Тема: "Транспорт төрләре " (уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат:
- балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның җәмәгать транспорты , йөк машиналары,җиңел,махсус  машиналар турындагы белемнәрен тулыландыру;
- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
- балаларда игътибарлылык, ишетү, күреп истә калдыру сәләтләрен, кул чукларының үсешен камилләштерү.

Җиһазлау: транспорт төрләренең рәсемнәре, серле тартма,транспорт төрләре төшерелгән буяу өчен альбом битләре,төсле карандашлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon transport_torlere.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Транспорт төрләре "

(уртанчылар төркеме)

Максат:
- балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның җәмәгать транспорты , йөк машиналары,җиңел,махсус  машиналар турындагы белемнәрен тулыландыру;
- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;
- балаларда и
гътибарлылык, ишетү, күреп истә калдыру сәләтләрен, кул чукларының үсешен камилләштерү.

Җиһазлау: транспорт төрләренең рәсемнәре, серле тартма,транспорт төрләре төшерелгән буяу өчен альбом битләре,төсле карандашлар.

Эшчәнлек  барышы.

- Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә балалар! Карагыз әле, бу серле тартмада ниләр бар икән? Анда нинди сер яшерелгәнен белер өчен ,мин сезгә табышмаклар әйтәм,җавабын тапсак,тартмада ниләр бар икәнлеген белербез.

  • Кош түгел оча, 

Канаты бар җилпеми,
Эче җылы, җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан дус ул. 
(Самолет) 

  • Самолетны икенче төрле әйтсәк ул очкыч була.

Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)

  • Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

  • Балык түгел – суда йөзә

Туктаусыз төтен бөркә,

Эченә кереп утырсаң

Су буйлап алып китә.(Пароход)

  • Җиңеле дә була аның,

Була йөк ташыганы.

Әтиләр бик яраталар,

Мин дә яратам аны.   (Машина)

Без сезнең белән тартманың серләрен белдек.
- Шулай итеп без бүген транспорт төрләре турында сөйләшәбез. Кешеләр бер җирдән икенче җиргә тиз барып җитсен өчен транспортлар кирәк.Теләгән җиреңә, еракларга самолет белән hавада очып, теплоход белән диңгездә йөзеп, ә коры җирдән машина белән, автобус белән барып була.

Безнең коры җирдә,һавада һәм суда йөрүче транспортлар бар. Һәрберсенә аерым тукталыйк әле.

Тактага игътибар итегез әле : (слайдлар карау)

-Балалар, коры җир транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк машиналары(трактор,камаз)

 җиңел машиналар, җәмәгать транспортлары(автобус,трамвай,троллейбус)  

Су транспортына нәрсәләр керә?

– Корабльләр, пароходлар, теплоходлар, катерлар .

Көннәр ямьсез, җилле булса пароходлар диңгез, океаннарга чыкмый.

– Һава транспортына нәрсәләр керә?

– Йөк ташый торган hәм пассажир самолетлары, вертолетлар.Самолетлар кешеләрне ерак җирләргә,таулар,диңгез-океаннар өстеннән кыска вакыт эчендә тиешле җирләргә алып баралар.

-Балалар, беләсезме кемнәр машиналарны йөртә(шофер)?

 Поездны(машинист)?

 Самолетны(очучы)?

 Теплоходны(капитан)? (слайдлар карау)

   Сез бакчага күбегез җиңел машина белән киләсез. Ә кайсыгызның автобус белән  берәр җиргә  барганы бар? Балалар автобуста утырып йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар.Автобуска бер генә кеше утырса ул- пассажир, ә инде күп кеше утырса- пассажирлар була.

Ә сез автобуста үзеңне ничек тотарга икәнлеген беләсезме?

Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшереп алыйк:
– Автобуста ишеккә сөялеп барырга ярамый – ишек ачылып китәргә мөмкин, куллар белән ишеккә тотынырга ярамый – бармакларың яки кулың кысылу куркынычы бар.

– Автобус эчен чүпләргә, конфет кәгазьләрен ташларга, көнбагыш ашап барырга ярамый.

– Кычкырып сөйләшергә, көләргә, тавышланырга ярамый.

– Бер-береңне этеп, уйнап барырга, тәртипсезләнергә ярамый.

– Олы кешеләргә, әби-бабайларга, бала күтәргән апаларга урын бирергә кирәк.

Ял минуты                    Бер, ике, өч, дүрт, биш -
                                    Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)
                                   Юлда пассажирларны йөртә
                                   Машина, автобус, поезд (руль борган хәрәкәт ясыйлар)
                                   Самолет күктә оча (кулларны канат кебек җилпиләр)
                                   Кораб диңгезне коча (куллар белән йөзгән хәрәкәтләр ясау)

Уен "Бу транспорт кайда йөри?"

   Балалар транспорт чаралары рәсемнәрен һава, су, коры җир рәсеме төшерелгән кесәләргә салалар.

 

Ә хәзер балалар,мин сезгә төрле транспорт төрләре төшерелгән битләр бирәм.Сез аларны төсле карандашлар белән буярга тиеш буласыз.Һава транспорты янына болытлар, су транспорты янына дулкыннар,ә коры җир транспорты янына юл ясарга кирәк.

   

   Балалар, шөгылебезне йомгакларга да вакыт җитте. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.

   

 Без бүген, нинди транспорт төрләре белән таныштык? (Коры җирдә,һавада һәм суда йөрүче транспорт төрләре белән таныштык).

    Балалар, сез бүген барыгыз да актив булдыгыз,шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...