Китаплар илендә
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Китаплар илендә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_baryshy.docx22.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Икенче кечкенәләр  төркемендә сөйләм үстерү һәм кисеп ябыштыру буенча интеграль  шөгыль  конспекты

Максат: Балаларда китапка кызыксыну уяту. Аларны  китап дөньясына җәлеп итү, китап белән арлашырга өйрәтү.  Матур әдәбият әсәрләре аша балаларны туган телендә аралашырга, үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белергә өйрәтү, китапка карата сакчыл караш тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның сөйләмен, хәтерен, игътибарын, фикерләвен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру.

Тәрбияви бурычлар: балаларда ярдәмчеллек хисен, әкияти персонажларга карата кайгыртучанлык хисен тәрбияләүне дәвам итү, башкаларга ярдәм итәргә әзер тору теләген булдыру.

Белем бирү бурычы:проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру. Белем бирү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, физик тәрбия, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап, күрсәтмә материал, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау, табышмак чишү.

Алдан үткәрелгән эш: әкиятләр уку, темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, уен өйрәтү.

Материал: шар, кыңгырау, эзләр, төрле формада ясалган китаплар, презентация, “Поезд” уены өчен музыка, рәсемсез китаплар һәм рәсемнәр, клей.

Шөгыль барышы.

Балалар залга бер-берсенә тотынышып керәләр.

Т: Балалар, мин сезгә шар алып килдем. Ул нинди төстә? (сары). Мин аңа исәнме дидем, елмайдым һәм Әминәгә бирәм. Син шарга нәрсә дип әйтәсең? (балалар шар белән исәнләшәләр, бер-берсенә биреп чыгалар).

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безгә күпме кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

Т: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тынлагыз әле, жавабын әйтерсез.

Агач түгел яфраклы,

Тун түгел тегелгән,

Кеше түгел сөйли.

Нәрсә бу, балалар?

Б: Китап.

Т: Бик дөрес җавабын таптыгыз.

Кынгырау шалтырый.

Т: Балалар, тылсымлы кыңгырау безне Китаплар иленә дәшә. Анда безне бик күп китаплар көтә. Телисезме Китаплар иленә барырга?

Б: Әйе.

Т: Балалар, китап иң якын, тугрылыклы юлдаш ул. Сез яратып карый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Сез аларны саклап тота беләсезме со

ң? Менә без шушы эзләр буенча барачакбыз, сез әйтәсез, без атлыйбыз, килештекме балалар.

Б: Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.
- Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

-Ашаганда китап укып утырырга ярамый.

- Китапны урталай бөкләргә ярамый!

Т: Бик дөрес балалар, китапның бер битен укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга гадәтләнергә кирәк һәм беркайчан да бармакларыгызны төкерекләмәгез. Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Һәрвакыт китап кыстыргычын кулланырга тәкъдим итәм.

Т: Балалар, менә килеп тә җиттек. Карагыз әле нинди матур китаплар, нинди генә формада ясамаганнар аларны, исең китәрлек, шулаймы балалар,мин сезгә аларны карарга тәкъдим итәм. Сез кулыгызга китап алдыгыз һәм гүзәл бер дөньяның ишеген ачтыгыз. (Балалар китапларның рәсемнәрен карыйлар).

Т: Балалар, мин күреп торам, сезгә бик кызык , шулаймы? Әйтегез әле, сез китапларны чынлап яратасызмы ул?

Б: Бик тә яратабыз.

Т: Ә сез ни өчен китапларны яратасыз?

Б: Аларның рәсемнәре матур, әкиятләрен яратабыз, китап безне тәртипкә өйрәтә.

Т: Бик дөрес, балалар. Ә китаптагы рәсемнәр ни өчен кирәк икән, балалар? Сез аны беләсезме? Китаптагы рәсемнәр безгә эчтәлекне аңларга ярдәм итә.

Т: Балалар, китаптагы рәсемнәр буенча бу китапта сүз нәрсә турында барганын белә алабызмы соң?

Б: Белә алабыз.

Т: Ә хәзер балалар без сезнең белән бер  уен уйнап алыйк әле. Бу уен ”Кайсы әкияттән бу? ” дип атала.  Нинди әкиятләр беләсез? Мин сезнен  әкиятләрне ничек  белүегезне  тикшереп карыйм әле. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез шул рәсемнәргә карап, бу нинди әкияттән икәнен әйтеп бирерсез.

 (“Камыр малай” әкияте, “Шалкан” әкияте, “Теремкәй” әкияте, “Өч аю” әкияте, “Соры бүре һәм 7 кәҗә бәтие”, “Әтәч, куян, төлке” әкияте )

Т: Булдырдыгыз, балалар.

Ә хәзер рәхәтләнеп ял итеп алыйк. Музыка астында “Поезд” уены.

Т: Балалар, без сезнең белән күпме рәсемле китаплар карадык, ә сезнен шундый китап ясап карыйсыгыз килмиме?

Б: Килә.

Т: Без сезнең белән хәзер кечкенә генә китапчык ясыйбыз. Мин сезгә кечкенә китаплар ясау өчен рәсемсез китаплар бирәм һәм рәсемнәр тәкьдим итәм, сез аларны шул рәсемсез китапка ябыштырырсыз.

Әйдәгез әле китапларыгызны кунакларга да күрсәтик. Балалар, үзегез ясаган  китаплар үзегезгә ошадымы?

Б: Бик ошады.

Димәк балалар, карагыз инде (балаларга китапны күрсәтеп)

Агач түгел яфраклы,

Тун түгел тегелгән,

Кеше түгел сөйли.

Нәрсә бу, балалар?

Т: Ә хәзер балалар килгән эздән бакчага кайтабыз. Кайтканда китап турында шигырьне искә төшерик әле:

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем. 

Син аны беләмсең?  

Кем соң ул? Уйлап тап!

Иң якын дускаем,

Киңәшчем, ул - ….Китап.

 Т: Менә балалар, кайтып та җиттек.

Йомгаклау.

Т: Балалар, без бүген кайда кунакта булдык? (Китаплар илендә)

Китаплар илендә сезгә ошадымы?

Нәрсә бигрәк тә ошады?

Балалар, өйгә кайткач китапларны ничек сакларга кирәклекне әниләрегезгә дә сөйләрсез, үзегез ясаган китапларны әниләрегез белән бергә өйдә карарсыз.

Т: Әйдәгез, кунаклар белән дә саубуллашыйк.

Б:Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Саннар илендә

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән шөгыль...

Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.

1)    балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2)     балаларның игътибарын, хәте...

" Китаплар шифаханәсе"

Конспект ОД по формированию  трудовой деятельности дошкольников....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....