“Минем авылым –Тайсуган” шөгыле
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хабипова Лилия Ахатовна

“Минем авылым –Тайсуган” шөгыле

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән үзебезнең яраткан туган авылыбыз- Тайсуган турында сөйләшербез.

 Иң беренче искә төшереп китик әле. Без нинди республикада яшибез?

Балалар:  без Татарстанда яшибез.

-Дөрес, мин бүгенге шөгыльгә Татарстан картасы алып килдем. Балалар,карагыз әле нинди зур ул безнең Татарстан.Татарстанның үз флагы бар. Ул нинди төсләрдән тора?

-яшел,ак,кызыл

-Эйе, дөрес. Татарстанның үз президенты да бар. Ә аның исеме ничек?

-Рөстәм Миннеханов

-бик дөрес, президент безнең Татарстан өчен иң җаваплы кешеләрнең берсе. Ул безнең яшәеш, республиканың тынычлыгын,иминлеген кайгырта. Килеп чыккан проблемаларны хәл итә. Ә кайсыгыз белә безнең районыбыз ничек атала?

-Әлмәт.

-Бик дөрес, карагыз әле картага, менә ул кайда урнашкан. Әлмәт ул бик зур шәһәр. Әйдәгез,балалар, бераз карта белән эшләп алыйк. Мин сезгә шәһәр исемен атыйм,ә сез миңа аның халкы ничек аталуын әйтерсез. (Мәсәлән, Казан –казанлы, Әлмәт –әлмәтле, Арча-арчалы, Бөгелмә-бөгелмәле, Лаеш-лаешлы)

Ә хәзер әйдәгез, шушы Әлмәттән без Тайсуган авылына кайтыйк. Җайлашыбрак  автобусларга утырышыйк. Алда әле олы юл,юлыбыз күңелле булсын өчен “ Тайсуган” турында җыр да тыңлап кайтыйк.

Юлда безгә бик күп юл билгеләре,светофорлар  очрый. Искә төшереп китикче, светофорның кызыл төсе ни аңлата? Сары төс ? Ә яшел төс ни өчен кирәк?

Һәм мин дә сезгә “Светофор” уены уйнап китәргә тәкъдим итәм. Уйныйбызмы?

Кызыл төскә очрасак-катып калабыз,

Сары төстә- чүгәлибез.

Ә яшелдә –йөгергән хәрәкәтләр ясыйбыз.

Слайд1. Әнә еракта Тайсуган авылы да күренеп китә. Алда күпер. Без нинди елга аша чыгабыз??

-без Зәй елгасы аша чыгабыз.

Слайд2. Авылга керүгә безгә иң беренче корт очрый. Анда безнең спорт сөюче халкыбыз төрле уеннар оештыра: кыш көне хоккей уйнасалар, җәй көне исә,волейбол,футбол уйнарга җыелалар.

Телисезме, без дә Сезнең белән туп белән уен уйнап алабыз.

Мин сезгә  туп ярдәмендә сораулар  бирәм, ә сез миңа тупны җавап белән кайтарырсыз.

1.     Синең исем,фамилияң ничек?

2.     Син нинди авылда яшисең?

3.     Син кайсы урамда  торасың?

4.     Безнең республика ничек атала?

5.     Райныбызның исеме ничек?

6.     Өеңнең номеры нинди?

Сораулар кабатланып та бирелә ала.

Слайд3.Алга таба безнең авылны берсеннән берсе матур, тәмле сулы чишмәләр бизи. “Лалә”, “Бүре чокыры”, “Туктар тау” чишмәләре. Әйдәгез без дә сезнең белән шушы суларда кулъяулыклар  юып алыйк.

“Кулъяулыклар юабыз” уены

Слай4. Авылыбызда  халыкка хезмәт күрсәтүче кибетләр дә бар.

Слайд5. Ә авылның нәкъүзәгендә безнең тынычлык,иминлек өчен көрәшкән сугыш батырлары хөрмәтенә мәңгелек ут яна. Без һәр елның 9нчы маенда –Җиңү көнендә аларны хөрмәтләп искә алабыз,чәчәкләр куябыз, концерт номерлары күрсәтәбез. Телисезме без дә сугыш батырлары хөрмәтенә маршировка ясап алыйк.

Слайд 6. Шулай ук электән тирә-якта дан тоткан,атаклы булган мәчетебез бар.

Слайд7. Алга таба фельдшер акушерлык пункты. Анда безнең Маратның әнисе –Венера апа белән, Гөлгенә апагыз хезмәт куя. Авыруларны дәвалап, үз киңәшләре, дарулары белән халыкка ярдәм итәләр.

Слайд8. Ә бу биналар арасында никадәр матур өйләр калды! Әйдәгез “Өйләр төрле була” уенын да уйнап алыйк.

“Өйләр Төрле була”

Өйләр биек була( өскә үреләләр)

Өйләр тәбәнәк була (чүгәлиләр)

Өйләр  кысан,тар була. (кысылалар)

Өйләр җәенке һәм киң була (җәелеләләр)

Слайд9. Алга таба сул яклап безнең матур яңа гына төзелеп килүче мәктәп бинасы. Ә мәктәптә нәрсәләр эшлиләр соң?

-укыйлар,язалар,җырлыйлар,бииләр,спорт белән шөгыльләнәләр.

Егетләр бигрәк тә спортны ярата. Әйдәгез аларга сүз бирик. Аларда безгә үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр. (отжимание,башта тору,башны аякка тидерү, мостикка төшү)

Слайд10. Менә үскәч ,Сез дә шушы абыйларыгыз кебек биек үрләр яуларсыз дип өметләнәм.

Слайд11. Ә мәктәп каршысында безнең Мәдәният йорты. Балалар, мәдәният йортында ниләр күрергә була?

-театр,концертлар, җырлар,биюләр күрергә, шигырьләр  ишетергә була.

-Бик дөрес, әйдәгез без дә хәзер кызлар тарафыннан бер концерт номеры карап китик.

“Без –матрешкалар” җыры.

Слайд 12. Рәхмәт,кызлар, әле хәтерлисезме, безнең китапханәгә ясаган сәяхәтне?! Безнең китапханә дә шушы мәдәният йорты бинасына урнашкан.

Слайд13. Алга таба- сәяхәт маршрутының  соңгы ноктасы –балалар бакчасы.

Балалар, сез монда килергә яратасызмы?

 Сез монда нәрсәләр эшлисез?

-уйныйбыз, шөгыльләнәбез,биибез,җырлыйбыз,шигырьләр сөйлибез.

“Бакчабыз” Ә.Кари шигыре

Әйе,балалар, безнең авыл нинди зур,нинди матур,нинди бай икән. Без әлеге байлыкны әрәм-шәрәм итмәскә,табигатен сакларга тиешбез. Тәртипле булып үсеп, авылыбыз өчен кулдан килгәннең барын да эшләп,Тайсуган өчен җан атып кына яшик.

Мин бүген сездән бик кәнәгать, сез бик актив катнаштыгыз һәм бүгенге шөгылебезне Г. Тукайның “Туган авыл” җыры белән тәмамлыйсы килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbdou.docx16.35 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ “Миләш” Тайсуган балалар бакчасы

“Минем авылым –Тайсуган” шөгыле конспекты

Тәрбияче: Хабипова. Л.А.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаилә" шөгыле

Рус балалары өчен  зурлар төркемендә “Минем гаилә”  темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

Проект “Туган авылым –Тайсуган”

Проект“Туган авылым –Тайсуган” Гамәлгә ашыру срогы – 2012-2013, 2013-2014 уку еллары Проектның эчтәлеге:1.Проект “Туган авылым  -Тайсуган”2.Кушымта:Ø “Туган авылым –Тайсуган”, “Туган ав...

"Туган авылым"шөгыле

 Максат: балаларны туган жир, туган як тошенчэсе белэн таныштыру. Узлэре яши торган авылнын исеме , урамнары, жэмэгать биналары, чишмэлэре, халкы белэн таныштыру. Туган якка карата мэхэббэ...

Минем туган авылым

Презентация https://drive.google.com/open?id=0B197IyC1YgZmZFB4NGRWcDJLSEU...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...