Артикуляция гимнастикасы
план-конспект занятия по логопедии (средняя, старшая, подготовительная группа) по теме

Муратова Гюзелия Махасимовна

Артикуляционные упражнения на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл artikulyatsiya_gimnastikasy.docx38.68 КБ

Предварительный просмотр:

Артикуляция   гимнастикасы

  1.  “Тәрәзә”. Авызны зур, киң итеп ачарга – “эссе”, авызны ябарга – “салкын”.
  2. “Теш чистартабыз”. Елмаерга, авызны ачарга. Телнең очы белән, чиратлаштырып, өске һәм аскы тешләрне чистарту хәрәкәтләре ясарга.
  3. “Камыр җәю”. Елмаерга. Телне аскы ирен өстенә җәеп салырга. “Пә-пә-пә” дип телгә иреннәр бәрергә. Телнең очын тешләр белән тешләү хәрәкәтләре ясарга (ике хәрәкәтне чиратлаштырып эшләргә).
  4. “Чынаяк”. Елмаерга. Авызны зур, киң итеп ачарга. Җәелгән телне чыгарырга һәм аңа чынаяк формасы бирергә (телнең очы һәм яннары аз гына күтәрелә).
  5. “Трубочка”. Тешләр бер-берсенә терәлгән. Көч белән иреннәрне алга сузарга.
  6. “Коймалар”. Елмаерга, бөтен көчкә иреннәрне җәеп, йомылган тешләрне күрсәтергә.
  7. “Буяучылар”. Иреннәр елмайган, авыз бераз ачылган. Җәелгән телнең очы белән аңкауны сыпырырга, пумала белән буяу хәрәкәте ясарга.
  8. “Гөмбә”. Авызны аз гына ачып, елмаерга. Җәелгән телне каты аңкауга терәп суырырга.
  9. “Песи”. Иреннәр елмая, авыз ачык. Телнең очы аскы тешләргә терәлгән. Телнең сыртын күтәрергә (тау кебек).
  10. “Ат”. Иреннәр алга сузыла, авыз бераз ачыла. Киң телне каты аңкауга терәп суырырга, шартлатырга (ат тоягы тавышлары чыгару).
  11. “Пароход тавышы”. Җәелгән телнең очын тешләр арасына куярга, җиңелчә тешләргә.Көч белән “ы-ы-ы “ дияргә.
  12. “Фил су эчә”. Иреннәрне торба форма ясап алга сузарга, су суырып алган тавыш чыгарырга.
  13. “Күркә”. Өске ирен  буенча тел белән тиз хәрәкәтләр ясарга һәм “б-б-б” дип әйтергә.
  14. “Чикләвекләр”. Авыз ачык, телнең очы көч белән әле бер як яңакка, әле икенче як яңакка төртелә, яңакларга каты “чикләвекләр” барлыкка килә.
  15. “Таган атыну”. Елмаерга. Авызны ачарга. Башта телнең очын өске тешләр артына, аннары аскы тешләр артына хәрәкәтләндерергә.
  16. “Сәгать”. Елмаерга, авызны ачарга. Телнең очын, авызның бер почмагыннан икенче почмагына чиратлаштырып, хәрәкәтләндерергә (сәгать теле йөргән кебек).
  17. “Коймаклар”. Елмаерга, авызны ачарга. Киң җәелгән телне аскы иреннәр өстенә куярга.
  18. “Тәмле бал”. Елмаерга. Авызны ачарга. Җәелгән телне алга чыгарып. “чынаяк” формасы ясап, өске иреннәрне яларга.
  19. “Шар”. Яңакларны кабартырга, өреп һаваны чыгарырга: “ф-ф-ф”.
  20. “Гармун”. Елмаерга. Җәелгән телне өске аңкауга терәргә, телне селкетмичә авызны ачарга һәм ябарга (тешләрне бер-берсенә тидермәскә).
  21. “Барабанчы”. Елмаерга. Авызны ачарга, телнең очын өске тешләр артына куеп, “дә-дә-дә” дип әйтергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

МАССАЖ ЛИЦА И ОРГАНОВ АРТИКУЛЯЦИИ

МАССАЖ ЛИЦА И ОРГАНОВ АРТИКУЛЯЦИИ...

Сулыш гимнастикасы

Сулыш гимнастикасының әһәмияте...

Практическое мероприятие для родителей по развитию речи "Моторика, Артикуляция, Дыхание"

Семинар – практикум для родителей средней группы № 5 «Ягодки» по развитию речи у детей от 4 до 5 лет. Подготовила и провела Савина Е.А....

Методическое пособие «Артикуляция гимнастикасы» («Артикуляционная гимнастика»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по выработке правильных, полноценных движений артикуляционных органов, необходимых для правильного произношения звуков, и объединени...

Семинар-практикум для родителей «Нарушения речи у детей дошкольного возраста. Подготовка органов артикуляции к постановке звуков».

Семинар-практикум предназначен для родителей воспитанников, посещающих  дошкольное образовательное учреждение. Так же может быть использован воспитателями и логопедами. В данном материале освещен...