Милли бәйрәм “Сабантуе”на багышланган маҗаралы уен-сценарий
учебно-методический материал (средняя, старшая, подготовительная группа)
Максат: Балаларны Сабантуй традицияләре белән уен аша таныштыру; аларда милли мәдәнияткә карата горурлык хисен маҗара аша уяту. Традицион уеннарны саклау һәм аларны заманча маҗаралы уеннар (квест) белән баету.
Сабантуйны “Ике дөнья арасында” форматында төзибез. Һәр этапта балалар башта уенның традицион (чын) вариантын уйныйлар, аннары шул ук уенның “Детектив” (логик/нестандарт) биремен үтиләр. Бу ̶ бәйрәмне икеләтә кызыклы итә.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.36 КБ |
Предварительный просмотр:
Милли бәйрәм “Сабантуе”на багышланган
маҗаралы уен-сценарий
Тема: “Югалган калфак сере”
Максат: Балаларны Сабантуй традицияләре белән уен аша таныштыру; аларда милли мәдәнияткә карата горурлык хисен маҗара аша уяту. Традицион уеннарны саклау һәм аларны заманча маҗаралы уеннар (квест) белән баету.
Сабантуйны “Ике дөнья арасында” форматында төзибез. Һәр этапта балалар башта уенның традицион (чын) вариантын уйныйлар, аннары шул ук уенның “Детектив” (логик/нестандарт) биремен үтиләр. Бу ̶ бәйрәмне икеләтә кызыклы итә.
Бурычлар:
1. Танып-белү: Сабантуй уеннарының асылын (җитезлек, бердәмлек, тапкырлык) аңлату.
2. Үсеш: Логик фикерләүне, командада эшләргә өйрәнүне, игътибарлылыкны үстерү.
3. Тәрбия: Халык йолаларына “иске әйбер” кебек түгел, ә “кызыклы хәзинә” кебек караш тәрбияләү.
Җиһазлар:
-Зур чигүле кулъяулыклар (төенчекләр белән).
-Агач кашыклар һәм гади ташлар (яки төсле шарлар).
-“Тылсымлы карта” (ертылган кисәкләр).
-Кыңгыраулар, капчыклар, чүлмәк (пластик та булырга мөмкин), кыскычлар.
-Йомыркалар
-Тастымаллар
-Балалар санынча билбаулар, калфаклар
-1 нче төенчектә – Ат (уенчык)
-2 нче төенчектә – Тәкә (уенчык)
-3 нче төенчектә – Чигүле сөлге
-4 нче төенчек – фен, тарак,
-5 нче төенчек - кер кыскычлары, вак-төяк, һ.б.
-6 нчы төенчек – һ.б.
-Кыңгырау
-Кечкенә генә йомшак уенчык
-Кипкән яфраклар яки макарон
-Коры борчаклар
-Чүпрәк яки шарф һ.б.
-Кулъяулык, анда чигелгән бизәкләр, алар арасында “серле хәрефләр” (яки рәсемнәр) яшерелгән.
Төп атрибут: Көмеш төсендәге яки алтын җепләр белән чигелгән зур Калфак (ул хәзинә булып санала).
Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар Сабантуй уеннарын үз теләкләре белән, “хәзинәгә” ирешү юлындагы мөһим адымнар итеп кабул итәләр.
Бу сценарийның уникальлеге:
1. Активлык: Балалар традицион уеннарны да һәм детектив уеннарны да “баш эшләтеп” уйныйлар.
2. Эмоция: Капчык, җырлый торган чүлмәк элементлары сюрприз эффекты тудыра.
3. Заманчалык: Детектив форматы балалар өчен һәрвакыт трендта, бу аларны кызыксындыруның иң яхшы ысулы.
4. Җиһазлар: Барлык әйберләр дә кул астында, ләкин аларны куллану ысулы − яңа.
Сценарий барышы:
Бик матур татарча бәйрәмчә күңелле көй уйный.
Залга музыка астында милли киемдәге алып баручы килеп керә. Ул бик борчулы.
А.б.: Дусларым, зур бәла! (музыка тына) Сабантуй башланырга тиеш, ләкин безнең бәйрәмнең төп хәзинәсе – Тылсымлы Калфак югалган! Ул булмаса, Сабантуйның кодлары эшләми: уеннар башланмый, чишмәләр акмый, атлар чапмый. Калфакны табар өчен безгә чын милли детективлар командасы кирәк. Балалар! Бүген Сабантуй, ләкин бу гади бәйрәм түгел. Безгә Сабантуйның башта “'Хәзинә картасын” җыярга кирәк, шушы картаны җыйгач кына без Сабантуй символы Калфакны таба алабыз. Безнең һәр уенда ике сынау бар: беренчесе ̶ көч һәм җитезлек өчен (традицион уен), икенчесе ̶ акыл һәм тапкырлык өчен (детектив бирем). Сез әзерме?
Балалар җавабы: Без әзер!
(Балалар ике командага бүленеп эшли)
А.Б. Башлыйбыз, балалар! Егетләр, билләргә кызыл билбау бәйлибез! Кызлар, калфак киябез! (малайлар билләренә билбау бәйлиләр, кызлар калфак кияләр)
1. Бирем: “Төенчекләрдәге серләр” (Логика һәм игътибарны үстерү)
Уен: Зал буйлап 5-6 чигүле кулъяулык-төенчек ташланган. Балалар аларны табарга тиеш. Һәр төенчек эчендә – киләсе уенның “коралы” яки табышмак.
Бер төенчек эчендә бөтенләй кирәксез әйбер (мәсәлән, заманча уенчык яки фен / ручка / буш коробка һ.б.) булырга мөмкин. Балалар “Бу Сабантуйга туры киләме?” дигән сорауга җавап бирергә тиеш.
А.Б.: Балалар, без хәзер сезнең белән “Төенчекләрдәге серләр” дип аталган бик кызыклы уен уйнап алабыз. Төенчекләрне эзләп табабыз, чишәбез, эчендәге әйберне нәрсә икәнлеген әйтәбез һәм иң мөһим сорага җавап бирәбез: Бу Сабанту элементымы, Сабантуй бәйрәменә туры киләме?
Төенчекләргә нәрсә салынган:
1 нче төенчектә – Ат (уенчык)
2 нче төенчектә – Тәкә (уенчык)
3 нче төенчектә – Чигүле сөлге
4 нче төенчек – фен, тарак,
5 нче төенчек - кер кыскычлары, вак-төяк, һ.б.
6 нчы төенчек – һ.б.
2. а)Традицион уен: “Чүлмәк вату”. Баланың күзе бәйләнә, ул таяк белән чүлмәкне (чиләкне) бәреп ватырга (тидерергә) тиеш.
б)Детектив бирем. “Тавышлы чүлмәкләр”(яки “Җырлаучы чүлмәкләр”)
Алып баручы: Әйдәгез, балалар, без хәзер бер Тавышлы чүлмәкләр уенын уйнап алабыз! Аның эчендә бик күп серләр яшеренгән. Сезгә аларны ишетеп, татыңлап танырга кирәк!
Уен барышы:
1. Уртада зур, матур чүлмәк. Эченә төрле тавыш бирүче предметлар салына:
-Кыңгырау (яхшы ишетелсен өчен)
-Кечкенә генә тутырылган йомшак уенчык (бу тавыш турында балалардан сорарга була нинди тавышка охшаган дип)
-Кипкән яфраклар яки макарон (кисәкле тавыш)
-Коры борчаклар (тәгәрәү, шакылдау тавышы)
-Чүпрәк яки шарф (ышкылу тавышы), һ.б.
2. Балалар (яки кунаклар) түгәрәк ясап баса.
