Юл билгеләре илендә
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Балаларның юл  йөрү кагыйдәләре  турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү, транспорт чараларын аера белергә, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Юл билгеләре илендә17.91 КБ

Предварительный просмотр:

 Т. Балалар,әйдәгез түгәрәккә басып, кулга-кул тотынышыйк та, бер-беребезгә һәм кунакларга елмаю бүләк итик. Беләсезме, бүген мин иртән бакчага килгәч, ишек төбендә “серле тартма” табып алдым. Аның эчендә нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме? (Җ)

  Тәрбияче тартманы ачып карый.

 -Балалар, монда хат бар икән. Игътибар белән тыңлагыз әле.

-Исәнмесез, кадерле балалар! Без сезне “Юл кагыйдәләре иленә” сәяхәткә чакырабыз.Сезгә “серле тартма” эчендә хат белән карта да җибәрәбез.

Әгәр карта буенча барып, биремнәрне дөрес үтәсәгез, сезне  “серле тартма”эчендәге бүләкләр көтә.

-Балалар, сез сәяхәткә барырга әзерме?(Җ)

-Безгә картадан карап 1 нче биремне табарга кирәк. Бу тукталыш “юл билгеләре “ тукталышы. Юлда хәвеф –хәтәрсез йөрү өчен юл билгеләрен бик әйбәт белергә кирәк. Хәзер юл билгеләре турында сөйләшеп алырбыз.  

Балалар, игътибар белән карагыз әле, кызыл кырыйлы ак өчпочмак эчендә ясалган билге нәрсәне аңлата икән? ( слайд) Кайларда куела соң бу билге?

 Б. Бу “Балалар” дигән билге.

 Т. Дөрес. Бу билге мәктәпләр, балалар бакчалары, балаларның уен мәйданчыклары янына куела.Ул транспорт йөртүчеләрне уйламаганда балалар килеп чыгарга мөмкинлеге турында кисәтә.

 - Менә бу билге нәрсәне аңлата икән? ( слайд) (Җ)

-Дөрес, юл кырында, тротуарда юл төзәтү эшләре баруы турында кисәтә.

Бу билге артында чокырлар, машиналар булырга мөмкин.

 Киләсе билгеләрне карыйк әле. ( слайд) Кайларда очратырга мөмкин бу билгеләрне? (Җ)

-Әйе, бу билге “Куркыныч борылыш”, “Тайгак юл”, “Шлагбаумлы тимер юл”

Балалар, без караган билгеләрнең барысы да кисәтүче билгеләр дип аталалар.

  -Балалар, менә бу кызыл кырыйлы яисә кызыл төстәге түгәрәк формасында ясалган билгеләр нәрсәне аңлата икән?(слайд) (Җ)

-Дөрес, “Велосипедта йөрү тыела”һәм “Җәяүлеләр керү тыела” билгеләре. Бу билгеләр тыючы билгеләр дип йөртеләләр.

-Балалар, хәзер минем сезгә табышмаклар әйтәсем килә.

Юлда бик ачыксагыз

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?(ашханә) (слайд)

        Кирәк булса киңәш сорап

        Элемтәгә керергә

        Телефон эзләп табарга

        Кайсы билге булыша.(телефон) (слайд)

Это что за магазин?

Продается в нем бензин.

Вот машина подъезжает,

Полный бак им заливает.

Завелась и побежала.

Чтоб другая подъезжала.(заправочная станция)

     Если  кто сломает ногу,

     Здесь врачи всегда помогут.

      Помощь первую окажут,

     Где лечиться дальше, скажут.(пункт первой медицинской помощи)

-Балалар, безгә юлыбызны дәвам итәргә кирәк. Картага күз салыйк әле, бу полосалы юл нәрсә дип атала?Ул ни өчен кирәк? (җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урыны билгесе - “зебра” дип тә атала. )Кайсы урыннан чыгарга кирәклеген “зебра”дан чыгучы кеше сурәте төшерелгән билге күрсәтә.

 Тәрбияче , балалар, зебрадан чыгу юлына юнәләләр.

- Балалар,юлдан чыкканчы башта сул якка, ә юлның уртасына җиткәч уң якка карарга кирәк. Безнең каршыбызга светофор очрады .Светофор турында нәрсәләр беләсез? (Җ)

-Бүген мин сезгә”Өч чәчәк” исемле мавыктыргыч әкият сөйлим . Ә сез игътибар белән тыңлап торыгыз: алар  нинди чәчәкләр? Нәрсә белән танылганнар?(әкиятне сөйләү) Балалар, димәк светофор ни өчен кирәк? Ул нинди хезмәт башкара?  Шәүкәт абый Галиев үзенең”Светофорның өч күзе” исемле шигырендә әлеге кагыйдәләрне бик яхшы аңлаткан. Хәзер безгә Асылъяр ул шигырьне сөйләп бирер.

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.

Чатта торам мин,

Сакта торам мин,

Янып тора өч күзем,

Күреп тора ул сезне,

“Кузгалма! ”-ди кызыл күзем,

“Сабыр!” дия сары күзем,  

“Ярый!”- дия яшел күзем.

-Димәк, светофор машиналарга, җәяүлеләргә юлны күрсәтеп, урамдагы хәрәкәтне көйләп тору өчен кирәк. Балалар, хәзер “Светофор утлары” исемле җырны башкарыйк әле.

-Балалар, картага күз салыйк әле, безнең каршыбызда Ял итү урыны билгесе.

Әйдәгез, юлга кузгалыйк.

 Физ мин. Раз, два, три , четыре, пять-

                  Отправляемся гулять.

                  По извилистым дорожкам

                   Мы пройдем совсем немножко

                  Вправо, влево посмотрели

                  И на корточки присели

                  Встали дружно, потянулись

                  И как кошечки прогнулись

                  А теперь прыжки на месте

                  И похлопаем все вместе.

-Менә ял итү урынына да килеп җиттек. Скамейкаларга утырып ял итик әле.

-Балалар, мин сезгә “Транспорт төрләрен бел” дип исемләнгән  уен тәкъдим итәм. Мин” җир транспортын әйт” дип тупны кемгә бирәм , шул бала җир трансортына кергән техниканы әйтеп тупны миңа бирергә тиеш. Уен шулай дәвам итә.

 Ял итеп алдык,  картадан карыйк әле, алдагы тукталыш- “Картина төзе” дип атала. Пейзажга туры китереп рәсемнәрне ябыштырырга кирәк.(балалар эше)

-Балалар, хәзер рәсемнәрне берләштереп элеп куйыйк әле.Ошадымы ул сезгә?

-Без өйрәнгән транспорт төрләре көндә юлда йөриләр, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрик дисәк, юл кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк.Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Балалар, без биремнәрнең барысын да үтәп чыктык.”Серле тартма”ны ачып карар вакыт җитте.”Серле тартманы”ачып хат алалар.Тәрбияче укый:”Кадерле балалар, сез бөтен сорауларга дөрес җавап биреп, биремнәрне тырышып  үтәп чыктыгыз.Шуның өчен сезгә бүләкләр җибәрәбез. Юл фәне әлифбасы”

Тәрбияче һәр балага юл билгеләре төшерелгән раскраскалар тарата.

-Балалар, сезгә сәяхәтебез ошадымы? Без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек, нәрсәләр күрдек? Шушының белән безнең бүгенге сәяхәтебез тәмам.

 

 Максат: балаларның юл кагыйдәләре турында белемнәрен үстерү.

 Бурычлар: 1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен , игътибарын үстерү.

 2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү.

3. Транспорт төрләрен ныгыту; бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру.

 Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү: танып-белү, художественно-эстетическое, социаль-коммуникатив белем бирү өлкәләре

  Сүзлек: тукталыш, урам чаты, шлагбаум.

Алдан үткәрелгән эш: шигырь ятлау, җыр өйрәнү, юл билгеләрен өйрәнү.

 Материал: Ә.С.Рамазанованың “Өч чәчәк” әкияте, юл хәрәкәте билгеләре, серле тартма, пейзаж ясалган картина,  кисмә транспорт рәсемнәре, клей, салфетка, клеенка.

 Җиһазлау: проектор, аудио кассета


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Квест-уен: "Юл билгеләре илендә -хәзинә эзлибез"

Квест-уен балаларда эшчәнлеккә карата кызыксыну уята. Фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә....