2 кечкенәләр төркемендә математика шөгеле
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Хазиева Алсу Габдельхамитовна

занятие по математике для 2 младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_shogyle.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

       Хазиева Алсу Габдельхамитовна,

Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе

  Танып белү-Математика  шөгеле

Тема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам  итү.    

Максат:   Геометрик фигураларны танып әйтә белү.  Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.      Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.

                                         

                                                       Шөгыльнең барышы:

-Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик.

-Ә хәзер түгәрәк ясыйк:

-Кулларга без тотындык.

Бер-беребезгә елмайдык

Җылы китте кулларга.

Рәхәт булды дусларга.

  • Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән.
  • Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак)
  • нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату).
  • Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә)
  • Ә ул нинди төстә?
  • -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз.
  • Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә).
  • Ә менә бу фигураны, балалар,  без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары)
  • Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын.
  • -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату)
  • -Хәзер бармаклар белән күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай.
  • нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска.
  • Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз.
  • -Өчпочмакны да нәкъ шулай ук эшлибез.
  • -Кулларыгызны төшерегез. Уң кулыгызны уң якка сузыгыз. Бергәләп-“Уңга” дип әйтегез. Сул кулны сул якка сузыгыз. Бергәләп сулга дип әйтегез. Булдырдыгыз
  • Эткә оятөзү.
  • -Ә хәзер без сенең б/н уен уйнап алырбыз.  Аның өчен кызлар өчпочмак  фигурасын ала малайлар-квадрат фигураларын алыгыз.уен “Парыңны тап “ дип атала. Көй уйнаганда сез биерсез, көй туктауга үзегезгә пар табыгыз. Кулында сезнеке кебек булган фигуралы иптәшегез янына барыгыз. (өстәлдә фигуралар куела)
  • Булдырдыгыз,  балалар.
  • Менә безнең монда машиналар тора. Без  сезнең белән хәзер алар белән уйнарбыз.
  • Әйдә башта әйтегез  әле миңа юллар нинди була. Киң- тар; озын-кыска.
  • Әйтегез әле, машиналар нәрсәләре б/н аерылып торалар (Зурлыклары б/н)
  • Кайберләре зур, кайберләре кечкенә.
  • Монда безнең ике юл үтә: бер юл-киң, икенчесе-тар.
  • Бу юл нинди(киң)
  • Ә бу юл киңлеге буенча нинди?(тар).
  • Кулларыгыз белән тар юлны күрсәтегез. Әйдәгез башта кулларны дуслаштырыйк һәм әкренләп аерыйк. ( Нәкъ шулай ук киң юлны күрсәтү).
  • Балалар, әйтегез әле зур машина нинди юлдан йөри? (киң)
  • Ә кечкенә машина нинди юлдан? (тар)
  • Хәзер үзегезнең машиналарыгызны киңлеге буенча туры килә торган юлларга куегыз.
  • Афәрин булдырдыгыз.
  • Балалар, хэзер елның нинди вакыты-Кыш.
  • Кыш көне без муеннарыбызга нәрсә урыйбыз әле. (шарф). Әйе.
  • Нәрсә дисең Акбай.-Менә мин дә юлдан шарфлар таптым  карагыз әле.
  • Алар нинди(берсе озын, берсе кыска. (чагыштыру).
  • У-у-у бик күп әйберләргә өйрәндем мин бүген дуслар сездән. Бик зур рәхмәт.
  • Тукта мәле Акбай без бит синең турында шигырь дә беләбез. (шигырь сөйләү).
  • Ай, рәхмәт,  балалар, миңа бик ошады сезнең эшчәнлегегез. Сезгә дә ошадымы соң? Бигрәк тә нәрсә ошады?.....Нәрсә исегездә калды?