Мин - өйдә булышчы.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Нафикова Алия Ринатовна

5нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Мин - өйдә булышчы.        

Укытучы: Нәфыйкова А.Р., 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сыйныф:  5в (рус төркеме)

Максат: Коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:1. Мин әнигә өстәл әзерләргә булышам структурасы белән танышу,  Нишләргә булышасың? соравына   җавап бирә белү

2. Өйдәге ярдәмеңне әйтә, сорау бирә белү,фикерләү,сайлап ала белү күнекмәләрен үстерү

3. Үзара хезмәттәшлек итә белү; әти-әнигә карата ярдәмчел, игелекле булу; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларны үстерү

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,  проектор,презентация, таймер, таратма карточкалар, А-4форматындагы карта, фломастер, клей, кайчы.

Дәрес тибы: алдагы дәресләрдә алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәрес планы:

I.Оештыру.   Уңай психологик халәт тудыру:

- Исәнмесез, укучылар!Хәлләрегез ничек?

-  Бүген урамда һава торышы нинди, кем җавап бирер икән? Кар явамы, җил исәме? Ә балалар кыш көне урамда нишлиләр?

- Рәхмәт, яхшы, бик төгәл җавап бирдегез.

-  II.Актуальләштерү 

    Дәреснең темасын ачыклау.

    - Укучылар, карагыз әле мин  бүгенге дәресебезнең темасын язарга өлгермәдем.(“Мин ______   ______”)  Хәзер менә исемә төшерә алмыйм. Сез миңа теманы искә төшереп, язып бетерергә ярдәм итмәссезме икән? Тик шунысын беләм: дәрес темасын мин бер видеороликны карагач язган идем, хәзер шул видеоны карыйк әле сезнең белән. (“Ирҗан”-Эш бүлешү, 13 бүлек http://watan.su/uncategorised/576-ir-an-11-15-buleklar )

 - Укучылар, Ирҗан исемле малайның нинди дәфтәре бар? (вазыйфаларны яза торган дәфтәр)Ул анда нәрсәләр язып бара? (атналык әшләрен) Малай ул вазыйфаларын кайда башкара? (өйдә) Димәк, ул өйдә нишли? (булыша) Значит его можно назвать помощником. А помощник по-татарски “булышчы”. Димәк, укучылар, бүгенге темабызның исеме нинди икән? (“Мин өйдә булышчы”-“Я помощник в доме”).

 - Безнең героебыз – Ирҗан киләсе атнага  нинди вазыйфалар (обязанности) язган?  (Иртән гөлләргә су сибәргә; әнисенә исемлек төзергә;  йоклар алдыннан утларны сүндерергә.)

  • Укучылар, ә сезнең андый дәфтәрегез бармы? Ә ул дәфтәр ни өчен кирәк соң? (суыткычка)  Сез үзегезнең вазыйфаларыгызны язасызмы?
  • Булмаса, мин сезгә вазыйфаларны яза торган китапчык алып килдем. Бүгенге дәрестә без шул китапчыкларга кышкы каникулларда башкарачак вазыйфаларыбызны язарбыз. Шулай ук, укучылар, дәрес барышында сез әлеге китапчыкның арткы битендә үзегезгә үзегез бәя биреп барачаксын. Һәрбер күнегүне эшләгән саен, сез яхшы-кызыл, уртача-зәңгәр, начар-сары эшләдегезме, шуны билегләячксез.
  • -Димәк, тагын бер тапкыр искә төшерик: дәресебезнең темасы: “Мин өйдә булышчы”.
  •  Үзебезгә максат итеп “Нишләргә булышасың?” соравына  дөрес җавап бирүне куябыз. Сез бу  грамматик конструкцияне  кулланып , өйдәге ярдәмегез турында җөмләләр төзеп әйтә, сорый  белергә  тиеш.

Фонетик күнегү.

1.  Прослушайте и укажите словосочетание, лишнее в логическом ряду.

Идән себерә, савыт-саба юа, тузан сөртми,  идән юа.

  • Ни өчен әлеге сүз артык дип уйлыйсыз? (Почему вы думаете, что это слово лишнее?). Дөрес, чөнки тузан сөртми юклык формасында бирелгән.

III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

  • Укучылар, ә хәзер без сезнең белән әлеге сүзтезмәләрне кулланып “Нишләргә булышасың?” соравына җавап биреп карыйк. Искә төшерик әле “Нишләргә булышасың?” соравы ничек тәрҗемә ителә? “Нишләргә?” соравына җавап бирүче фигыльләргә нинди аффикслар ялгана һәм әлеге фигыльләр ничек атала? (Инфинитив.-рга, -ргә, –ырга,-ергә, -арга, -әргә, -ярга,-яргә.)
  • Значит, как мы скажем о том, что “я помогаю подметать пол” . Мин идән себерергә булышам (помогаю).
  • Фрейер моделе буенча укучыларның белемнәрен ныгыту, тикшерү. 
  • Хәзер искә төшергәннәребезне ныгыту өчен зәңгәр конвертларда булган картаны тутырырга кирәк. (Укучылар парлары   белән  А-4  форматындагы кәгазьдә түбәндәге картаны тутыралар.)

