“ ШӘһӘРГӘ БАРАБЫЗ” уртанчылар төркемендә уздырылган шөгель
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Аглиуллина Гузель Миннеахматовна

Программа эчтәлеге: Юл буйларына куелган тыючы, кисәтүче билгеләрне танып белүләрен ныгыту. Шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.  Транспорт чараларын аера белүләрен,  машиналарның төрләрен аера белүләрен ныгыту.

Халык аваз иҗаты төрләрен кулланып, сөйләмнәрен үстерү.

Үзеңне чолгап алган мохиткә битараф булмаска өйрәтү.  Бер-береңне кыен хәлдә калдырмаска кирәклегенә төшендерү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhrgz_barabyz.docx22.03 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“64 нче санлы катнаш төрдәге балалар баксасы”
муниципаль автаном мәктәпкәчә белем бирү учреңдениесе

“ ШӘһӘРГӘ БАРАБЫЗ”

уртанчылар төркемендә уздырылган шөгель

                                     

Төзеде:

Аглиуллина Г.М.

Түбән Кама

2020 ел

         

Программа эчтәлеге: Юл буйларына куелган тыючы, кисәтүче билгеләрне танып белүләрен ныгыту. Шәһәр урамында йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.  Транспорт чараларын аера белүләрен,  машиналарның төрләрен аера белүләрен ныгыту.

Халык аваз иҗаты төрләрен кулланып, сөйләмнәрен үстерү.

Үзеңне чолгап алган мохиткә битараф булмаска өйрәтү.  Бер-береңне кыен хәлдә калдырмаска кирәклегенә төшендерү.

Материаллар: агач макетлары, ясалма юллар, светофор макеты, башваткыч рәсемнәр, юл билгеләре рәсемнәре, шәһәр йортлары макеты, җәнлек битлекләре, уенчыклар машиналар. Аудио – диск.

Хәзерлек: юл билгеләренең нәрсә аңлатуын, юл йөрү кагыйдәләрен, шигырьләр өйрәнү.

Шөгыль барышы:

Бүлмәгә агач макетлары куела. Аю битлеге кигән тәрбияче керә. Җәнлекләр битлеге кигән балалар агач төпләрендә утыралар.

Аю: Дусларым. Сез кайда, а-у, сез кайда, дусларым? (Җәнлекләр йөгерешеп чыгалар). Дусларым, кем белә, тиздән нинди бәйрәм җитә?

  • Көз бәйрәме җитә.
  • Әйе, бу бәйрәм күңелле үтсен өчен безгә аланны бизәргә кирәк. Ә алланы бизәргә безнең уенчыкларыбыз юк. Мин тиз генә шәһәргә барып уенчыклар алып кайтам.  Сез мин кайтканчы тату гына торып торыгыз.

Куян: минем дә шәһәргә барасым килә (куянга башкалар да кушыла).

Аю: Дусларым, шәһәр ул сезгә урман түгел. Сез монда һәр сукмакны, һәр агачны, һәр күлне, һәр сазлыкны беләсез. Шәһәрдә йөрү өчен безгә юл йөрү кагыйдәләрен, юл буена куелган билгеләрнең, светофорның утлары  нәрсә аңлатуларын, аның утлары нәрсә әйтүләрен белү кирәк.

Төлке: Ә без ул кагыйдәләрнең барысын да беләбез.

Аю: Белсәгез, искә төшереп алыйк.

1-бала: Юлга чыксаң иптәшең

             Үзеңнән яхшы булсын

             Сиңа кыен чагында

             Ул ярдәм кулы сузсы

2-бала: Юл аркылы чыкканда

             Сулга һәм уңга кара

             Чөнки юлдан туктаусыз

             Бик күп машина чаба.

3-бала:  Загорелся красный вет.

              Стоп, стоп, вперед дороги нет.

              Яркий жёлтый огонек.

              Подожди ещё, дружок.

              Свет зеленый здесь горит

              Путь свободный, путь открыт.

Аю: Җәй буе өйрәтүләрем бушка китмәгән. Кагыйдәләр исегездә бик әйбәт сакланган, тик аларны тормышта куллана да белергә кирәк. Шәһәргә нәрсәгә утырып барырбыз соң?

(Балалар үз фикерләрен әйтә)

Аю: Безнең урман аша нинди юллар үтә?

Җәнлекләр: Тимер юл үтә.

Аю: Тимер юлдан, нинди транспорт йөри?

Җәнлекләр: Тимер юлдан поездлар йөри.

Аю: Ни өчен поездка утырып бару уңайлырак?

Җәнлекләр: Чөнки поезд тизрәк бара.

Аю: Әйдәгез, дусларым, үзебез генә белгән сукмактан юлга чыгыйк. Юл буена куелган билгеләргә карап тимер юлны табырбыз.

Аю: Юлга чыгып җиттек. Безгә кайсы якка китәргә соң? Мин юл буенда бер нинди билгеләр курмим.

Аю: Әйдәгез, аларны бастырып куябыз. Кем аударган икән аларны?

(Бер ауган билгене бастырып куялар).  Бу нинди билге була инде, дусларым?

(Җавап). Балалар ауган билгеләрне бастыралар һәм нинди билгеләр икәнен әйтә балалар.

Аю: Бу нинди тамаша соң, юл буендагы барлык билгеләр авып беткән? ( Шул вакыт Шүрәле чыгып тагын бер билгене аудара).

Ә, бу Шүрәле эше икән, әйдәгез, аны эләктерәбез. (Балалар Шүрәлене әйләндереп алалар).

Аю: Бу ни эшең, Шүрәле?

Шүрәле: Мин кеше дә түгелмен,

                Мин җәнлек тә түгелмен.

                Карурманда берүзем

                Тик каңгырап йөримен.

Шүрәле: Шәһәргә барасым килә

                Сезнең белән минем дә

                Берүземә күңелсез.

                Карурманда-өемдә.

Аю: “Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән яхшы булсын”- ди. Үзеңне тәртипле тотсаң, без сине үзебез белән алабыз.

Шүрәле: Рәхмәт инде, дусларым. Сезнең белән күңелле булып китте. Яшәреп киткәндәй булдым.

Шүрәле: Әйдәгез, тиз генә вагонга кереп утырыйк.

Аю: Ашыкма, шүрәле. “Ашыккан-ашка пешкән” ди. Безгә поездга утыру өчен билет алырга кирәк. ( вагон янына киләләр).

Вагон озатучы: Әйдәгез, бишенче вагонга рәхим итегез. Бәйрәм алдыннан ташлама ясала. Сез бүген билетсыз бара аласыз, тик бер шартым бар.

Миңа бер уен уйнап күрсәтегез.

Аю: Без уеннарны күп беләбез. Әйдәгез әле “Күрсәт әле үскәнем” дигән җирлы-биюле уен уйнык.

Вагонда озатучы: Сез бик зирәк җәнлекләр икән. Бүген поездта бушка бара аласыз. Узыгыз. (Балалар кереп утыралар).

Аю: Барыгыз да җайлап утырдыгызмы?

  • Әйе.

Вагон озатучы: Ә хәзер табышмаклар әйтәм, җавап белерсезме икән.             ( табышмаклар).

  1. Уф-пуф сулар,

Уфтансаң да алып китә,

Барыр җиреңә җитәр. ( поезд)

  1. Ура-суга, җилгәрә

Үзе төяп җибәрә. (Комбайн)      

Вагон озатучы: Сез Түбән Кама шәһәренә җиттегез. Саубулыгыз. Эшләрегез уң булсын.

Җәнлекләр: Саубулыгыз.

Аю: Нинди матур шәһәр. Каршыда катлы - катлы йортлар. Урам тулы машиналар. Әнә, яшел түбәле йорт, ничә катлы?

Җәнлекләр: Ике катлы.

Аю: Ә зәңгәр түбәлесе ничә катлы?

Җәнлекләр: Өч катлы.

Аю: Уенчыклар кибете кайда икән?

Аю: Әнә, юлның теге ягында.

Шүрәле: Әйдәгез, юл аша тиз генә йөгереп чыгыйк.

Аю: Ярамый, шүрәле. Дусларым, юл аркылы нинди урыннан чыгарга кирәк?

Җәнлекләр: “зебра” юлыннан чыгарга кирәк.

Аю:.”Зебра” юлыннан төрле вакытта чыгарга ярыймы?

Җәнлекләр: Юк, светофорда яшел ут янгач кына чыгарга була.

Аю: Яшел ут янды. Киттек дусларым. (балалар идәнгә җәелгән юл аша үтеп кибет янына киләләр. Каршыга кибетче чыга).

Кибетче: Әйдәгез, уенчыклар кибетенә рәхим итегез. Бәйрәм алдыннан уенчыкларны бушка бирәбез, тик мин куйган шартларны үтәргә кирәк булачак. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез ахырын әйтегез.

Кибетче: Кем эшләми...

Җәнлекләр: Шул ашамый.

Кибетче: Юлга чыксаң...

Җәнлекләр: Иптәшең яхшы булсын.

Кибетче: Ашыккан...

Җәнлекләр: Ашка пешкән.

Кибетче: Сез барыгыз да бик зирәк җәнлекләр икәнсеәз. Әйдәгез, эчкә узыгыз.  Минем биремнәрне үтәсәгез  шарларны бушлай аласыз. ( Кибетче рәсем күрсәтә. Балалар бергәләп хаталарны табалар). Сез бик тырыштыгыз, шуның өчен сезгә шарлар бирәм. Бу шарлар сезгә, алыгыз, дусларым. (Балалар рәхмәт әйтеп шарларны ала).

Аю: Аланны бизәргә күпме уенчыклар булды. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер, дусларым, урманга – үз йортыбызга  ашыгыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

2 кечкенәләр төркемендә математика шөгеле

занятие по математике для 2 младшей группы на татарском языке...

“ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ” (уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)

ldquo;ДИҢГЕЗГӘ СӘЯХӘТ”(уртанчылар төркемендә интеграль шөгель)...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...

« Мияуның туган көненә сый” Уртанчылар төркемендә әвәләү шөгеле

laquo; Мияуның туган көненә  сый”Уртанчылар төркемендәәвәләү шөгеле...

“ Юл иминлеге кагыйдәләренә сәяхәт ” Шәһәр күләмендә зурлар төркемендә уздырылган методик берләшмәдә күрсәтелгән ачык шөгыль

Кагыйдәләрне искә төшерү, юл хәрәкәте билгеләрен ныгыту; урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү; балаларның игътибарын юнәлтү, кызыксынуларын, уртак эшчәнлектә катнашуда теләкләрен уяту; балаларда...