Квест-уен: "Юл билгеләре илендә -хәзинә эзлибез"
план-конспект занятия по обж (старшая, подготовительная группа)

Гульнур Нагимовна Шигапова

Квест-уен балаларда эшчәнлеккә карата кызыксыну уята. Фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_kvest_uen.docx24 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ “Большебитаманская ООШ”(дошкольная группа) Высокогорского муниципального района Республики Татарстан

Өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен квест уен-конспекты

“Юл йөрү билгеләре илендә хәзинә эзлибез”

Тәрбияче: Шиһапова Г.Н.

2023 ел

Мәктәпкәчә яштәге балалар өчен “Юл билгеләре илендә хәзинә эзлибез” квест – уенның план-конспекты  

Максат: Инновацион ысуллар кулланып балаларның игътибарын юл йөрү кагыйдәләрен сакларга юнәлдерү.

 Материаллар  һәм җиһазлар: юл билгеләре сүрәтләнгән 4 рәсем,ике команда өчен эмблемалар(“Светофорик”  һәм “Атомобиль” командаларының һәр катнашучысы өчен); регулировщикның 2 таягы, 2- зур машина,зур пластмассовый кубиклар; 10-фишка, 2- самокат, 2- светофор макеты, полицейский костюмы,телефон, магнитофон, флеш – моб өчен “Светофор”

 Уенны сүрәтләү: Балалар бакчасы эчендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча төрле юл билгеләре яшерелгән. Аларны җыйнап хәзинә яшерелгән урынның исемен хәрефләрдән төзәргә кирәк. Ләкин хәзинәне табу өчен гади булмаган төрле сынаулар аша үтәргә, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүегез турында белемнәрне искә төшерергә кирәк булачак. Төркем ике командага бүленә, һәм алар икесе бергә яшерелгән хәзинәне табалар.

Уен барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез , балалар! Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Балалар: Әйе ,яратабыз.

 Тәрбияче: Бүген  сезне юл йөрү билгеләре илендә бик кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт көтә.  Әле без сәяхәт итеп кенә калмабыз, сәяхәтебезнең соңгында хәзинә дә табарбыз дип өметләнәм. Ләкин бу сәяхәт вакытында хәзинәне эзләп табу бик җиңел генә булмаячак, сезгә зур сынаулар аша үтәргә туры килер. Сезгә әйтелгән юнәлеш буенча барыгыз, бер-берегезгә булышыгыз. Сез ризамы?

Балалар: Әйе, риза

Тәрбияче : Әзер булсагыз, әйдәгез сәяхәтебезне башлыйбыз.(Тәрбияче телефонына юл билгесен кайда эзләргә кирәклеге турында фото килә. Балалар беренче астан әйтүне карыйлар, тәрбияче белән берлектә беренче станция кайда икәнен ачыклыйлар, анда барып юл билгесен табалар).Телефонда “Игьтибар, балалар” билгесе була.Балалар белән карыйбыз, бүлмәдә шул билгене эзләп табабыз.аның янында конверт , эчендә табышмак язылган.

Тәрбияче:

Кызыл белән каелган

    Ак өчпочмак эчендә

    Әй, йөгерә ике бала

    Мәктәпкә бар көченә.

    Бу билгене, билгеле,

    Шофёрлар бик шәп белә.

    Аеруча сак булыгыз,

    Юлдан балалар килә!

Балалар : “Игътибар, балалар” билгесе

Тәрбияче: Дөрес балалар,юлыбызны дәвам итү өчен, безгә әле конверт эчендәге икенче биремнедә үтәргә кирәк булачак.Бары тик бу биремне үтәгәч кенә безгә беренче  карточка булачак.

(конверттан су, тимер юл, коры җир, һава, махсус транспорт төрләре күрсәтелгән рәсемнәр чыгарып балаларның җаваплары тыңлана. Һәм төркемнәргә аерыла балалар ярдәме белән.Иң соңгыннан СВ дип язылган, артына 1 саны куелган карточка чыгарыла)

Тәрбияче: балалар менә безнең бер астан әйтү булды. Безгә бу  бу карточканы уен азагына кадәр сакларга туры киләчәк. Хәзинәне табу өчен ул безгә кирәк булачак .

(телефонга кабат сигнал килә)

Тәрбияче: Балалар безгә тагын телефоныбызга хәбәр килде. Әйдәгез карыйк әле, безгә кая таба хәрәкәт итәргә.

(Балалар карыйлар, анда ГИБДД инспекторы рәсеме һәм ул басып торган урынга баралар.

ГИБДД инспекторы :- Исәнмесез хөрмәтле җәяүлеләр һәм балалар! Сезне күрүемә мин бик шатмын.

(Кулында “Тайгак юл” билгесе)

Көзге кебек ялтырый юл –

    Атларга да куркыта.

    Бу билгене күргәч, шофёр

    Рулен ныграк тота.

    Син дә саграк бул, зинһар,

    “Авызың ачып” йөрмә,

    Аяк тая, машина да,

    Көпчәк астына кермә

(“Тайгак юл!”)

Бу билге нәрсәне аңлата?

 (җавап) 

 Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез.

  1. Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2. Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3. Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

4. Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5. Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6. Автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктереп утырырга (ярый).

 Инспектор ГИБДД: Дөрес җавап бирдегез балалар, булдырдыгыз. Хәзер минем табышмакка җавап табып карагыз әле.

Ике көпчәкле арба

Аяк белән көч бирсәң,

Атсыз да алга бара.

Балалар: Самокат

Инспектор ГИБДД: Булдырдыгыз балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Алдагы биремне яхшы гына үтәп чыксагыз , мин сезгә хәзинә эзләүдә ярдәм итәрмен. Ул бирем  

 «Иң шәп самокат йөртүче» дип атала.

«Иң шәп самокат йөртүче»  эстафета уены. Командалар ике шеренгага төзеләләр. Иң беренче баскан балаларда самокатлар.Сигнал буенча балалар фишкалар арасыннан  светофорга кадәр барып, үз командалары янына әйләнеп киләләр.Самокатларын киләсе балага тапшыралар. Үзләре шеренганың артына барып басалар. Уен дәвам итә. Уен соңгында кайсы команда фишкаларны аудармыйча һәм тизрәк йөреп чыга, шул команда җиңүче була.

Инспектор ГИБДД:Булдырдыгыз балалар! Тырышлылыгыгыз өчен сезгә 2 нче карточканы тапшырам.

( ЕТ хәрефләре язылган  №2 астындагы карточканы тапшыра)

(Телефонга өченче  астан әйтү килә “Җәяүлеләр өчен юл кичүе”. Һәм балалар тәрбияче белән өченче станциянең урынын билгелиләр, юлларын дәвам итәләр юл билгесе янында җәяүлеләр Светофоры булып киенгән тәрбияче басып тора. Өстә кызыл төсле түгәрәк бар, ә аста үтә күренмәле  түгәрәк кенә. Кулында юл билгесе “Җәяүлеләр өчен юл кичүе”)

Җәяүле светофоры:

Ак-кара тасмалар буйлап

    Җәяүле горур атлый.

    Чөнки белә: шушы билге

    Гомерен уяу саклый.

    Әлеге билге гел кисәтә

    Шофёрларны бу хакта,

    Игътибарлы булыгыз, ди,

    Җәяүле үткән чакта.

  (Җәяүлеләр өчен юл кичүе)

(Балаларның җавабы тыңлана)

Дөрес җавап бирдегез балалар. Әйтегез әле мин кем?

Балалар: җәяүлеләр өчен светофор

Светофор: җәяүлеләр өчен светорның төсе ничәү һәм ниндиләр?

(Балалар җавабы)

“Җәяүлеләр өчен юл кичүе” билгесе нәрсә аңлата?

