Теремкәйгә сәяхәт- сак булыйк без юлларда
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Нагимова Гаухария Бариевна

БурычларТранспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                     Теремкәйгә сәяхәт-  сак булыйк без юлларда.

БурычларТранспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан  юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.

 

Сәйдә. Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Сезне күрүгә без бик шат,

Яраткан бакчабызда.

Нурбәк.“Таң” балалар бакчасына

Әйдә, рәхим итегез!

Безнең Мичән төбәгендә

Кунак булып китегез!

Зөһрә.Кызыл, сары, яшелне

Аерырга өйрәндек.

Юлга чыксаң бик кирәк

Уяулык һәм зирәклек.

Муса.Олы юлда машиналар-

Бакчадан карап калам;

Юлда йөргән һәркемгә мин

Имин юл теләп калам.

Т. - Рәхмәт , балалар! Барыбызга да хәерле көннәр телик.

Тәрбияче: Килегез, килегез,

Дусларыгызны чакырыгыз.

Күңелсезләнеп утырмабыз,

Барыбыз да уйнарбыз.

 

Балалар тәрбияче янына йөгереп чыгалар.

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез!

Табышмак әйтәм сезгә-

Уйлагыз һәммәгез дә!

 1.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

2.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 3.Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

 4.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

 5.Суда яши, балык түгел, сикерә ләкин куян түгел. (Бака)

6.Мыегы бар, песи түгел, койрыгы бар, эт түгел, көрән, ләкин бүре түгел. (Тычкан)

 Тәрбияче: Бу кайсы әкиятнең геройлары.?

Балалар: Теремкәй.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, безнең әкият геройларыбыз теремкәйләрен таба алмыйлар. Безгә аларга булышырга кирәк. Сезнең белән әкият геройлары булырбыз (Битлекләр кигертә)

(Битлекләр кигәннән соң идәнгә чүгәләп утыралар)

 Тәрбияче серле итеп: Җәнлекләрем, минем яныма килегез әле. Теремкәйнең юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, теремкәйнең кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме, авырлыклардан курыкмыйсызмы?

Балалар: Юк,  курыкмыйбыз.

Нәрсә белән барырбыз икән , балалар.

  • Машина, самолет, ат  һ.б.

Т. - Яхшы, балалар. Әйдәгез , без сезнең белән автобуста барыйк. Автобусыбыз инде килеп тә туктаган. Безгә утырып китәргә генә кирәк.

Т. - Рәхмәт , балалар . Автобуска кереп утырдык. Каешларыбызны эләктердек.Транспортка кереп утыргач , без кемнәр булабыз инде?

Бик дөрес . Без – пассажирлар булабыз.Пассажирлар махсус кагыйдәләрне үтәргә тиеш булалар. Ә пассажирлар нинди кагыйдәләрне белергә тиеш?

Аяз1.транспорт туктагач кына, аның ишекләре янына кил,

Ясминә2., автобус кузгала һәм ишекләре ябыла башлаганда, баскычка басма,

Альбина3. Тәрәзәдән башны, кулларны чыгарырга ярамый.

Гөлсылу4 Автобуста кычкырып сөйләшергә ярамый.

Ренас5.өлкәннәргә һәм бала белән баручы пассажирларга урын бир.

Нурбәк 6.Чыкканда алдан ук чыгарга әзерлән, ләкин баскычка үк төшмә,

Зөһрә7. әгәр транспорт йөртүче ишекне яба башласа, чыгарга омтылма.

Сәйдә8Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

Т.Матур итеп утырдык, кагыйдәне бозмыйча, юлыбызны алга таба дәвам итәбез.Ә  автобусны кем йөртә?

Б-р.  -Шофер  

Т.Әйдәгез "Шофер"  җырын җырлап барабыз.

  1  нче тукталыш.

Экранда светофор рәсеме

Тәрбияче: Туктагыз әле, туктагыз. Без ниндидер багана янына килеп җиттек. Балалар, нәрсә бу?

Балалар: Светофор.

 Балалар , без үзебез дә сизмәстән светофор янына килеп чыкканбыз икән бит. Әйдәгез , бергәләп светофор уены уйнап алабыз. Яшел төскә =- атлыйбыз, сарыга – кул чабабыз, кызылга – бармак яныйбыз. Барыбызга да аңлашылдымы?

Светофор “ уены уйнап алу.

Алдагы уеныбыз “Светофор тослэре” дип атала. Сезнен каршыгызда кубиклар. Сары , яшел, кызыл. 1 бала чыга хэм кузе бэйлэп 3 кубик  алырга тиеш була. Светофор тослэре туры килсэ, ул бала жинуче була.

“ Светофор” жыры

Т-  Юлыбызны дәвам итәбез.Күңелсез булмасын өчен әйдәгез табышмаклар чишеп алыйк әле.Әйдәгез, башладык.

Нинди гаҗәп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары – резина,

Бар ашаганы – бензин. ( автобус)

Алда да бар, артта да бар,

Борылган да сырылган,

Озын булып сузылган. ( юл)

Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. ( поезд)

Кылга асылына, тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая.( трамвай)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә. ( мотоцикл)

Иснәми ул печәнне,

Капмый да ул саламны.

Үзе бара өстерәп

Күп табанлы сөрәнне. ( трактор)

Аяклары түгәрәк

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам үзем чабам

Теләсә каян табам.  (Велосипед)

Юл чатында тора батыр

Күләре төрле – төрле.

Берсен йома бепсен ача –

Аны белә һәр кеше. (Светофор)

  2 нче тукталыш

 “Ярый . Ярамый ” күперендә уен уйнап алырбыз. (Һәр балага кызыл, яшел түгәрәкләр бирелә.) Сорауга  түгәрәкләрне күтәреп кенә җавап бирәбез. Ярый сүзен яшел, ярамый сүзен кызыл түгәрәк алыштыра.Уенны башладык

Транспортта барганда транспорттан сикереп төшеп калырга ...( кызыл)

  • Транспортның тәрәзәсеннән башны тыгып барырга...(кызыл)
  • Транспортның утыргычының тоткаларына тотынып барырга ...( яшел)
  • Транспортта этешергә. Төртешергә...(кызыл)

Алгы утыргычларны өлкәннәргә, авыруларга, балалы пассажирларга калдырырга...( яшел)

  • Кычкырып сөйләшергә, шаулашып барырга...( кызыл)
  • Салонны чүпләргә...(кызыл)
  • Билетлар алырга...(яшел)
  • Күпердә уйнарга...(кызыл)
  • Светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыгарга ...(яшел)
  • Юлны җир асты юлы аша чыгарга..( яшел)
  • Велосипедта рульне җибәреп йөрергә...(кызыл)
  • Өлкәннәргә юл аркылы чыгарга булышырга...(яшел)
  • Юлдан барган машина артына ябышып барырга...(кызыл)
  • Светофорның сары уты янганда юл аркылы чыгарга...(кызыл)
  • Машиналар юлында уйнарга..(кызыл)
  • Машиналар юлын зебра аша чыгарга...(яшел)
  • 14 яшьтән велосипедта йөрергә ...(яшел).

Т.Ә без юлыбызны дәвам итик.

3 нче тукталыш “Җир асты юлы”

(Туннель янына килеп җитәләр)

Тәрбияче: Җәнлекләрем, карагыз әле, каршыбызда ниндидер билге тора. Кайсыгыз белә, бу  нинди билге?

Балалар: Җир асты юлы.

Тәрбияче: Бу, балалар, җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркы чыгу урыны.

Баскычтан төшүче кеше сүрәте ясалган бу билге җир астыннан юл аркылы чыгу урынын күрсәтә. Шуны исеңдә тот: мондый  билге куелган урыннарда юлны җир астыннан аркылы чыгарга ярамый.

(Җир асты юлы аша чыгу)

Т.Сәяхәт дәвам итәбез

4 нче тукталыш

Т. - Балалар без үзебез дә сизмәстән транспортлар тора торган гаражга килеп җиткәнбез. Хәзер безгә аларның төрләрен билгеләргә кирәк булачак. Мәсәлән: бу трамвай. Ул җир өсте юлы транспорты. Бергәләп уйныйбыз. Һава транспорты булса – кулларны өскә күтәрәбез, су транспорты булса – йөзү күнегүе күрсәтәбез, җир өсте транспорты булса – урында атлыйбыз, җир асты транспорты булса – чүгәлибез. Уен уйнау. “ Транспорт төрләре”.

5 нче тукталыш

(Экранда теремкәй рәсеме куела)

Тәрбияче: Менә без сезнең белән теремкәй янына килеп җиткәнне сизмичә дә калганбыз. Әйдәгез, сорап карыйк әле, Теремкәйдә кем яши икән? Балалар чиратлашып (шакылдатып) Теремкәйдән сорыйлар:

-Терем-терем, Теремкәй,

Теремкәйдә кем яши?

– Бу мин, Юл билгесе! (Балалар бу юл билгесенең нәрсә аңлатуын әйтәләр)

Тәрбияче: Теремкәй тәрәзәсендәге юл билгеләрен бер-бер артлы алыштырып тора, балалар шул билгеләр турында сөйлиләр

Тәрбияче. Менә бу билгеләр сезгә танышмы?

Зөһрә: Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен

Әйтер өчен 3сүзен.

Кызыл әйтер: Туктап кал!

Сары әйтер: Игътибар!

Яшел әйтер: Юл ачык,

Карап кына атлап чык!

 Муса: Туры гына барса юллар,

Булыр иде бик ансат.

Әйбәт булыр бу билгене

Әгәр без белеп калсак.

Ул кисәтә: Еракта, -ди-

Көтә кискен борылыш.

Игътибарыңны арттыр да

Имин узарга тырыш!

 Альбина «Урау булса да, юл булсын!»

Шулай дигән халкыбыз.

Шома юлдан җилдерергә

Яратмый соң кайсыбыз?!

Тик юллар гел шома булмый

Андый юллар буена

Тигезсез юлны күрсәтеп

Шушы билге куела.

Нурбәк: Көзге кебек ялтырый юл

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч шофер

Рулен ныграк тота.

Син дәюлда сак бул,

Авызың ачып йөрмә .

Аяк тая, машина да,

Көпчәк астына кермә!

 Ясминә: Машиналар тыз- быз чаба,

Кайсы бара, кайсы кайта.

Ике яклы хәрәкәтне

Шушы билге аңлата.

Ныклап уйла алдын –артын,

Үткәр машинаның барын

Бу билгене күрү белән

Күпкә артсын игътибарың.

 Сәйдә: Машина да тәгәрмәчле

Тәгәрмәчле сәпит тә.

Шулай уйлап балалар

(Йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да

Җилдерәләр сәпиттә.

Бу билгене күрсәләр,

Борылсыннар кирегә

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң,

Мөмкин бәла килергә.

Аяз: Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле ,

Шоферлар бик шәп белә –

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

 КәримМашиналар кызу бара

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсән,

Юлларга чыкма берүк

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

 

Зилә: Юллар да картаялар шул,

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны

Юлчы апа, абыйлар.

Дәвалый башлаган юлга

Куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә

Белү бик кирәк инде.

 Ренас.Бу юлдан атлап баралар,

Я йөгерә, я чабалар

Ак сакаллы бабайлар,

Нәни шаян малайлар,

Әбиләр һәм бәбиләр,

Өлкәннәр һәм нәниләр.

Кызы белән әнисе

Әтисе белән улы.

Әнә билге дә куелган

“Бу, – дип, –җәяүле юлы”

Гөлсылу:

По полоскам черно-белым

Человек шагает смело

Знает: там, где он идет

Пешеходный переход

 Камил: Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвай я автобуска.

Фирүзә: Авыл, шәһәр, бистә аша

Үтсә әгәр юлыгыз,

Шушы билгене күрерсез –

Игътибарлы булыгыз.

РанилБу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә.

Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, ял итеп алабыз. (Идәнгә утыралар) Без бүген теремкәйне табу өчен бик ерак юллар үттек. Сезгә бүген сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Миңа да бүгенге сәяхәт ошады, бу сәяхәтебез турында өемә кайткач кызым белән улыма сөйлим әле. Ә сез кемнәргә сөйләрсез? Акыллы, тапкыр, батыр булганыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Ә сез миңа нәрсә әйтер идеге



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Матур булыйк

Выступление в родительском собрание по эстетическому воспитанию...

“Эхлаклы булыйк”

Бала әхлак тәрбиясен,иң беренче чиратта,гаиләдә ала. Күзәтүләрдән  күренгәнчә, баладагы әхлак нормалары-әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.Бала  аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә с...

"Сак йөрегез сез юлларда"

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү....

"Таныш булыйк: керпе"

Тема: “Таныш булыйк: керпе”Максатлар: 1. Балаларга керпе турында мәгълүмат бирү, җәнлекләрнең төзелешләрен өлешләргә бүлеп карарга өйрәтү, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау, тышкы кыяфәтенә, я...

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...