Открытая организованно - образовательная деятельность по безопасности дорожного движения: Путешествие по сказке «Казлар – аккошлар». Старшая группа
учебно-методический материал по обж (старшая группа)

Открытая организованно - образовательная деятельность по безопасности дорожного движения: Путешествие по сказке «Казлар – аккошлар». Старшая группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazlar_akkoshlar.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

ОООД по безопасности дорожного движения:

Путешествие по сказке «Казлар – аккошлар»

Старшая группа

МБДОУ «Солнышко» пгт Апастово

Хамидуллина Рузина Саетовна

Максат: балаларның тыючы билгеләрне турындагы белемнәрен ныгыту; балалар сервис билгеләре турында төшенчә бирү, аларның төсе һәм формасы белән таныштыру. «Юл билгеләре өйләреннән качкан» дигән уен Аша Юл билгеләре буенча белемнәрен камилләштерү. Җәмәгать транспортында әдәплелек кагыйдәләрен куллануларын ныгыту. Балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлар: сервис һәм башка юл билгеләре, уен өчен атрибутлар, магнитофон.

Исәнмесез, кунаклар! Хәерле иртә балалар!Без бүген сезнең белән бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәбез.Сез ризамы?

1.Урам тулы халык белән

   Күпләп машина чаба

   Төсле светофорлар көндез

   Хәтта төннә дә яна.

2.Һәрьягында автобуслар

   Трамвайлар ашыгып йөрсә

   Күктәге кошларны санап

   Авызың ачып йөрмә.

3.Юлны аркылы чыкканда

   Карыйм уңга һәм сулга

   Күрсәм алдымда машина

   Ашыгып басмыйм юлга.

4.Урамда сак булыгыз

   Кагыйдәне белегез

   Беркайчан да онытмагыз

   Бәлага юлыкмагыз!        

Елый- елый бер кыз керә:

-Исәнмесез,балалар.

Алып баручы.Исәнме,Аленушка.Син нишләп елыйсың?

-Еламас идем дә,кайгым зур шул.Әти- әнием базарга киттеләр. Миңа энемне карарга әйттеләр. Ә мин иптәш кызларым белән уйнап- онытылганмын. Энем югалган.

Иванушканы эзләп табарга ярдәм итегез зинһар.

А.б.Балалар, Аленушкага ярдәм итәбезме?

Балалар.Эйе.

А.б.Ләкин башта искә төшереп алыйк.Аленушка безгә кайсы әкияттән килгән икән?

Б.”Казлар-аккошлар” рус халык әкиятеннән килгән.

А.Б.Димәк синен энеңне, Аленушка, казлар- аккошлар урлагандыр.

А.Юк (узе елый).

А.б.Нәрсәгә утыртып урладылар икән? Балалар, әйдегез нинди транспорт төрләре барлыгын искә төшереп үтик.

Б.Җир, Тимер юл, су һәм һава.

А.б.Җир транспортларыннан нинди транспорт беләсез?

Б.Автобус, машина, мотоцикл.

А.б.Һава транспортлараннан нинди транспорт беләсез?

Б.Самолет, вертолет.

А.б.Су транспортларыннан нинди транспорт беләсез?

Б.Пароход, көймә, корабль.

А.б.Тимер юл транспортларыннан нинди транспорт беләсез?

Б.Поезд, электричка.

А.б.Миңа керпе шушы кәрзинне бирде.Иванушканы нәрсәгә утыртып урлаганны белү өчен кәрзиндәге табышмакны чишү кирәк диде.Карыйк эле (кәрзиннән савытлар ала). Әйдәгез, иснәп карыйк. Кайсы савытта нәрсә ята икән?

(Балалар 3 савыттагы симәнке мае, суган һәм бензин иснәп карыйлар).

(Җаваплар тыңлана).

А.б.Балалар, бу исләр кайсы юл белән бәйле?

(Җаваплар).

А.б.Балалар, инде безгә юлга чыгарга вакыт. Без нәрсәгә утырып барыйк икән? Тыңлагыз зирәкләргә табышмак:

Нинди гаҗәп бер өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аяклары резина

Бар ашаганы бензин. (Автобус).

Юлга кузгалганчы, балалар, эйдәгез җәмәгать транспортларында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик.Мәсъәлән: автобуста җаваплар тыңлана:

-автобуска арткы ишектән керәләр,алдан чыгалар;

-автобуста тыныч утыралар, башка пассажирларга комачауламыйлар;

-автобуста ашап барырга, чүпләргә ярамый;

-автобуста балаларга, олы кешеләргә урын бирәләр.

А.б.Балалар, мин хәзер кондуктор булам һәм сезгә билетлар таратам. Билетларда кеше һәм рулҗ рәсеме ясалган. Кеше рәсеме ясалган билетлар алучы балалар- пассажир, а рулҗ рәсеме төшкән бала- автобус йөртүче була.

Музыка астында юлга кузгалалар.

А.б.Балалар, биредә автобуска юл юк, без пассажир булып түгел, хәзер җәяүле булып юлны дәвам итәбез. Ләкин кая барырга? Тирә- якны карагыз эле. Әхә! Менә монда алмагач үсеп утыра. Әйдәгез, аның янына барыйк.

-Исәнме, Алмагач. Син Иванушканы күрмәдеңме? Ярдәм ит, зинһар.

-Исәнмесез, балалар. Мин сезгә ярдәм итермен. Тик сез минем тылсымлы алмаларымны

авыз итегез.

Тәрбияче уенның эчтәлеген аңлата:

-алмаларны өзеп, анда яшерелгән белемне табып, мәгънәсен аңлатыгыз.

А.б.Балалар, карагыз эле, алмагачның алмалары җиргә дә коелган. Әйдәгез эле аларны җыеп тезик. Күрегез, без алма да гади алма түгел. Монда ниндидер рәсем килеп чыкты. Монда нәрсә ясалган? Нинди төстә? Нинди формада? Бу юл билгесе- сервис күрсүту билгесе. Бу килеп чыккан билге- якында телефон дигәнне аңлата.

Бу билгенең менә мондый иптәшләре дә бар.

Әйдәгез эле, бергәләп уйлап карыйк кайсысы нинди сервис күрсәтүне аңлата икән?

(Ашханә, шифаханә, заправка, автосервис хезмәтен күрсәтүче юл билгеләре күрсәтелә, балаларның җаваплары тыңлана).

А.б.Йә, Алмагач, балаларның җаваплары сиңа ошадымы.

А.Эйе, менә бу билге белән беә сезне озатып барырбыз   “Сак булыгыз” киенгән бала.

Пич янына киләләр.

-Исәнме, пич.

-Исәнмесез, балалар.

-Зинһар өчен, ярдәм ит. Без Иванушканы эзлибез. Юлны кай якка дәвам итергә

икәнен белмибез.

-Әлбәттә, мин сезгә ярдәм итермен. Тик башта минем тылсымлы өчпочмакларымны авыз итегез.

Табышмаклар эйтелә.

1.Юл    2.Велосипед    3.Трамвай    4.светофор

Бер бала светофор турында шигырь сөйли.

А.б.Әйдәгез тиз генә “Светофор” уенын уйнап алыйк.

(Уен эчтәлеге аңлатыла, минем кулымда 3 торле төстәге түгәрәкләр:

кызыл төс- тик торыгыз;

сары төс- кул чабыгыз;

яшел төс- атлыйсыз.

А.б.Йә, пич, балаларның белемнәре сезгә ошадымы?

П.Эйе, молодцы. Менә бу билге белән без сезне озатып барырбыз.

(“Уң якка борылыш” киенгән бала).

Елга янына киләләр.

-Исәнме, елга.

-Исәнмесез,балалар.

-Елга, ярдәм ит, зинһар. Без Иванушканы эзлибез.

-Эйе, мин сезгә ярдәм итермен. Тик башта сезгә бер сынау- уен.

А.б.Йәле, йәле без сынатмабыз. Шулай бит, балалар.

Уен “Танып бел”.

А.б.Елга кыранда тезелгән

      Төрле- төрле билгеләр

      Безне танып беләсеңме

      Әгәр белсән, күрсәт диләр.

А.б.Балалар, хәзер мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм, сез шул билгенең мәгънәсенә туры килүче хәрәкәтләр ясарсыз.

1.“Туктап тору тоела” (йөреп китәләр);

2.”Хәрәкәт тыела”(туктыйлар);

3.”Әйләнәдә хәрәкәт”(әйләнәләр).

А.б.Йә, елга безгә юлны күрсәтәсеңме?

Е.Сез бик зирәкләр икәнсез. Менә сезгә юл күрсәтуче.

(“Уң якка борылыш” киенгән бала).

Рәхмәт, елга.

Әнә, анда бер йорт күренә, мәгаен Иванушка шундадыр.

Балалар, әйдәгез, чакырыйк.

Ау, Иванушка.

И.Ярдәм итегез, өйнең ишеге сихерләнгән. Мин чыга алмыйм.

А.б.Эйе, биредә безне тагын бер сынау көтә.

“Юл билгеләре өйләреннән качканнар” дип атала ул.

Мин сезгә юл билгеләренең формасы ясалган карточкалар күрсәтәм. Һәр билгене “өйләренә” кайтарыргакирәк.

Молодцы, балалар.

(Иванушка чыга).

Исәнме,Иванушка.

Исәнмесез, дуслар, рәхмәт сезгә.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар.Без бит бергә- бер зур гаилә.Максатыбыз уртак- юлларыбыз хәвеф- хәтәрсез булса дисәк юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле тотыйк. Хәерле юллар.

Җыр “Светофор”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект организованной образовательной деятельности по правилам дорожного движения « Дорожные знаки»

Формировать умение самостоятельно пользоваться полученными знаниями в повседневной жизни....

Конспект организованной образовательной деятельности по правилам дорожного движения с использованием современных образовательных технологий в средней группе на тему: «Наша улица»

Конспект организованной образовательной деятельности по правилам дорожного движения с использованием современных образовательных технологий в средней группе на тему: «Наша улица»...

Конспект открытой непосредственной образовательной деятельности по правилам дорожного движения в старшей группе дошкольного образовательного учреждения "Азбука дорожного движения"

Конспект занятия, проводимого с целью ознакомления детей с правилами дорожного движения и практическим применением их в различных ситуациях...

Конспект организованной образовательной деятельности по правилам дорожного движения в старшей группе "Улица города"

Дети знакомятся с правилами поведения на улице и во дворе, учатся различать дорожные знаки, уточняются представления о транспорте, закрепляются знания о светофоре....

Конспект организованной образовательной деятельности по безопасности дорожного движения в старшей группе «Путешествие в страну правил дорожного движения»

ПРОГРАММНОЕ СОДЕРЖАНИЕ: Цель:  Создание условий для знакомства детей   с правилами дорожного движенияЗадачи:Образовательная:- продолжать знакомить с элементами дороги;- совершенств...

Конспект открытой организованной образовательной деятельности по правилам дорожного движения в старшей группе детского сада по теме: «Дорожная азбука».

Конспект направлен на продолжение знакомства детей с правилами дорожного движения, обучение практическому применению их в различных ситуациях. Развитие мышления, зрительного восприятия, умения ор...