Татарча әкиятләр
книга по художественной литературе (младшая группа) по теме

Вафина Эльвира Мансуровна

Балалар өчен язылган әкиятләрем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_kiyat.docx21.27 КБ

Предварительный просмотр:

       Җәй  бәйрәме    “Кунак ашы – кара - каршы“

ЭльвираВафина

Саба районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасында

2015нче елда балаларны яклау көненә багышланган күңел

ачу чарасы.

Җиһазлар: Балаларга киемнәр , милли орнаментлар белән бизәлгән өстәл япмалары,кәрзиннәр, өстәлне бизәү өчен посудалар, урман күренеше.

Максат.Балаларда үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясе бирү. Табигатьне, хайваннарны ярату һәм саклау төшенчәләрен ныгыту. Әти – әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Ике яктан кәрзин тоткан ике кыз җырлап чыгалар

Сания: Уймак кебек кәрзинемне

              Бүләк итте әтием.

Айгөл: Уку алдынгысы диеп

              Мактый мине әнием.

Бергә: Әтигә, әнигә

            Җиләк җыям кәрзингә (2 тапкыр)

Сания: Айгөл, дустым, күр әле

             Җиләге дә җиләге

Айгөл:  Кәрзиннәребез тулса,

              Безгә бит билет була.

Бергә: Әтигә, әнигә

            Җиләк җыям кәрзингә (2 тапкыр)

Айгөл: Ничек күп җыйганнар диеп

             Әти-әни шаккатыр.

Сания: Безнең кызлар уңган диеп

             Шаккатыр, тел шартлатыр

(кызлар җиләк җыялар, аланлыкка Куян чыга)

Куян: Кызлар, гүзәлкәйләр!

           Өемә зур бәла килде,

           Нәниләрем чирләп китте.

           Мескенкәйләр елыйлар,

           Җир җиләге сорыйлар.

  • Коткара күрегез нәниләремне. Яхшылыгыгызны онытмам.

Сания:

  • Сиңа дигән җиләгем юк,

Кит син Куян, хәзер үк.

Айгөл: Тукта әле, Сания,

             Кырт кисәргә ашыкма.

              Куянга ярдәм итик,

              Җиләгебезне бирик.

              Балаларына илтсен

              Тизрәк шифасы тисен.

(кәрзинен Куянга бирә)

Куян: Рәхмәт сиңа , мәрхәмәтле кыз.

Сания: Театр юк сиңа Айгөл!

             Нидип җавап бирерсең?

             Буш кул белән өегезгә

             Ничек кайтып керерсең?

Айгөл: Мин бит яхшылык кына эшләдем, нәни куяннарга ярдәм иттем. Хәзергә сау бул!

Сания: Дус булып йөрим тагын үзең белән!

Айгөл: Йөрмә соң!

(Айгөлләрнең өй күренеше)

Айгөлнең әнисе: Җиләк тә юк, кәрзинең дә,

                              Ни булды балакаем?

Айгөл: Ачуланма, әнием!

             Уймак кебек кәрзинемне

             Җиләк белән тутырдым,

             Балаларын терелтергә

             Куянкайга калдырдым.

(әтисе кызын кочаклап ала)

Айгөлнең әтисе: Минем кызым булдырган

                             Менә ничек зур үскән.

                             Яхшылыклар, изгелекләр

                              Безнең тәрбиядән күчкән.

  • Менә, кызым, акча. Бар, билетка йөгер.

(кереп китәләр. Санияләрнең өй күренеше)

Саниянең әнисе: Әтисе, кара әле! Кызыбыз кәрзинен җиләк белән тутырып кайткан бит. Ә Айгөл бөтенләй җыя алмадымыни? Кулында кәрзине дә күренмәде.

Сания: Җиләк җыеп бетергәч,

              Бер Куян елап килде.

              Балаларым авырый

              Җиләк бирегез, - диде.

              И, Айгөл җүләр икән

              Ышанды шул Куянга.

              Җиләк тулы кәрзинен

              Калдырды ул урманда.

Саниянең әнисе: Әй, кызым,кызым. Син дөрес эшләмәгәнсең, авыру куяннарга җиләгеңне кызгангансың.

Сания: Я, ярый әни,  акчаңны гына бир дә, курчак театрына билетлар беткәнче алып калырга кирәк.

Саниянең әтисе: Бернинди театр да юк,

                             Минем рөхсәттән башка.

                             Миһербансыз кыз үстергәнбез,

                             Гаебен танысын башта.

(чыгып китәләр, Куян балалары белән керә, кулларында җиләк белән кәрзин)

Куяннар биюе.

Куян баласы: Рәхмәт сиңа, юмарт кыз.

  Җирдә ятмый изгелек.

Яхшылыкка – яхшылык дип,

                        Җир җиләге китердек.

Әни Куян: Нәниләрем кәрзин үрде
                   Бүләк итеп үзеңә.

                    Мәрхәмәтле кыз икәнсең,

                    Колак салдың сүземә.