(Балалар җавабы)

Балалар минга игътибар белән карагыз әле. Минем яшел төсем югалды. Яшел төсле буявым да юк. Бары тик сары һәм зәңгәр төсләрем генә бар. Сез минга яшел төсемне табарга ярдәм итә алмассыз микән?

Тәрбияче:  Балалар ярдәм итәбезме? Әйтегез әле нинди төсләрне кушкач, яшел төс килеп чыга .

Балалар : сары белән зәңгәр төсне

(Өстәлдә ак түгәрәктә ике төсне катнаштырып буйыйлар һәм яшел төс килеп чыккач, светофорга бирәләр. Светофор ала һәм  яшел төс урынына беркетә)

Светофор:  Рәхмәт сезгә балалар.  Шуның өчен мин сезгә 3 нче карточканы тапшырам. Хәерле юллар телим.

( №3 карточканы бирә , анда ОФ дип язылган. Светофор чыгып китә. Телефонга тагын бер астан әйтү килә.)

Тәрбияче:  Балалар бу юлы телефоныбызга ниндидер табышмак  килгән. Табышмакның җавабын уйлап карыйбызмы.

Тәрбияче: 

Кызыл өчпочмак эчендә

Әнә, әнә бер малай.

Кулына тоткан көрәк.

Мин дә янына барам,

Бергә уйнарга кирәк

 ( «Юл эшләре»)

(Балаларның җаваплары тыңлана . Билгенең астында конверт тора.Алып ачып карыйлар.)

Тәрбияче: “Жезлны ны тапшыр” биремен үтәгәч, сезгә 4 нче карточканы алырга була. Һәм хәзинәнең кайда икәнен ачыкларга мөмкин булачак.

«Жезлны тапшыр»( ике командага буленеп уйнала)

(Балалар 2 шеренгага төзелеп басалар. Регулировщикның жезлын сул якта жезл соңгы янәшә торган балага тапшыралар. Жезл соңгы уенчыга барып җитүгә , ул алга йөгереп килеп баса һәм жезлны тапшыра. Конверт эченнән №4 карточканы ОР язылганын алып балаларга тапшырыла.)

Тәрбияче: Менә юлыбызның иң соңгы өлешенә килеп җиттек, хәзинәнең кайда икәнен күрсәтә торган карточкаларны урынга җыйнадык. Аларны бергә төзеп куярга, хәрефләрне кушып укырга һәм хәзинәбезнең кайда яшерелгәнен ачыклыйсы гына калды. Ләкин безнең бакча балалары эле укый белмиләр. Укучылар безгә нинди сүз язылганын укырга ярдәм итә алмассыз микән?

(Балалар саннар ярдәмендә төзелеп басалар“Светофор” сүзен төзиләр, укучылар укырга ярдәм итәләр)

Светофор сүзе килеп чыкты. Хәзинәбез кайда дип уйлыйсыз балалар? Безнең светофор янына барып карыйк әле.

 Командалар күчтәнәчләр һәм медальләр салынган коробканы табалар. Командаларны тәбрик итү һәм бүләкләү үткәрелә.

Тәрбияче: сез балалар миңа бүген бик ошадыгыз. Һәрвакытта да  юлда йөргән вакытта сак булыгыз, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгез.

Азалия:

Шәһәрдә дә, авылда да,
Болында да, урманда да,
Һәм, әлбәттә, урамда.
Әти-әни, әби-бабай,

Кыз һәм малай – һәммәсе
Бердәй белсен һәм үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен!

Квест-уен “Светофорлар” дигән флеш-моб белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"

Сценарий утренника "Без Язны эзлибез"Музыка астында балалар залга йогерепКерэлэр да, ярым тугэрэк ясыйлар. Алып баручы: Нигэ буген ботен жирдэЧэчэклэр балный бездэ ?Нигэ кояш колеп карый ?Б...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре илендә

Балаларның юл  йөрү кагыйдәләре  турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне дәвам итү, транспорт чараларын аера белергә, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү...