Тукай ижатына саяхат
методическая разработка по художественной литературе (средняя группа) по теме

Баларны Г.Тукайның иҗаты белəн таныштыруны дəвам итү,         өйрәнелгән əсəрлəргə анализ ясау, уйлау сəлəтен Һәм сөйләм телен үстерү өстендə эшләү. Тукай əсəрлəре аша туган җиргә, туган телгә мəхəббəт тəрбияләү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rushaniya_konspekt.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      «Тукай иҗатына сəяхəт»

Максат:    Баларны Г.Тукайның иҗаты белəн таныштыруны дəвам итү,         өйрәнелгән əсəрлəргə анализ ясау, уйлау сəлəтен Һәм сөйләм телен үстерү өстендə эшләү. Тукай əсəрлəре аша туган җиргә, туган телгә мəхəббəт тəрбияләү.

                             Презентацияның эчтәлеге

 Слайд эчтәлеге

Яздырылган тавышлар

Дəрес барышы

Слайд 2. Тукай портреты

«Туган тел»  көе

«Нинди таныш моңлы  көй бу?

Тукай җыры «Туган тел».

Истән бер дә  чыкмый торган

Халык көе «Туган тел».

Балалар, аңлаганыгызча, бүген без Габдулла Тукай Һәм аның əсəрлəре турында сөйләшәчәкбез. Без аның бик күп əкиятләрен, шигырьләрен, табышмакларын өйрəндек Һәм танышуыбызны дәвам итәчәкбез».

 

Слайд 3.  Тукайның балачагы

«Габдулла Тукайның бала – чагы бик авыр елларга туры килеп, кечкенəдəн ятим бала булып үсүгə карамастан, ул бик шат күңелле, шаян, шук бала булып үсə.Үл бик тиз аралашучан һəм аның дуслары бик күп була».

Слайд 4. Тəбигать күренешлəре

Кошлар тавышы, су аккан тавыш.

«Кечкенəдəн ул табигатькə гашыйк – кошлар сайраганын тыңларга, чәчәклəргə карап сокланып утырырга, су коенырга яраткан. Шулай ук кечкенә балаларны бик яраткан һәм аларга бик күп əкиятлəр, шигырьләр язган.»

Слайд 5. Шүрәле белән Былтыр

«Балалар менə бу рəсемгə карап сез Тукайның нинди əкиятен исегезгə төшерəсез? Әкияттəге егетнең исемен һəм аның ни өчен урманга барганын əйтегез». (Балалардан тулы җөмлә белән җавап алына).

Слайд 6. Су анасы рәсеме

- «Су анасы» әкиятендә малай дөрес гамəл кылганмы?

- «Ни өчен алай уйлысыз?»

- «Габдулла Тукай бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?»

Слайд 7. Кәҗә һәм сарык.

Кәҗә һәм сарык тавышлары

- «Менә бу геройлар безгә кайсы әкияттән килгәннәр?»

- « Алар бүрелəрне ничек итеп хəйлəлəгəннəр?»

«Ә хазер табышмак әйтеш уйныйбыз. Экранда чыккан рәсемгә карап Тукайның «Ел фасылларыннан» бер табышмак әйтергә кирəк».

Слайд 8. «Яз»

Ташкын су тавышы

 «Бу кайсы вакыт?»

Боз һəм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьлəр түгелде.

Көннəр озая,

Төннəр кыскара,

Бу кайсы вакыт

Я, əйтеп кара?

Слайд 9. «Җəй»

Кошлар сайраган тавыш.

«Бу кайчак була?»

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерə,

Тиргə төшерə.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була?

Слайд 10. «Көз»

«Бу кайчак була?»

Кырлар буш кала,

Яңгырлар Ява,

Җирлəр дымлана-

Бу кайчак булла?

Слайд 11. «Кыш»

Җил искəн тавыш

«Бу кайчак, туган?»

Һəр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган?

Слайд 12. Күбәләк

«Бала белән күбәләк» шигыренә язылган З.Хабибуллин көе яңырый

«Карагыз әле, балалар, нинди матур  күбәләк. Ә сезнең күбәләк булып очасыгыз киләме? Әйдәгез, балалар, без күбәләкләр булып очабыз».

   Балалар биюе.

Слайд 13. Песи баласы

Песи тавышы

«Безнең гаилә» шигырендә песидән

башка ничə гаилә әгъзасы булган?»

Слайд 14. Кәҗə

Кәҗə тавышы

              «Гали белəн кәҗə»

Безнең Гали бигрəк тату  Кәҗə белəн,

Менә Кәҗə карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә. Кәҗə рәхмәт укый: сакалын селкетә.

(Бер бала укый).

Слайд 15. Карлыгач

Балалар, шушы матур карлыгач турында да Тукай бик матур бер шигырь язган. Ә хəзер мин аны сезгə укып китəм.

            « Карлыгач»

Күптəн түгел безнең тəрəзə капкачын

Оя итте минем сөйгəн карлыгачым:

Ул көн буе авызы белəн балчык ташый,

Балчык белəн матур итеп оя ясый.

Күп эшлəде иренмичə; бара –бара

Чыгарды ул матур – матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен – черки тотып кайта аналары.  

Слайд 16. Памятник

«Шундый матур иҗаты өчен, без Тукайга рəхмəт əйтергə Һəм Һəр ел саен ул туган көнне Һəйкəленə чәчәк куярга тиешбез»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...