                    Әллә – ли, әллә – ли

            Колак салдың сүземә.

                    Җәйнең матурлыгы синдә

                    Охшагансың чәчәккә.

                     Көзләр җиткәч бергәләшеп

                     Озатырбыз мәктәпкә.

                     Әллә – ли, әллә – ли

                     Озатырбыз мәктәпкә.

                     Укуда да сынатмассың,

                     Без ышанып калабыз.

                     Уңганлыкта, булганлыкта

                     Синнән үрнәк алабыз.

                      Әллә – ли, әллә – ли

                      Синнән үрнәк алабыз.

“Түгәрәк икмәк” әкияте

Җыр.

Дуслар белән бергәләп

Әкияткә барабыз.

Андагы хәлләрне күреп

Бергә күңел ачабыз.

                Әкият, әкият

                Безне чакыра һәрчак.

                Син дә әкиятне ярат

                Ансыз булмый балачак.

1 б. Эһе – һе – һей!

Ишетәсезме, яланаяклы кызлар, яланаяклы малайлар,

Ишетәсезме, кунаклар!

Безне әкият дәшә,

Менә бит ул, янәшә.

Әйдә, рәхим итегез,

Безне күреп китегез.

А.б.Берничә еллар элек,

 Чәй эчеп, кет – кет көлеп.

 Яшәгәннәр ди шулай

 Бер әби белән бабай.

 Алны – ялны белмәгән

 Әби гелйон эрләгән.

 Ә бабай думбра чирткән

 Шулай алар көн иткән.

Бабай.  Йокы качты, карын ачты

Әйдә карчык, он илә,

Күмәч пешер син безгә.

Әби.Оны булса иләр идем

Келәтебез бушаган.

Үзең эзләп кара әле,        

Әз генә он тап әле.

Бабай. Таптым, таптым онын да,

Күкәен дә, маен да.

Әби. Өлгер дә үзең, зирәк

Хәзер пешерәм икмәк.

А.б. Күмәч пеште, кызарды

Аннан юлга кузгалды.

Мичтән төште җай гына

Эче, тышы май гына.

Күмәч. Әби, бабай күрмиләр,

Киткәнемне белмиләр.

Качтым мин матур итеп

Тик утырсыннар көтеп.

Куян. Түгәрәк күмәч, матурым

Кая киттең, алтыным?

Бик тәмле күренәсең

Тыштан ук беленәсең.

Күмәч. Келәттән җыелып, каймакка басылдым

Тәрәз төбендә киптем.

Әбидән дә киттем,        

Бабайдан да киттем.

Куян апа, хуш, исән бул

Мин инде күп юл үттем.

Куян. Рәхим ит!

Урманымда кунак бул.

Кунак булсаң тыйнак бул.

Чәчәкләрне өзмә, тәкыяга тезмә.

Бүре. Түгәрәк күмәч, матурым

Кая киттең, алтыным?

Бик тәмле күренәсең

Тыштан ук беленәсең.

Күмәч. Келәттән җыелып, каймакка басылдым

Тәрәз төбендә киптем.

Әбидән дә киттем,

Бабайдан да киттем,

Куяннан да киттем.

Бүре абый, хуш, исән бул

Мин инде күп юл үттем.

Бүре. Хәерле юл,- телим гел

Тик онытма, шуны бел.

Җәнлекләрне куркытма,

Усалларын котыртма.

Аю. Түгәрәк күмәч, җимешем

Каян кайтып килешең?

Бик тәмле күренәсең

Тыштан ук беленәсең.

Күмәч. Келәттән җыелып, каймакка басылдым

Тәрәз төбендә киптем.

Әбидән дә киттем,

Бабайдан да киттем,

Куяннан да киттем,

Бүредән дә киттем.

Аю абзый, хуш, исән бул

Мин инде күп юл үттем.

Аю. Ярар, китсәң китәрсең,

Шуны белеп үтәрсең.

Кураларны сындырма,

Корт оясын туздырма.

Төлке. Түгәрәк күмәч, матурым,

Кая киттең алтыным.

Бик тәмле күренәсең

Тыштан ук беленәсең.

Күмәч. Келәттән җыелып, каймакка басылдым

Тәрәз төбендә киптем.

Әбидән дә киттем,

Бабайдан да киттем,

Куяннан да киттем,

Бүредән дә киттем.

Аюдан да киттем.

Урман буйлап күп юл үттем

Мин инде арып беттем.

Төлке. Әйдә, шушы аланнарда

Бер ял итеп алырсың.

Әгәр урман охшап китсә

Бөтенләйгә калырсың.

Күмәч. Төлке түти, тәмле сүзең

Хуш булды җаннарыма.

Әби – бабайны сагындым

Кайтыймчы яннарына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

« Использование в работе с детьми дошкольного возраста дидактических игр, рекомендованных УМК «Татарча сөйләшәбез»

Во время обучения русскоязычных детей татарскому языку для закрепления активных слов и речевых образцов, для обогощения словарного запаса использую дидактические игры. Используя демонстрационный и раз...

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....