3) Инфинитивка мисаллар

4)  инфинитив булмаган фигыльләргә   мисаллар

2) Инфинитивның кушымчалары

        1)Инфинитив нинди сорауга җавап    бирә?

  •  
  •  Вакыт бирелә (  5 мин.  ).
  • Укучылар партнерлары  белән киңәшләшәләр, өстәмәләр кертәләр.
  • Вакыт чыккач, укучыларның җавабы тыңлана. Экранда җаваплар ачыла.
  • Барысы да дөрес. Афәрин.
  • Инфинитивның соравын,  аффиксларын искә төшердек, ә хәзер экрандагы рәсемнәргә инфинитив формасында җавап бирик. Т.е. глаголы должны отвечать на вопрос “Нишләргә?”
  1. Идән себерергә – подметать пол
  2. Идән юарга – мыть пол
  3. Савыт-саба юарга – мыть посуду
  4. Тузан суыртырга  - пылесосить
  5. Тузан сөртергә – вытирать пыль
  6. Кием үтүкләргә - гладить одежду
  7. Чүп ташларга – выбрасывать мусор
  8. Урын җыярга – убирать постель
  9. Гөлләргә су сибәргә – поливать цветы

Лишнийларны язарга.

    Хәзер шушы вазыйфаларны үзебезнең китапчыкка язып куйыйк: 4 вазыйфаны каникулның беренче атнасына, 4 вазыйфаны каникулның икенче атнасына. Отвечаем так, чтобы они отвечали на вопрос “Нишләргә булышасың?”. Мәсәлән, 1) идән себерергә булышам. Давайте обратим внимания на конструкцию предложения. Инфинитив + булышам. Но посмотрите внимательно: все глаголы напишите? Если нет, то почему? (не, не все. Потому что мы дома должны помогать по дому, а не смотреть телевизор, сидеть за компьютером и т.д.)

  1. Идән себерергә
  2. Идән юарга
  3. Телевизор карарга
  4. Савыт-саба юарга
  5. Тузан суыртырга  
  6. Урамда озак йөрергә
  7. Тузан сөртәргә
  8. Кием үтүкләргә  
  9. Өйдә сикерергә, йөгерергә
  10. Чүп ташларга
  11. Урын җыярга
  12. Гөлләргә су сибәргә

Для записи вам дается 4 минуты.

  • Язып бетердегез, тагын бер тапкыр җөмлә төзүнең конструкциясен әйтеп китегез.

 Без китапчыкларга каникулларда башкарачак вазыйфаларыбызны язып куйдык, җөмлә төзелешен кабатладык, ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Барыбыз да басабыз, мин сезгә сүзтезмәләр әйтәм һәм хәрәкәтләр күрсәтәм, сез аларны истә калдырырга тиеш. Аннан музыка кушам, шул сүзтезмәләрне кабатлыйм, ә сез хәрәкәтләр белән күрсәтергә тиеш буласыз. (2мин) (Физминутка)

  • 1)
  • 2)
  • 3)
  • 4)
  • 5)

IV Ныгыту

Диалоглар төзү.

  • Һәр партада яшел конвертлар эчендә рәсемнәр бирелгән. Хәзер сез шул рәсемнәр буенча 4 репликадан торган диалоглар төзергә тиеш буласыз. Мәсәлән, минем кулымдагы рәсем (кибеттән кайтучы бала):
  • Дустым, син кайдан кайтасың?
  • Мин кибеттән кайтам.
  • Кибеттән нәрсә алдың?
  • Кибеттән сөт, ипи, май алдым.

Сезгә уйларга 2 минут вакыт бирелә. (укучылар парларда эшлиләр)

Вакыт чыккач һәр пар үзенең диалогын сөйли.

Язмача эшләү.

-Сезнең алдыгызда карточкалар, шул карточкаларда төшеп калган сүзләрне өстәп дәфтәрләрегезгә язарга кирәк. ( 3 мин)

Марат – тырыш малай. Иртән урынын ... . Ул әнисенә  савыт-саба ... , идән ... булыша. Ял көннәрендә кибеттән ... , ... алып кайта. Марат үз гаиләсен ... .

“Пантомима” уены.

  Укучылар бер-берсенә хәрәкәтләр күрсәтәләр. Икенчеләре аның нинди фигыль икәнлеген әйтергә һәм җөмлә төзергә тиеш булалар. Мәсәлән, идән себерергә. Мин әнигә идән себерергә булышам. (гөлләргә су сибәргә, кием үтүкләргә, кибеткә барырга, савыт-саба юарга, тузан сөртергә, идән юарга). (3 минут).

