Формирование правового сознания на уроках обществознания.
материал по обществознанию по теме

Выступление на заседании РМО историков.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon golnaz.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хокук күп яктан тулаем җәмгыятьнең  билгеле бер тарихи үсеш дәрәҗәсенә бәйле.

“Хокук культурасы” төшенчәсе хокук һәм законнарның үсеш дәрәҗәсен, җәмгыятьтә аның турында хәбәрдарлыкны, законлылык һәм хокук тәртибенең торышын чагылдыра. Хокук культурасы  тормышыбызның аерым якларына гына – хокук белән көйләнә торган иҗтимагый мөнәсәбәтләргә генә кагыла.

Шәхеснең хокукый культурасы – хокукны тирәнтен белү һәм аңлау, аңа хөрмәт белән карау, хокуктан файдалана белү күнекмәләре, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итәргә әзер булу ул.

Димәк, шәхеснең хокукый культурасы түбәндәгеләрдән тора:

  1. Гамәлдәге законнарны белү
  2. Хокук культурасының әһәмиятле күрсәткече – хокукый аң дәрәҗәсе.

Хәзерге вакытта хокукый аң формалаштыру социология, политология, хокук белеме, философия һәм психологиядән белем нәрне интеграцияләүче җәмгыять белеме курсында алып барыла.

Җәмгыять белеме фәненең яңа системасы , кеше үз гомерендә керә торган иҗтимагый мөнәсәбәтләре һәм элемтәләренең бөтен төре хакында җитәрлек дәрәҗәдә мәгьлүмат бирергә тиеш. Чөнки бу мөнәсәбәтләр социаль көйләү объекты булып торалар; аларны хокук номаларыннан аерым өйрәнү мөмкин түгел.

Укучыларда хокукый аң тәрбияләү өчен иң отышлысы дәресләрдә хокук тармагы өлешен киңрәк яктырту. ( төрле методлар һәм формалар ярдәмендә). Хокук мәсьләләре карала торган дәрес фрагментларын карап үтик. Тема: “Социаль нормалар системасында хокукның роле”. Югары классларда бу теманы фикер алышулардан башларга була. Мәсьәлән:- норма ул – кагыйдә

  1. социаль нормалар кешеләрнең җәмгыятьтә тәртип  кагыйдәләрен урнаштыралар.
  2. Бу нормаларның берничә төре бар.

Нормалар схемасын тактага язарга яки парта саен схема ясалган битләр куярга мөмкин.Сыйныфта проектор булган очракта схеманы күрсәтү бигрәк тә җайлы. Бөтен социаль нормалар да теге яки бу дәрәҗәдә үзара бәйләнгән, бигрәк тә хокук һәм әхлак арасында якын элемтә яши. Алар җәгыятьтә тынычлык урнаштырырга ярдәм итә, җәмгыять һәм табигать, шәхес һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне гармониядә тота. Шул ук вакытта хокук һәм әхлак төрле социаль  регуляторлар булып торалар. Укучыларга социаль нормаларга мисаллар  бирелә һәм алар кайсы әхлак, кайсы хокук нормалары икәнлеген аерып күрсәтергә тиешләр.

Мәсьәлән:

  1. дәүләт тарафыннан урнаштырыла
  2. җәмгыять фикеренә таяна;
  3. дәүләт эчендәге яки халыкара документларда теркәлми;
  4. дәүләтнең мәҗбүр итү көче бар һ.б.

Шуннан соң нәтиҗә ясыйбыз, укучылар үзләре хокук нормаларының башка социаль нормалардан аермасын әйтәләр.

   Җәмгыять тормышында хокук мөнәсәбәтләренең тоткан урыны турында сөйләшү өчен, җәмгыятьнең төп сфераларында хокук ярдәмендә көйләнә торган төп мәсьәләләр белән таныштырудан башларга кирәк. Шулай итеп, хокук, төрле дәрәҗәдә, җәмгыять тормышының бөтен өлкәсен көйләүче буларак чыгыш ясый. Хокук нормаларын үтәү тәртип саклауга ярдәм итә, хаос һәм башбаштаклыкны ликвидацияли.

  9 нчы класста җәмгыять белеме дәресен карап үтик.

 Тема: “Кеше хокукларын бозулар һәм аларны яклау”.

Мондый тема өчен дискуссия алымы отышлы дип саныйм (яки йомгаклау – гомумиләштерү)

Дәреснең максаты: Булган белемнәренә нигезләнеп укучыларның кеше хокуклары турында күзаллауларын конкретлаштыру; дискуссия алып бару культурасын формалаштыру һәм анда катнашырга өйрәтү. Мондый дәресләргә тактага яки карточкаларга сораулар язып кую да отышлы метод.Шулай ук Кеше хокукларының гомуми Декларациясе һәм Бала хокуклары турында Конвенциянең текстлары ярдәмендә практик эш эшләргә була. Укучылар тәкъдим ителгән сорауларга җаваплар биреп үз фикерләре белән катнашалар. Әңгәмә барышында укучыларның кеше хокуклары турында белемнәре гомумиләштерелә һәм үзләре нәтиҗә ясыйлар: кешегә хокуклар тумыштан, ә кайберләре билгеле бер яшькә җиткәч бирелә,  дәүләт исә бу хокукларга законсыз тыкшынудан саклый.

Чагыштыру өчен сораулар бирергә мөмкин. Мәсьәлән: чит ил кешесенең хокукый статусы белән РФ гражданнарының хокукый статусын чагыштырырга.

   Хокук тармагын өйрәнгәндә уеннар да кулланырга мөмкин.Уен ирекле, иҗади характер йөртергә һәм спектакльгә әйләнмәскә тиеш. Хокукый аңны үстерүдә уеннарның әһәмияте зур.Мәсьәлән “Җинаять һәм җәза” уены. У к учыларга төрле җәза формалары язылган карточкалар тәкъдим ителә. Алар шуннан РФ Җинаять Кодексында каралганнарын аерып алырга тиешләр. Мәсь: иректән мәхрүм итү, гомерлек каторга, суктыру, штраф, үлем җәзасы, мөлкәтне конфискацияләү һ.б.

   Дәрестә норматив – хокук актларыннан файдалану да эффектлы. Моның өчен төрле ситуацияләр китерергә була.

   Интеграцияле дәресләр үткәрергә мөмкин. Мисал: хокук белеме һәм тарих дәресе. “Россия хәзерге этапта” темасында Конституция тарихы һәм аның кайбер положениеләре өйрәнелә. 1993 елгы Конституцияне эшләү һәм кабул итү, структурасы белән таныштыру бергә үрелеп бара.

Тәҗрибә күрсәткәнчә 9 нчы класста җәмгыять белеме дәресләре хокукый аң формалаштыруга  күбрәк ярдәм итә. 10 -11 нче классларда бу дәресләр гомумиләштерү характерында бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Формирование правовых знаний на уроках обществознания"

В докладе содержится информация о формировании правовых знаний у умственно отсталых обучающихся на уроках обществознания...

Формирование правового сознания и подростков

Презентация о возрастных периодах подростков и этапах формирования их правового сознания....

Формирование правового сознания у подростков

Данная презентация содержит материал о типах трудных подростков, этапах становления их правосознания и пути решения данной проблемы в школе....

Формирование экологического сознания на уроках английского языка

Данная работа содержит в себе обоснование значимости формирования экологического сознания у учащихся на уроках английского языка, а также личный опыт учителя Елизовой Е.М....

Опыт реализации дополнительной общеразвивающей программы «Правознайка» по формированию правового сознания детей старшего дошкольного возраста.

Для повышения уровня правовых знаний детей дошкольного возраста мною  была разработана и реализована дополнительная общеразвивающая программа  «Правознайка».Цель программы: форми...