.Тест сорауларына җаваплар бирү . 1) Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала ? а) җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдерә һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүзләр ; ә ) уй-фикерне хәбәр итә торган сүз; б) җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән сүз .

Слайд 3

2) Җөмләнең баш кисәкләре … а) сыйфат , алмашлык ; ә ) ия , хәбәр ; б) рәвеш , сан.

Слайд 4

3) Нинди кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала ? а) фигыльгә ияреп килгән кисәкләр ; ә ) исемне ачыклап килгән кисәкләр; б) баш кисәкне ачыклап , аңа ияреп килә торган кисәкләр .

Слайд 5

4) Аергыч ачыклап килгән сүз ничек атала ? а) ачыкланмыш ; ә ) төп сүз; б) аерылмыш .

Слайд 6

5) Тәмамлык кайсы сүз төркемен ачыклый ? а) сыйфатны ; ә ) фигыльне ; б) исемне ;

Слайд 7

6) Тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелә ? а) исем яки исем мәгънәсендәге башка сүзләр белән ; ә ) исем , сыйфат , алмашлык ; б) фигыль .

Слайд 8

КАРТОЧКА Җөмләнең баш кисәкләрен , аергыч һәм тәмамлыкны табарга . - Калган с ү з л ә р нинди сорауга җ авап бир ә ? - Кайсы с ү зг ә ияр ә ? 1. Тынычлык булган җирдә, илдә генә кешене сөендерерлек яңа үсешләр, яңа ачышлар , омтылышлар күзәтелә. 2. 1990 нчы елда республикабызда « Хәтер » китабын нәшер итә башладылар .

Слайд 10

хәлләр урын вакыт рәвеш күләм сәбәп максат шарт кире

Слайд 12

Карточкалар белән эшләү Күчереп языгыз , урын хәлләренең астына сызыгыз , сорауларын җәяләр эчендә билгеләгез. Сугышта ( кайда ?) булып арыслан , у.-в . к.ис . Ватанга җиңү яулаган , Тыныч хезмәттә ( кайда ?) дан алган у.-в . к.ис . Һәр ветеран – чын каһарман .

Слайд 13

Озатып вокзаллар каршында ( кайда ?) у.-в . к.ис . Маңгайдан ( кайдан ?) үптеләр аналар . Ч. к.ис . Тузанлы юллардан ( кайдан ?) үттеләр Ч. к. Дөньяны күрмәгән балалар .

Слайд 14

Күпләр башын салды изге яуда ( кайда ?) , у.-в . к.ис . Кайталмады туган ягына ( кая ?) , ю.к .ис . Теләсә дә аяк баса алмады Җиңүдән соң тормыш язына (Кая?) . ю.к .ис .

Слайд 15

Бирем . Укытучы укыган тексттан урын хәле + ул ияреп килгән сүзләрне язып алырга . 22 июнь. Кырык бердә Җиргә афәт килде ул көнне. Тарих каһәрләгән шушы көнне Онытырга мөмкинме соң, мөмкинме? Ерткыч фашист килә ил өстенә Кол итәргә илем кешесен . Тез чүккәнче – басып җан бирербез Туган ил һәм азатлык өчен .

Слайд 16

Статистика мәгълүматларына караганда , 1941 нче елда мәктәп бетергән укучыларның үзләре теләп сугышка киткән җиреннән 3% ы гына исән-имин әйләнеп кайта . Димәк, иленнән аерылган 100 егетнең 3 есе генә исән калган дигән сүз бу . Дәһшәтле сугыш елларында олылар белән янәшә балалар да көрәшә . Кырларда башак , урманда дару үләннәре җыйганнар , госпитальдә яралы солдатларны тәрбияләргә булышканнар , сугышка киткән абыйлары , әтиләре урынына станок артына басканнар . Аларның батырлыгы искиткеч .

Слайд 17

урын хәле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

"Кеше хэм анын яшэу урыны"

Сынлы сэнгатьтэн ачык дэрес...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Очрашу урыны - Казан (дәрес эшкәртмәсе)

8 нче сыйныфта татар теле дәресе....

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ УРЫНЫ БАР (Ф. Яруллин иҗатында тел-сурәтләү чаралары)

Теманың  актуальлелеге: телдән сөйләү тиз фикерләүне, кыска гына арада тиешле сүзне табуны сорый. Әгәр кешенең сүз байлыгы җитәрлек түгел , ярлы икән, аның уй-хисләрен аңлатырга сүзл...