  1. Тест (дөрес тәрҗемәне сайлап ал)(буш шакмакларда молодец сүзе килеп чыгарга тиеш)
  1. Нишләргә?

Л) что делает?

М) что делать? Что сделать?

Н) что сделает?

        2) булышчы

           О) помощник

           п) помогает

           р)  был

      3) идән юарга

         К) мыть посуду

         Л) мыть пол

         М) подметать пол

    4) идән себерергә

        Н) мыть пол

        О) подметать пол

        П) протереть пыль

    5) Әнигә булышырга

        В) мама помогает

        Г) помог маме

        Д)помочь маме

     6) нишләргә булышасың

         Г) помог

         Д) что сделал

         Е) что помогаешь делать

     7) Мин өйдә булышчы

         Х) я иду домой

         Ц) я помощник в доме

         Ч) я убираюсь в доме

1

2

3

4

5

6

7

Рефлексия.

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

-Без җөмләләрне ничек төзедек?

Мин  инфинитив+булышам.

-Грамматик конструкция ничек ясала?    

 - Инфинитив+булышабыз.  

-Без әнигә нишләргә булышабыз?

Һәрберегезнең өстәлендә кызыл конвертларда рәсемнәр бар. Сез хәзер шул рәсемнәрне алып, “Син нишләргә булышасың?” соравына җавап биреп, тактадагы 3 катлы йортның фатирларына ябыштырасыз. 1 нче парта 1нче фатирга, 2 парта 2 нче фатирга һәм шулай дәвам итә.

1 – тузан сөртәргә, гөлләргә су сибәргә

2 – идән юарга, чүп ташларга

3 – кием үтүкләргә, тузан сөртәргә

4 – тузан суыртырга, савыт-саба юарга

5 – урын җыярга,  гөлләргә су сибәргә

6 – идән себерергә, кием үтүкләргә

Өй эше бирү. (2мин)

  • Кемнең кызыл төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең зәңгәр – 2 төр, сары – 3 төр.

  1. Кызыл – “Минем ял көнем” темасына кечкенә хикәя язарга (инфинитивлар кулланып).
  2. Зәңгәр  – “Мин өйдә булышчы” хикәясен тулыландырырга.
  3. Кызыл – Карточкалардагы җөмләләргә кушымчалар ялгап язарга.

Бәяләү.

Йомгаклау.

- Укучылар бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек. Алдыгызда сигнал карточкалары бар, шул карточкаларга тактада чыккан йөзне ясап куегыз, үзегезнең кәефегезгә карата. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошаган икән карточкага елмаю йөзе, ә ошамаган икән борчылу, кайгылы йөз ясагыз, һәм карточкаларыгызны миңа күрсәтегез. (Перед  вами  два смайлика. Если вам урок понравился то вы на своих сигнальных карточках рисуете довольного смайлика, но а если вы на уроке что-то не понили то рисуете другого смайлика)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Булышчы – помощник Вазыйфа – башкарырга тиешле эшләр. Тәрҗемәсе – обязанности.

Слайд 2

Мин – өйдә булышчы

Слайд 3

Фонетик күнегү Идән себерә, савыт-саба юа, тузан сөртми, идән юа. Нишләргә булышасың? Идән себер ергә булышам. Инфинитив + булышам

Слайд 4

Идән себерергә Идән юарга Савыт-саба юарга Тузан суыртырга Тузан сөртәргә Кием үтүкләргә

Слайд 5

Чүп ташларга Урын җыярга Гөлләргә су сибәргә

Слайд 6

Минем вазыйфаларым: Идән себерергә Идән юарга Савыт-саба юарга Телевизор карарга Тузан суыртырга Урамда озак йөрергә Тузан сөртәргә Кием үтүкләргә Өйдә сикерергә, йөгерергә Чүп ташларга Урын җыярга Гөлләргә су сибәргә

Слайд 9

“Пантомима” уены.

Слайд 10

Өй эше: “Минем вазыйфаларым” открыткасын ясарга


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Мин өйдә булышчы"

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту. Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Укучыларда кешелеклелек, шәф...

План- конспект тема: "Мин өйдә булышчы"

Тема: «Без-булышчылар» бүлеген кабатлауга күнегүләр эшләү. Татар теле, 6А. Белем бирү максаты: 1.Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне, фигыль формаларын (хикәя, боерык, теләк, инфинитив) сөйлә...

Презентация "Мин- өйдә булышчы"(6класс)

Рус төркемнәрендә "Мин- өйдә булышчы" бүлеген кабатлау өчен материал....

Ачык дәрес "Мин- өйдә булышчы" (Кабатлау дәресе)

Тема буенча үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча "Без булышабыз" презентациясе.

"Мин-өйдә булышчы" циклы буенча  5 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле дәресенә презентация....

Без өйдә булышчы. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары.

6 нчы сыйныф өчен туган (татар) теленнән технологик карта....