"Күңелле сәяхәт"
план-конспект занятия по обж (старшая группа) по теме

Сагдиева Гелюся Камилевна

занятие по правилам дорожного движения  с старшей группе детского сада.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunelle_syaht.docx855.39 КБ

Предварительный просмотр:

«Күңелле сәяхәт»

Сәгъдиева Гөлүсә Камилевна.(1 нче квалификацион категорияле тәрбияче)  Балтач  5 нче балалар бакчасы .

(уртанчылар төркеме өчен эшчәнлек конспекты).

Максат:

- уен барышында узара дустанә мөнәсәбәт булдыру;

-урамда, юлларда  әдәплелек кагыйдәләрен , караңгы  вакыттагы куркынычсызлык  кагыйдәләрен  төшендерү, үз-үзләрен хәвефсез тотарга күнектерү;

 - юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү , төп билгеләрне искә төшерү.

                                             Барышы.

-Хәерле көн, балалар.    Мин сезне “Юл йөрү кагыйдәләре иленә” сәяхәткә чакырам.  (Машина тавышы ишетелә). 

-Балалар, нинди тавыш икән ул.  Мин генә ишеттемме  соң?  (Ишектән машина күренә)http://tarraguna.com/fotos/icons/cemagraphics-png/PNG/Truck/512.png

-Балалар, карагыз әле, нинди  автомобил! Кузовында (арбасында )да нәрсәдер бар.  Маскалар- нинди матурлар.

-Балалар, белдем!   Без маскаларны киик тә машиналарга әверелик. Һәм сәяхәткә кузгалыйк.  Барабызмы? ( Балаларның  җаваплары) 

-Безгә тукталышларда төрле  биремнәрне  үтәргә кирәк булачак, сез әзерме?            (Маскалар киеп кую)

-Әйдәгез, юлга кузгалыйк. (Машиналар булып тавышларын чыгарып әйләнеп килү)

-Машиналар,  без тукталышка туктыйбыз, барыгыз да килегез.  Без            “ Транспорт  төрләре” тукталышында. http://images.easyfreeclipart.com/217/toy-car-clip-art-217026.jpg

-Тактага карагыз әле, транспортлар  һәм  аларның  юллары  бирелгән.  

-Бу нәрсә? (су, һава, коры җир, тимер юл)

- Монда йөрүче транспортларны ничек атыйлар? (су транспорты, һава транспорты, коры җир транспорты,  тимер юл транспорты)

 Сезгә транспортны  атарга һәм аларны  үз урынына урнаштырырга кирәк булачак.

1) интерактив тактада уен: “ Транспорт төрләрен аеру”

-Яхшы, инде  сәяхәтебезне дәвам итик. Машиналарны кабыздык, юлга чыктык. Безнең каршыбызда тагын бер тукталыш.

                2) “Күренә торган бул”

 Бу тукталышта ял итеп алырбыз.  Машиналарны да  стоянкага куйыйк.     ( маскаларны салдыру знак янына тезеп кую. Түгәрәк буенча тезелгән мендәрчекләргә утыру)

- Балалар, сезнең караңгыда юл кырындагы билгеләргә игътибар иткәнегез бармы? Алар янып торган кебек күренәләр. Ни өчен икәнен әйтимме?  (Балаларның җаваплары   )Юл билгеләрен махсус ут кайтаргыч буяулар белән  буйыйлар.

- Балалар,  кешеләр  караңгы вакытта юл кырыннан барганда шоферлар аларны күрмәскә дә мөмкин. Балалар, карагыз әле минем тартмада нинди әйберләр бар. (Ут кайтаргыч билгеләрне күрсәтү.  Балаларга ут кайтаргыч браслет, смайлик , брелок турында аңлату. )

http://dev.peropavlina.ru/media/product/image/106510.pnghttp://sirius-spb.ru/d/732576/d/brel1(4).gifhttp://recvizit.com.ua/wp-content/uploads/2012/05/product_10292_1.jpg

-Балалар,   ут кайтаргычларны   сынап карыйк.  ( Накидкалы обручны күтәрү, балаларны кертеп  фанарь белән яктыртып карау. Җаваплар тыңлау нәтиҗә ясау. Әти-әниләр балаларның куркынчысызлыгы турында кайгыртырга тиешләр икәнен төшедерү.)

- Молодцы, инде сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без җәяүлеләр булып кына чираттагы тукталышка барыйк. Балалар, экскурсиягә барганда парлашып тезеләләр, шулай бит. Менә миндә флажоклар да бар. (Тәрбияче бер флажокны тотып алга баса, арттагы балага да флажок тоттырыла).

-Без «Юл билгеләре» тукталышында. Балалар, миңа  сезнең ярдәм кирәк. Мин сезгә  рәсемнәр әзерләп куйган идем,  ләкин сезгә кунакка килгән вакытта рәсемнәрдәге юл билгеләре урыннарыннан төшеп киткәннәр. Сез миңа  юл билгеләрен урнаштырырга ярдәм итәрсезме? ( Җаваплар)

-Бу эшне парлашып эшләрбез. http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/71/3.9_Russian_road_sign.svg/300px-3.9_Russian_road_sign.svg.png

        3) Уен “ Юл билгеләрен урнаштыр”.  http://health-fitnes.ru/cimg/2015/041121/5757400

http://static5.depositphotos.com/1005091/481/v/950/depositphotos_4812283-Cute-car-at-cartoon-gas-station.jpg

        

http://image.shutterstock.com/z/stock-vector-animals-at-bus-stop-waiting-school-bus-vector-illustration-eps-237521284.jpg        http://lookatmybike.ru/images/post/text/b9e7bf798e4cd2f6a14c70bdbbed266a.pnghttp://uslide.ru/images/16/22728/736/img16.jpghttp://cs411018.vk.me/v411018997/305d/vmH80ozFMpA.jpghttp://www.beresta.by/wp-content/uploads/2010/10/63fee4b097399ef46fa9a482a1d58faf_x1024.jpghttp://xn--46-mlclk1bdi.xn--p1ai/image/cache/data/catalog02/1040-350x350.pnghttp://i.online.ua/pdd/img/znaks/33_6_12_b.gif

                        http://www.funlib.ru/cimg/2014/102008/5013430http://avufa.ru/wp-content/uploads/2015/02/nadzemniy-peshehodniy-perehod-1024x768.jpghttp://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/71/3.9_Russian_road_sign.svg/300px-3.9_Russian_road_sign.svg.png

                http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/71/3.9_Russian_road_sign.svg/300px-3.9_Russian_road_sign.svg.png

(Эшләгән эшне  башка балалардан тикшертү).

Рәхмәт сезгә, балалар. Барлык биремнәрне дә эшләп бетердек.  (Балаларны бүлмә уртасында җыю)

  • Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Инде балалар  бакчасына кайтыйк. Күзләрне йомдык. (Мин 5-кә кадәр саныйм да кул чабып куям балалар күзләрен ачалар)  Менә без балалар бакчасында.
  • Молодцы, балалар. Сезнең ярдәм белән барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп сәяхәтебезне  тәмамладык. Сез бик белемле, тәртипле балалар.  Рәхмәт сезгә.

-Балалар, сезгә сәяхәтебез ошадымы?

-Нәрсә белдегез?

-Өйгә кайткач кемнәрне өйрәтерсез?

-Балалар, миңа да сезнең белән бик  күңелле булды, сезнең белән тагын очрашырбыз дип өметләнеп калам.

- Балалар, минем сезгә дип әзерләгән бүләгем дә бар. Бу конвертларда  рәсемнәр, өйдә  әти-әниләрегез белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшерсез һәм бу рәсемне буярсыз.  

-Сау булыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен  һәрвакыт үтәгез. Юлларда сак булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...