"Бишек җырлары җырлансын"
консультация (младшая группа)

Хакимова Альбина Рифовна

Бишек  җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд(Закир Рәмиев), Н.Думави(Нәҗип Тахтамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗәгать иткән. Хәзерге чор әдипләре иҗатында да бу җырлар киң чагылыш таба.       

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bishek_zhyrlary_zhyrlansyn.docx14.31 КБ

Предварительный просмотр:

             БИШЕК  ҖЫРЛАРЫ

                  ҖЫРЛАНСЫН!

   Җырлар...Җир шарында аларның саны  санап бетергесез. Ул мөмкин эш тә түгел. Әмма һәр халык – аз санлысы да, күп санлысы да – үз җырларын иҗат итә. Алар жанр, форма, моң байлыгы буенча бер-берсеннән аерылып тора. Халык иҗат иткән төрле-төрле җырлар: лирик һәм сатирик, шаян, көнкүреш һәм гореф-гадәт, хезмәт турындагы җырлар.  

   Бишек  җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Бишек җырларына мәшһүр татар классиклары Дәрдмәнд(Закир Рәмиев), Н.Думави(Нәҗип Тахтамышев), Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. мөрәҗәгать иткән. Хәзерге чор әдипләре иҗатында да бу җырлар киң чагылыш таба.      

   Бишек җырларында нәрсә турында җырлана соң? Гадәттә, аларда баланың бәхете, гыйлемле кеше булуын теләү чагылдырыла. Бишек җыры-ананың үзенчәлекле догасы ул. Бу уңайдан Г.Тукай иҗат иткән “Бишек җыры”н искә төшереп үтик.      

  –Әлли – бәлли итәр бу,                                                                                                                                  Мәдрәсәгә китәр бу,.                                                                                                                             Тырышып сабак укыгач,                                                                                                                                   Галим булып китәр бу.

   Бишек җырларында бернинди дорфа сүзләр әйтелми. Ана ул җырларны  бөтен күңелен биреп, баласын назлап, иркәләп җырлый. Бу вакытта ул нинди генә матур сүзләр әйтми:”Асылташым”, “Алмакаем”, “Аппакаем”, “Күз нурым син”, “Тулган аем”, “Алсу гөлдәй”, “Матурым син”,-ди ул.

   “Кызыма” – дигән бишек җырында М.Җәлил үзенең кызын – Чулпанны Таң йолдызына тиңли һәм кызына:

  “Таң йолдызым  син минем

  Йөрәгемдә кабынган

  Шатлык җырым син минем” – дип мөрәҗәгать итә.

Әгәр дә кеше башкаларга дорфа булса, аңа еш кына: “Әниең сабый чагыңда  сиңа бишек җыры җырламагандыр”, - диләр. Чөнки бала бишектә чакта ук, бишек җырлары тыңлап, беренче әхлак дәресләре ала.

   Бишек җырлары, барыннан да бигрәк. Баланы тынычландыру, юату, тирбәтеп йоклату өчен хезмәт итәләр. Өлкәннәр юлда арып барганда, тирбәткәндә баланың тизрәк йоклап китүен беләләр. Ана күңеле бала тирбәткәндә салмак кына яңгырый торган, матур сүзле җырлар җырларга кирәклеген тоя.

   Каендай ак бул,

   Чишмәдәй саф бул.

Күренгәнчә, әлеге бишек җырының беренче юлларында ук ана үзенең баласының сәламәт, әхлакый саф булуын, үсүен тели. Аннары ул җырны болай дип дәвам итә.

   Ата-аналы бул,

   Алтын канатлы бул.

   Бай дәүләтле бул...

  Тормыш итү өчен кирәкле әйберләр булдырып, кайгы-хәсрәт күрмичә, әти-әниең белән бергә яшәргә язсын. –Бу юлларның төп мәгънәсе шул.

   Бала үз анасы авызыннан әхлакый-эстетик дәресләр ала:

                     Бабайны күрсәң,”бабай”,-дип әйт,

                     Әбине күрсәң, “әби”,-дип әйт.

                     Өлкәнне күрсәң, “абый”, “апа”-дип әйт,

                     Кечене күрсәң, “сеңлем”, “энем”,-дип әйт.

                     Кечене кече ит,

                     Олыны олы ит.

                     Тәмле, татлы телле бул,

                     Ата-анаңа игътибарлы бул.

   Әнисенең иң изге теләкләрен тыңлап, бала тирә-юньдәге кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы  булырга өйршнш, үзендә әхлакый кагыйдәләр булдыра.

   Бишек җырларында туган телне, халык иҗатын ихтирам итү, табигатькә сакчыл караш хисе тәрбияләнә.

          Бүләк итәм, балам, туган телеңне,

          Күңелемә тулган олы хисләрне,

          Чылтыр чишмәле, алсу иртәне,

          Әкият тулы айлы кичләрне.

   Бишек җырлары – бишектәге баланы тәрбияләү өчен иң мөһим чара. Хәзерге вакытта, без үзебез белән рәттән яшәгән кешеләр турында, аларның балалары хакында онытмаска тиешбез. Сабыйларны изге күңелле, кешеләргә ихтирамлы итеп тәрбияләү, аларда үзебездә булган уңай сыйфатларны формалаштыру – төп бурыч.

   Әгәр дә без әниләрнең елмаеп җырлауларын күрсәк, аларның бишектәге балалары да бу елмаюларын эчке бер халәт, хис белән тоялар һәм үзләре дә елмая башлыйлар. Аналар да, балалар да елмайсын. Аларның һәрберсе кайгы-хәсрәт күрмичә яшәсен.

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Җырларым башында Тукай»

(Зурлар төркемендә үткәрелгән бәйрәм)...

“Татарча җырлар, шигырьләр”

Кар бөртегеР.Әхиярова музыкасыР.Харис сүзләре   1.Кар бөртеге өйгә керде,    Өй эчендә очып йөрде....

"Онытылмаслык бишек җырлары".

"Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан статья....

Сценарий. "Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син аһәңле бишек җырлары"

Җырлагыз балалар, курчакларны йоклатканда, җырлагыз тәрбияче апалар, балаларны йоклатканда, җырлагыз әниләр, апалар. Онытылмасын бишек җырлары....

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...