Светофор бездә кунакта !
материал по обж (средняя, старшая, подготовительная группа)

 

Балаларны иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру.

Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда кызыксыну тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Светофор бездә кунакта !40.23 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче муниципаль районы Лесной балалар бакчасы

Тема: ” Светофор бездә кунакта”

        (катнаш төркем)

              Тәрбияче:СагитоваД.В.

                                       Ноябрь,2019ел

Светофор бездә кунакта

                Светофор бездә кунакта

Максат:

1) балаларны план буенча иркен ориентлашырга өйрәтү;

2) урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру;

3) юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә кызыксыну тәрбияләү

Җиһазлау: 5жезллар, зебра рәсеме, юл билгеләре,сыбызгы, светофор рәсеме, юл йөрү кагыйдәләре буенча плакатлар,  транспорт чаралары төшергән рәсемнәр, кискәләнгән рәсемнәр.

Бәйрәм барашы:

Бәйрәм кичәсе бию белән башлана. “Регулировщик” биюе

Бер! Ике! Өч! Дүрт! Биш!

1 бала: Исәнмесез, кунаклар! Саумы сез барчагыз да?

               Сезне күрүгә без бик шат “Ромашка” исемле балалар бакчасында.

2 бала: Юл йөрү кагыйдәләрен гел өйрәнәбез без,

             Ни дәрәҗәдә белгәнне күрерсез үзегез сез!

3 бала: Без сөйләрбез, аңлатырбыз нәрсә ничек икәнен,

              Юл кагыйдәләрен белергә тиеш һәр кем,

             Чөнки юлда йөргәндә кирәге чыга һәр көн!

4 бала:Бүген безнең бакчабызда җыелабыз бергә без,

             Әйдәгез, рәхим итегез, соңга кала күрмәгез!

5 бала: Буген безнен бакчабызда,

              Бик кунелле тамаша.

              Белемнэрен курсэтергэ

              Бар бала да катнаша.

Светофор: (сыбызгы сызгырта): Балалар!

             Юлда хәтәр булмас өчен, көне-төне мин янам:

            Яшел, сары һәм кызыл – сезгә шулай булышам.

            Иң кырысы кызыл төсем, тукта, бераз сабыр ит!

            Кызыл янып торганда юллар сезгә ябык бит!

5 бала:өч күзле багана, юлыбызны бүлмә син!

6 бала:Ашыгабыз, ашыгабыз, балалар бакчасына!

Светофор: Юлны аркылы чыкканда шуны истә тотыгыз:

           Светофор тамгаларына һәрвакыт буйсыныгыз.

           Кызыл төсем сезгә әйтә: “Тукта!Юл ябык, хәтәр!”

Сары төсем ул кисәтә, әзерли хәрәкәткә.

           Яшел хәрәкәт ача, балалар юлны чыга.

5 бала:Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең!

              Юлда, светофор, сак булырбыз, син әйткәнне онытмабыз!

6 бала:Балалар бакчасында балалар бик күп анда,

              Әйдә син дә безнең белән!

              Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтерсең аларга да!

1 бала:Карагыз әле, кунакка безгә светофор килгән,

             Аның белән күңеллерәк уза тагы да бәйрәм!

Светофор:Үзем усал, үзем кырыс, чатларда басып торам.

              Бер яктан икенче якка  сезне күзәтеп торам.

               Хөкемдар булып килдем бүген сезнең бәйрәмгә.

             Юл йөрү кагыйдәләрен, карыйм әле, кем белә?

А.б. Балалар, безгә светофор җыр алып килгән бит!

Светофор: Әйдәгез, җырлап алыйк әле!

Балалар “Светофор” җырын башкаралар.

Светофор: Балалар, ә хәзер Светофор уенын уйнап алыйк әле.

Светофор уенымузыка бара,

Кызыл төс – чүгәлиләр,

Сары төс – басалар, җитәкләшәләр,

Яшел төс – бер адым алга.

Светофор:Булдырдыгыз, балалар!

2 бала:Бу нинди могҗиза инде? Авылга зебра килгән!

              Бу тамга кем өчен икән? Зебра ул – җәяүлегә.

              Син, зебра, йөрмә биеп, тизрәк сузылып ят җиргә!

(балалар һәм светофор юл аркылы зебра аша чыгалар).

Бергә:Башта сулга карыйбыз, аннан уңга карыйбыз,

             Машиналар булмагач кына юлны аркылы чыгабыз.

А.б. : Урамда җәяүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә аларның иң якын дуслары – юл билгеләре ярдәмгә килә. Сез һәр билгенең үзенең исеме булганын беләсез инде. Юл билгеләре юлның нинди булуы, нәрсә рәхсәт ителү һәм нәрсәне эшләү тыелу турында сөйлиләр. Әйдәгез, үзебез белгән юл билгеләрен искә төшерик әле.

3 бала:Ерак түгел кайнар чәйгә, тәмле аш һәм боткага,

                Ач, “үләм”, дигән чагында шушы билге тоткара.

4 бала:Бу билгене белү кирәк, аны белү мөһим бигрәк,

              Утырып булмый аннан башка трамвайга, автобуска.

              Тукталышларга бу билге әверелә чып-чын дуска.

5 бала:Велосипедта ярый бу урында йөрергә,

             Ярый әле алмаганнар автомобильләр әтиләр.

             Күнеккәнгә велосипедка, кыю йөрим мин бик тә.

6 бала:Тыныч кала моторлар, игътибарлышофёрлар,

“Мәктәп! Балалар  бакчасы!” дип, билгеләр торсалар.

7 бала:Хастаханә кайдалыкны юл билгесе күрсәтер,

             Хәрәкәт яраларыңны табиблар тиз төзәтер.

8 бала: Музыкантлар, туктагыз, сез монда шауламагыз!

              Монда хастәханә, мәктәп, балалар бакчасы булганын онытмагыз!

А.б.:Молодцы, балалар! Ә хәзер сезнең белән уен уйнап алабыз.

Дидактик уен “Кискәләнгән билгеләр”

А.б.:Молодцы, балалар!

Балалар:(бергә)Әти-әниләребез бик борчылмасын өчен,

               Машинада шофёр абыйтынычлап йөрсен өчен,

               Юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә кирәк!

Балалар “Шофёр буласым килә” җырын башкаралар.

А.б.: Балалар, ә кем соң ул шофер?

1 бала:машина йөртүче.

А.б.: Дөрес, ә машиналар ни өчен кирәк?

2 бала:йөк ташыр өчен, кешеләрне йөртү өчен.

А.б.:Дөрес, ә сез нинди транспорт чараларын беләсез?

(балаларның җаваплары)

А.б.:Дөрес, балалар, ә автобуста, троллейбуста, трамвайда йөрүче кешеләрне ничек атыйлар?

3 бала:Пассажирлар.

А.б.:Дөрес, молодцы! Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Хатаны тап” дип атала. Уенны башлыйбыз табышмактан.

1 рәсем:Үзем кызыл, баскычым да, кызыл минем түбәм дә,

                 Тавышым еракка җитә, кем икәнемне әйтсәнә. (янгын сүндерүче машина)

Хатасы:(балаларның җаваплары)

Сорау:Балалар, ә янгын сүндерүче машина ни өчен кирәк?

(балаларның җаваплары)

2 рәсем: Бу патруль машинасы полициядан килгән,

                Тәртип һәм хәрәкәтне бик яхшылап тикшергән. (полициямашинасы)

Хатасы:

Сорау:Балалар, ә полиция машинасы ни өченкирәк?

3 рәсем:Бу машинаның төсе ак халат кигән төсле,

                  Ул төнлә дә йокламый, авыруларны карый (ашыгыч ярдәм машинасы)

Хатасы:

Сорау: Балалар, ә ашыгыч ярдәм машинасы ни өчен кирәк?

4 рәсем: Бу машина трамвай түгел, түгел бу автобус та,

Көпчәкләре булса да, бензин кирәкми аңа (троллейбус)

Хатасы:

5 рәсем:Сайрамый, оя да кормый, йөк һәм кешеләр ташый,

                 Кем миңа әйтер икән, ә бу нинди кош икән? (самолет)

Хатасы:

 6 рәсем: Уф, уф сулар, уфтанса да алып китәр,

                  Барыр җиренә җитәр (трамвай)

Хатасы:

7 рәсем:Ике көпчәкле арба утсыз да алга чаба (велосипед)

Хатасы:

8 рәсем:Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле,

                 Аяклары резина, кирәккә ашый бензин (автобус)

Хатасы:

А.б.: Дөрес, молодцы, балалар!

1 бала: Юл кагыйдәләре бик күп, белергә иде барсын,

              Ләкин иң кирәкәләре һәрчак исебездә торсын,

             Сәламәт дигән бала юлларда уйнамасын.

Бергә: Сәламәт булыйм дисәң, юл йөрү кагыдәләрен

              Яттан белергә кирәк!

Светофор:Юл билгеләре хәзер иң якын дуслар безгә,

                  Мин китәм инде, балалар, зур рәхмәт инде сезгә,

                  Хөкемдар булып килдем бүген сезнең бәйрәмгә,

                 Барчагызда бик акыллы булдыгыз бу бәйрәмдә!

                 Сау булыгыз, хуш, гуд бай, хәерле юл сезгә!

Балалар бергә:Сау бул, светофор, хәерле юл сиңа да,

                    Бәйрәмебез безнең тәмам.

                    Сау булыгыз, хушыгыз, исән-имин булыгыз,

                    Хәерле юл барчагызга да.

«Балалар бакчасында» жыры белэн тэмамлана


 Список детей Ленинского детского сада участвовавших в мероприятии по ПДД.

  1. Гимадутдинова Илюза
  2. Сулейманова Ралина
  3. Сабирзянова Айзиля
  4. Сагдиев Талгат
  5. Ямщикова София
  6. Гимадутдинова Алиса
  7. Сагдиева Чулпан
  8. Максютов Инсаф
  9. Ямщикова Аделина.

Теләче муниципаль районы    Лесной балалар бакчасы

Тема: ” “Юлда йөри  беләсезме!”

             (катнаш төркем)

                                       2015 ел

     Максат: балаларның  юл  йөрү кагыйдәләрен ничек

               үзләштерүләрен,юл  билгеләрен белүләрен

               ачыклау;

               светофор  төсләрен аера  белүләрен,шуның

               буенча хәрәкәт итү;

               балаларның урамда  бер-берсенә карата  игъ

               тибарлы,ярдәмчел ,әдәпле булуларын  тәр-

               бияләү;

               юл йөрү кагыйдәләрен үтүгә ирешү.

Үткәрү формасы: уен-кичә.

Җиһазлау: юл билгеләре,светофор макеты,юл йөрү

                   кагыйдәләре буенча әзерләнгән  рәсемнәр,

                   кичәнең исеме  язылган плакат,уенчык

                   машиналар,магнитофон һ.б.

                   юл  кагыйдәләре һәм җәяүлеләр өчен бул-

                   ган  кагыйдәләр.Убырлы карчык,Белмә-

                   меш,светофор ЮХИДИ  дигән  герой-

                   ларның   тамашалары аша чагылдыра.

       

                       

                                      Кичә барышы.

Алып  баручы-----Хәерле  көн  балалар,кадерле кунаклар! Без бүген сезнең белән “Юлда йөри  беләсезме!” дигән темага уен-кичә уткәрербез.              Без   юл      кагыйдәләрен,җәяүлеләрнең   йөрү кагыйдәләрен,төрле уеннар,шигырьләр,җырлар аша кабатлап узарбыз.Беркемгә дә сер түгел  авылларда юл  билгеләре куелмаса  да аларны белергә  кирәк.Авылда  да билгеләр куерлык урыннар  күп.Чөнки биредә  машиналар  күп йөри.Шуңа күрә   без кечкенәдән үк  юлда йөрү  кагыйдәләрен  белергә тиешбез,юлда имин  йөрүебез үзебездән  тора.Чөнки

кагыйдәләрне  белмәгән,юл  билгеләрен игътибар ит-

мәгән   балалар куркыныч  хәлләргә  күбрәк  эләгәләр.

Әйдәгез ,без сезнең  белән  шигырьләр,җырлар  аша  бу   юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап ки-

тик.

Алып   баручы-----Балалар!без  нәрсә  турында сөйләшәбез икән?

Балалар------   юлда  йөрү   турында.

Алып баручы----Бик дөрес,без үз белемнәребезне  күрсәтербез

                   (кемдер  ишек  шакый)

 Бергә    ------Керегез ,кер!

                    (светофор  керә)

Светофор---Исәнмесез! Балалар .сез  мине  таныган-

сыздыр  инде?

Балалар---Беләбез  ,беләбез син “ светофор!”

Светофор—Урамнарны  күзәтәм

                     Узганнарны кисәтәм

                     Янып  тора  өч  күзем

                     Күреп торам ич  үзем

                     Әйтеп  тора өч сүзем.

---Кузгалма!—ди,кызыл  күз,   ( күрсәтеп)

---Сабыр!—ди ,сары  күз,

---Ярый!---ди  ,яшел күз,

Светофор--Әнә  теге әбигә сез  игътибар итегез,

                    чыгып    бара юл  аркылы бер гамьсез!

    Светофорда кызыл ут,бераз  гына көтегез ул тора

    туктамый,инде хәзер нишлибез?  Балалар!

(сыбызгы  сызгыртып,убырлыны  туктату)

Балалар----Туктатыйк аны.

Алып  баручы--Әбекәй,сез  бу юлда ничек йөрергә икәнен белмисезме әллә?Күрәсезме  светофорны, алда кызыл ут  яна.

Убырл карчык---Төкерәм светофорына!Мин бит  ирекле! Урамда  ничек йөрү һәркемнең үз   эше !

Алып баручы---Юк,әбекәй ,алай  булмый .Урамда һәр-

кем  куркыныч  кагыйдәләрен  үтәргә тиеш.Син

бәлки, урамда  яшәгәч,ул   кагыйдәләрне  белмисең

дер.Менә безнең бакча  балаларны тыңла  әле.

   2бала    Юлда  булсаң—бул өлгер,

                 Юл кагыйдәләрен нык бел.

                 Светофорның хәр төсен

                 Юлның  билгеләрен бел!

 

 3бала     Әгәр әйтсә шофер  да:

                  Төкерәм  тәртибенә

                  Йөрим үземчә  генә

                  Гаилар посттан китсә?

                  Трамвай  йөртүчеседә

                  Кагыйдәләрне бозса?

                  Ничек  тели һәр кеше

                  Шулай йөрсә һәм узса?

4бала         Алай булса.дисеңме?

                   Дускаем:ниләр булыр?

                   Син яшәгән бу  урам

                   Мең хикмәт белән тулыр.

5бала        Минем  барыр машина

                  Троллейбус өстенә!

                  Кереп  китәр  трамвай

                  Сөт кибете  эченә!

6бала        Була  алмый  андый хәл!

                  Тәртип  саклый  ГАИ да.

                  Кырыс,уяу светофор,

                  Тәртипле шофер да.

Алып  баручы—Булдырдыгыз ,балалар,ишеттеңме инде

әбекәй,һәр   нәрсәнең   кагыйдәсе була.

Балалар ,әйдәгез ял итеп алыйк.Әбекәй,

әйдә син дә балалар белән җырлап  ал.

                     

                         Җыр “ Светофор утлары”

1 Бер,ике,оч-

  Светофор утлары

  Бер яна да

  Сунэ ич,светофор.

          Кушымта:

          Урамда хэм юл чатында

          Сакта тора светофор

          Сакта тора светофор!

2.Кызыл ут

Кисэтэ,тукта!-ди.

Юл ябык,

Син юлга чыкма!-ди,

        Кушымта.

3.Сары ут

Эзер бул!-дигэндэ,

Атлап чык

Юл аша яшелгэ!

     Кушымта:

Берсе- кызыл,берсе-сары,

Тагын берсе яшел ич

Светофор утлары.

Урамда хэм юл чатында

 Сакта тора светофор

 Сакта тора светофор!

Убырлы—сез бигрәк матур  җырлыйсыз ,аңладым

                   инде   хәзер .Мин моннан соң юлда бик

                   сак    йөрермен.Светофорның  нәрәләр

                   аңлатканын  тагын бер  тапкыр  әйтеп

                   күрсәтсәгез,мин бердә онытмам.

Светофор—кызыл  күзле ут янса:

 Балалар   ---- тукта(күрсәтә)

 Светофор--- минем  күзем  сары янса:

 Балалар   -----  сабыр ит

 Светофор  ------Яшел  күзем,иң кирәк күз:

 Балалар   -----юлдан йөгерт:

Алып  баручы--- Булдырдыгыз .әбекәй ,безнең янда утырсаң без сине бик куп юл билгеләрен танырга өйрәнәбез . Утырып торыгыз ! Тагын кемдер килә , бик ашыга .

