“Татарча җырлар, шигырьләр”
консультация по художественной литературе (старшая группа) на тему

Саматова Ляйла Наиловна

Кар бөртеге

Р.Әхиярова музыкасы

Р.Харис сүзләре

 

 

 

1.Кар бөртеге өйгә керде,

    Өй эчендә очып йөрде.

             Менә шулай, менә шулай!

             Менә шулай, менә шулай!

 

2.Кар бөртеге бик аз очты,

   Суздым аңа җылы учны.

              Менә шулай, менә шулай!

              Менә шулай, менә шулай!

 

3.Кар бөртеге учка кунды,

   Учка кунды һәм юк булды.

               Менә шулай, менә шулай!

               Менә шулай, менә шулай!

 

 

 

 

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад комбинированного вида с группами для детей с нарушениями опорно-двигательного аппарата №87 »

исполнительного комитета  Нижнекамского района Республики Татарстан

Консультация для воспитателей:


“Татарча җырлар, шигырьләр”

                                                                 Составила:

Воспитатель татарского языка

                                                                 Саматова Л.Н.                        

Нижнекамск-2014г

Кар бөртеге

Р.Әхиярова музыкасы

Р.Харис сүзләре

1.Кар бөртеге өйгә керде,

    Өй эчендә очып йөрде.

             Менә шулай, менә шулай!

             Менә шулай, менә шулай!

2.Кар бөртеге бик аз очты,

   Суздым аңа җылы учны.

              Менә шулай, менә шулай!

              Менә шулай, менә шулай!

3.Кар бөртеге учка кунды,

   Учка кунды һәм юк булды.

               Менә шулай, менә шулай!

               Менә шулай, менә шулай!

Кыш бабай белән күмәк җыр

1.Кыш бабай , Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән.

                        Ля- ля- ля...

                        Биисе килгән.

2.Кыш бабай белән бергә

    Кызы да килгән.

    Бизәкле ап-ак бәсле

    Күлмәген кигән.

                        Ля-ля-ля...

                        Биисе килгән.

Чыршы

М.Мозаффаров музыкасы

   Ә.Ерикәй сүзләре.

Төрле – төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый, җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

Чыршыдагы җем – җем утлар

Сүнәләрдә яналар.

Без җырлыйбыз, шатланабыз,

Без -  сөекле балалар.

Әниләр бәйрәме

Мамин праздник

Гариф Гүмәр сүзләре

М. Бикбова көе

1.Әниләрнең зур бәйрәме

    Сигезенче март бүген.

    Бәйрәм булгач, бигрәк ямьле

    Барыбыз да шат бүген.

2.Җырлар җырлап, бии-бии

   Түгәрәкне урыйбыз

   Әниләрне яратабыз,

   Аларны без котлыйбыз.

Минем иң якын кешем

                С.Сабирова тәрҗемәсе

Е.Птичкин көе

Мин сине бик яратам, әнием!

Минем иң якын кешем әнием!

Әкиятләр сөйлисең, әнием!

Миңа елмаеп көләсең әнием!

Матур җырлар җырласаң, әнием!

Яңгыр да туктап кала, әнием!

“Хәерле иртә!” – дисәң, әнием!

Кояш чыккан кук була, әнием!

Габдулла Тукай

Кызыклы шәкерт

-Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

-Ник газаплыйсың болай син, мин бит әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп кайткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Габдулла Тукай

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Бүләк

Наиля Яхина көе һәм сүзләре

1.Чәчәк җыям кулыма

Әниемә бүләккә.

        Ул бүләккә шатланыр,

     Мине тагын яратыр.

Бүләккә, бүләккә,

       Чәчәк җыям бүләккә.

2.Йөгереп чәчәк җыям,

   Берәмләп өзеп алам.

              Зәңгәр, кызыл чәчәкләргә

       Әнием бик шат булыр.

Бүләккә, бүләккә,

        Чәчәк җыям бүләккә.

Әти машина йөртә

Рәмзия Валиева

Шәһәр урамнары буйлап

Әтием такси йөртә.

Ә, дигәнче һәр кешене

Кирәк җиргә өлгертә.

Машинасы көйсезләнсә,

Бик тиз генә төзәтә.

Мин дә шофер булачакмын,

Шуңа аны күзәтәм!

Машиналар, ашыкмагыз,

Бик сак кыны йөрегез!

Светофорлар, әтиемә

Гел яшел ут бирегез!

Тукай абыйга сүз бирәм

Рамзия Валиева

Әкиятләре бик тә серле,

Геройлары сөйкемле.

Эх, әкият язар идем

Тукай абый шикелле.

Тукай абыйга сүз бирәм

Шушы халык каршында:

Укып чыгармын тырышып

Китапларның барсын да!

Нәни песи

Рамзия Валиева

Энҗенең песие бар,

Алар икәү уйныйлар.

Йөгерәләр өй буйлап,

Китәләр кайчак дулап.

Нәни песи тыңламый,

Кайбер сүзне аңламый.

Уйный гел песиләрчә:

Тырнаклары бик чәнчә.

Әбием бармак янап,

Кисәтү биреп китә.

Песи, аңламадым диеп,

Тик мыегын селкетә.

Яз җитә

Җ.Файзи музыкасы

Ф.Карим сүзләре

 1.  Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез артына.

                            Яз, яз,яз җитә

                            Тәрәзәне ачтылар.

                            Тып-тып, тып-тып-тып итә

                            Эре-эре тамчылар.

2.  Агачка кунып чыпчыклар

     Чыелдашалар.

     Яшькелт-кара сыерчыклар,

     Әй, җырлашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Җырларым башында Тукай»

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

Шигырьләр, җырлар, юаткычлар, эндәшләр һәм уеннар

“Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)Курчакларым, килегез,Яңа йортны күрегез.Менә бусы – ишеге,Рәхим итеп керегез! Шаулашмагыз, елашмагыз,Тату гына торыгыз.Сез бит инде дәү курчаклар,Сүз тыңла...

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....