Шөгыль конспекты "Минем Ватаным ".
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

1 кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_vatanym.docx15.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Минем Ватаным”.

Максат: Ватан, туган җир, туган йорт турындагы күзаллауларын формалаштыру; балаларның аңлап сөйләү, тыңлау күнекмәләрен камилләштерү; туган ил, туган җир, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

 Т: Хәерле көн, балалар. Хәлләрегез ничек?

Б: Әйбәт.

Т: Балалар, әйдәгез әле, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйк.

  (түгәрәккә басалар)

Хәзер бер-беребезгә елмаеп, исәнләшик.

(Шулвакыт гимн яңгырый)

Т: балалар, бу нинди җыр икән?

Балалар җавабы.

Т: Балалар бу Россия гимны, аны баскан килеш тыңларга кирәк.

(музыка туктый) Хәзер без сезнең белән сәяхәткә барырбыз. Сәяхәткә нәрсәгә утырып барыйк икән?

Балалар җавабы: Самолет, автобус, поезд ...

Т: Әйдәгез, самолет белән барыйк. Канатларны җәябез дә очабыз.

(Самолет рәвешендә баралар)

Т: Менә беренче станция. Ул безнең “Россия флагы” дип атала.

(Флаг күрсәтелә)

Т. Бу нәрсә икән?

Б: Бу – флаг.

Т: Әйе, балалар бу Россия флагы. Анда нинди төсләр бар икән?

Б: Кызыл, зэңгәр, кызыл.

Т: Дөрес, балалар. Карагыз әле, монда ниндидер тартма бар.Әйдәгез, карыйк әле, нәрсә бар икән анда? Әдилә тартманы ач әле.

(Бала тартманы ача)

Т: Нәрсәләр бар анда?

Б: Анда ленталар бар.

Т: Алар нинди төстә?

Б: Ленталар ак,кызыл, зәңгәр төстә.

Т: Балалар, ә бу ленталардан нәрсә ясап булыр икән?

Балалар җавабы.

Т: Әйдәгез, без хәзер аларны җәеп флаг ясыйбыз.

(ленталарны эзлекле рәвештә тезеп флаг ясыйлар)

Т: Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, без яңадан самолет белән очыйк инде.

(Самолет рәвешендә баралар)

Т: Икенче станция “Минем туган йорт” дип атала. (өй, гаилә рәсемнәре күрсәтелә). Безгә өй һәм гаилә нәрсә өчен кирәк?

Балалар җавабы.

Т: Балалар, безне өйдә кемнәр көтеп тора соң?

Б: Безне өйдә әти, әни, әби, бабай, апа, абый көтеп тора.

Т: Әйе, балалар. Безне өйдә көтеп торучы туганнарыбыз бар. Әйдәгез, хәзер бармак уены уйнап алабыз. (татарча һәм русча)

Бу бармак -  бабай        Это палец -  дедушка

Бу бармак -  әби        Это палец - бабушка

Бу бармак -  әти        Это палец - папа

Бу бармак -  әни        Это палец - мама

Бу бармак -  мин.        Это палец -  я.

Т: Булдырдыгыз, балалар. Безнең сәяхәтебез тәмам, хәзер группага кайтыйк инде. Утырдык самолетларга, очабыз.

(Самолет очу хәрәкәтләре белән йөриләр)

Т: Менә кайтып та җиттек. Сез буген бик теләп шөгыльләндегез. Минем сезгә кечкенә генә бүләгем бар. Бу нәрсә икән?

Б: Бу – флаг.

 (Тәрбияче кечкенә флаглар өләшә).

Т: Балалар әйтегез инде, без бүген сезнең белән нишләдек?

Тагын нәрсәләр белергә телисез?

Өйгә кайткач, әниләргә нәрсә дип әйтәсез?

Бүгенге шөгылебез тәмам, сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

"Татарстан - туган җирем, Татарстан - Ватаным"

Безнең 53 нче “Светофорик” катнаш балалар бакчасы әхлакый – патриотик тәрбия буенча максатчан эш алып бара. Без балаларга кечкенәдән үк туган җир, туган як, туган ил төшенчәләрен биреп, ан...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....