Уенчыклар кибетенә сәяхәт
план-конспект занятия по обж (младшая группа) на тему

Кечкенәләр төркемендә балаларны  юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uenchyklar_kibeten_syaht.docx15.34 КБ

Предварительный просмотр:

.

Тема:  Уенчыклар кибетенә барабыз

Максат: «Ярый-ярамый», «куркыныч» төшенчәләре белән таныштыру

Тәрбия бурычы: Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү. башкаларга ярдәм итү теләге булдыру

Үстерү бурычы: сүзлекне баету, тәрбияченең сорауларына җавап бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү. Машиналар, урам, юл турында беренчел күзаллаулар формалаштыру. Транспорт чараларының кайбер төрләре белән таныштыру.

Белем бирү бурычы:  легодан машина  төзү , төзегән корылма белән уйнау

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, сөйләм, эстетик сәнгать

Методик алымнар _        һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, аңлату,әңгәмә, мөстәкыйль эш

Җиһазлау:  лего уенчыклары, светофор, төсле туплар.

Сүзлек өстендә эш:  юл, светофор, кабина, тәгәрмәч, автобус, самолёт, машина

Алдан эшләнелгән эшләр:   леголардан төрле корылмалар уйлап ясау

ЭШЧӘНЛЕК ТӨЗЕЛЕШЕ:

Д/уен “Нәрсә бу? “ Презентациядән карау ( Машина,  самолёт)

Д/уен “Кибеткә ничек барабыз?”

Д/уен “Төсле тупларны Җыябыз,”

Картина карау “Урамда”

Машина төзү

С/рольле уен “Кибеттә”

“Гаражга машинаны  керт” уены

“Нәрсә югалды” дидактик уен.

Йомгаклау

Занятие барышы:

Пип – пип дигән тавыш ишетелә

Балалар нәрсә тавышы микән? Презентациядән карау

Бу нәрсә? машина, самолёт

Кайсысы “пип- пип” диде икән?

Балалар без буген сезнең белән уенчыклар кибетенә барырбыз

Кибет кабатлагыз әле..

Кибеткә ничек барабыз..

Атлап,  әнинең кулыннан җитәкләп

Йөгереп диләр балалар.  Куркыныч, йөгереп барырга ярамый.

Балалар әйдәгез кибеткә Алсуны да алып барабыз.

Балалар Алсу төсле тупларны дөрес тутырмаган Әйдәгез ярдәм итегез әле.

Бу туп нинди төстә? (кызыл, сары, яшел)

Бу төсләр кайда бар әле тагын (светофорда)

Пультлы машина белән күрсәтү: яшел төсе янганда машина йөри,  кызыл төсе янганда туктый.

Картинадан карау: юл, машина, светофор сүзләрен кабатлау.

Әйдәгез без сезнең белән бүген машинада барабыз кибеткә.

Машинаны төзибез, төзеп күрсәтү, Балалар төзи

Балалар светофорның яшел уты янды машиналар кабынды киттек кибеткә, кызыл төсе янды туктады машиналар (1-2 тапкыр кабатлау)

Менә кибеткә җиттек килеп. (Балалар урындыкка утыралар, машиналарын урындык астына куеп торалар)

Бу кибеттә нәрсәләр саталар (алма, кыяр..)

Монда уенчыклар саталармы? (Юк)

Ә бу кибеттә уенчыклар саталар икән.

Уенчыкларны күрсәтү: бу нәрсә? (машина, самолёт, автобус) кабатлату

Ә хәзер әйдәгез бакчага кайтабыз, машиналарыбызны гаражга кертеп куябыз

Урындыкларга утыру. “Нәрсә югалды” дидактик уен

Йомгаклау :  Кая бардык? Нәрсә утырып бардык? Тупларын җыюда кемгә ярдәм иттек? Юлга йөгереп чыгарга ярыймы?  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Тема: Уенчыклар иле-Страна игрушек. (средняя группа)

Итоговое занятие в средней группе по теме:"Игрушки"...

Уенчыклар иленә сәяхәт

конспект занятия по развитию речи в средней группе...

Конспект занятия "Уенчыклар"

конспект занятия для средних групп по УМК...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...