Светофор урманда кунакта
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Галимуллина Раиля Кияметдиновна

Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) Федераль дәүләт стандарт таләпләре педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында     беренче адымнар ясала.Кече яшьтән балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүне мин уен аша алып барам.Уен барышында бала үзен иркен тота, анда бик теләп катнаша.             

“Светофор урманда кунакта” дигән эшчәнлек аша балалар табигатьне сакларга , тирә -юньгә игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнделәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_urmanda_kunakta.docx475.14 КБ

Предварительный просмотр:

   от Галимуллина Раиля Кияметдиновна

                                                                                                                                                    воспитател первый квалификационный  категория   

МБДОУ  «Большешинарский детский сад

 «Эллуки» Сабинского муниципального района

                                                                                                                  Республики Татарстан

Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә. Яңа иҗтимагый һәм икътисади шартлар мәгариф системасын үзгәртеп коруга китерде. Мәгариф системасындагы яңалыклар (ФГОС) Федераль дәүләт стандарт таләпләре педагогик системаның структурасын федераль таләпләр буенча үзгәртүне таләп итә. Бу таләпләр буенча мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләләренә нык игътибар итү сорала. Чөнки мәктәпкәчә яшь – шәхеснең үсешендә иң мөһим чор. Бу чорда бала үзен чолгап алган тирәлек, кешеләр, табигать дөньясы белән таныша, аралаша башлый. Сабыйның дөньяны танып белүе гамәлгә ашырыла, үзен кызыксындырган “чиксез” сорауларына җавап эзли, җавап таптыра. Нәкъ менә шушы чорда нәни кешенең шәхес булып формалаша башлавында     беренче адымнар ясала.Кече яшьтән балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүне мин уен аша алып барам.Уен барышында бала үзен иркен тота, анда бик теләп катнаша.              

Светофор урманда кунакта” дигән эшчәнлек аша балалар табигатьне сакларга , тирә -юньгә игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнделәр.

 D:\АРХИВ\Юл йөрү\IMG_2002.JPG

“Светофор урманда кунакта”

Бурычлар: Светофор урманда кунакта” дигән эшчәнлек аша балалар табигатьне сакларга , тирә -юньгә игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнделәр.

Балаларның  юл йөрү билгеләрен таный белүләрен, юл кагыйдәләрен үзләштерүләрен ачыклау;

светофор төсләрен аера белүләре, юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү;урамда бер-беренә игьтибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларына ирешү.

Материал: “Сабантуй”, “Ачык дәрес”газеталары,“Мәгариф”, ” Юлда йөрү кагыйдәләре ”

Җиһазлау: юл билгеләре, светофор, уенчык машиналар, атлар, велосипед, рәсемнәр, мультимедия өчен слайдлар

Чараның барышы.

Балалар  урындыкларга утыралар.(әкрен генә көй яңгырый)

А.Б. Исәнмесез минем нәни дусларым.Балалар сез әкият карарга, тыңларга яратасызмы? Бүген бездә кунакта “күңелле светофор”

Менә тыңлагыз һәм карагыз! Светофор керә. (көй яңгырый)

Светофор биюе.

(көй яңгырый)А.Б. Яшәгән ди булган ди урманда җәнлекләр,

Зурлары-кечкенәләре,

Көчлеләре- көчсезләре,

Батырлары –куркаклары.

Урманда тыныч була, бервакыт урман өстеннән карга очып уза.

Карга: Тыңлагыз, барыгыз да тыңлагыз! Бүген безнең урманда зур тамаша-урманда светофор барлыкка килгән. Барыгыз да урман аланына ашыгыгыз, ашыгыгыз, тизрәк,тизрәк!

А.Б.Урман эче шау-гөр килә.

Гаҗәп бер хәл булган:

Җендерме, әллә бүтәнме

Агачка светофор элгән.

Урман аланына төлке килеп керә.Светофорны карый.

Төлке шунда әйтеп куйды:

“ Белдем- бу бит светофор!

Кызыл төс-туктарга куша,

Яшел әйтә-бар син бар”

“ Нигә кирәк ул урманга?-

Сүзгә кушылды Бүре-

Куянны куып барганда

Кызылга туктыйммы инде?”

“ Файдасын күрмим бер дә,-

Куян кушылды сүзгә,-

Качып чабып барган чакта

Бер төс күренми күзгә”

“ Урманда башка закон.

Нигә ди ул һәр чат саен

ГАИ посты, светофор?”.

Карга:” Кар кар! Урманга светофор кирәк түгел,кирәк түгел!”

А.Б.: Шау- гөр килә бүген урман,

Һәркемнең үз сүзе бар.

Мин дә шулай уйлап куйдым .

Кирәкме соң светофор?

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, урманга светофор кирәкме, әллә юкмы? Ә ни өчен? Ә шәһәргә светофор кирәкме? (Машина тавышлары ишетелә)

Светофор: (сыбызгы сызгырта): Балалар!

             Юлда хәтәр булмас өчен, көне-төне мин янам:

            Яшел, сары һәм кызыл – сезгә шулай булышам.

            Иң кырысы кызыл төсем, тукта, бераз сабыр ит!

            Кызыл янып торганда юллар сезгә ябык бит!

        Төлке.:өч күзле багана, юлыбызны бүлмә син!

Бүре :Ашыгабыз, ашыгабыз, зур шәһәргә!

Светофор: Юлны аркылы чыкканда шуны истә тотыгыз:

           Светофор тамгаларына һәрвакыт буйсыныгыз.

           Кызыл төсем сезгә әйтә: “Тукта!Юл ябык, хәтәр!”

            Сары төсем ул кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

           Яшел хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

Куян:Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең!

              Юлда, светофор, сак булырбыз, син әйткәнне онытмабыз!

Карга:Балалар бакчасында балалар бик күп анда,

              Әйдә сез дә  безнең белән!

              Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтерсең аларга да!

(өчесе тотынышып, юл аркылы чыгып, китәләр балалар бакчасына. Барып җиткәч, исәнләшәләр)

Җыр: Светофор

Светофор:  Миннән бүләк кабул итегез. Бу шарлар минем һәр төсемне хәтерләтеп торсын.

А.Б.Без бу шарлар белән уйнарбыз. Балалар без алар белән кайларда уйнарбыз соң?

Бала: Паркларда,стадионнарда, ишек алларында.

А.Б.  Хәзер без сезнең белән паркка барырбыз Анда язгы табигатьнең матурлыгы белән сокланырбыз.(Бака килеп чыга ,елый)

Светофор. Тукта әле,әй, бака,

         Тапталасың түгелме?

         Билгеләрне белмисең,

         Үзең юлдан йөрисең.

          Ярый әле каршыңа

          Чыкмады бер машина

Бака: Зур шәһәргә килгәч мин адаштым.Мин светофорны ,юл билгеләрен белмим, әздән генә машина астында калмадым. Бар җирдә машина, трамвай,

автобуслар.

А.Б.Безнең балалар юл кагыдәләрен беләләр, алар сине өйрәтерләр.

Төлке. Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки минем алтыннарны

Шунда күмгәннәрдер, ә?

Бала.Төлке, син ашыкма

         Монда бара юл эше !

         Бу билге булган урынны

         Әйләнеп үтә кеше.

Бүре. Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.

Бала. Юк, Бүре, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

“Ярамый” дип кисәтә,

Әгәр яшел төстә булса,

“ Яраганны” күрсәтә.

Куян. Автобус туктый бит монда

Шуңа гына утырыйк,

Акча да түлисе булмый,

Артына гына тотыныйк.

Бала. Алай эшләргә ярамый,

Дустым, имгәнүең бар.

Әнә тегеннән чыгабыз,

Анда юл билгесе бар.

А.Б. Балалар, әйдәгез әле, юл билгеләре белән таныштырып үтегез.

 Тайгак юл. - Скользкая дорога.

 Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.

 Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

 Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

 Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

 Керү тыела. - Въезд запрещен.

А.Б.“Ихлас күңелдән” (Римма Шәехова)

“Хәерле юл!” телим иртә-кичен

Һәммәбезгә ихлас күңелдән.

Гомерләр бит безгә матур итеп

Яшәп калыр өчен бирелгән.

“Ашыгулар һәлакәткә илтә” –

Дөреслек бар моңлы җырларда.

Ник соң әле ашыгабыз кайчак,

Сак булмыйбыз олы юлларда?

Фаҗигалар булмасын, дип юлда

ЮХИДИ да һәрчак тырыша.

Кагыйдәләр бозмый яшик әле

Бу катлаулы авыр тормышта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

КОНСПЕКТ РАЗВЛЕЧЕНИЯ ПО ПДД в средней-разновозрастной группе (3-5лет) на тему: «В гостях у светофора» «СВЕТОФОРДА КУНАКТА» (на татарском языке)

Максат:1. Балаларның  юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү; алган белемнәрен ныгыту;2. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Дуслык, бердәмлек хисләре тәрбиялә...

Урманда кунакта

                                       Урманда  кунакта.(Экологик кичә) Максат:...

Светофор бездә кунакта !

Балаларны иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру.Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда кызыксыну тә...

Светофор бездә кунакта !

Балаларны  иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру; Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда  ...

Светофор бездэ кунакта

Балаларны иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру.Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда кызыксыну тәрбиялә...