проект
проект по обж (средняя группа)

Зарипова Алсу Раисовна

обж

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kurkynychsyzlyk.docx48.05 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

“Бөреле “Тиенкәй”  балалар бакчасы”

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Тематик проект

“Минем тирә ягымдагы

 куркынычсызлыгым”

(татар төркеме балалары өчен

танып-белу-тикшерену

проекты)

 

Тәрбиячеләр: Галимзянова Лилия Х.

                            Зарипова Алсу Р.

2019 ел

Эчтэлек:

1.Актуальлек

2.Максат,бурычлар, котелгән нәтиҗәләр

3.Проектнын аннотациясе

4.Проектны тормышка ашыру этаплары

5.Эшчэнлекнен планы

6.Ресурслар

7.Нэтижэлэр

8.Эдэбият

Актуальлек: Хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчый. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтерә кирәк. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. Ата-ана һәрвакыт балага нинди дә булса чикләүләр куя. Билгеле бер чикләүләр куеп без баланың физик сәламәтлегеен гарантиялибез . Моңа билгеле сәбәпләр бар: кече яшьтәге балалар нәрсәнең куркыныч булуын аңлап бетермиләр.

Персональ куркынычсызлыкның башлангычы булып баланы билгеле бер ситуациядә үз-үзен дөрес тотарга өйрәтү тора. Кече яшьтәге балалар бигрәк тә тиз ышанучан була. Шуңа күрә аларга таныш булмаган кешене ничек танып булуын аңлатырга кирәк. Бу этапта баланы кемнең кем икәнен аера белергә һәм тирә-яктагы кешеләргә карата күзәтүчән булырга өйрәтү аеруча мөһим.

Баланы һәрдаим күзәтү астында тоту да бик дөрес үк һәм мөмкин дә булмас иде. Шуңа да балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, әти-әниләр, билгеле бер ситуациядә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә тиешләр. Бу тыюлар гына түгел, ә күрсәтмәләрне аңлап эшләүгә китерер иде.

Өйдә ата-ана урамда таныш булмаган кешеләр белән контактка керү мөмкинлеге булган ситуацияне бала белән бергәләп карарга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш. Бу очракта “үз кеше”, “чит кеше”, танышлар” категориясенә керүчеләрне аера белергә өйрәтергә кирәк. Бу турыда баладан сорарга һәм төшенчәләрне аермаган очракта аңа аңлатырга кирәк.

 Максат: Балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне  формалаштыру.

Белем биру бурычы: Балаларда балаларның һәрьяклап үсешенә мөмкинлекләр тудыру; белемнәрен системалаштыру.

Үстерү бурычы: Балаларда эйлэнэ- тирэне танып белугэ кызыксыну уяту,  балаларда хәрәкәт активлыгын үстерү.

Балаларнын ижади фикерлэвен активлаштыру, сөйлэм телен үстеру һэм баету.

Тәрбия бурычы: балаларда торле куркынычсызлык халэтлэренэ карата сакчыл караш  тәрбияләү;

Тәрбиячегә бурычлар: Балаларда проектка карата кызыксыну уяту.Балалар эшчэнлеген булдыруга шартлар, уңайлы мохит  тудыру.

Балалар бакчасы специалистларына бурычлар:

Проектны тормышка ашыруда катнашу

Әлеге теманы үз планнарына керту.

Әти- әнилэр өчен:

Балаларны кирәкле мәгьлумат белән тәэмин итү, балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту буенча ата-аналар белән эшне ныгыту

Әти-әниләрне уз балаларына куркынычсызлык кагыйдэлэре бирудэ компетентлыкларын үстерү.

Гипотеза.

Балаларга табигатьтэ һәм көндәлек тормышта  беренчел  куркынычсызлык тәрбиясе күнекмәләре бирү.

Методлар һәм формалар:

Уен,курсәтмә,сузле,әнгәмә,кузәту,иллюстрациялэр карау,матур әдәбият уку.

Көтелгэн нэтиҗәләр:

- балалар торле куркынычсызлык ситуациялэренэ игътибар итүләренә ирешү; исемнәрен, адресларын әйтү

- һәрьяклап үсешкә мөмкинлекләр тудыру;

- балаларның  ашыгыч ярдәм машиналары турындагы белемнэрен формалыштыру.

- проектны эшкә ашырган вакытта ата-аналар белән бергәләшеп эшләү.

 -әти- әнилэрдэ  балаларына  куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тәрбия бирудэ компетентлыклары үсә.

Проектнын төре: Танып-белу-тикшерену.

Проектнын вакыты(1 атна, 3 декабрь-7 декабрь)

Проектта катнашучылар: Балалар, эти- энилэр, тэрбиячелэр, тэрбияче ярдэмчелэре.

Төп өлеш

Проектны тормышка ашыруда оештыру этаплары:

Хэзерлек:

-Тема сайлау

-Бурыч һәм максатлар кую.

-Үзәкләрне танып- белуне үстерүгә материал  һәм җиһазлар белэн тулыландыру.

-Әти-әниләргә проект турында мәглүмат биру, әти-әниләрне ассистент ролендә катнаштыру.

Оештыру өлеше:

-материал әзерләү, дежурный сайлау.

Практик эш:

-Иртәнге җыен, үзәкләрне презентацияләү, үзәкләрдә эшләу.

-бала белән эшләунен индивидуаль планын төзү.

Икенче җыен.

Үзәкләрдәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Эшчәнлекне ачык һавада дәвам итү.

Әти- әниләр белән эш: Ата-аналар өчен мәгълүматлар: “Юл кагыйдәләре турында”, “Урмандагы  куркынычсызлык”, “Бергәләп укыйбыз”, балалар белән бергәлектә  юл йору кагыйдэлэре, янгын куркынычсызлыгы турында рәсем ясау,

Нәтиҗә.

-Проектны презентацияләу.

-Проект эшчәнлегенен нәтиҗәләрен чыгару.

Максат :Балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүне  формалаштыру.

Дүшәмбе

02.12.19

         Сишәмбе

     03.12.19.

Чәршәмбе

04.12.19.

     

Утренний

      Сбор

Иртәнге  җыен

Көнне  сәләмләү.

Ут турында.  картиналар буенча

әңгәмә.

Исәнләшү.

Көнне билгеләү

“Песинен ое”экияте

Буенча энгэмэ.

Көнне  сәләмләү.

 “Нәрсә юк”уены.

Картина

турында энгэмэ.

 

   Центр

«Изодеятельности»

“Тылсымлы  буяу”

Кеч.Аппликация.”Ут”

Утны буяу.

Урт.Пластилиннан

эвэлэу

Торле  куркынычсызлык

ситуациялэрендэ

Рэсемнэр буяу.

“Беренче ярдэм

машиналарына

нинди саннар

куярга”

Аппликация,буяу.

   

 Центр

«Манипулятивных

            Игр»

Уйнап  өйрәнәм”

Кеч.“Дүртенче  артык”

уены.

Зур, кечкенэ ут.

“Бу цифрлар нэрсэ белдерэ»

Уртан.Лото уены

Кеч.“Дүртенче  артык”

уены.

Зур, кечкенэ ут.

“Бу цифрлар нэрсэ белдерэ»

1-5 кадэр санау.

Урт.“Нэрсэ артык”

”Нэрсэ ярый, нэрсэ ярамый”

“Бу нинди машиналар.”

   

   Центр

«Литература»

“Әдәбият”

С.Маршак”

“Кошкин дом”

Э.Бикчэнтэева

“урли дэ урли генэ”

407 бит,”Балачак аланы”

   

   Центр

     «Наука»

“Нәни галим”

Утнын беренче килеп чыгышы.

утны нэрсэ белэн

Сундерэбез.

“Тайгак юл, тигез

юлдан, ташлы юлдан машиналар

ничек йөри”

(эксперимент)

Утнын беренче килеп чыгышы.

Утны нэрсэ белэн

сундерэбез

    Центр

   «Кулинария»

“Светофор” салаты

ясау.

     Центр

«Песок и вода»

«Строитель»

“Күңелле  төзелеш”

Леголардан  песигэ Йорт тозу

.

Открытая площадка

       Ачык һавада

Чыршы агачларын кузэту

Хэрэкэтле уен “Кышкы урманда”

Хэрэкэтле уен

“Светофор”

№17

умк

Кечкенәләр төркеме

“Элли-бәлли итәргә”№5

Уртанчылар төркеме№7

“Кошлар килгән җимлеккә

Индив.эш

Айназ  белән

яңа  сүзләрне кабатлау

Азалия белэн сузлек остендэ эш.

Алия,Айнур

белән яңа  сүзләр

өстендә  эш.

Пәнҗешәмбе

05.12.19

         Җомга

       06.12.19.

Шимбә

07.12.19

     

Утренний

      Сбор

Иртәнге  җыен

Көнне  сәләмләү.

  бармак уены

Ойдэ, юлда

куркынычсызлык  турында энгэмэ

Исәнләшү.

Бармак  уены

Ут турында.  картиналар буенча

әңгәмә

Бердэм хезмэт эшчэнлеге

   Центр

«Изодеятельности»

“Тылсымлы  буяу”

Урт.Аппликация.

“01”, “02”, “03”

машиналарына

Кеч.Тосле буяулар   белән буяу

Урт.Тосле пластилиннар

белэн машиналарны

сылап  ябыштыру

.

   

 Центр

«Манипулятивных

            Игр»

Уйнап  өйрәнәм”

Кеч.“Дүртенче  артык” дидактик уены.

Урт.Берторле  рэсемнэрне тап.

  Дидактик уен

“янгын машинасына юлны курсэт”

Кеч.Зур хэм кечкенэ

(чагыштыру)

Штриховка.

    Центр

«Литература»

“Әдәбият”

Куркынычсызлык

турында табышмаклар чишу.

Бикэ Рэхимова

“Сансыз малай”

409 бит.

     Центр

     «Наука»

“Нәни галим”

    Центр

   «Кулинария»

  “Тәмлетамак”

     Центр

«Песок и вода»

«Строитель»

“Күңелле  төзелеш”

.

.

Открытая площадка

       Ачык һавада

Хэрэкэтле уен

“Аю хэм бал кортлары”

умк

Кечкенәләр төркеме№5

“Тылсымлы

Штукатулка”

Уртанчылар  төркеме

№6. “Киемнең үткәне  һәм бүгенгесе”

Индив.эш

Айназ белән

яңа  сүзләрне кабатлау

Алия,Азалия белән

“ш” авазы кергэн сүзләр  өстендә эш

Эшчэнлек барышы.

1. Иртэнге жыен. Куркынычсызлык турында энгэмэ.

2. Топ олеш.

3. Физкультминут

4.“Табышмакка җавап тап”.

5. “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара

6. “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк”

7. “Ут һәм су” уены.

8.Үзәкләрдә эш.

9.Нәтиҗә

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче:- Балалар, тыңлагыз әле! Миңа кемдер елаган кебек тавыш ишетелә. (Ишек янына барып, аннан уенчык песи һәм песи балалары алып килә.) Менә кем елый икән! Песикәйләр, нигә елыйсыз сез?

(Иллюстрцияләр белән “Дин-дан, дин-дан” такмагын укыйбыз)
Дин-дан, дин-дан

Песинең өе янган,

Төтен чыга чормадан!

Песи бик нык курыккан,

Өеннән чыгып качкан.

Ярдәмгә чаба тавык,

Зур чиләккә су салып.

Фонарь белән ат чаба,

Ә эт алган пумала.

Куянкай – Озын колак
Кулына тоткан яфрак.

Бер –ике, бер – ике,

Тырышкач, ут та бетте!

Тәрбияче:- Бик күңелсез хәл бит бу. Песикәй, әйт әле, нишләп синең өең янды соң? (Тәрбияче песине үзенең колагына якын китерә һәм аны игътибар белән тыңлаган кебек итә) Тыңлагыз әле, балалар, менә ниләр сөйләде миңа песи.

Беркөнне әни песи кибеткә киткән, ә балалары өйдә үзләре генә калганнар. Алар өстәл өстендә шырпы тартмасы ятканын күреп алганнар да уйнап алырга булганнар. Шырпыларны кабыза башлаганнар. Бер песи баласы үзенең кулын пешергән. Авыртудан ул кычкырып җибәргән һәм шырпыны идәндәге ковер өстенә ташлаган. Ковер яна башлаган, ә аннан соң ут башка әйберләргә дә күчкән. Песикәйләр бик курыкканнар, алар елый-елый әниләрен чакыра  башлаганнар. Шулвакыт әниләре кайткан да балакайларын янган өйдән алып чыккан, ә өй янып беткән.

