Сыйныфтан тыш чара
методическая разработка

Тамчы шоу 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou.docx37.23 КБ

Предварительный просмотр:

 “3нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Рәмилә Камиловнаның

 конкурс кысаларында күрсәткән тәрбия чарасы.

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  • укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

туган телгә,  аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү

 Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор,

    Хәерле көн  укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар!  Шат елмаеп бер- беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк. «Тамчы- шоу» уенын башлап җибәрәбез Ни өчен тамчы соң дисәгез, татар халкында шундый гыйбарә бар:  "Тамчы тама-тама ташны тишә”, диләр. Безнең укучыларыбыз да белемне шулай берәмтекләп, тамчылап җыялар да гыйлемле кешегә әйләнәләр. Бүгенге бәйгедә алар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтерләр.

   Тамчы шоуның шарты белән танышыгыз: урыннан кычкырмаска, бер команда җавап биргәндә 2 нче команда тыныч тора. Һәр дөрес җавапка балл бирелә. Иң күп балл җыючы команда җиңүче дип табыла.

    Командаларның җавапларын чакырылган эксперт Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларнының  берләшмә  җитәкчесе Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы бәяләр.

Командаларга уңышлар телим!

Хәзер командаларга сүз бирәбез.

Командалар бер-берсен сәламлиләр. Команда составы белән таныштыралар.

I турыбыз Батыр берне егар, белемле меңне егар дип атала.Һәр командага да ике минут вакыт эчендә сораулар укылачак. Кемнең җаваплары күбрәк һәм дөрес була, шул команда җиңүче.

Сораулар ,,,,,,, командага

1. Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")

2. Мөселманнарның иң изге китабы? (Коръән китабы)

3. Кама елгасы татарча ничек атала? (Чулман)

4. Татар халкының  милли ашларын  санарга.(Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлы аш, бавырсак)

5. Республикабызның төп табигый байлыгы? (Нефть)

 6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин ,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай? 95мин=1сәг35мин

 7. Татарстан флагындагы төсләр? (Яшел, ак , кызыл)

 8. Татарча балалар өчен  нинди газета-журналлар чыга? (Сабантуй, Ялкын, Яшьләр заманы, Салават күпере)

9. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? 3

10. Үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы ( балта)

 11. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта басса ничә кг булыр? 5кг

13. Балалар өчен татар телендә чыга торган нинди  тапшырулар бар? (Күчтәнәч, Яшьләр тукталышы, Тамчы шоу)

 14. Кайсы  татар бию көе классик әсәр дип танылды? (Әпипә)

 15. Татарстан гербының авторы кем? (Р.Фәхретдинов)

 16. Бер хәрефле сүз? (ю, и, у)

 17. Нәүрүз бәйрәме кайчан була? (21 мартта)

 18.Яз белән көз нәрсәгә бетә? ( “З” хәрефенә)

1. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем?  (Рөстәм Яхин)

2. Балалар өчен татар телендә чыга торган нинди  тапшырулар бар? (Күчтәнәч, Яшьләр тукталышы, Тамчы шоу)

3. Россия флагындагы төсләр.

4. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк? 6

5. Машинага биш кәҗә бәтие утырган. Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? 8

6. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? 2

7. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче урынга, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры килмәгәннәрме? Юк

8. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? 8

9.Ул кыш көне ява (Кар)

10.Бору өчен җайлы булган кеше әгъзасы ( колак)

 11.Утын төяп бармый торган урын ( урман)

12. Казыган чокырга төшүче кеше ( үзе)

13 Татар халыкының  милли  киемнәрен санап чыгыгыз? (Калфак, түбәтәй, читек, камзул, алъяпкыч)

14.  Волга   елгаласы татарча ничек атала? (Идел )

15.Татар халкының  милли ашларын  санарга.(Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, токмачлы аш, бавырсак)

16. Елның кайсы вакытында һәм нинди айда укулар башлана? (, көз, сентябрь аенда)

17. Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер(күзлек)

18. Көз көне җылы якларга китеп яз кайткан кошлар ничек атала?(күчмә)

II тур. “Бер сүз белән әйт” дип атала.    

Экранда  рәсемнәр күрсәтелә, аларны бер сүз белән әйтергә.

Кишер, кәбестә, чөгендер – яшелчәләр

Карлыган, кура җиләге, алма – җиләк- җимешләр

Куян, төлке, аю – җәнлекләр.

Каз, үрдәк, аккош- кошлар.

