Шөгыль: "Мин һәм минем хокукларым"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
“Гомуми үсеш төрендәге “Алтынчәч” балалар бакчасы”
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль
бюджет учреждениесе
Мин һәм минем хокукларым.
(зурлар төркемендә шөгыль)
Тәрбияче: Краснова Л.Г
Бурычлар:
- балаларның хокуклары турындагы белемнәрен киңәйтү, аларга ягымлы, матур сүзләр кулланып әхлакый тәрбия бирү;
- кагыйдә һәм хокукларны чагыштырып анализларга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү;
- әти-әнигә, гаиләгә карата тирән мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы:
1.- Исәнмесез, балалар. Без сезнең белән бүген хокуклар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Башта искә төшереп үтик әле, балалар нинди хокукларга ия?
- балалар гаиләдә тәрбияләнергә хокуклы (дети имеют право на воспитание в семье)
- балалар ягымлы сүзләргә хокуклы (дети имеют право на добрые слова)
- балалар түләүсез укуга хокуклы (дети имеют право на бесплатное образование)
- балалар яхшы азыкка һәм чиста суга хокуклы (дети имеют право на хорошее питание и чистую воду)
- балалар туган телдә сөйләшергә хокуклы ( дети имеют право говорить на родном языке)
- балалар куркынычсыз яшәү шартларына хокуклы ( дети имеют право на безопасное условие жизни)
- балалар ял итәргә хокуклы (дети имеют право на отдых)
- балалар шифаханәдә түләүсез сәламәтләнергә хокуклы ( дети имеют право на медицинский уход), һ.б.
2.Уен “Ягымлы сүзләр түгәрәге”.
а ( Хәерле иртә, исәнмесез, сау булыгыз, рәхим итегез, тыныч йокы, гафу итегез, здравствуйте, спокойной ночи и т.д.)
б “ Добрые слова не лень , говорить нам целый день” (кулга кул тотынышып әйтү.)
в- Ягымлы сүзләр ни өчен кирәк? ( дуслар табар өчен, ачуланышкан вакытта яңадан дуслашыр өчен, кунакчыл булыр өчен һ.б.)
г- Ягымлы сүзләрне кемнәр өйрәтә сезгә? (тәрбияче апалар, әти-әниләр, әкиятләр, мультфильмнар, китаплар, телевизордагы кызыклы тапшырулар )
3. – Балалар, нәрсә ул гаилә? (әти, әни һәм балалар)
- Гаиләләр нинди булалар? (зур һәм кечкенә)
- Гаилә зурмы ул, кечкенәме, мөһим түгел, ә иң мөһиме- ул гаиләдәге тынычлык, татулык, дуслык, мәхәббәт, бер-береңә булышу, бер-береңне аңлау.
4. Гаилә фотографияләре буенча сөйләү.
5. Физ.минутка.
В комнату вошел мой папа,
Мама убрала в шкаф шляпу,
В конуру залез наш пес,
Гриша нам арбуз принес.
6.- Бу нәрсәне аңлата? (йөрәк күрсәтү) (Яшәү, ярату, мәхәббәт)
- Әйе, йөрәк – ул яшәү символы. Кем сезгә яшәү бүләк итте? (әти белән әни)
- Мин сезнең белән килешәм. Без бүген әниләр турында сөйләшербез. Чыннан да, “әни” һәр телдә, һәр илдә, һәр баланың иң беренче әйтә торган сүзе. Иң беренче сезне кулына алган кеше – ул әни, иң беренче сезнең күзгә караган кеше – ул әни, сезне бишек җыры җырлап йоклаткан кеше – ул әни, сезне сөйләшергә, йөрергә өйрәткән кеше – ул әни.
- Сез әниләрне нәрсә белән чагыштырыр идегез? ( кояш белән – җылыткан өчен, чәчәк белән – матурлык өчен, назлы җил, үлән белән – иркәлек өчен һ.б.)
7.- Нигәдер кояш безгә арты белән тора? Ә... Мин беләм нәрсә эшләргә. Әйдәгез аңа шигырьләр сөйлик, җырлар җырлыйк.
(Балалар шигырь сөйлиләр. җыр җырлыйлар, кояш балаларга таба әйләнә.)
8.- Әниләр бүләк иткән гомерне сездән беркем дә ала алмый. Сез бәхетле, сәламәт булып яшәргә тугансыз. Бәхетле, сәламәт булып яшәр өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
- әти-әниләрне тыңларга ( слушаться родителей)
- юл йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәргә ( соблюдать правила дорожного движения)
- ут белән уйнамаска (не играть с огнем)
- таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска (не подходить к незнакомым людям)
- елгага берүзең генә бармаска (не ходить одному на речку)
- таш белән атышмаска (не кидаться камнями)
- таныш булмаган предметларны алмаска ( не брать незнакомые предметы)
9.Йөрәк кисү, кайчы белән эш куркынычсызлыгын искә төшерү.
10. Йомгаклау.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Минем гаилә" шөгыле
Рус балалары өчен зурлар төркемендә “Минем гаилә” темасына татар теле шөгыле. Бу шөгыльдә балаларны яңа сүзләр белән таныштыру вакытында татар теленә генә хас булган авазла...
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/31/picture-233407-1364743647.jpg)
Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)
Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...
![](/sites/default/files/pictures/2012/11/15/picture-145272-1353004236.jpg)
“Минем авылым –Тайсуган” шөгыле
“Минем авылым –Тайсуган” шөгылеТәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән үзебезнең яраткан туган авылыбыз- Тайсуган турында сөйләшербез. Иң беренче искә төшереп китик әле. Без нинди республикада ...
![](/sites/default/files/pictures/2013/05/22/picture-258165-1369238553.jpg)
Уртанчылар төркемендә”Минем өем” проекты буенча йомгаклау шөгыль конспекты (4-5 яшьлек рус балалары өчен)
Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...
Шөгыль конспекты "Минем Ватаным ".
1 кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты...
Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".
Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...