Инсценировка татарской народной сказки «Ике кыз» для детей 5-7 лет
материал (подготовительная группа) на тему

Минигалеева Гулюса Салмановна

Татар халык әкияте

«Ике кыз»

 

Максат:

1.     Балаларның сөйләм телен үстерүне дәвам итү:

-         ачык дикция булдыру;

-         сүз һәм сүзтезмәләрне интонация белән ачык, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.

2.     Балаларны матур әдәбият әсәрләрен төрле жанрлары белән таныштыру эшен дәвам итү. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.

3.     Әкият барышында балаларда үзара уңай, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, шәфкатьлелек, яхшылык, юмартлык хисләре, ә төрле начар сыйфатларга: ялган, саранлык, үзен генә яратучанлык, ялкаулыкка тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

 

Катнашалар:

         Әби

         Бабай

         Гөлчәчәк (бабайның кызы, бик тырыш кыз)

         Резедә (әбинең кызы, ялкау кыз)

         Куян

         Төлке

         Бүре

         Аю

         Сандугач

         Җигүле ат

 

1нче күренеш.

         Авыл өе. Гөлчәчәк йон җегерли. Резедә йоклап ята. Бабай җигүле ат белән кайтып керә, аның каршысына әби чыга.

Әби: -Туйдым мин синең кызыңнан, урманга алып бар да адаштырып кайт.

Бабай: - Ярар карчык, синең сүзеңнән чыкмам (Гөлчәчәк янына килеп)

-         Әйдә кызым урманга барып кайтыйк.

Гөлчәчәк: - Әйдә әтием. (Атка утырып, чыгып китәләр, әби кызы белән өйгә кереп китә).

 

2нче күренеш.

         Урман. Матур аланлык.

Бабай: - Т-р-р-р. Менә килеп тә җиттек, бар кызым син җиләк җый, ә мин тегендә бераз утын кисәрмен.

Гөлчәчәк: -Ярар әтием (җырлый-җырлый җиләк җыярга керешә)

Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юкмы икән? (адаша)

Гөлчәчәк: - Ә-ти-и, а-у. Син кай-да? И адаштым бугай. Ярар утырып әзерәк ашап алыйм да әтиемне эзләрмен. (Үги әнисе җибәргән бер телем икмәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына куян килеп чыга).

Куян: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме куянкай!

Куян: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, куян аша, минем ипием күп әле. (сындырып куянга ипи бирә. куян ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Куян: - Рәхмәт Гөлчәчәк. Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бүрек бирәм, салкыннарда киярсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт куянкай.

Куян: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул куян! (бүрекне киеп карый да тагын ашарга утыра. Шул вакыт төлке килеп чыга).

Төлке: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: -Исәнме төлке түти!

Төлке: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, төлке түти аша, минем ипием күп әле. (сындырып төлкегә ипи бирә. Төлке дә ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Төлке: - Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бик җылы шарф бирәм, салкыннарда киярсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт төлке түти.

Төлке: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул төлке түти! (шарфны  киеп карый да тагын ашарга утыра. Шул вакыт бүре килеп чыга).

Бүре: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме бүре абзый!

Бүре: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, бүре абзый  аша, минем ипием күп әле. (сындырып бүрегә ипи бирә. Бүре  ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Бүре:  - Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа  җылы бияләйләр бирәм, бик салкыннарда киеп кулларыңны җылытырсың.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт бүре абзый.

Бүре: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул бүре абзый! (Гөлчәчәк тагын ашарга утыра. Шул вакыт аю килеп чыга)

Аю: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме аю бабай!

Аю: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, аю бабай аша, минем ипием күп әле. (Аю ипине ашый)

Аю: - Рәхмәт Гөлчәчәк!  Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бер тәпән бал бирәм, тәмләп чәй эчәрсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт аю бабай.

Аю: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул аю бабай!

(Аю киткәч икмәген ашыйм гына дигәндә, сандугач очып килә.

Сандугач: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме сандугач!

Сандугач: - Мин бик озак ризык эзләп очтым, арыдым, талчыктым, бирче миңа ипикәй.

Гөлчәчәк: - Мә сандугач чүплә. (ипи валчыкларын учына алып сандугачка чүпләтә)

Сандугач: - Рәхмәт Гөлчәчәк, менә тамагым да туйды. Яхшылыкка – яхшылык, синең нинди теләгең бар, әйт, хәзер үтим.

Гөлчәчәк: - Минем өйгә кайтасым килә, әтиемә генә бер хәбәр бирче, сандугачым.

Сандугач: - Хәзер була ул. 

3нче күренеш.

 

Авыл өе.

Сандугач ( өй каршында, сайрый ):

- Чүт,чүт,чүт,

Гөлчәчәкнең байлыклары күп,

Килеп алучы юк, юк

Бабай тизрәк урманга бар

Гөлчәчәк кызың баеган.

Бабай: - Хәзер, хәзер барып алырмын.( бабай аты белән чыгып китә дә, Гөлчәчәк белән керә. Каршыларына үги әни кызы белән чыга)

Әби: - Үз кызыңны баеттың, инде минем кызымны да бает, бар урманга алып барып адаштырып кайт.

Бабай: - Ярар карчык, сүзеңнән чыкмам, әйдә Резедә киттек. (чыгып китәләр)

 

4нче күренеш.

Бабай: - Менә килеп тә җиттек, бар кызым син җиләк җый, әмин тегендә бераз утын кисәрмен.

Резедә: - Ярар, ярар бар инде.

(бабай китә, кыз җиләк җыя башлый)

Резедә: - Монда җиләк күп икән, туйганчы ашыйм әле.(кулындагы кәрзинен тотып ата)

-         Уф, арыдым. Әллә адаштым инде. Ә-ти-и, а-у, кая микән бу

 картлач.  Ярар монда гына дыр әле, мине ташлап әллә кая китә алмас,югыйсә әнием аның кирәген бирер. Әй утырып алыйм әле. ( Каен төбенә утырып, әнисе җибәргән ипине ашыйм гына дисә, куян килеп чыга.)

Куян: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме куян!

Куян: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

 Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда (куянны таяк белән куып җибәрә)

-         Уф, котылдым бу куяннан, утырып ашыйм әле. (шул чак төлке

килеп чыга)

Төлке: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме төлке!

Төлке: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

 Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

-         Уф, котылдым бу ач төлкедән, утырып ашыйм әле. (шул чак бүре килеп чыга)

Бүре: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме бүре!

Бүре: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

-         Уф, котылдым бу ач бүредән, утырып ашыйм әле. (шул чак  аю

килеп чыга)

Аю: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исән инде, исән туйдырып бетердегез инде.

Аю: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

-         Уф, котылдым бу бирән аюдан, утырып ашыйм әле. (шул чак

 кыргый хайваннар барысы бергә чыгып, кызны әйләндереп лалар да, урманга алып кереп китәләр)

Резедә: - Ә-т-и, кот-ка-ры-гыз!

 

5нче күренеш.

Авыл өе.

Әби(бабайга): - Бар инде картлач, кызым баегандыр, тизрәк алып кайт аны.

Бабай: - Ярар карчык, синең сүзеңнән чыкмам.( ат белән чыгып китә)

 

6нчы күренеш.

Урман.

Бабай: - А-у! Резедә син кайда? (берничә тапкыр кычкыра)

Резедә: - Әти, коткар мине, мин куркам. Мин башка киреләнмәм, яхшы кыз булырмын. Минем өйгә кайтасым килә.

Бабай: - Әйдә кайтабыз. (чыгып китәләр)

 

Тәмам.

 

 

                   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл instsenirovka_tatarskoy_narodnoy_skazki.docx21.49 КБ

Предварительный просмотр:

Инсценировка татарской народной сказки

«Ике кыз» для детей 5-7 лет

Максат:

  1. Балаларның сөйләм телен үстерүне дәвам итү:
  • ачык дикция булдыру;
  • сүз һәм сүзтезмәләрне интонация белән ачык, аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү.
  1. Балаларны матур әдәбият әсәрләрен төрле жанрлары белән таныштыру эшен дәвам итү. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
  2. Әкият барышында балаларда үзара уңай, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, шәфкатьлелек, яхшылык, юмартлык хисләре, ә төрле начар сыйфатларга: ялган, саранлык, үзен генә яратучанлык, ялкаулыкка тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Катнашалар:

        Әби

        Бабай

        Гөлчәчәк (бабайның кызы, бик тырыш кыз)

        Резедә (әбинең кызы, ялкау кыз)

        Куян

        Төлке

        Бүре

        Аю

        Сандугач

        Җигүле ат

1нче күренеш.

        Авыл өе. Гөлчәчәк йон җегерли. Резедә йоклап ята. Бабай җигүле ат белән кайтып керә, аның каршысына әби чыга.

Әби: -Туйдым мин синең кызыңнан, урманга алып бар да адаштырып кайт.

Бабай: - Ярар карчык, синең сүзеңнән чыкмам (Гөлчәчәк янына килеп)

  • Әйдә кызым урманга барып кайтыйк.

Гөлчәчәк: - Әйдә әтием. (Атка утырып, чыгып китәләр, әби кызы белән өйгә кереп китә). 

2нче күренеш.

        Урман. Матур аланлык.

Бабай: - Т-р-р-р. Менә килеп тә җиттек, бар кызым син җиләк җый, ә мин тегендә бераз утын кисәрмен. 

Гөлчәчәк: -Ярар әтием (җырлый-җырлый җиләк җыярга керешә)

Җиләк җыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән

Аю-бүре юкмы икән? (адаша)

Гөлчәчәк: - Ә-ти-и, а-у. Син кай-да? И адаштым бугай. Ярар утырып әзерәк ашап алыйм да әтиемне эзләрмен. (Үги әнисе җибәргән бер телем икмәкне чыгарып ашыйм гына дисә, моның янына куян килеп чыга).

Куян: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме куянкай!

Куян: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, куян аша, минем ипием күп әле. (сындырып куянга ипи бирә. куян ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Куян: - Рәхмәт Гөлчәчәк. Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бүрек бирәм, салкыннарда киярсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт куянкай.

Куян: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул куян! (бүрекне киеп карый да тагын ашарга утыра. Шул вакыт төлке килеп чыга).

Төлке: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: -Исәнме төлке түти!

Төлке: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, төлке түти аша, минем ипием күп әле. (сындырып төлкегә ипи бирә. Төлке дә ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Төлке: - Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бик җылы шарф бирәм, салкыннарда киярсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт төлке түти.

Төлке: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул төлке түти! (шарфны  киеп карый да тагын ашарга утыра. Шул вакыт бүре килеп чыга).

Бүре: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме бүре абзый!

Бүре: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, бүре абзый  аша, минем ипием күп әле. (сындырып бүрегә ипи бирә. Бүре  ипине тәмләп кенә ашап бетерә).

Бүре:  - Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа  җылы бияләйләр бирәм, бик салкыннарда киеп кулларыңны җылытырсың.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт бүре абзый.

Бүре: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул бүре абзый! (Гөлчәчәк тагын ашарга утыра. Шул вакыт аю килеп чыга)

Аю: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме аю бабай!

Аю: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Гөлчәчәк: - Мә, аю бабай аша, минем ипием күп әле. (Аю ипине ашый)

Аю: - Рәхмәт Гөлчәчәк!  Яхшылыкка – яхшылык, мә мин сиңа бер тәпән бал бирәм, тәмләп чәй эчәрсең.

Гөлчәчәк: - Рәхмәт аю бабай.

Аю: - Сау бул Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Сау бул аю бабай!

(Аю киткәч икмәген ашыйм гына дигәндә, сандугач очып килә.

Сандугач: - Исәнме Гөлчәчәк!

Гөлчәчәк: - Исәнме сандугач!

Сандугач: - Мин бик озак ризык эзләп очтым, арыдым, талчыктым, бирче миңа ипикәй.

Гөлчәчәк: - Мә сандугач чүплә. (ипи валчыкларын учына алып сандугачка чүпләтә)

Сандугач: - Рәхмәт Гөлчәчәк, менә тамагым да туйды. Яхшылыкка – яхшылык, синең нинди теләгең бар, әйт, хәзер үтим.

Гөлчәчәк: - Минем өйгә кайтасым килә, әтиемә генә бер хәбәр бирче, сандугачым.

Сандугач: - Хәзер була ул.  

3нче күренеш.

Авыл өе.

Сандугач ( өй каршында, сайрый ):

- Чүт,чүт,чүт,

Гөлчәчәкнең байлыклары күп,

Килеп алучы юк, юк

Бабай тизрәк урманга бар

Гөлчәчәк кызың баеган.

Бабай: - Хәзер, хәзер барып алырмын.( бабай аты белән чыгып китә дә, Гөлчәчәк белән керә. Каршыларына үги әни кызы белән чыга)

Әби: - Үз кызыңны баеттың, инде минем кызымны да бает, бар урманга алып барып адаштырып кайт.

Бабай: - Ярар карчык, сүзеңнән чыкмам, әйдә Резедә киттек. (чыгып китәләр)

4нче күренеш.

Бабай: - Менә килеп тә җиттек, бар кызым син җиләк җый, әмин тегендә бераз утын кисәрмен.

Резедә: - Ярар, ярар бар инде.

(бабай китә, кыз җиләк җыя башлый)

Резедә: - Монда җиләк күп икән, туйганчы ашыйм әле.(кулындагы кәрзинен тотып ата)

  • Уф, арыдым. Әллә адаштым инде. Ә-ти-и, а-у, кая микән бу

 картлач.  Ярар монда гына дыр әле, мине ташлап әллә кая китә алмас,югыйсә әнием аның кирәген бирер. Әй утырып алыйм әле. ( Каен төбенә утырып, әнисе җибәргән ипине ашыйм гына дисә, куян килеп чыга.)

Куян: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме куян!

Куян: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

 Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда (куянны таяк белән куып җибәрә)

  • Уф, котылдым бу куяннан, утырып ашыйм әле. (шул чак төлке

килеп чыга)

Төлке: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме төлке!

Төлке: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

 Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

  • Уф, котылдым бу ач төлкедән, утырып ашыйм әле. (шул чак бүре килеп чыга)

Бүре: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исәнме бүре!

Бүре: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

  • Уф, котылдым бу ач бүредән, утырып ашыйм әле. (шул чак  аю

килеп чыга)

Аю: - Исәнме Резедә!

Резедә: - Исән инде, исән туйдырып бетердегез инде.

Аю: - Мин бик арыдым, минем ашыйсым килә, бирче миңа ипекәй.

Резедә: - Кит әле, сиңа түгел үземә дә әз әле монда ( таяк белән куып җибәрә)

  • Уф, котылдым бу бирән аюдан, утырып ашыйм әле. (шул чак

 кыргый хайваннар барысы бергә чыгып, кызны әйләндереп лалар да, урманга алып кереп китәләр)

Резедә: - Ә-т-и, кот-ка-ры-гыз!

 

5нче күренеш.

Авыл өе.

Әби(бабайга): - Бар инде картлач, кызым баегандыр, тизрәк алып кайт аны.

Бабай: - Ярар карчык, синең сүзеңнән чыкмам.( ат белән чыгып китә)

6нчы күренеш.

Урман.

Бабай: - А-у! Резедә син кайда? (берничә тапкыр кычкыра)

Резедә: - Әти, коткар мине, мин куркам. Мин башка киреләнмәм, яхшы кыз булырмын. Минем өйгә кайтасым килә.

Бабай: - Әйдә кайтабыз. (чыгып китәләр)

Тәмам.

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инсценировка русской народной сказки "Три медведя"

Театрализованная деятельность детей группы "Колокольчик"...

Сценарий для детей старшего дошкольного возраста по мотивам татарской народной сказки «Три дочери».

Программное содержание:- Приобщать к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой.- Продолжать работу над развитием музыкальных и творческих способност...

Самообразование "Татарская народная сказка как средство эффективного обучения детей родному языку" 2015-2020г

quot;Сказка - это зёрнышко, из которого прорастает эмоциональная оценка ребенком жизненных явлений"  В.А.Сухомлинский...

Сценарий литературно-музыкального развлечения «Что за чудо огород» с инсценировкой русской народной сказки «Репка» для детей 3-4 лет

Данное развлечение поможет закрепить название овощей. Расширить представления детей об овощных культурах их отличительных особенностях, о том, что некоторые овощи можно есть в сыром виде, что они очен...

Сценарий татарской народной сказки «Три дочери» для детей подготовительной группы

Программное содержание:- Приобщать к культуре и традициям народов Поволжья через знакомство с татарской народной сказкой и музыкой.- Продолжать работу над развитием музыкальных и творческих способност...

Сценарий спектакля для детей средней группы дошкольного возраста по мотивам татарской народной сказки «Три дочери»

Сценарий спектакля для детей средней группы дошкольного возраста по мотивам татарской народной сказки «Три дочери»...

Инсценировка русской народной сказки «Колобок» для детей второй младшей группы (3-4 лет)

Сценарий инсценировки русской народной сказки «Колобок» для детей второй младшей группы (3-4 лет)...