Бишек җырлары халкыбыз рухы
статья на тему

Галимзянова Лилия Хабибрахманована

халкыбызның милли гадәтләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bishek_zhyrlary-halkybyz_ruhy.docx16.07 КБ

Предварительный просмотр:

                            “Бишек  җырлары- халкыбыз рухы

  Бишек җыры.  Аны җырлар өчен

  Кирәк түгел хәтта гармун

 Аналарның йөрәк түрендәге

 Иң мөкатдәс моңнар бар монда.

Бөреле “ Тиенкәй” балалар бакчасында “Бишек җырлары- халкыбыз рухы” дип аталган кичә узды. Безнең балалар бакчасына  куп милләтле балалар йөриләр. Бу кичәдә татар, рус, чуваш милләтеннән булган вәкилләр - әниләр һәм балалар катнашты. Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән.

Балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген билингваль юнәлештә алып бара.Алып баручылар Рәзинә Мортазина һәм Гөлшат Мифтахова, ике дәүләт телендә Идел буенда яшәүче халыкларның бишек җырларын башкаручыларны милли рухта бизәлгән залга чакырдылар.Татар милләтен тәкъдим итүче  Эльвира Сагъдиева улы Аяз, Айгөл Садретдинова кызы Зәринә, Лилия Надиенко кызы Кира ,рус милләтеннән Оксана   Хлыстова кызы Варвара, чуваш милләтеннән Екатерина Баторшина улы Валера,Ольга Александрова улы Степа белән узләренең чыгышларын башладылар.Бәйрәмгә  алар һәр халыкның кунакчыллыгын күрсәтеп, милли ризыкларын алып килгәннәр.Милли ашлар – ул халкыбыз тарихының бер өлеше. Барлык катнашучылар үз милләте,бәйрәмнәре, гореф – гадәтләре турында мәгълүмәт бирделәр.Чыгышларында бишек җырларын – театраль тамаша итеп дәвам иттеләр. Ана һәм Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?!  Әни  сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.Бишек җыры һәр халыкның үзенеке, ләкин алар барысыда үзенчәлекле,үз максаты, дөньяга үз карашы.Барлык катнашучылар үзләренең чыгышларын югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр,шуңа күрә жюри  мактау кәгазьләрен – Сагъдиевлар  “ Иң яхшы бишек җырын башкаручы”,Надиенколар  “Иң оригиналь чыгыш”, Садретдиновалар  “Иң артистчан ”, Хлыстовалар  “Иң дус”,Баторшинналар  “Иң бердәм”, Александровалар  “Иң яхшы костюм” исеме белән  атап бүләкләделәр.

Балалар бакчасынын быелгы уку елында төп юнәлешләренең берсе булып әхләк тәрбиясе – “Халык педагогикасы нигезендә балаларда уен аша сәламәт җан һәм рух тәрбияләү”.Белем бирү эшчәнлегендә халык авыз иҗаты җәүһәрләре – әкиятләр,сынамышлар, уеннар, мәкаль, әйтемнәр кулланып алып барыла. Балаларда матурлыкны тоя, күрә сәләтен үстерүдә, туган якны ярату , халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәренә ихтирам тәрбиялүдә халык педагогикасы чараларының йогынтысы бик зур.Бу максатка ирешү өчен,балалар бакчасының гаилә белән бердәм эшчәнлекне бергәләп алып баруга зур игътибар бирәбез. Әти – әниләр безнең белән белем эшчәнлеген алып барганда партнерлар, бәйрәмнәрдә, төрле чараларда актив катнашалар.

Кичә бик күңелле үтте.Катнашучы гаиләләргә балалар бакчасы исеменнән олуг рәхмәтебезне белдерәбез.Балаларны милли – мәдәни рухта бергәләп тәрбияләгән вакытта халкыбызның электән килгән гореф – гадәтләре, мәдәнияте сакланыр.

 Тәрбияче Лилия Галимҗанова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...

Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...

Бәби туе - халкыбыз рухы.

Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштыру, бу җырларның  эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, әти - әнигә, әби-бабай...

Бәби туе-халкыбыз рухы

Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә. ...

"Бишек җырлары җырлансын"

Бишек  җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд(Закир Рәмиев), Н.Думави(Нәҗип Тахтамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗә...