Шөгыль эшкәртмәсе Ш.Галиев
план-конспект занятия по художественной литературе (подготовительная группа)

Мухаметзянова Милеуша Наримановна

Мәктәпкә әзерлек группасы өчен  шөгыль конспекты

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы,Апас муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә   белем бирү учреждениясе “Каратун  “Гөлчәчәк”балалар бакчасы

Татарстанның  Халык шагыйре

Шәүкәт Галиевнең тууына

91  ел тулу уңаеннан үткәреләчәк

IV төбәкара методик эшкәртмәләр  бәйгесе

        Юнәлеше:  шөгыль

Эшнең исеме:

Шәүкәт Галиевнын “Светофорның өч сүзе”шигырен  уку

Эшне башкаручы:

тәрбияче,

Мөхәмәтҗанова Миләүшә Нариман кызы

 Каратун,  2019

Дата

29.11.2019.

Тәрбияче

 Мөхәммәтҗанова Миләүшә Нариман кызы

Тема

Шәүкәт Галиевнын “Светофорның өч сүзе”шигырен  уку

Балаларның яше

 Мәктәпкә әзерлек төркеме

Шөгыль формасы

 ( төркем белән)

Максат

  Якташыбыз балалар шагыйре Шәүкәт Галиев белән таныштыруны дәвам итү. “Светофорның өч сүзе” шигырен уку.

 Бурычлар

 Тәрбияви

 Балаларда урамда ,юлда үз-үзләрен дөрес тоту,бер-берсенә игътибарлы булу,сабырлык сыйфатлары тәрбияләү.

 Үсеш

Шигырь аша светофор турындагы белемнәрен ныгыту,хәтер сәләтен үстерү.

 Белем бирү

 Шэүкәт Галиевнын иҗаты белән таныштыру.Шигырьнең эчтәлеге буенча  сорауларга җавап бирүгә  күнектерү.

 Көтелгән нәтиҗә

 Балалар Шәүкәт Галиев иҗаты белән танышалар.

Сузлек

Ваемсыз,кисәтү,чат,сакта,ич,кузгалма,сабыр,дия.

Жиһазлау

 Проектор, ИКТ куллану, слайдлар күрсәтү,Ш.Галиев портреты, китапларыннан күргәзмә; Кайчы төсле кәгазь, картон, җилем, салфетка,буяулар, пумалалар, карандашлар, бетергечләр,су савыты белән су,  альбом;пластилин,такта,пластилин пычагы;кызыл ,сары,яшел төстәге түгәрәкләр.

 Шәхси эш

Эшчәнлек барышында авазларны, сузләрне дөрес әйтмәүче балалар белән үткәрелә.

Эшчәнлекнең структурасы

  1. Оештыру.

Төп өлеш

Сюрприз момент “ Светофор кунакка килгән”.

  1.  Китап күргәзмәсе.

Шәүкәт Галиевнын “Светофорның өч сүзе”шигырен  уку

 Табышмаклар

Ял минуты“Светофор утлары”

Светофор ясау

Йомгаклау

 Эшчәнлек барышы:

Кереш өлеш:

   Төркем бүлмәсендә ярым түгәрәк ясап  мендәрчекләргә утырышалар.

Тәрбияче: Исәнмесез.

Балалар:  Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар,  кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче:Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте.

Төп өлеш: Сюрприз минут “ Светофор кунакка килгән”.

 

Балаларның белемнәрен актуальләштерү. (проектордан  слайдлар карау

Кыштырдаган тавыш ишетелә.(Ишек шакыйлар Светофор керә.)

Тәрбияче: Кем соң бу балалар ?  

 Балалар: Светофор

Светофор:Әйе,балалар Мин – Светофор.Ә сез мине каян беләсез соң?

Балалар: Син юл чатында торасың.

                 Алмаш-тилмәш өч күз яна:

                 Яшел,сары һәм кызыл.

                Урамда исән йөрергә

                 Булыша ул көнозын.

Тәрбияче:Сине балалар гына түгел,бөтен кеше белә –Светофор. Шәүкәт абый Галиев сина багышлап шигырь дә язган әле.

Светофор: Кем соң ул Шәүкәт Галиев ? Мин аны белмим ?

Тәрбияче:Шәүкәт Галиев –ул безнең якташыбыз,балалар өчен шигырьләр язучы шагыйрь.Ул 1928елның 20 ноябрендә Апас районы Олы Бакырчы авылында туа.Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган,безнең балалар аның шигырьләрен яраталар .Без аның китапларыннан күргәзмә оештырдык .Буген без аның “Светофорның өч сүзе”шигыре  белән танышып китәрбез.

     Әйдәгез әле шуны тыңлап китәбез . Язучының нәрсә турында әйтәсе килгән икән? Сез ничек аңлыйсыз?

Тәрбияче шигырьне укый.

Светофорның өч сүзе

Урамнарны
Күзәтеп,
Узганнарны
Кисәтеп,
Чатта тора
Светофор,
Сакта тора
Светофор.
Янып тора
Өч күзе,
Күреп тора
Ич безне.
Әйтеп тора
Өч сүзне:
— Кузгалма!— ди
Кызыл күз.
— Сабыр!— дия
Сары күз.
— Ярый!— дия
Яшел күз.
Без дә аңа
Карыйбыз,
Күзебезне
Алмыйбыз,
Ни әйткәнен
Аңлыйбыз:
— Кузгалма!— ди
Кызыл сүз.
— Сабыр!— дия
Сары сүз.
— Ярый!— дия
Яшел сүз.

Тәрбияче:  Светофорның  нинди  өч сүзе бар?

Балалар:   Кызыл,сары,яшел.

Тәрбияче:Кызыл күз нәрсә ди?  

Балалар:  Кузгалма

Тәрбияче: Сары күз нәрсә ди?  

Балалар:  — Сабыр!

Тәрбияче: Яшел күз нәрсә ди?  

Балалар:  — Ярый!

 Светофор:Балалар ,мин сезгә табышмаклар алып килдем .Игътибар белән тыңлагыз  әле.Кайсыгыз зирәк икән.

1.Көзме ,кышмы,язмы,җәйме

Тыңламый,нишләтәсең-

Кар-буранда, җил –яңгырда

Салмый ул эшләпәсен.

Нәрсә ул балалар?

Балалар:кадак

2.Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парихмахерга кермәгән,

Сакалын кистерәгән?

Монысын кем белә ,балалар ?

Балалар: кәҗә.

3.Су өстендә җәяү йөрим ,

Тып-тып басып атлыйм мин.

Иң тирән җирдән үтәм мин

Әз генә дә батмыйм мин.

Бу табышмакның җавабын кайсыгыз белә?

Балалар:боз өстендә.

4.Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкәләп,

Җан-фәрманга йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп.

Нәрсә соң ул балалар?

Балалар: футбол тубы

Светофор : Афәрин ,балалар бөтен табышмакларның да җавапларын белдегез.Бик зирәк икән сез.

Тәрбияче: Шаян да инде син ,Светофор.Үзең Шәүкәт Галиевны белмим дисең.Үзең безгә аның табышмакларын алып килгәнсең.

Светофор :Беләм мин Шәүкәт абыйны,бик яхшы беләм .Тик минем балаларны сынап карыйсым килгән иде.Балалар да Шәүкәт Галиевны бик яхшы беләләр икән.

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез бераз ял  итеп алабыз.

Ял минуты “Светофор утлары”

Светофорда - кызыл ут!

Юл хәтәр-  үтү юк!

Ә сары утны күрсәтсә-

“Әзерлән “,-дип кисәтә.

Яшел утны ул алды-

Чыга башла ,юл бушады.

Яшел төс-балалар алга баралар.

Сары төс-бер урында атлап торалар.

Кызыл төс-бер-берсенә бармак яныйлар.

Тәрбияче:Балалар ,ә сезнең светофор ясап карыйсыгыз киләме?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче : Светофорны нәрсәдән ясап була?

Балалар:

-рәсемен ясап була.

-пластилиннан

-кисеп ябыштырып.

Балалар кайсыгыз светофорны нинди ысул белән ясарга тели ?

Рәсемен ясарга теләүчеләр –Рәссамнар  ; пластилиннан ясарга теләүчеләр –Сынчылар  ; Кисеп ябыштырырга теләүчеләр-Иҗат почмагына рәхим итегез.

Балаларның иҗади эшләре . Эш барышында тәрбияче күзәтеп йөри, үзенчәлеклене хуплый, иң  уңышлы эшне башкаларга күрсәтеп мактый,

 киңәшләр бирә,ярдәм итә.

 Тәрбияче :Балалар ,бу ясаган светофорларны нишләтәбез?

Балалар:Светофорга бүләк итик.

Светофорларны бүләк итү.

Светофор:Рэхмәт,сезгә балалар.Мин бу светофорларны җәяүлеләргә бүләк итәрмен .

Юлда һәрвакыт уяу,булыгыз светофорга карап йөрегез ,-диярмен.Сау булыгыз.

Тәрбияче,балалар :Сау бул ,Светофор.

Йомгаклау өлеше

– Без бүгенге шөгылебездә кем турында сөйләштек?

Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы ?  Ошаса –яшел,бераз гына ошаса –сары,ошамаса –кызыл түгәрәкне өскә күтәрегез?(Түгәрәкләр өстәлдә)

 Ш.Галиевның кайсы шигырьләрен укырга  телисез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Галиҗәнәп электр

Балаларга электр турында төшенчә бирү  .....1кВт энергия 38кг. ипи пешерергә, 18 кг. сыр ясап чыгарырга, 2 пар аяк киеме тегәргә җитә....

Опыт работы воспитателя МБДОУ детский сад № 9 г.Славянска-на-Кубани Галий Светланы Ивановны на тему: "Развитие познавательной деятельности дошкольников посредством экспериментирования"

Опыт работы воспитателя МБДОУ детский сад № 9 г.Славянска-на-Кубани Галий Светланы Ивановны на тему: "Развитие познавательной деятельности дошкольников посредством экспериментирования"...

Сценарий проведения гала - концерта Фестиваля детской песни "Весенняя капель".

Фестиваль детской песни "Весенняя капель" проводился в рамках проекта "Мы - жители планеты Земля" и был посвящен Всемирному Дню Земли - 22 апреля....

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...