Китап - белем чишмәсе!
творческая работа учащихся по художественной литературе (старшая группа) на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

Әлеге шигырем Созвездие шигъри иҗади конкурсында беренче урын яулады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitap_-_belem_chishmse.docx12.97 КБ

Предварительный просмотр:

Китап – белем чишмәсе!!!

Безнең гайлә бик тә тату –

Әти, әни, мин, энем.

Әти шәһәр сагында хезмәттә,

Белем сагында – әнием.

Энем белән икәүләп

Без бик тату торабыз,

Һәр көн иртән иртүк торып,

Без бакчага барабыз.

Әнием эшләгән бакчада

Бик күңелле көн үтә.

Иртән иртүк барабыз,

Инде көн үтеп китә.

Төрле уен, түгәрәкләр,

Әкият, мультик карыйбыз.

Апа биргән дәресләрне

Бик бирелеп тыңлыйбыз.

Энем белән икебезгә

Әнием күп китап ала.

Татарча һәм русча китаптан

Китапханәбез тора.

Китап киштәбезне әни

Көн дә яңартып тора.

Матур – матур китапларны

Кибеттән ташып тора.

Тукайның бар әкиятен:

Шүрәле, Су анасын

Әнигә көн дә укытабыз,

Яратабыз барысын!

Тукай абыйның бер әкиятен –

Кәҗә белән сарыгын

Энем бик тә ярата.

Көнгә берничә укытып,

Китап белән йокларга ята.

Шүрәлене, Су анасын

Рәсемнәргә төшерә.

Бәйгеләргә җибәреп

Беренче урыннар ала!

Салават күпере журналында

Тукай абый шигырен –

Бала белән күбәләкне

Матур итеп сөйләдем.

Җиңүле урын яуладым,

Бакчам данын зурладым!!!

Маршак, Михалков, Толстой –

Рус авторлары болар,

Ләбиб Лерон, Шарапова Йолдыз апайны

Һәммәсен дә укыйбыз.

“Китап – белем чишмәсе!” – дип,

Көн дә әнием өйрәтә.

Үзем әнидән отып алганны

Мин энемә өйрәтәм!!!

“Укырга, укырга, укырга!” – дигән

Ленин бабай китапта.

Тырышсаң, ялкауланмасаң,

Төшенерсең һәрчакта.

Биш яшемдә әни белән

Әлифба укып чыктык.

Бер ел эчендә тырышып,

Хәрефләрне без җиңдек.

Менә шулай китап белән

Дуслар булып киттек без.

Укый һәм яза беләм,

Мәктәпкә инде әзер без!

Ахметзянов Айназ Алмазович

II Региональный конкурс «А я выбираю книгу»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем  хәтерлидер.Әнисе , я әбисе  укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

"Туган тел саекмас чишмә"

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....

“.Тукай – шигъри чишмәбез”

1.Балаларның Г.Тукай турында белемнәрен тулыландыру.2.Күзаллауларын киңәйтү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм, хәтерне үстерү.3. Әдәби әсәр аша белем алуга омтылыш, теләк булдыру. Матур әдәбиятка карата...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...