"Мин өйдә булышчы"
материал (5 класс) по теме

Валитова Альфия Нурулловна

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту. Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 18.10_ach.doc411 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БӨГЕЛМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

АЕРЫМ ПРЕДМЕТЛАР ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНЕЛӘ ТОРГАН

3 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ  УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“Мин өйдә булышчы”дигән темага дәрес эшкәртмәсе

 5 сыйныф, рус төркеме өчен

                                                                                                                     

Вәлитова Әлфия Нурулла кызы

                   II квалификацион категорияле татар                

 теле һәм әдәбияты укытучысы

        

Бөгелмә, 2012

5сыйныф

(татар теле, рус төркеме)

Тема: “Мин өйдә булышчы”.

Дәреснең максаты:хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту. Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле”дәреслеге; мультимедиа, интерактив такта;

Дәреснең тибы: яңа материал өйрәнү

Дәреснең планы:

I.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Өй эшенең үтәлешен тикшерү

III. Актуальләштерү

IV. Яңа материал аңлату

V. Хикәя белән танышу

  1. сүзлек эше
  2. текстны уку
  3. сорауларга җавап бирү

VI.   Ял итү минуты

VII.  Яңа материалны ныгыту

VIII. Йомгаклау, рефлексия

IX.    Өйгә эш бирү

1 слайд .  

I.Кереш өлеш. - Исәнмесез, хәерле көн укучылар, хәерле көн мәктәбебез кунаклары! Менә яңа көн туды. Яңа матур көн тугач, без үзебезнең исән-сау булуыбызга сөенәбез. Әйдәгез, укучылар, бер-беребезгә ихластан бер елмаю бүләк итик. Менә шундый теләк-омтылышлар белән барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге татар теле дәресен  башлыйбыз.

II        Актуальләштерү.

-Укучылар, үткән дәрестә нинди темага сөйләшә башлаган идек?

-Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.(Спряжение глагола настоящего времени.

-Әйдәгез әле хәзер искә төшереп алыйк. Ике укучыны такта янына чакырам. Алар маркер белән тактада 2 сүз төрләндерәләр (  булыша,  себерә).3 укучыга индивидуаль карточкалар бирелә.

-Ә калган укучылар белән ишетеп аңлау күнегүләре эшләп үтик. Аудирование.

1.  Прослушайте и укажите словосочетание, лишнее в
логическом ряду.

Юына, урын җыя, кер юа, идән себерде, идән юа.

   2. Прослушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы,
если бы действия не происходили.

Бара,ала, укый, себерә, кайта, юа, җыя.

(бармый ,алмый, укымый, себерми, кайтмый, юмый,  җыймый)

Такта янында эшләгән укучыларның эше тикшерелә.

III        Яңа материал формалаштыру.

-Укучылар   бик   дөрес  әйттегез. Юам,  җыям,  себерәм  сүзләрен   кертеп   сөйләшкәч,   димәк   без  сезнең   белән    өйдә   зур   булышчы   булабыз.   Без   сезнең  белән   бүген   “ Мин  -өйдә булышчы   дип аталган    бүлекне өйрәнүгә   керешәбез.

- Әйтегез,  әле   сез   өйдә    әти-әниләрегезгә   ярдәм   итәсезме? Ничек  итеп   булышасыз? Нәрсәләр  эшлисез?  Шул   турыда  безгә   2 укучы   сөйләп   китәр. Чыгышларга    бергәләп бәя   бирербез.

2 слайд .Тактага карагыз эле.  Яңа сүзләр белән танышабыз.

Урын җыям - заправляю постель
Юына алам – могу умываться
Үзем- сам(а)
Торасың -встаёшь
Юынасың – умываешься

Сүзлекне  хор  белән укыйлар.

Ә хәзер безгә Гафурова  Аделин а  “ Хәерле  иртә” шигырен сөйләп  китәр.

-Ә сез укучылар  аны игътибар белән тыңлагыз һәм  шигырьдәге герой кемнәргә хәерле иртә тели икән шул турыда  уйлагыз

(шигырьдәге герой  әнисенә, әтисенә, әбисенә, бабасына ,  апасына һәм мәктәбенә хәерле иртә тели икән)

Бу  шигырь  дәреслекнең  34 нче  битендә бар.  Тагын 1 кат укып чыгыгыз  әле. 6 нчы күнегүне эшләү өчен ул безгә  кирәк булачак.

Дәфтәрләрдә  6нчы  күнегүне  эшләү.( Тикшерү)

Физминут.

-Без инде хәзер зурлар.

-Күп эшли безнең куллар.

-Без идән дә юабыз.

-Һәм керләр дә уабыз.

-Эре-эре заводлар

-Тиздән үсеп җитәрбез.

-Шунда эшкә китәрбез.

IV        Яңа белемнәрне ныгыту.

  1. А теперь используя все фразы которые мы изучили  на уроке  предлагаю использовать в диалоге.

3слайд

4 слайд

5 слайд

 6 слайд  Ситуатив күнегү 35бит, 9нчы күнегү

  1. Тест (дөрес тәрҗемәне сайлап ал)(буш шакмакларда молодец сүзе килеп чыгарга тиеш)

1. Сам(сама)

2. Заправляю постель

3. Могу  умываться

Р) мин

А)  урын җыйган

С) ул юынган

П) сез

0) урын җыям

Т) сөйләшә ала

Н) без

У) хаталарны төзәтте

Л) юына алам

М) үзем

И) ул урын җыйды

К)  юындык

4.Ты помогай

5. Может бегать

6. Много помогает

0)  син булыш

Г) йөгерә

Е) Күп булыша

Ө)  булышты

Б)чаба

Ы) Күп булыша ала

Ә) булышмый

Д) чаба ала

     Э) Күп ярдәм итә ала

Ү) ул булыша

3) йөгерде

Ш) Күп ярдәм итте

7.Встаёшь рано

Ф) иртә тормый

      Ц) иртә торасың

      X) начар уйный

     Щ) иртә торган

1

2

3

4

5

6

7

 Тестны эшләде:

Тестны тикшерде:

7 слайд V. Рефлексия

- Укучылар бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек. Алдыгызда сигнал карточкалары бар, шул карточкаларга тактада чыккан йөзне ясап куегыз, үзегезнең кәефегезгә карата. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән карточкага елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчылу, кайгылы йөз ясагыз, һәм карточкаларыгызны миңа күрсәтегез. (Перед  вами  два смайлика. Если вам урок понравился то вы на своих сигнальных карточках рисуете довольного смайлика, но а если вы на уроке что-то не понили то рисуете другого смайлика)

VI. Үзбәя кую. Өй эшенә инструктаж бирү.

 VII.Өй эше 35бит, 11нче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План- конспект тема: "Мин өйдә булышчы"

Тема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6А. Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйлә...

Презентация "Мин- өйдә булышчы"(6класс)

Рус төркемнәрендә "Мин- өйдә булышчы" бүлеген кабатлау өчен материал....

Ачык дәрес "Мин- өйдә булышчы" (Кабатлау дәресе)

Тема буенча үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе.

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча  5 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресенә презентация....

Мин - өйдә булышчы.

5нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....

Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта....