" Китаплар шифаханәсе"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Гараева Гульназ Рузалифовна

Конспект ОД по формированию  трудовой деятельности дошкольников.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaplar_shifahanese.docx17.35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Китаплар  шифаханәсе”.

Яше:  зурлар төркеме ( 5 -6 яшь)

Эшчәнлек  төре:  социаль-аралашу үсеше , хезмәт эшчәнлеге.

Максат: балаларда хезмәт күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

   Бурычлар:

  •  Балаларга китап төпсәсен   ябыштырырга ,ябыштырыр өчен кирәк булган кәгазне  икегә бүлергә, тиешле озынлыкта кисә белергә өйрәтү.
  • Эшнең максатын аңлау, билгеле бер эзлеклелектә эшләү  күнекмәләрен, кул эшчәнлеген үстерү.
  • Китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү, үзара дус –тату эшләү, ярдәмчеллек  хисләрен булдыру.

Алдан эшләнгән эшләр:

Шөгыльләрдә гади белем- күнекмәләр бирү:

  • Җилем һәм кайчы белән пөхтә эшләргә өйрәтү;
  • Әңгәмәләр аша күмәк эшләү әһәмиятен аңлату, һәр кеше  эшне үзе өчен генә түгел, ә башкалар өчен файдалы булырлык итепэшләргә  тиешлекне төшендерү.
  • Сөйләм теле һәм әйләнә-тирә белән таныштыру шөгыльләрендә китапның килеп чыгышы турында сөйләшү, китап белән дөрес эш итү кагыйдәләре белән таныштыру ,  табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәнү.

Җиһазлар:  “ дәваларга”  кирәк булган китаплар, җилем, кайчылар, салфеткалар, төсле кәгазьләр, ИКТ.

Методик алымнар: табышмаклар, биремнәр, сораулар, шигырьләр, мәкальләр.

Тәрбияче эшчәнлеге

Балалар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

1.Тәрбияче китап турында табышмак әйтә.

Балалар җавапны табалар.

Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

2. Тәрбияче ”Китап безгә нәрсә өчен кирәк?” дигән сорау бирә.

Балаларның җаваплары.

( әкиятләр укырга, рәсемнәр карарга, хәрефләр өйрәнергә һ.б.)

Китапның кеше өчен әһәмиятен аңлату.

3. “Ахырын әйт” уенын уйнау.  Тәрбияче китап турында мәкальнең башын әйтә.

 Балалар мәкальнең ахырын  әйтәләр.

Китап турында мәкальләр өйрәнү.

4.Тәрбияче балаларга китап белән дөрес эшләү кагыйдәләрен искә төшерергә тәкъдим итә.

Балаларның җаваплары тыңланыла.

 Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү.

5.Тәрбияче “Китаплар шифаханәсе” турында әйтә , аның ни өчен кирәлеген аңлата. “ Китаплар ничек авырырга мөмкин ?”дигән сорау бирә.

Кечкенә төркем балаларының китапларын “дәвалап  “бирергә тәкъдим итә. Ябыштырылган бер китапны  күрсәтә.

Балалар  китапларны ерткан , сызган ,бозган очракта “авырырга” мөмкин дип җавап бирәләр.

Балаларның уйлау сәләтен үстерү. Башкалар өчен файдалы хезмәт башкаруларына төшендерү

6.Ертылган китапларга төпсәләр ябыштырырга өйрәтә. Куркынычсызлык кагыйдәләре һәм эшнең эзлекле барышы белән таныштыра.

Балалар тәрбияче тәкъдиме белән эшне башкаралар.Башта төпсә өчен кирәкле тәстәге кәгазьне сайлыйлар ,аны икегә бөклиләр,кисәләр, җилем ягалар , ябыштыралар.

Эшне эзлекле һәм дөрес итеп башкара алуларына ирешү.

7. Балаларның эшләнгән эшләренә йомгак ясый. Эшнең эзлеклелеген санап чыгарга куша. Китапларның яңарып киткәнен әйтә, хуплау сүзләрен әйтә. Балаларга үзләренең эш урыннарын тәртипләп куярга тәкъдим итә.

Эшне башкару эзлеклелеген сөйләп күрсәтәләр .Эш урыннарын тәртипләп куялар.

Куелган максатка ирешүгә омтылыш  булдыру. Чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү.

8.Тәрбияченең йомгаклау сүзе.

“Китап” җырын җырлау.

Үзләренең эшләгән эшләреннән кәнәгать булу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

Китаплар илендә

Китаплар илендә...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....