III тур. “Буталган хәрефләр” Сүзләрдәге хәрефләр урыннарын алыштырганнар. Хәрефләрне дөрес итеп урнаштыррыга , сүзләрне укырга кирәк. ( 2 минут вакыт бирелә)

( Планшетларда эшлиләр)

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

IV тур. Танылган шәхесләр. Потретны танырга һәм аның турында кыскача мәгълүмат бирергә.

V тур. Видеосәяхәт.  Казан шәһәренең истәлекле урыннары турындагы  видеоны карарга, шул урыннарны атарга. Кайсы команда күбрәк атый. Башта планшетларга язасыз. Өч минут вакыт бирелә.

VI тур.  «Картинаны җый» 

Өстәлләрдәге кисәкләрдән рәсем җыярга кирәк.  2 минут вакыт бирелә.

( Ике команда да дөрес җыйдылар, бик яхшы)

VII тур. Пантомимо конкурсы.  Г.Тукай әсәрләрен хәрәкәттә күрсәтергә кирәк.  Каршы команда әсәрнең исемен әйтергә тиеш.

VIII тур. ”Игътибарлылык” конкурсы. Рәсемнәрне  игътибар белән карап, сорауларга җавап бирәсе була. (рәсемгә 30 секунд).

Командаларга икешәр сорау.

  4 нче рәсемдә ничә пәрәмәч ?  4

  3 нче рәсемдә капчык киеп ничә бала йөгерә? 5

  5 нче рәсемдә ничә кыз сурәтләнгән? 4

  2 нче рәсемдә ничә түбәтәй? 3

IX тур.  Музыкаль инструментларны атарга. ( Һәрберсенә 15 секунд)

Курай,  пианино, гармун, балалайка

 X  тур  Капитаннар ярышы . "Дөрес җавап" уены

"Әйе", "юк" дип җавап бирергә тиеш булалар.

1 команда капитанына сораулар:

- Муса Җәлил рәссаммы? (Юк)

- Бөгелмә шәһәрме? (Әйе)

- Песнәк  җәнлекме? (Юк)

- Унике санмы? (Әйе)

- Бәрәңге җиләк- җимешме? (Юк)

- Чулман елгамы? (Әйе )

- Гималай су атамасымы? (Юк)

- Каен агачмы? (Әйе )

- Күннән чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме читекме?   (Әйе)

-  Әнинең әнисе әби буламы? (Әйе)

- Карлыган яшелчәме? (Юк)

-  Кышның соңгы ае февральмы? (Әйе)

2 команда капитанына сораулар:

- Иң озын муенлы җәнлек жирафмы?  (Әйе)

- Язның беренче ае мартмы?  (Әйе)

Кышкы өс киеме күлмәкме? (Юк)

- Яңа уку елы беренче гыйнварда башланамы? (Юк)

- Чәк-чәк ашамлыкмы? (Әйе)

- Футбол командасында 11 уенчымы? (Әйе)

- Җәй көне кар явамы? (Юк)

- Атнада алты көнме? (Юк)

- Чия җимешме? (Әйе)

- Карга кошмы? (Әйе)

- Урал елгамы? (Юк)

- Салават Фәтхетдинов җырчымы? (Әйе)


   Ә хәзер сүзне экспертка бирәбез. Рәхим итегез!

     Шигырь язу конкурсы

Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз.

Спонсорлардан кечкенә генә бүләк .

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Сорауларга жавап биру.

Сорау – җавап” дип атала.1 команда капитанына

1.Елның кайсы вакытында һәм нинди айда укулар башлана? (, көз, сентябрь аенда)

2.Дәресләр арасындагы ял вакыты( тәнәфес)

3.Хатны нәрсәгә салалар? (конверт)

4.Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер(күзлек)

5.Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер(клей)

6.Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын(суыткыч)

7.Әниеңнең әнисенә син ничек дәшәсең?(әби)

8.Анда клоунны күрергә мөмкин(цирк)

2 команда капитанына

9.Даруларны кайдан сатып алырга мөмкин?(аптека)

10.Яңа ел агачы( чыршы)

11Кипкән виноград(йөзем)

12.Барлык яклары да үзара тигез булган фигура(квадрат)

13.Ничек итсәң ит, 3не 6 ит(3.2)

14.Көз көне җылы якларга китеп яз кайткан кошлар ничек атала?(күчмә)

15.Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)

16.Капма-каршы мәгънәле сүзләр (антонимнар).



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Туган илем. Сыйныфтан тыш чара.

Туган илем.Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чара.Туган ягым! Нинди матур яңгырашлы җылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез. Н...