Менә күрәсезме, балалар, бәләкәй генә шырпыдан нинди зур бәла булган – янгын чыккан. Әйдәгез кабатлыйк әле: янгын (күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)
Тәрбияче:- Балалар, әйтегез әле, утны нәрсә белән сүндерергә була иде? (Җаваплар)
– Дөрес әйтәсез, су белән. Ә такмакта суны кем алып килгән? (Тавык) Ә тагын кемнәр булышканнар? (Ат, эт, куян) Балалар, янгынны сүндерүчеләрне – янгын сүндерүче яисә пожарниклар дип атыйлар. Әйтегез әле, янгынны кем сүндерә? (Пожарниклар) (Кабатлаулар)
Тәрбияче: -Ә сез беләсезме, балалар, янгын чыкмасын өчен нишләргә ярамый? (Шырпы белән уйнарга ярамый) Дөрес. Тагын бәләкәй балаларга үтүк, телевизор кабызырга, газ янына килергә ярамый. Менә күрәсезме, бу рәсемнәрдә ничек итеп янгын чыккан (Рәсемнәр)
Тәрбияче: -Карагыз әле , балалар, безнең песиләр бик күңелсезләр. Бәлки алар белән уйнап алырбыз.

(Физкультминут)

                                            Без кулларны чәбәклибез: чәп-чәп-чәп,

Аяклар белән тыпырдыйбыз: тып-тып-тып,

Башыбызны без селкибез: хуп-хуп-хуп,

Уңга-сулга боргалыйбыз: юк-юк-юк,

Һәм урында әйләнәбез: тып-тып-тып.

Юк, песикәйләр һаман күңелсез. Нигә икән? (Өйләре янган) Әйе, балалар, тышта хәзер кыш, салкын, ә аларның өйләре юк. Без аларга булыша алабызмы соң? (Өй төзергә кирәк). Әйе, дөрес, балалар. Менә монда шакмаклар бар, әйдәгез песиләргә бергәләп өй төзибез.)
(Балалар үз теләкләре буенча өй төзиләр)

Тәрбияче: - Менә нинди матур өйләр килеп чыкты безнең! Балалар, сез аңладыгызмы, шырпы белән уйнарга ярыймы? (Юк)

Әйе, безнең песи балалары да моны аңладылар инде, әйе бит?

 Песикәйләр яңа өйләрдә рәхәтләнеп ял итсеннәр. Ә без саф һавага уйнарга чыгарбыз.

3 бирем. “Табышмакка җавап тап”.

                                       Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк. (Су)

Башы белән кабына,

Кагылдыңмы, кабына. (Шырпы)

 Үзе өрми, теле бар,

Үзенең теше юк, ләкин тешли. (Ут)

Башыбыз бар, гәүдәбез бар,

Юк кул, аякларыбыз.

Балалар тотса, куркабыз  –

Яман шул якларыбыз. (Шырпы)

Зур ялкынны да,

Кечкенә генә утны да,

Су сибә дә сүндерә.

Кем була ул? Кем әйтә? (Янгын сүндерүче)

Төлке: Ярар, табышмакларга җавап тиз таптыгыз. Ә менә ут, янгын турында шигырьләр беләсезме соң?

Зурлар төркемендәге балалар “Үрли дә үрли генә” шигырен сөйлиләр.

4 бирем. “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”.

Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга килгәч, күп вакыт коткару эшләрен башкаралар. Уттан балаларны, олыларны, инвалид кешеләрне, хайваннарны алып чыгалар. Сезгә дә кыенлыкларны җиңеп, ялкын чыккан урынга барып җитеп, уенчыкны уттан коткарырга. (Кыршаулар аша сикереп, дуга астыннан шуышып чыгып, уенчыкны алырга.)

5 бирем. “Янгын сүндерү шлангы”.

Янгын сүндерү шлангыннан су сиптерәләр. Шланг ролендә безнең лента бәйләнгән таяклар булачак. Командадан 1 кеше скамейка өстеннән йөгереп, бауны таякка чорнап, кире командага кайта. Икенче кеше дә скамейка өстеннән йөгерә, бауны сүтә, кире кайта. Уен шулай дәвам итә.

6 бирем. “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк”.

(Ситуацияләр ясалган рәсемнәр белән эш.)

Песи белән Төлке рәсемнәр күрсәтәләр.

– Ә хәзер әйдәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле.

Кабатлыйбыз:

– Шырпы, ут белән уйнарга ярамый;

– Мич, камин ишекләрен ачык калдырырга ярамый;

– Электр приборларын караусыз калдырма;

– Янып торган газ плитәләрен игътибарсыз калдырма;

– Ә хәзер янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

– Янгын күрү белән аңа су, ком, балчык, кер юу порошогы сибәргә, юрган яки келәм капларга кирәк.

– Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга;

– Тиз генә бинадан чыгарга;

– Өлкәннәргә, балаларга ярдәм итәргә;

– 01 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә;

– Төтенле бинада авызны юеш салфетка белән капларга;

– Янгыннан зыян күрүчене хастәханәгә озатырга.

Алып баручы: Молодцы, балалар! Ә хәзер “Ут һәм су” уенын уйнап алыйк.

“Су” һәм “утлар” билгеләнелә. Кем кубрәк” утны сундерә.” Ә хәзер балалар  үзәкләргә таралышабыз.

“Тылсымлы буяу” үзәгендә без. “Беренче ярдэм машиналарына нинди саннар куярга”

Аппликация,буяу., Тосле пластилиннар белэн машиналарны сылап  ябыштырырбыз.

Светофорны буярбыз.

“Уйнап өйрәнәм” үзәгендә... Урт.торкеме.“Дүртенче  артык” уены.

Зур, кечкенэ ут. “Бу цифрлар нэрсэ белдерэ» уеннары уйнарбыз.

Алып баручы: Балалар, сез бүген үзегезнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүегезне күрсәттегез. Өлгер, җитез булдыгыз. Без барлык сорауларга да җавап бирдек, алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Иң беренче шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак. Шуңа да һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиешбез. Янгын булган очракта исә, куркып калмаска, бер-береңә ярдәм итәргә, янгын сүндерү эшендә булдыра алганча катнашырга.

Бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр безне читләп үтсен! Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!

Кушымта.

Хэрэкэтле уеннар. Устерешле уеннар №14.

Дидактик уеннар Дидактик уен “Юл йорү билгесен  җый”.  Машиналарны штрихлау, Дүртенче  артык” ”Кайсы юл йорү билгесе”, Домино “Юл йөрү билгеләре”

Экспериментлар: Китаптан юл йөрү  кагыйдәләрен карау .Тэжрибэ “ Машина нинди юлда тизрәк йөри”, “Утны нәрсә белән сүндереп була”

Эдэбият узэге.Р.Миннуллин “Светофорнын өч күзе,”Г.Лотфи №18“Козге тайгак юл”рэсеме буенча энгэмэ.

 

Проектнын нэтижэлэре.

-балаларның үзләренең сәламәтлекләренә игътибар итә башладылар;

- һәрьяклап үсешкә мөмкинлекләр тудырылды;

- балаларның хәрәкәт активлыгын арттыруга мөмкинлекләр булдырылды;

- проектны эшкә ашырган вакытта ата-аналар белән бергәләшеп эшләнелде.

-әти- әнилэрдэ  балаларына куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тәрбия бирудэ компетентлыклары үсте.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательский проект «ВОЛШЕБНАЯ ВОДА» Участники проекта: педагоги и дети подготовительной группы. Руководитель проекта: воспитатель Тюленёва Т.А.

Большую роль в экологическом образовании дошкольниковиграет практическая, исследовательская деятельность вприродных условиях. К сожалению, современные дети, особенногородские, имеют весьма огран...

пед.проект "По страницам ВОВ" визитная карточка портфолио проекта, план реализации, проект текстовый вариант, презентация

педагогический проект по патриотическому воспитанию. цель, задачи план реализации содержание....

Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года

Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...

Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с

Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...

Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и

Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных  растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...

МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат

Проблема:  Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...

Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова

Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...