Светофор---- ( Кызыл төс күрсәтә.)

                Светофорда кызыл ут, бераз гына көтегез.

Белмәмеш--- Мин Белмәмеш,белмәмеш

                   Мин кая  килеп эләктем?

Алып  баручы----Син  балалар  бакчасында.

Белмәмеш---Сез  нишлисез монда?

Балалар—Юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнәбез.

Алып баручы—Син җәяүлеләрнең  юлда   ничек йөрергә тиешлеген,юл  билгеләрен беләсеңме? Яшел утның

нәрсә   белдергәнен  дә  беләсеңме.

Белмәмеш ----Белмәскә ,яшел ут  туктарга  куша,ә кызыл ут китергә куша.

Алып баручы---Юк,Белмәмеш барысында белем дип   мактанырга ярамый.Әйт  әле  җәяүлеләр кайдан йөрер

гә тиеш:тратуардан мы,әллә юлданмы?

Белмәмеш----Әлбәттә юлдан,ул   бит  киңрәк.

Алып  баручы---Тагын ялгыштың.Балалар нинди кагыйдәләрне  белми ул?

Балалар---Тратуар   -  җәяүлеләргә

                  Юл      -      машиналарга

Алып баручы----Кабатла  Белмәмеш!

Белмәмеш---Чепуха!  Шофер   үзе  мине  күрер  дә туктар әле.

Алып баручы---Юк, тормазга баскач  та,машина  туктамый,зур  тизлек  белән  барса,озынрак юл  үтеп туктый.

Алып баручы---Күрдеңме,Белмәмеш җәяүлеләргә  дә  юлда йөрү   кагыйдәләрен  белергә кирәк икән.Юлда

тәртипле  йөрмәсәң,бик  аяныч  хәлләргә  очрарсың

Убырлы  әби  һәм    Белмәмеш   ,тыңлагыз!Безнең

бакча  балаларга  берничә  кагыйдәне  сезгә  күрсәтеп  

үтәләр.

1 бала    Бу билгегә  карасаң

               Сөенеп  тә куясың

               Ярый  әле машина

               Алмаганнар  әтиләр

               Велосипетдта  гына

               Йөрергә  кирәк диләр

2  бала    Бу  билгене  күргәч  тә

                Сөенә  авырулар

                 Димәк якында  гына--

                 Ярдәм күрсәтүчеләр

3 бала     --Тукта!—дип  әйтә  билге

                Хәвеф-хәтерләр  юкмы ?

                Әгәр инде булмаса

                 Газга  баста,бар алга

 

4 бала      Бу  билгене күрергә

                 Барысы  да  шатлана

                 Димәк,кирәк вакытта

                 Мөмкин шалтыратырга

5 бала       Ә бу  билге—“зебра “

                  Ул җәяүлеләр  өчен

                   Юлны  аркылы чыгу

6 бала       Бу  билге шоферларга

                  Болай дип  әйтә  бит ул

                  Тукта! әнә ерактан

                   Бер поезд килә тизләп

                   Шлакбаумнан  чыкканда

                   Бик  зур  түземлек кирәк  

Алып баручы----Булдырдыгыз балалар!Хәзер инде Белмәмеш  белән  Убырлы Әбекәй  дә юл  кагыйдәләрен    үтәрләр.Дуслар  бер-береңә ярдәмгә

килсә  дөньяда  яшәп  була.

Убырлы---дусларыбыз  безгә  бик күп кагыйдәләрне

безгә  өйрәттеләр.

Белмәмеш---Рәхмәт,рәхмәт ярдәмегезгә.Бик кирәк

билгеләр икән.

Алып  баручы---Белмәмеш   белән   Убырлы әбекәйгә

киләчәктә уңышлар  телик.Бу барыбыз өчен дә

гыйбрәтбулсын.Хәерле юл  сезгә!Барыгызга да

зур  рәхмәт!

                         ТӘМАМ.

j0183328


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Светофор бездә кунакта !

Балаларны  иркен ориентлашырга өйрәтү; урамда яисә транспорт чарасында барганда үз тәртибеңә җаваплы караш формалаштыру; Юл йөрү кайгыдәләрен өйрәнүгә һәм аларны үтәүгә балаларда  ...