Маҗаралы кышкы каникул!
творческая работа учащихся по художественной литературе (средняя группа) на тему

Ахметзянова Фарида Сафуановна

 

Бар күңелем шигырьләрдә!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mazharaly_kyshky_kanikullar.docx13.09 КБ

Предварительный просмотр:

Маҗаралы кышкы каникул!

Көтеп алган Яңа ел

Бу ел да килеп җитте.

Каникул маҗараларын

Күңелем һәркөн көтте.

Яңа елны каршыладык

Дәү әнидә кунакта.

Көтәләр безне авылда

Әбиемнәр чиратта.

Әниемнең туган җире –

Шытсу дигән авылга,

Саба якларына бергә,

Кайтырга чыктык, алга!

Кирәк – яраклар җыелды,

Күчтәнәчләр төялде.

Утырдык та машинага

Җилдерәбез авылга!

Әби – бабай һәм дәү абый

Сагынып каршы алды.

Кунак абыйлар кайтты дип,

Песи дә мияулап алды.

Әби – бабай бик сагынган

Безне сөеп туймыйлар.

Конфет – перәннекләр белән

Рәхәтләнеп сыйлыйлар.

“Кышкы каникулда бераз

Конфет ашау ярый ул!

Кыш бабай күчтәнәче бит,

Сыйланыгыз, улларым!”

Әби шулай көйләп тора,

Бабай кушылып баш кага.

Ничек ашамыйсың инде,

Конфет бит кызыктыра!

Ярый, хуш, бик  күңелле

Үтә һәрбер көнебез.

Ишегалды без уйнаудан

Көзге ебек ялтырый.

Чаңгы, чана, тимераяк

Шуабыз көн дә тауда.

Выж да выж җилләр сызгыра

Туктама, алга, алга!

Тауны җилдереп төшәбез,

Менгәндә бераз авыр.

Җәяүләп менәргә кирәк,

Зыян юк, безгә зарур.

Кыш бабай һәм кар кызын

Ясап куйдык урамга.

Кар бабайны да ясадык ,

Иптәшкә дип буранга.

Төрле төстә утлар суздык

Бар ишегалды буйлап.

Җем – җем итеп балкып яна

Күз кыса безгә уйнап!

Саф һавада уйнап аргач,

Йоклаулары  бик тәмле!

Башны мендәргә салуга

Китәбез йоклап тәмле!

Әни әйтә балалар

Шулчак яхшы үсәләр:

Тәмле итеп йокласалар,

Вакытында ашасалар,

Һәрчак сүз тыңласалар!

Ә без бит шундый малайлар –

Әнинең горурлыгы!

Әтинең – чын лачыннары,

Ил сагы сакчылары!

Әйе, бик күңелле узды

Кышкы каникуллар да!

Әби – бабай шат, елмая.

Бик канәгать алар да!

Казаныма – өебезгә

Китәр көннәр җиткәндә

Бераз моңсу булса да,

Төшермибез без кәефне

Кышкы маҗаралар әле

Безне көтә – ул алда!!!

Ахметзянов Айназ Алмазович.

Конкурс «Новогодние приключения».

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

Кышкы бер вакыйга

Балаларда яна елга карата кызыксыну уяту...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

“Кышкы табигать”

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлекнең план - конспекты...