Правила Дорожного движения в 1 мл.группе
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Хузина Рузия Гусмановна

Правила дорожного движения изучается с младшего возраста. Занятия в игровой форме проводились в 1 младшей группе. Детям  очень понравилось 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ПДД в 1 мл.гр.20.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Без җәяүлеләр»

Максат: Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру. Юл билгеләрен өйрәнү, светофор сигналларын аңлау. Яхшы кәеф, уңай хисләр булдыру, сүзлек байлыгын арттыру.

Сүзлек: Светофор, зебра, юл аркылы чыгу урыннары (җир астындагы, җир өстендәге, җирдәге).

Бурычлар: Урамда үз-үзеңне тоту буенча балаларның белемнәрен арттыру, җәяүлеләрнең бурычлары белән, тротуар буенча һәм машиналар йөрү өлеше аша җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләре, әңгәмә кору, үз фикереңне әйтү, конструктив хезмәттәшлек ысулларына ия булырга өйрәтү, сүзлек запасын  баету.

Сөйләм телләрен үстерү, әхлакый сыйфатлар, этик тамашаны һәм әхлак хисләрне формалаштырырга.

Җиһазлар:  “Зебра " җәяүлеләр кичүе макеты, “Светофор” макеты, юл билгеләре, машиалар йөрү өлеше белән рәсемнәр.

Эш барышы: Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшәчәкбез. Юлда йөрү кагыйдәләрен бөтен кеше искәрмәләрсез белергә тиеш.

  • Әйдәгез, бу макетны карыйк Һәм аңлыйк. Урамда җәяү йөрүче кеше кем дип атала?
  • Җәяүле.
  • Җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала?
  • Тротуар.

Барлык җәяүлеләр дә кагыйдәләрне үтәргә тиеш: тротуарның уң ягында торып, тыныч адымнар белән барырга.

  • Автомобильлар  йөри торган юл ничек атала?
  • Автомобильлар йөрү өлеше .
  • Балалар, юлның икенче ягына чыгырга нәрсә ярдәм итә? Кемнәр белән?
  • Светофор. Әниләр белән.

Светофор макеты шигырь

Светофорның нинди сигналларын беләсез? (Кызыл, сары, яшел) Светофорның нинди сигналына урам аша чыгарга ярый? (Яшел)

Светофорның сигналы үзгәрде. Нинди яна? (Сары)

Ул машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне игътибарлы булырга кирәк дип кисәтә. Кызыл янды. Хәзер юл аркылы чыгу мөмкинме? (Юк)

Шигырь (светофорның 3 төсе турында)

Җәяүле син онытма:

Светофор тамгаларына

Хәркем хәрчак буйсына!

Кызыл төс безгә әйтә:

Тукта! Юл ябык! Хәтәр!

Сары төс ул кисәтә,

Әзерли хәрәкәткә.

Яшел – хәрәкәт ача,

Балалар юлны чыга.

Физминутка. Светофор уены “Зебра” макетын кулланып.

Светофор сигналлары төсе балаларга уен уйнатабыз. Кызыл төс янгач – балалар тын гына басып торалар, сары төс – кулларын чәбәклиләр, яшел төс янгач – балалар йөргән кебек таптанып торалар.

Урам аша чыкканда башта сулга, юл уртасына җиткәч уңга карарга, әти-әнинең кулын нык тотып.

Дәрес ошадымы?

Искә төшерик әле, светофорның ничә төсе бар?

Нинди төскә юл аркылы чыгарга ярый?

Ни өчен юл аркылы чыкканда игътибарны башкага юнәлтергә ярамый?

Балаларга кайда уйнарга ярый?

Юлны кайда һәм ничек чыгарга кирәк?

Светофор төзү.


        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по закреплению правил дорожного движения в средней группе «Путешествие Буратино в большой город»

Программное содержание.* Закреплять знания детей о правилах дорожного движения, о средствах регулирования движения, дорожных знаках и различных видах транспорта.* Закреплять в игровой форме практическ...

Конспект развлечения по ОБЖ (правила дорожного движения) в средней группе «Нежданный гость».

Цель: уточнять, закреплять и расширять знания детей о правилах  дорожного движения.  Актуальность: формировать навыки безопасного поведения на улицах города....

Игровой досуг "Веселый светофор" по изучению правил дорожного движения в подготовительной группе

Игровой досуг для детей подготовительной группы по изучению  правил дорожного движения....

Проект "Правила дорожного движения" в средней группе.

Проект  "Правила дорожного движения" в средней группе....

Дидактические игры по изучению правил дорожного движения Вторая младшая группа

Дидактические игры по изучению правил дорожного движенияВторая младшая группа...

Правила дорожного движения в старшей группе

Комплексное занятие по обучению Правилам  дорожного движения в старшей группе...