“Юл билгеләре иленә сәяхәт”
проект по обж (старшая группа)

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ubyrly.docx21.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы”                                                   мәктәпкәчә  белем    бирү  муниципаль  бюджет    учреждениесе

Зурлар төркеме балалары белән  юл йорү кагыйдәләрен өйрәнү темасына нигезләнеп үткәрелгән йомгаклау чарасы

Тема : “Юл билгеләре иленә сәяхәт”

        

                                                                                                         

 Саба-                                                 

                                                                                                             «Әллүки” балалар бакчасы

                                                                                                      1 кв. кат.тәрбияче

                                                                                                              Гараева М.М.

  Тәрбияче:  Хәерле көн, хөрмәтле балалар,кунаклар, әти- әниләр.! Бүген без сезне һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен бозмаучылар яши торган Юл билгеләре иленә чакырабыз.

  • Балалар, сезнең бу илгә барасыгыз киләме?( җаваплар)Ярар алайса. Ләкин шуны истә тотыйк, сәяхәткә баручылар  барысыда шушы дәүләт тарафыннан кабул ителгән законнарны, юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш!!! Бик игътибарлы һәм җыелган булырга тиешләр! Сез,балалар,ризамы?(җаваплар) Сез шундый балалармы?( җаваплар?) Хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Сез миңа “әйе”, “ юк” дигән җаваплар бирергә тиеш.
  • Диңгездә су баллы!( юк)
  • Кызыл ут- юл юк!!( эйе)
  • Әгәр бик ашыксаң, әйдә урам аша тик йөгер!(юк)
  • Урамны чыгу юлы аша. Без барабыз тик алга!( әйе)
  • Без бик каты йөгерәбез,светофорныда күрмибез( юк)
  • Светофорда кызыл ут- әйтә безгә юл юк!( әйе)

-Молодцы балалар! Сез бик игътибарлыда икән әле. Димәк юлга кузгалабыз. Безгә юлга чыгар алдыннан  транспортка утырырга кирәк булачак ,.Һәрберегез үзегезгә ошаган светофор төсендәге шапкаларны киябез . Төсләргә карап дөрес итеп транспортка утырабыз. Молодцы, менә без сезнең белән яшел, һәм кызыл светофор төсләре командасына бүлендек ( ике скамейка куелган. Скамейка аякларына кызыл, яшел обручлар кидерелгән. Балалар обруч төсләренә карап   скамейкаларга утыралар.)

-Балалар, ә сез нинди транспорт  төрләрен беләсез?(җаваплар)

Ә без  сезнең белән мин әйткән   табышмакны чишсәгез. Шул транспорт белән сәяхәткә чыгарбыз.

 Нинди гаҗәеп өй бу?

 Һәр ягы тәрәзәле,

Аяклары резин

 Бар ашаганы бензин.( автобус)

Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез без автобусларыбызга утырыйкта юлга кузгалыйк.

Эстафета “Автобус”( ике скамейкадагы- командадагы балалар  “ Утырабыз” сигналларына хәрәкәт итәләр.

Шулай итеп балалар, без сезнең белән “ Юл билгеләре” иленә килеп җиттек. Ә монда, бу илдә төп инспектор нәрсә икән балалар?(светофор)

(Убырлы килеп керә)

Тәрбияче: Сез кем буласыз?

Убырлы:  Ничек инде, кем булам? Сез мине танымыйсызмы әллә? БЮалалар, мин кем булам?(җ) Ой.. арыдым. Арыдым.. белсәгез икән , беръюлы 10 машина алдыннан йөгереп чыктым.

Тәрбияче: Ооо  , сез бик тупас рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозгансыз  икән.

Убырлы:       Тагын нәрсә инде, мин бернинди дә кагыйдәләрне белмим. Нишлисем килсә шуны эшлим. Кая барасым килсә, шунда барам. Үзләре кунакка килгәннәр тагын  монда командовать итәләр.

 Тәрбияче:  Әй әбекәй, сезгә ничек  оят түгел,  сезнең аркада  авария булырга мөмкин бит. Юлны урам чатында яки светофор булган ,җәяүле юлы булган урыннан гына чыгарга ярамавын белмисеңмени ? Алайса тыңла, безнең балаларны! (балалар шигырь сөйли.)

1. Шәһәр буйлап барганда

   Йөрмә син, игътибарсыз.

  Юл кагыйдәсен белмәсәң,

 Дөньясы бик аяусыз.

2. Юл йөрү кагыйдәләре

  Бик күп төрле бит алар,

  Барысында әйбәтләп

  Хәтергә салсаң иде.

 Биш бармагың белгән кебек

 Өйрәнеп алсаң иде.

  Балалар барысы бергә” Светофор”җырын башкаралар.

(Убырлы светофорны әйләнеп чыга, аның белән сөйләшә)

 (1 бала шигырь сөйли):

    Чат саен диярлек ни бу,

   Ут янган баганалар?!

  “Светофор”-, дип атала алар

   Юлны имин чыгарга

  Булыша безгә алар.

Тәрбияче: Я инде әбекәй, әйтеп кара хәзер, кем юлларда иң мөһим?

Убырлы: Кем булсын, инде шул мин .

Тәрбияче: Әй әбекәй, син бернәрсәдә белмисең шул., ә балалар беләләр.!( светофор)

Тәрбияче: Әйе, булдырдыгыз балалар.  Бу светофор була  әбекәй. Ә светофорның килеп чыгуы – тарихы турында сез беләсезме соң? Әйдәгез, тыңлагыз, әбекәй синдә тыңла, бу бик кызык.!!!

Беренче светофор моннан 150 еллар эле,1868 елда Англиядә. Лондонда барлыкка килгән Ә безнең илебездә беренче светофорны 86 ел элек ,1929 елда, Мәскәү шәһәрендә куйганнар икән. Беренче светофор түгәрәк циферблатлы  сәгатькә ошаган булган. Кызыл. Сары, яшел секторларга бүленгән Ә угын инде регулировщик кул белән әйләндереп торган  Аннан соң инде электр белән эшли торган светофорлар куя башлаганнар. Хәзерге вакытта да электр белән эшләүче светофорларның тышкы кыяфәте генә әзерәк үзгәргән. Ләкин төсләр чиратлашуы шул ук. Яхшырак күренсен өчен иң өстә кызыл, бу төс сигнал бирүче. Куркыныч килүен, сак булырга кирәкне белдерүче. Аннан соң сары төс уртада, бу төс инде барысына да әзер булып торырга чакыра. Ә аста яшел төс. Бу инде җәяүлегә юл ачык булуын аңлата. Балалаар, сез ничек уйлыйсыз , ни өчен менә шушы төсләрне сайлап алдылар икән? Ни өчен зәңгәр түгел?  Чөнки кызыл төс караңгыда да,томанда да яхшы күренә. Кызыл төс куркыныч килгәндә сигнал буларак кабул ителә. Ул иң ачык, ерактан күренә, аны башка төсләр белән бутап булмый. Шуңа күрәдә кызыл төс иң беренче сигнал буларак, тыючы сигнал буларак сайланган. Сары төс шулай ук төрле вакыттада  яхшы күренә. Томан вакытында аны кызыл төсдип белергә мөмкиннәр, ләкин ул шофёрларны кисәтә. Ә яшел төсне берничектә кызыл яки сары төс белән бутап булмый Светофорларның козырёклары шуның өчен икән, утлары якты кояш нурларында әйбәт күренсен өчен икән. Менә шуңа күрә светофорда безгә бик игътибарлы булырга  куша да инде. Әбекәй , ә син игътибарлымы икән? Убырлы: Мин биктә игътибарлы, юлда нишлисем килсә шуны  эшләп тик  йөрим.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар,әбекәйгә юлларда ничек игътибарлы булырга кирәклеген күрсәтегез әле.

Уен:” Светофор сигналлары”( светофор төсләре күрсәтелә, яшелдә  урыннарда атлыйлар,сарыда- кул чабалар,кызылда- тик торалар)

  • Әбекәй,безнең балалар алар бик җитездә бит әле.

Уен:” Светофорны җый”( обручтан обручка сикереп светофор детальләрен  җыялар, калганнары шулай дәвам итә)

  • Әбекәй, күрдеңме безнең балалар ничек оста , дөрес итеп светофорны төзи белделәр Юлны аркылы чыкканда да бик сак булырга кирәк. Кайдан йөрергә кирәк балалар?(җаваплар). Әйе, бары тик җәяүле юлы, зебрадан гына барырга кирәк.

Убырлы: ә аннан йөрергәме әллә анда ятаргамы кирәк?

Тәрбияче: Әй әбекәй, син бигерәк инде, менә хәер безнең балалр сиңа җәяүле юлы” зебраны” төзеп бирерләр.

Эстафета: “ Зебра”( гимнастик таяклар ярдәмендә  “зебра” ясыйлар)

Убырлы:(зебрадан йөри): ооо, моннан йөрергә бигрәк кызык икән.

Тәрбияче: Менә әбекәй. Күрдеңме инде барлык кагыйдәләрне белү, аларны үтәү ничек файдалы икән!

 Убырлы: Ә хәзер балалар, мин сезне үзем тикшереп карыйм әле, сез ялгыш кына кагыйдәләрне бозмыйсызмы икән, велосипедта  йөргәндә юллардадөрес йөрисезме икән? Менә мин бу өч күз янында аның белән бергә сигналлар биреп торыйм әле.

Велосипедлар белән эстафета

 Уууу, миңа бик ошап китте бит әле бу кагыйдәләр өйрәнү, сез бик булдырасыз икән балалар. Зинһар өчен миңа әйтегез әле, ой мин үземдә аптырыйм, мин матур итеп сөйләшәдә белә башладым ахыры.....  Ә менә бу басып торучы әйберләр нәрсә соң?(юл билгеләрен күрсәтә)

 Тәрбияче: Әбекәй бик аптыраган әле балалар, нәрсәләр соң аңлатыгыз әбигә.( җаваплар).  Әйе, юл билгеләре алар төрле булалар.  Алар рөхсәт бирәләр, тыялар һәм кисәтәләр. Өчпочмак формалы, ак фонда кызыл төс белән каймалап алынган юл билгеләре” тиздән куркыныч урыннарга якынлашу” турында хәбәр биреп кисәтәләр. Аларны “кисәтүче” юл билгеләре дип атыйлар. Ә инде зәңгә төсле түгәрәк формадагы юл билгеләрен- “ рөхсәт бирүче” юл билгеләре дип атыйлар. Түгәрәк эчендә ак фонда кызыл белән каймалап алган билгеләр “ тыючы “  юл билгеләре дип атыйлар. Әйдәгез табышмакларга да  җавап  табыйк әле.:

  1. Мин булам шундый билге,

Сине саклыйм мин, җәяүле

Чыгабыз бергә- бергә

Без юлны шушы җирдә(җәяүле юлы)

2.”Балалар” – дип сигнал бирәм

     Ерактан ук мин билге,

     Шофёрлар игътибарына

     Эленгән бит мин инде.(балалар)

3.Кызыл түгәрәк эчендә

Тора кара җәяүле

Мондый билге күрсәң,

Юлларга чыкма син  яме( җәяүлегә юл юк)

4. Монда бары машиналар,

Тызда быз йөреп тора,

Ә вилосипедларга

Монда йөрү тыела.(вилосипедка юл юк)

5. Тик бу билге торган җирдә генә

Йөр син вилосипедта

Син йөрсен өчен җайланган

Монда димәк юлларда( вилосипед юлы)

-Молодцы балалар, эбекәй  син юл кырыйларында басып калучы билгеләренең нәрсәләр икәнен аңлагансыңдыр инде хәзер.

Убырлы: аңлавын аңладым да, менә минем  хәзер Казанда яшәүче Шүрәле дустым янына барасым бар бит әле. Ләкин менә ул Казанның үзәгендә үк тора, ә юлны аркылы чыгарга кирәк, анда “тыючы” билгеләр күп икән бит. Миңа нишләргә инде?

Тәрбияче: Әй эбекәй юкка борчылма бердә, менә безнең балалр адый урыннан ничек чыгарга кирәклегендә аңлатырлар.

Эстафета”Җир асты юлы аша чыгу”

Менә әбекәй күрдеңме инде безнең балаларны, ничек күп беләләр алар, синдә үзеңнең урманыңа кайткач дусларыңа да өйрәт монда безнең бакчабызда  алган белемнәренне.

Убырлы: Рәхмәт сезгә дусларым, мин сездән бик күпне өйрәндем. Мин инде хәзер юл  кагыйдәләрен беркайчанда бозмам, юлларда тиешле урыннардан гына йөрермен. Ә хәзер мин  үземнең юлымны дәвам итим. Ә сез һәрвакыт шулай тырыш , сәламәт булыгыз. Юлларда исән- имин йөрегез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....

“Юл билгеләре иленә сәяхәт”

Тататарстан Республикасы Актаныш районы  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе «Актныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы»  ...

"Юл билгеләре иленә сәяхәт"

Максат:  юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.Белем бирү бурычлары: балаларга тротуар булмаган очракта юл йөрү кагыйдәсен аңлату, светофорның машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен...