"Күңелле светофор"
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Муллина Лилия Ивановна

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_kunelle_svetofor.docx19.77 КБ

Предварительный просмотр:

    Соңгы елларда республикабызда автотранспрот саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

   Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк “юл әлифбасын” өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

Алып баручы.    Без бәйрәмгә килдек бүген,

                              Бәйрәм күңелле узсын.

                             Җырлыйк, уйныйк, уйлыйк дуслар.

                             Җаваплар дөрес булсын.

Алып баручы. Кадерле балалар бүген без сезнең белән юл кагыйдәләрен искә төшерү өчен “Күңелле светофор” дигән чарага җыелдык.

Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Җәен, кышын, яз, көзен,

Иртә, кичен, көндезен,

Ача, йома өч күзен

Телсез әйтәдер сүзен,-

Бик тиз аңлыйлар үзен

Ул нәрсә? (Светофор)

- Дөрес, балалар! Сезнең светофор күргәнегез бармы?

- Ә светофор нигә кирәк? (Машиналарга да, кешеләргә дә уңайлы булсын, аварияләр булмасын, кешеләргә юл аша чыгарга җайлы булсын өчен).

- Әйе, светофор ул урамдагы хәрәкәтне көйләп тора. (Балаларга светофор макетын күрсәтәм. Ул “күзләрен” йомган, бер “күзен” ачам).

 

- Светофорда нинди ут янды? (Кызыл)

- Димәк, урам аша чыгарга ярыймы? (Юк)

- Әйе. Светофор әйтә:

Янса кызыл ут,

Туктап тор – юл юк! (Икенче “күзен” ачам).

 

- Светофорда нинди ут янды? (Сары)

- Әле чыгарга ярыймы?

- Юк. (Сары ут әзерләнергә куша).

- Сары ут кабынуга,

Әзерлән кузгалырга.

 

- Сезнеңчә светофорның өченче “күзе” нинди төстә икән? (Берничә баладан сорыйм. Светофорның өченче “күзен” ачам).

- Светофорның яшел күзе нәрсәне аңлата? (Юл аша чыгарга ярый икәнен).

- Яшел ут кабынса, бел ачык!

Алга китәргә юл ачык!

Юл аркылы яшел ут янганда гына чыгарга ярый. (Күмәк һәм аерым кабатлаулар).

Алып баручы. Гүзүл белән Ильмира безгә светофор турында шигырь сөйләп үтәрләр.

Багананың өч күзе,

Өч күзендә өч сүзе.

     Берсе аның кызыл күз,

Икенчесе сары күз,

Өченчесе яшел күз.

Өч күздәге өч сүзне

Һәр бала да беләдер.

                                                Безнең песи дә белә,

                                                Сезнеке дә беләдер.

                                               Белгәннәргә бүләгем

Булсын әле бу шигырь

Алып баручы. Әйдәгез балалар светофор уенын уйнап алыйк.

Кызыл төс- тыныч кына басып торалар.

Сары төс- кулларны чәбәклибез.

Яшел төс- аякларны тыпырдатабыз.

Алып баручы. Җыр тыңлау “Күңелле светофор”

Алып баручы.Бәйрәмебезне дәвам итеп икенче уеныбызны уйнап алыйк.

                                   Уен “ Төсле автомобильләр”

Алып баручы. Мин хәзер табышмаклар ярдәмендә сезнең транспорт төрләрен ничек белүегезне тикшереп карарга телим. Табышмакларны игътибар белән тыңлагыз. Җавапларның дөрес яки юк икәнен экран аша тикшереп карарбыз.

 1 . Үзем кызыл, баскычым да, кызыл минем түбәм дә,

      Тавышым еракка җитә, кем икәнемне әйтсәнә. (янгын сүндерүче машина)

2.Бу патруль машинасы полициядән килгән,

    Тәртип һәм хәрәкәтне бик яхшылап тикшергән. (полиция машинасы)

3 .Бу машинаның төсе ак халат кигән төсле,

   Ул төнлә дә йокламый, авыруларны карый (ашыгыч ярдәм машинасы)

4.Сайрамый, оя да кормый, йөк һәм кешеләр ташый,

   Кем миңа әйтер икән, ә бу нинди кош икән? (самолет)

 5.Уф, уф сулар, уфтанса да алып китәр,

     Барыр җиренә җитәр (трамвай)

6.Ике көпчәкле арба утсыз да алга чаба (велосипед)

7.Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле,

   Аяклары резина, кирәккә ашый бензин (автобус)

Алып баручы.Балалар  мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сораулар бирәм. Ә сез җавап бирерсез.

            Слайдлар  күрсәтү.

Алып баручы. Җыр “ Пусть бегут неуклюже”

Алып баручы. Булдырдыгыз балалар, бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек.

Юл йөрү кагыйдәләрен

                                              Онытма син кич- иртә.

                                              Әти-әниең синең

                                              Сау кайтуыңны көтә.

Бүгенге кичәбез шуның белән тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Күңелле сәяхәт

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә  белем бирү...

Күңелле светофор.

Интегрированное занятие в средней группе....

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Күңелле матеиатика

зурлар төркемендә   балаларның элементар математик  күзаллауларын үстерү буенча  йомгаклау  шөгыле...

Күңелле математика

Зурлар төркемендә йомгаклау шөгыле...

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...