Ана теле дәресе - кунаклар көтәбез.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Балаларның кунакчыл булырга, хөрмәт күрсәтергә өйрәтү; татар халкының милли ризыклары белән таныштыру; халкыбызның гореф-гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту; татар халык уеннары, иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunaklar_kotbez.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

КУНАКЛАР КӨТӘБЕЗ

(өлкән төркемдә ана теле дәресе)

К.Гизатуллина, Яңа Ибрай авылы “Миләшкәй” балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе

Тема. Кунаклар көтәбез.

Максат. Балаларның кунакчыл булырга, хөрмәт күрсәтергә өйрәтү; татар халкының милли ризыклары белән таныштыру; халкыбызның гореф-гадәтләренә, үткәненә ихтирам, хөрмәт һәм кызыксыну уяту; татар халык уеннары, иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Зал бизәлеше. Стенада төрле ашамлыклар сүрәтләнгән рәсемнәр, матур итеп мендәрләр өелгән ятак, өстәл өстенә чигелгән борынгы япма җәелә, самовар, савыт-саба, чәк-чәк, кош теле, өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, гөбәдия куела, кул сөртү өчен сөлге эленә һәм магнитофон.

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар?!

Балалар: Исәнмесез?!

Тәрбияче: Хәлләрегез, кәефләрегез ничек?!

Балалар: Яхшы, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, бүген без дәрестә, халкыбызның күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчылык турында сөйләшербез. Әби-бабайларыбыз элек-электән бик кунакчыл булганнар, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткәннәр. Сез дә әйтегез әле балалар – кешеләр нинди бәйрәмнәр уңаеннан кунак чакыралар?

Балалар:  

– Туган көн бәйрәмнәре;

– Яңа ел бәйрәме;

– Сабантуй бәйрәме һ.б.

Тәрбияче: Ә соң без кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез?

Балалар: Өйләрне чиста, матур итеп җыештырабыз, матур итеп җыештырабыз, матур киемнәр киябез, тәмле ризыклар пешерәбез.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Безнең татар халкы бик кунакчыл шул. Кунак килсә мул табын хәзерли. Ә нинди милли ризыклардан табын төзелә икән?

Балалар: Өчпочмак, бәлеш, вак бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәч, гөбәдия, кош теле.

Тәрбияче: Әйдәгез әле менә шушы рәсемнәрдән милли ризыкларны сайлап алыгыз әле (стенадагы рәсемнәрдән сайлап алына). Исемнәрен әйтә барыгыз.

Кунакчылык турында бик күп мәгънәле сүзләр дә бар. Әйдәгез әле искә төшерик бергәләп.

Балалар:

 – Коры табынга кунак утыртмыйлар;

 – Кунак ишегеңне ачса – син йөзеңне ач;

 – Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз.

 – Каршы алу, озатып калу – кунакка бер хөрмәт.

Тәрбияче: Кунакны сыйлау үзе бер хөрмәт, ләкин аның күңелен дә күрергә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, кунакларның күңелен ничек күтәрергә була?

Балалар: Төрле уеннар уйнап, җырлар җырлап.

Тәрбияче: Әйдәгез әле без дә бер уен уйнап алыйк. (“Ачык авыз” уены уйнала)

Бүген мин дә кунак чакырган идем балалар, нишләптер күренми, озаклады. (бер бала ишекне ачып кунакны карый – Ак әбине алып керә).

Тәрбияче: Исәнме ак әби, әйдә түрдән уз!

Әби: Исәнмесез улларым, кызларым.

Балалар: Исәнме әби.

Тәрбияче: Кәефләрең ничек әби? Исән – сау килеп җитә алдыңмы? Без синең килгәнеңне белеп көтеп тордык.

Әби: Минем киләсемне кайдан белдегез? Әллә мендәрләрегез ишелеп төштеме?

Тәрбияче: Әби ник алай дип әйтәсең? Мендәрләрнең ни катнашы бар монда?

Әби: Кунак килү турында төрле юраулар бар бит кызым. Сез белмисезмени? Алайсә мин сезне кызыклы сынамышлар белән таныштырыйм әле. Тыңлагыз.

– Әгәр дә мәче битен юса, кунак көт!

– Кашык яки пычак идәнгә төшсә, кунак килә.

– Самовар җырласа, кунак килә.

– Мендәр ишелсә, кунак килә.

Тәрбияче: Бик зур рәхмәт сиңа, Ак әби. Менә нинди кызыклы сынамышлар белдек без, хәзер сынап торырбыз инде.

Кадерле әбиләребез турында шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, хикәяләр укыйбыз. Син дә тыңлап кара әле Ак әби.

1 нче бала:

Бер күрешү үзе бер гомер дип,

Дога кыла Ак әби

Яңа төсләр, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске көйләр.

2 нче бала:

Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары,

Яннарында уйнап йөри

Орчык кадәр оныклары.

3 нче бала:

Ходайның һәр бирмеш көнен,

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы, ил аклыгы –

Ак яулыклы ак әбиләр.

Әби: Бигрәк олылыйсыз безне, хөрмәт итәсез. Рәхмәт инде үзегезгә балалар! (Кулындагы төенчеген суза). Кызым мин дә сезгә күчтәнәч алып килдем балан бәлеше пешереп, балалар белән бергәләп авыз итәрсез Алла боерса.

Тәрбияче: Күчтәнәчең өчен рәхмәт әбекәй, аяк - кулларың сызлаусыз булсын! Татар халкы элек-электән кунакка килгәндә күчтәнәч белән килгән. Бу шулай ук бик күркәм гадәт.

Әби: Без әле кунакта күңел дә ачабыз шулай бит. Ягез әле мин сезгә дә уеннар алып килдем, уйныйсызмы?

Балалар: Уйныйбыз. (“Чума үрдәк, чума каз”, “Кулъяулык алыш” уеннары уйнала)

Тәрбияче: Ак әби бигрәк күңелле уеннар алып килгәнсең. Рәхмәтебезне җыр белән әйтик әле.

“Бәйрәм җыры” башкарыла (Р.Корбанов сүзләре, Ш.Тимербулатов көе).

Әби: Менә шулай балалар, татар халкы элек-электән кунак та була белгән, күңел дә ача белгән. Сез дә балалар, кунакчыл, күтәренке күңелле булып үсегез.

Тәрбияче: Ак әби, зур рәхмәт сиңа!Әйдәгез балалар әбинең күчтәнәченнән авыз итик.

(Балалар әбине алдан әзерләнгән кунак өстәле янына чакыралар, барысы да өстәл тирәли утыра. Табын түренә әбинең күчтәнәче куела).

Дәрес тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку для детей средней группы Тема: “ Безнең кунаклар

Цель: Развитие татарской речи детей, используя слова и словосочетания из повседневной жизни в разных ситуациях.  Задачи: 1. Формировать у детей первоначальные умения и навыки практическ...

Конспекты НОД по УМК : "Уенчыклар, төсләр дөньясы"; "Безнең кунаклар"

Конспекты непосредственной образовательной деятельности в старшей и средней группе по обучению детей татарскому языку по УМК с использованием словесных, дидактических игр, с использованием компьютерны...

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

“Кунаклар каршылыйбыз”

Конспект  ОД по закреплению пройденного материал по татарскому языку в средней  группе...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...