проект
проект по обж (старшая группа)

Зарипова Алсу Раисовна

пдд

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd_konspekt.docx30.44 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

“Бөреле “Тиенкәй” балаларны хәр яктан

тәрбияләп үстерү юнәлешендэге балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт

темасына үткәрелгән чара

 

Тәрбиячеләр: Галимзянова Лилия Х.

                            Зарипова Алсу Р.

                                                 

2020 ел

Тема.  Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт. 

Максат.

  1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
  2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык, тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.
  3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре, уенчык машиналар, ситуатив мәсьәләне чагылдырган  рәсемнәр, юл билгеләре, магнитофон язмасында машиналар тавышы, зур юл макеты, "серле” җәймә.

                                 Шөгыль барышы 

Тәрбияче-Хәерле иртә, балалар.Кәефләрегез ничек?

Балалар.-Кояшлы иртә кебек.

                - Без бүген юл кагыйдәсен,  өйрәнергә дип килдек.

Тәрбияче -Балалар, бүген безнең белән танышырга дип,  бик күп кунаклар килде.Ягез эле ,килгән кунаклар белән, матур итеп исәнләшик әле. (Исәнмесез!)

 Әйдәгез әле уенчыклар турында бармак уенын искә алыйк,нинди уенчыкларыгыз бар икән ?

Бармак уены “Уенчыклар”

Есть игрушки у меня паровоз и два коня

Серебристый самолет, три ракеты вездеход.

Самосвал, подъемный кран, настоящий великан.

Сколько вместе как узнать помогите сосчитать?

 -Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин  ул  бик еракта. Ә  нинди патшалыкка баруыбыз хакында  табышмактан белерсез:

                                      Алмаш – тилмәш өч күз яна:

                                         Яшел, сары һәм кызыл:

                                         Урамда исән йөрергә

                                         Булыша ул көнозын.

-Нәрсә булыр икән бу балалар?

Балалар.  Ул – светофор.

Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына” барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар. 

     -Минем паровозик белән  барасым килә   .(Айнур)

     -Ә мин машинада барыр идем                    .(Амир)

     -Минем кораблик белән барасым килә.      ( Сэидэ)

     -Ә мин такси чакыртам да барам                .(Зэйнэп)

     -Минем вертолетта очып барасым килә      .(Аяз)

     Ә мин КАМАЗ белән барыр идем.                  (Данияр)

Тәрбияче. Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам?

- Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

---  Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

-Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса...

 Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

    ( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга  светофор килеп чыга.

Тәрбияче.. Балалар, Кем икән  бу безнең каршыда?

Балалар.  Светофор,бу! 

Тәрбияче.Дөрес, балалар, бу -светофор. Әйдәгез сүзне светофорның                  үзенә бирик эле.

(Азалия) Светофор. 

                 Сак йөрегез! Күзләрегез

                    Булсын гел юлда гына .

                     Чыгыгыз урам аша,

                     Тиеш урыннан гына.

(Светофор балаларга уен уйната).

Тәрбияче. Рәхмәт, светофор!Ә хәзер без сезгә , светофор белән бергә уен тәкъдим итәбез.

-Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3  төсле түгәрәк, алар – светофор төсләрендә, -----Кызыл түгәрәк күтәрелсә – бер – берегезгә бармак янагыз.

--- Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

--- Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез. Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды!

-Рәхмәт, балалар! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны дәвам итәбез.

       Светофор. Хәерле юл, дусларым,

                         Исән – имин йөрегез.

                         Юлда тәртипле булуның ,

                        Файдасы күп, белегез.

Тәрбияче. Әйе балалар юл йөрү кагыйдәсен барыбызгада белергә кирәк, кечкенәләр светофор  тукталышында калалар (кечкенәләр өчен “Буяп өйрәнәм” үзәгендә күмәк эш.(кечкенәләр төрле ысуллар белән светофор ны буяп ясыйлар)

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, "Безнең туган ягыбызга”  килеп җитәбез.        (Балалар тезелеп баса) макетны күзәтү.

 Юл кагыйдәсен белмәүче

                Урам – юлда йөрмәсен

                Бик йөрисе килә икән

                Кагыйдәсен өйрәнсен.

Юлны аркылы чыкканчы

            Карап ал сулга – уңга.

            Якында машина күрсәң,

            Ашыкма, чыкма юлга

 Кайда гына йөрсәгез дә

           Игътибарлы булыгыз.

           Кагыйдәләрне үтәгез.

           Имин булсын юлыгыз.

      Тәрбияче.  Булдырдыгыз , рәхмәт, балалар, ә хәзер “Юл билгеләрен җый” дип атала алдагы уеныбыз.

-Безгә дөрес һәм тиз итеп,  пазллардан юл билгеләрен  җыярга кирәк. ( балалар пазлыларны  алып җыялар)

Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр бакчаларда”җырын җырлау)

1   .Юл аркылы чыкканда,

       Уңга-сулга карарга.

      Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.

     Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

      Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

2.   Юл билгеләре белән,

     Дус яшәргә һәрвакыт,

     Өйрәтәләр, бакчаларда, бакчаларда.

      Белсәгез сез шуларны,

      Кагыйдәне ,юлларны

       Сез яшәрсез,сау-сәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче:Сәяхәтебезне дәвам итәбез,”Әкият аланына” килеп җитәбез!

-Кадерле балалар!Хөрмәтле кунаклар! Сез әкият яратасызмы?

-Алайса рәхим итеп тыңлагыз һәм карагыз.

-Балалар сез әзерме? 

- Без сезгә “Машиналар бәхәсе” дигән әкият-тамаша күрсәтәбез.

 ( А.Седугинның “Машиналар бәхәсе” дигән әкият буенча тамаша күрсәтелә) 

Тәрбияче: Бер вакыт шулай, Юл чатында дүрт машина килеп туктаган да, бәхәсләшә башлаганнар ди: кем беренче булып юлдан узып китәргә тиеш?дип.

        Амир (йөк машинасы): Мин – иң кирәкле машина, төзелешкә                              кирпечләр илтәм             .Мине төзүчеләр көтә.

Аяз (фургон): Юк, иң кирәклесе мин.Мин Оет садигына фрукталар  алып барам.Мине балалар көтә.

Айнур (юл чистартучы машина): Сез нәрсә бәхәсләшәсез?Беренче булып мин узарга тиеш.Чөнки мин урамны чистартам.

Самат (скорый машина):Беренче  мине үткәрегез!Мин авырулар янына ашыгам.

 Тәрбияче.  –Шулай итеп, машиналар тавышланганнар, гүелдәгәннәр, бәхәсләшкәннәр.Бәхәс кызганнан кызган ди.Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре, инспектор килеп чыкмаса, бу бәхәс нәрсә белән бетәр иде, билгесез.

  • Менә хәзер үзегездә күрерсез...
  • (Машинага утырып инспектор керә.
  • Ул үзенең таягын күтәргән: “Игътибар!” Шофёрлар китәргә әзерләнгәннәр, ләкин берсе дә урыныннан кузгалмаган.Ә аннары милиционер таягы белән беренче булып китәргә тиешле машинага күрсәткән.Билгеле инде, бер машина да милиционер белән бәхәсләшеп тормаган.Һәр машина чираты җиткәч, үз эше белән китеп барган.)
  • Инспектор.(Таягы белән  курсәтеп)
  • Беренче булып” Скорый-беренче ярдәм күрсәтү машинасы китәргә тиеш”,чөнки ул авырулар янына ашыга.
  • Шулай итеп башка машиналар да үз юлларына китеп барганнар ди.

Тәрбияче: Балалар, әкиттә нинди машиналар турында сөйләнелә?

Балалар: Махсус хезмәт күрсәтүче машиналар турында.

Тәрбияче: Сез тагын нинди машиналар турында беләсез?

Балалар: Янгын сүндерүче, икмәк, сөт ташучы.

Тәрбияче:Димәк,Юлда машинага юнәлешне кем күрсәтә?

Балалар: Инспектор.

Тәрбияче: Әйе, – юл инспекторлары.Алар юлда иң кирәкле кешеләр.Аларга шофёрлар да, мотоцикл йөртүчеләр дә буйсына.Инспектор җәяүлеләрнең юл аша чыгуларын да күзәтә.

Инспекторлар – кыю һәм батыр кшеләр.Алар эссе җәйдә дә, яңгырлы көздә дә, төнлә дә, көндез дә постта торалар.Юл һәлакәте вакытында да иң беренче булып юл инспекторлары ярдәмгә килә.Юлда йөрүче машиналарның да төзеклеген дә алар тикшерә.

Шулай итеп, юл инспекторлары, фаҗига булмасын өчен, барлык көчләрен куялар.Бик зур рәхмәт аларга.

Тәрбияче: Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти - әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

-Балалар, сезгә  юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

- Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле.  

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап  кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

-Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

                                                “Мин шофер”

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

                         Кушымта:

                                                      Мин шофер,мин шофер.

                                                        Машинам нинди матур!

                                                       Тәгәрмәчләр әйләнә

                                                        Әллә-лә-лә-әләлә-лә.

(Хор)  Урамда йөрү күңелле бигрәк,
      Урамда йөри белергә кирәк.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект «ВОЛШЕБНАЯ ВОДА» Участники проекта: педагоги и дети подготовительной группы. Руководитель проекта: воспитатель Тюленёва Т.А.

Большую роль в экологическом образовании дошкольниковиграет практическая, исследовательская деятельность вприродных условиях. К сожалению, современные дети, особенногородские, имеют весьма огран...

пед.проект "По страницам ВОВ" визитная карточка портфолио проекта, план реализации, проект текстовый вариант, презентация

педагогический проект по патриотическому воспитанию. цель, задачи план реализации содержание....

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...