3. Алып баручы, чүлмәкнең эчтәлеген күрсәтмичә, әкрен генә бер генә предметны алып, аны итеп күрсәтә (мәсәлән, кыңгырауны чыңлата, борчакларны шакылдата, яфракларны селкетә, һ.б.).
4. Максат: Балалар бу тавышны ишетеп, аның нинди тавыш, нәрсәгә охшаш булуын әйтергә тиеш.
5. Бүләкләү: Дөрес җавап биргән кешегә алып баручы төрле бүләкләр бирә. Мәсәлән, кыңгырауны таныган кешегә – чигүле кызыл тастымал, борчакны таныган кешегә – чигүле яшел түбәтәй, яфраклар кыштырдаган тавышны танучыга – яулык һ.б.
4.а) Традицион уен: “Аркан тартышу”. Ике команда арканның ике ягыннан үз якларына тарталар. Көч сынашалар.
б)Детектив бирем: “Тылсымлы Тулпарлар”
Кирәк булачак: Ике озын аркан (очлары бәйләнгән – зур боҗра ясалган) һәм бик матур татар көе.
Алып баручы: Дуслар, Сабантуй ат чабышларыннан башка булмый! Ләкин безнең атлар гади түгел, алар – тылсымлы. Бу атның бер башы, бер гәүдәсе, ләкин берничә аягы бар! Сез хәзер бердәм Тулпарга әйләнергә тиешсез!
1. Әзерлек (“Атны йөгәнләү”)
Балалар (яки кунаклар) ике командага бүленә.
Һәр командага Тылсымлы йөгән (очлары бәйләнгән аркан) бирелә.
Команда аркан эченә кереп баса һәм аны билдән тотып тора. Хәзер алар – бер зур Ат.
2. Чабыш (“Биеп бару”)
Төп кагыйдә: Йөгерергә ярамый! Татар көе яңгырый. Команда көйгә туры китереп, биеп яки матур итеп атлап, куелган киртәләр (мәсәлән, кечкенә чәчәкләр яки туплар) арасыннан елан кебек боргаланып үтәргә тиеш.
Команданың максаты – чәчәкләргә тимичә, арканны төшермичә һәм бер-берсеннән аерылмыйча финишка барып җитү.
3. Кызыклы шарт (“Катып кал!”)
Көй көтмәгәндә туктап кала. Шул мизгелдә Ат та туктарга һәм бер аякта катып калырга тиеш.
Алып баручы тикшерә: Карыйбыз, кайсы атның аягы талмый икән? Кем селкенә яки аягын җиргә куя – ул команда атны су эчертергә туктала, ягъни бер адым артка ясый.
4. Финиш һәм Бүләк
Финишка беренче килеп җиткән команда җиңүче дип игълан ителә.
Җиңүчеләргә Картаның бер кисәге бирелә.
5. а)Традицион уен: “Кашыкка йомырка салып йөгерү”. Балалар кашыкны авызларына кабып (яки кулларында тотып), йомырканы (шарны) төшермичә йөгерәләр.
б)Детектив бирем: “Тавыкның алтын йомыркасы”
Кирәк булачак материаллар: Кашыклар, буялган яки бисер белән бизәлгән йомыркалар (муляж булса яхшырак, пластмасса шарчык эченә бераз авырлык салып, чын йомырка кебек итәргә мөмкин), музыка, финиш сызыгы.
Алып баручы:
Ә хәзер безгә Тавык әбинең бердәнбер, алтын йомыркасын саклап калырга кирәк! Бу йомырка бик кадерле, чөнки ул безгә бәхет китерәчәк! Кемнең кулы нык, кемнең йөрәге сабыр, шул гына аны җиренә җиткерер!
1. Әзерлек (Тавык командасы)
Ике командага бүленәбез. Һәр команда – Тавык фермасы.
Һәр уенчыга бер кашык һәм Алтын йомырка бирелә.
Балалар старт сызыгына басалар.
2. Йомырка илтү (“Йомырка марафоны”)
Төп кагыйдә: Һәр уенчы кашыкка салынган йомырканы тотып, финиш сызыгына кадәр йөгереп (яки тиз атлап) барырга тиеш. Финишта йомырканы билгеләнгән савытка (мәсәлән, кәрзингә яки матур савытка) салып, кашыкны чираттагы уенчыга тапшыра.
Йомыркага кул белән тотынырга ярамый!
3. Көлкеле шарт (“Кыт-кытыйк-шок!”)
Әгәр йомырка кашыктан төшеп китсә (яки шартласа):
Уенчы шунда ук туктап, өч мәртәбә “Кыт-кытыйк! Кыт-кытыйк! Кыт-кытыйк!” дип кычкыра.
4. Финиш һәм Бүләк
Барысы да йомырканы уңышлы илтеп куйган команда җиңүче дип игълан ителә.
Җиңүчеләргә “Картаның бер кисәге” бирелә.
6. а)Традицион уен: “Капчык киеп йөгерү”. Ике команда капчык киеп, билгеләнгән урынга кадәр сикереп баралар. Иң җитез команда билгеләнә.
б)Детектив бирем: “Капчык киеп сикерү” уены
Уен тәртибе: Балалар капчык эченә кереп утыралар. Алып баручы “Көн!” дигәндә, алар сикереп алга бара, “Төн!"”дигәндә – капчык эченә кереп качалар.
Максат: Реакцияне тикшерү. Иң игътибарлы бала Картаның соңгы кисәген ала.
7.а)”Кулъяулык өчен көрәш”
Традицион уен: “Чигүле кулъяулыкны тартып алу”. Балалар түгәрәккә баса, уртада ̶ кулъяулык тотып Батыр тора. Балалар кулъяулыкны алып качарга тиеш, ә Батыр аларны тотмакчы була.
Б)Детектив бирем: “Кулъяулыктагы мәгълүмат”. Кулъяулыкны алган команда аны җәеп сала. Анда чигелгән бизәкләр арасында “серле хәрефләр” (яки рәсемнәр) яшерелгән. Балалар шул рәсемнәрдән Сабантуйның төп сүзен (мәсәлән: БӘЙРӘМ яки ДУСЛЫК) төзергә тиеш.
Җиңүчеләргә “Картаның бер кисәге” бирелә.
8. Финал: “Хәзинә табылды!”
А.Б. Балалар, афәрин! Менә без, ниһаять, картаның барлык кисәкләрен дә таптык. Хәзер аны җыеп кушып карыйк, ягез әле!
Балалар җыелышып идәнгә тезелешеп утыралар һәм картаны (пазл кебек) туры китереп кушалар – анда Калфак урнашкан урын күрсәтелгән – шул урында Калфак рәсеме ясалган (бу урын группаның бер урыны була инде).
Балалар Картаның барлык кисәкләрен җыялар. Карта буенча алар залның бер почмагында яшерелгән зур Көмеш Калфакны табалар.
Калфак эчендә – “Сабантуй Батыры” дигән татлы медальләр яки милли бизәкле бүләкләр. Алып баручы бу татлы медальләр яки милли бизәкле бүләкләрне балаларга тарата.
А.б.: Булдырдыгыз, балалар, сез чын детективлар икәнсез! Сез Сабантуйның нинди икәнен үз көчегез, тапкырлыгыгыз белән исбатладыгыз. Хәзер Калфак үз урынында – димәк, Сабантуй мәңге яшәячәк!
А.б.: Ә хәзер бергәләп бәйрәм итүне дәвам итәбез!
9. Соңгы нокта: “Бердәмлек флешмобы”
Балалар “Әпипә” көенә заманча бию хәрәкәтләре белән (мәсәлән, “түбәтәйне төзәтү”, “ат чабышы”, “чүлмәк вату” хәрәкәтләрен кушып) гомуми бию башкаралар.
Бәйрәм тәмам!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.
Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий
laquo;Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий...
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим ...
Милли тел – милләт җаны.
Милли тел – милләт җаны....



