"Онытылмаслык бишек җырлары".
статья (старшая группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл onytylmaslyk_bishek_zhyrlary.docx15.67 КБ
Файл kitaphan_turynda.docx15.28 КБ

Предварительный просмотр:

“Онытылмаслык бишек җырлары.”

Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Ак биләүдә сабый бала,

Бәхетләрен бирсен аңа.

Бала дөньяга килү – ул гаиләгә шатлык китерү дигән сүз.  Бала елый, борчыла башлау белән  әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар.

Әлбәттә, халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән.  Хәзерге көндә дә бу күренешләрне күпчелек йортларда күзәтергә мөмкин.

Әниләрнең,  әбиләрнең,  дәү әниләрнең бишек җырлары – бала өчен иң беренче, иң ягымлы көй ул.

Без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы коллективы, балаларны  халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштырудан читтә калышмаска тырышабыз. Балалар белән бергә эчтәлеген, тәрбияви үзенчәлеген ачыклыйбыз. Бишек җырлары аша әти-әниләренә, әби-бабайларына һәм моңлы бишек җырларына карата мәхәббәт хисе уятабыз.

Моның өчен бакчабызда “Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле – бишек җырлары” дип исемләнгән музыкаль бәйрәм үтте. Без, тәрбиячеләр, балаларга җырланган бишек җырларын җырладык. Әниләр, әби-апалар башкарган җырларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булганлыгына төшендердек. Баланы туган йортка алып кайту, аны бишеккә салып тирбәтү, бишекнең табигый материаллардан эшләнгәнлеге, бала карарга кунаклар килү, аңа такмаклар әйтеп җырлау, сабыйга күчтәнәчләр алып килү, елап уянгач, бишек җырлары җырлау – болар барысы да бер-бер артлы үрелеп барылды.

Балаларның күңелләре тулып, җырларны, такмакларны игътибар белән тыңлап утырдылар.

Бишек җырлары беркайчан да онытылмасын, хаман да җырлансын иде.

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы.

Тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы



Предварительный просмотр:

Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең!

Китап – киңәшчең синең,                      

Дустың, ярдәмчең синең,                      

Ул хөрмәткә бик хаклы,                       

                                                            Кадерлә син китапны, -

дип яза Х.Шабанов.

        Әйе, китап турында матур сүзләр әйтмәгән бер генә язучы да, шагыйрь дә юктыр, мөгаен. Дөрестән дә, китаплар тормышта юл күрсәтүче дә, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аера белергә дә өйрәтүче.

Кулыңа китап алып укый башлау белән үзеңне бөтенләй икенче кеше кебек хис итәсең: шатлыклы вакыйгалар белән бергә шатланасың, кызганыч вакытта, бергә кайгырасың.

Китап – дөньяга карашны үзгәртә. Башка илдәге балалар, вакыйгалар, күренекле кешеләр белән таныштыра. Авыр вакытта ярдәмгә килә, киңәш бирә.

Бала чакта китап уку, танышудан да күңелле нәрсә юктыр. 2 нче апрель – “Халыкара балалар китабы көне уңаеннанан”, без, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы зурлар катнаш төркем балалары белән мәдәният йортында урнашкан китапханәгә экскурсияга бардык.

Авылда зур китапханә булу – балаларның, укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм дә башка халык өчен зур таяну ноктасы ул.

Китапханәдә безне китапханәче – Нәҗмиева Фәридә апа каршы алды. Балалар  ишекне ачып керү белән китапларның күплегенә шаккаттылар. Бәлки шуның өчен дә алар: “Бу китапларның йорты!” дигән фикердә калдылар. Китапханәне бер кат күзләп чыкканнан сон, Фәридә апай аларның тормышы турында сөйләде, балалар өчен язылган кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар барысы да хәреф таный белмәсәләр дә, рәсемнәрен карап, нәрсә турында сүз барганлыгына төшенделәр.

Сабый бала өчен әкият тыңлау – ул бәхет. Әлбәттә, балалар әкият сүзе ишетү белән җанланып китәләр. Фәридә апай да балаларга татар халык әкияте “Эт, мәче, тычкан” ны укыды. Балалар игътибар белән тыңладылар.

Шул уңайдан, Нәҗмиева Фәридә апайга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мактаулы эшендә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, күп итеп китап укучылар килүен теләп калабыз.

«Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри.

Китапларны саклагыз, яратыгыз, укыгыз!!!

“Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

Тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Җырларым башында Тукай»

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)...

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...

«Онытылмаслык бакча еллары!» сценарий для подготовительной группы

Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы...

"Бишек җырлары җырлансын"

Бишек  җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд(Закир Рәмиев), Н.Думави(Нәҗип Тахтамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗә...