"Су анасы"
план-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа)

Зарипова Ильсеяр Рамазановна

    Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү

 Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга әйтә белү сәләтен үстерү.

 

 Әсәргә нәтиҗә ясый белүне ,уйлау сәләтләрен үстерү.

Нәфис-нәфәсәти яктан тирә-юнне кабул итүләрен үстерү.

 

 Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: караклык,  чит әйберләргә тиюгә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_su_anasy.docx25.19 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама Муниципаль районы

“83-нче санлы гомуми   үстерелешле балалар бакчасы”

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем учреждениясе

 

Зурлар төркемендә буктрейлер технологиясен кулланып үткәрелгән сөләм үстерү шөгыленең план конспекты.

 

Төзеде:

ТР ТКМР “83 нче санлы  гомуми

 үстерелешле балалар бакчасы

 тәрбиячесе :Зарипова И.Р.

Тема:

Буктрейлер технологиясен кулланып Габдулла Тукайның “Су анасы”әкияте белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе:

 Матур әдәбият белән таныштыру.

Интеграль  белем бирү өлкәләре:

   Сөйләм телен үстерү,Нәфис –нәфәсәти,социаль- аралашу өлкәсе.

Яшь үзенчәлекләре:

Зурлар төркеме

Максат:

  Балларда татар халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту.

Бурычлар

Өйрәтүче.

Үстерүче.

Тәрбияви.

    Матур әдәбият әсәрләре аша балалар күңелендә туган илне сөю хисе тәрбияләү

 Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга әйтә белү сәләтен үстерү.

 Әсәргә нәтиҗә ясый белүне ,уйлау сәләтләрен үстерү.

Нәфис-нәфәсәти яктан тирә-юнне кабул итүләрен үстерү.

 Балаларга әсәрнең эчтәлегенә төшенергә булышу, матур әдәбият геройлары аша төрле начар сыйфатларга: караклык,  чит әйберләргә тиюгә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чаралар:

 Балалар белән әзерләнгән видео сюжет карау, сорауларга җавап, уеннар уйнау, әңгәмә,диалогик сөйләм,рәсем ясап китап төзү.

Җиһазлау:

Таратма: Су анасы әкиятенә раскраскалар,  төсле каләмнәр.

Күрсәтмә:проектор, кояш рәсеме,видео сюжет,”Су анасы”китаплары 3 форматта.

Сүзлек өстендә эш:

  Сусадым,басма,җен,сачен,иясе.

Алдан үткәрелгән эш:

  “Су анасы” әкиятенә кыска видео ролик әзерләүбалалар белән берлектә.

Алга таба эш:

 Әкиятне сәхнәләштерү.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш:  1.Исәнләшеп,бер –берсенә сәлам бирү.Шөгылнең максаты белән таныштыру.

II. Төп өлеш:

 1.Табышмакка җавап табу.

2.  “Су анасы”әкиятенә кыска видео ролик карау.Әкияткә кызыусыну уяту..

 3.Әкиятне уку.

4.Балаларга әкияткә раскраскалар тәкъдим ителә.

5.Булган раскраскалардан китап төзелә.

             Рефлексия

 Кояш нурлары ярдәмендә төркемнән “Су анасы”әкиятенең берничә форматтагы китапларын эзләп табу.

 

III. Йомгаклау

Хәерле көн балалар,бер беребезгә елмаеп сәлам бирик.

Балалар: Хәерле ирте телим,

Матур итеп елмаям.

Уңга-сулга сәлам бирәм.

Мин барсын да яратам.

Тәрбияче: Мин сезгә бер табышмак әйтәм кем белер икән җавабын? 

Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
 Балалар: Китап.

Тактада видео кабызыла. \

Кыска видео ролик

Эльвина

-Су анасы Габдулла Тукай әкияте.

Экранда су анасы рәсеме.

-бу су анасы.ул Габдулла Тукайның  “Су анасы” әкиятеннән.

Экранда су анасын карап торган малай рәсеме.

 Амилә

- Малай басмада чәчен тарап утырган су анасын күргән.

Экранда басмадагы тарак рәсеме

 Самира

-Малайны күргәч су анасыкуркудан тарагын онытып суга чумган.

Экранда  тарак тотып өйгә кайткан малай рәсеме

 Ясминә

-Малай таракны ала да,эй йөгерә өенэ табан.

 Өй күренеше

Рианна

- Малай таракны өйгә әнисенә алып кайтып бирә.

 Айдар

 -.Аннан нинди хәлләр булды икән .

Тәрбияче:Чыннан да балалар нинди хәлләр булды икән аннан.Әкиятнең нәрсә белән беткәнен тыңлыйсыгыз киләме?

Балалар:Эйе.тыңлыйсыбыз килә.

Тәрбияче: Рәхим итеп паласка утырышасызмы?

                                      «Су анасы»

(Бер авыл малае авызыннан)

I



Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...

II



Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

Тәрбияче:Балалар сезгә әкият ошадымы?

Балалар:Әйе ошады.

Тәрбияче:Балалар малай таракны алып дөрес эшләгәнме?Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар:Юк дөрес эшләмәгән,чөнки кеше әйберсенә рөхсәтсез тияргә ярамый..

Тәрбияче:Су анасы чынбарлыкта бармы икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар:Юк,ул әкият герое,аны Габдулла Тукай уйлап чыгарган Шүрәле кебек үк.

Әйдәгез ял итеп алабыз.

Ял минуты.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны алга иябез,

Ә аннары-артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга,бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче:Балалар без сезнең белән әкиятне укыдык.тик безнең төркемдә Су анасы китабы юк.Миндә китап төзер өчен төрле раскраскалар бар,китап килеп чыксын өчен бик матур итеп тырышып буярга кирәк.Сез буярга телисезме?

Балалар:Эйе телибез.

Тәрбияче:Биредә төрле раскраскалар бар кем ниндине тели шуны алып буйый ала.Сез матур итеп буяп бетергәч бергәләп китапны ңыеп ябыштырырбыз.

Балаларның эше.Китапны җыю.

Тәрбияче:Балалар карагыз тактада нурлар сибеп торучы яз кояшын.Аның нурлары серле бугай.Кояш нурлары артына номерлар язылган.Игътибар белән карагыз әле безнең төркемдә дә андый саннар ябыштырылмаган мы икән?Бәлкем бу саннарның сере бардыр эзләп карыйк әле?Балалар 1 ле санын эзләп табалар.,сан артында Су анасы китабы килеп чыга.Кояшның икенче нурын ккарыйлар анда 2 саны язылган .балалар 2 санын эзлиләр төркемнән.2 санын тапкач анда башка нәшрияттан Су анасы китабы табыла.

Тәрбияче:Балалар карагыз әле нинди күптөрле Су анасы китабыбыз булды,әниләр өчен кабул итү бүлмәсендә күргәзмә оештырыйк.Әниләрегезгә әкиятне сөйлисеме?

Балалар : Эйе,сөйлибез безгә әкият бик ошады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Подвижная игра для детей 4-6 лет. "Водяная" ( «Су анасы»).

Сначала мы с ребятками слушали татарскую аудиосказку  «Су анасы» («Водяная») которую написал Габдулла Тукай .Затем мы с ребятками ее инсценировали....

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....

Заседание детско-родительского клуба в подготовительной группе "Су анасы и водяной"

Заседание детско-родительского клуба в подготовительной группе "Су анасы и водяной в гостях у ребят". В данном мероприятии использовались народные подвижные игры. Дети и родители были в восторге об ув...

Сказка «Су Анасы» в бассейне этно-культурной направленности, с использованием элементов синхронного плавания.

Сказка «Су Анасы» в бассейне Этно-культурной  направленности с использованием элементов синхронного плавания.По мотивам сказки Габдуллы Тукая «Су Анасы» Цел...

Конспект развлечения в старшей группе "В гости к Су Анасы"

Конспект развлечения в старшей группе "В гости к Су Анасы"...

Игра-театр "Су анасы"

Материал содержит описание применения дидактического пособия игры-театра "Су анасы"...