Презентация "Мин- өйдә булышчы"(6класс)
презентация к уроку (6 класс) на тему

Рус төркемнәрендә "Мин- өйдә булышчы" бүлеген кабатлау өчен материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min-oyd_bulyshchy.pptx1.21 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мин-өйдә булышчы Столби ще урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлсинә Наил кызы

Слайд 3

[ ә ] -әни-әнигә-әнине-әнидән [ ү ] -чү-чүп-чүплә-чүпләмә [ ө ] -өй-өйгә-өйдә-өйдән [ к ъ ] -кар-кул-кош-кыз [ к ] -кә-күл-кил-көл

Слайд 4

Диалогны тыңла!

Слайд 5

Тест сорауларына жавапны тап 1. Марина кая бара? а ) мәктәпкә; б) кибеткә; в) китапханәгә. 2. Ул кибеттән нәрсә ала? а ) сөт, май; б) ипи, май; в) ипи,сөт 3. Маринаның гаиләсендә ничә кеше? а ) алты; б) биш; в) дүрт

Слайд 6

4. Марина әнисенә ничек булыша? а ) идән юа ,аш пешерә; б) тузан сөртә, кер үтүкли; в) тузан суырта, чүп чыгара 5. Апасы ничек булыша? а ) идән себерә,чүп чыгара; б) идән юа ,аш пешерә; в) тузан сөртә, энесен карый 6. Энесе ни өчен булышмый? а) ялкау; б) кечкенә; в) авырый

Слайд 7

Иптәшеңнең җавапларын тикшер (дөрес җавап өчен 1 балл куярга кирәк) 1. Марина кая бара? а ) мәктәпкә; б ) кибеткә; в) китапханәгә. 2. Ул кибеттән нәрсә ала? а ) сөт, май; б) ипи, май; в) ипи,сөт 3. Маринаның гаиләсендә ничә кеше? а ) алты; б) биш; в) дүрт

Слайд 8

4. Марина әнисенә ничек булыша? а ) идән юа ,аш пешерә; б) тузан сөртә, кер үтүкли; в) тузан суырта, чүп чыгара 5. Апасы ничек булыша? а ) идән себерә,чүп чыгара; б) идән юа ,аш пешерә; в) тузан сөртә, энесен карый 6. Энесе ни өчен булышмый? а) ялкау; б) кечкенә; в) авырый Ничә балл? _______

Слайд 9

Кирәкле сүзләрне куярга а) Марина __________бара. ә) Ул кибеттән __________________ ала. б) Маринаның гаиләсендә _________ кеше. в) Марина идән себерә,_____________________________, ә апасы идән юа,________________________. г) Энесе булышмый, чөнки ул ____________.

Слайд 10

Иптәшеңнең җавапларын тикшер (дөрес җавап өчен 1 балл куярга кирәк) а) Марина кибеткә бара. ә) Ул кибеттән ипи, сөт ала. б) Маринаның гаиләсендә биш кеше. в) Марина идән себерә, тузан суырта , ә апасы идән юа, аш пешерә . г) Энесе булышмый, чөнки ул кечкенә . Ничә балл? _______

Слайд 12

Төшеп калган репликаларны язарга - Марина, син кая барасың? - ... . - Кибеттән нәрсә аласың? - ... . - ... ? - Безнең гаиләдә биш кеше. - ... ? - Әтием, әнием, апам, энем һәм мин. - Син әниеңә ничек булышасың? - ... . - ... ? - Апам идән юа, аш пешерә, кер үтүкли. - Энең булышамы? - ... . - Марина, син бик эшчән кыз! - ... !

Слайд 13

Җавапларыгызны тикшерегез (дөрес җавап өчен 1 балл куярга кирәк) - Марина, син кая барасың? - Мин кибеткә барам. - Кибеттән нәрсә аласың? - Сөт, ипи алам. - Сезнең гаиләдә ничә кеше? - Безнең гаиләдә биш кеше. - Кемнәр алар ? - Әтием, әнием, апам, энем һәм мин. - Син әниеңә ничек булышасың? - Мин идән себерәм, тузан суыртам, чүп чыгарам. - Апаң ничек булыша? - Апам идән юа, аш пешерә, кер үтүкли. - Энең булышамы? - Юк, ул кечкенә . - Марина, син бик эшчән кыз! - Рәхмәт ! Ничә балл? _______

Слайд 14

Балларыңны сана һәм үзеңә билге куй: 16- 20 балл - ,,5”ле ; 12- 15 балл - ,,4”ле ; ... –11 балл - тырыштың

Слайд 15

Марина н әрсә ала? кая бара? гаиләсендә ничә кеше? ничек булыша? апасы ничек булыша? энесе ничек булыша? нинди кыз? Марина турында сөйләгез

Слайд 16

Өй эше. 1. “ Мин- өйдә булышчы” темасына хикәя язарга. 2. Тема буенча рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин өйдә булышчы"

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту. Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Укучыларда кешелеклелек, шәф...

План- конспект тема: "Мин өйдә булышчы"

Тема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6А. Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйлә...

Ачык дәрес "Мин- өйдә булышчы" (Кабатлау дәресе)

Тема буенча үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе.

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча  5 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресенә презентация....

Мин - өйдә булышчы.

5нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....

Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта....